Сценарий внеклассного мероприятия на тему Бер очрашу-үзе бер гомер

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Өлкәннәр һәм укытучылар көне.

- Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле укытучыларыбыз! Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне, укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

- 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь "Өлкәннәр көне" итеп игълан ителә. иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан без дә сез кадерлеләребезне кунакка дәштек.

- Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр - әби-бабайлар турында алай еш уйламыйбыз.

- Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

- Кадерлеләрдән - кадерлерәк, сөйкемлеләрдән - сөйкемлерәк, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф - гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга (оныкларга) татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге бәйрәмебезгә чакырдык. Бу бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү сәгатьләре дә булсын. Сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Ә хәзер сезне котлау өчен сүзне Нургалиева Лүзиягә бирәбез.

- Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

- Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

- Килгән кунакларны бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Нургалиева Ландыш Сәяф кызына бирелә.

- Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

- Сезнең алда Мирзаянов Илнар

- Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

- Әйдәгез әле, хөрмәтле өлкәннәребез сезнең белән уен уйнап узыйк. Беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул "Бала баласы балдан татлы"дип атала,сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш. Башладык [һәр кеше бер сүз әйтә].

Фатхуллин Ильяс башкаруында нәфис сүз

- Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык биюе. (Башкара 11 класс кызлары)

- Өлкәннәр - алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Алар үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән "Педагог әби" конкурсын башлыйбыз. Музыка астында

- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?

- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

Зарипов Рузил җыр

- Хөрмәтле өлкәннәребез,

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман

Сезнең чал йөзләрегез.

- Чәчләргә ак карлар яусалар да,

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

- Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

- Кадерле өлкәннәребез, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре. Сезне тагын бер кат шушы олы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кояштай озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек теләп калабыз. Күңел күгегез һәрчак аяз, күңелләрегездә һәрчак яз булсын. Бәхетле яшәгез. Сәламәт булыгыз.











Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе


(Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашу кичәсе эшкәртмәсе)

Сценарий внеклассного мероприятия на тему Бер очрашу- үзе бер гомер


Сценарий внеклассного мероприятия на тему Бер очрашу- үзе бер гомер

Әзерләде педагог-оештыручы, педагог-китапханәче:

Фазуллина Гөлшат Хавил кызы


2015 ел

© 2010-2022