Рабочая программа по татарскому языку 7 класс

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 нче сыйныф өчен татар теленнән (татар төркеме) контроль диктант



Балалар шагыйре.

1)Шәүкәт Галиев - балаларның яраткан шагыйре. 2)Шигырьләрнең нигезендә мәхәббәт ята. 3)Ул (...)балаларны ярату, әдәбиятыбызны ярату, Туган илне, Туган җирне ярату. 4)Ләкин Шәүкәт абый балаларны яратса да, гел әйбәт малайлар, кызлар турында гына язмый. 5)Ялкауларга, тәртипсезләргә, әдәпсезләргә дә өлеш чыгара.

6) Шагыйрь шигырьләрен балаларның үз тормышларыннан алып яза. 7) Ул малайларның , кызларның холкын яхшы белә. 8) Аларның нәрсә уйлаганнарына кадәр сизеп тора. 9) Шуңа күрә дә аның шигырьләрен шунда ук аңлыйлар, яраталар, яттан өйрәнәләр. (Р.Миңнуллиннан)

Биремнәр.

  1. 2нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

  2. 3нче җөмләдә (...) тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

  3. Өйрәнәчәкләр фигыленең башлангыч формасын языгыз.

  4. 7нче җөмләдән тартымлы исемне языгыз.

  5. 9нчы җөмләдән затланышлы фигыльләрне генә языгыз.



© 2010-2022