Конспект урока по татарскому языку Повторение имен прилагательных

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Максат:

1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

2. Сөйләм һәм язу телен үстерү.

3. Укучыларда туган якның матурлыгына мәхәббәт хисе уяту, туган төбәгебезне ихтирам итү хисе тәрбияләү; эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар, тестлар, карточкалар, проектор, экран.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

- Исәнләшү, - Максат белән таныштыру.

II. Өй эше тикшерү.

III. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1. Сорауларга җавап бирү:

- Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?

- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?

-Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә нинди кисәге була ала?

- Нинди сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала?

- Нинди сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала?

2.Дәфтәрләргә число, тема язу.Бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язу.(дәфтәрләрдә)

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

Җиңел, куе кызыл, иске - москы, матур йөзле, чибәр,күңелсез,аклы - каралы, алмачуар, зәңгәр, күпкырлы, ямь - яшел, ямьле, иң юмарт, эшчән, зифа, халыкара, дөм караңгы, кышкы.

3. Уен "Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез" (конверт ярдәмендә)

Сары май, күксел томан, биегрәк тау, кып - кызыл алма, куе яшел буяу, кара туфрак, саргылт яфрак, батыр егет, дөм караңгы төн, зәңгәрсу күлмәк, чибәррәк кыз, ямьлерәк болын.

4. Сыйфатларга морфологик анализ.

- Экраннан анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

- Дәреслектән үрнәкне укыту.

- Бирелгән җөмләләрдән сыйфатларны табып, анализ ясау.

Башкортстанның табигате төрле һәм бик матур. Анда калын урманнар, тигез далалар, яшел тугайлы болыннар һәм түгәрәк күлләр бар. Аның урманнарында мәһабәт мөгезле пошиларны, усал бүреләрне һәм кызыл төлкеләрне очратырга була. Башкортстанны күп сулы һәм балыклы елгалар бизи.

5. Физкультминутка.

Без инде бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары- артка

Уңга-сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез

Бер алга,бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез

Тезләрне кочаклыйбыз

Башларны алга яшереп

Азрак кына йоклыйбыз.

Менә ничек ял иттек

Дәресне дәвам итик.

6. "2010 нчы ел -Укытучылар елы". Түбәндәге сүзтезмәләрне кулланып, шушы темага 3 - 4 җөмлә төзергә.

Тырыш укучылар, матур мәктәп,ягымлы укытучылар күңелле бәйрәм,кызыклы түгәрәкләр , мавыктыргыч дәресләр.

7. Тест.

1. Нинди сүзләр сыйфат була?

А. Предметның исемен белдергән.

Б. Предметның билгесен белдергән.

В. Предметның санын белдергән.

Г. Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

А. Ничә? Ничәнче? Ничәләп?

Б. Кем? Нәрсә? Ни?

В. Нишли? Нишләгән? Нишләячәк?

Г. Нинди? Кайсы? Кайдагы?

3. Сыйфатларны табыгыз.

А. Иренчәк, үткен.

Б. Язучы, киләчәк.

В. Үткер, язган.

Г. Укучы, тырышкан.

4. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар бирелгэн?

Жилбәзәк, җилкуар

А. Тезмә сыйфатлар. В. Ясалма сыйфатлар.

Б. Тамыр сыйфатлар. Г. Кушма сыйфатлар.

5. Монда нинди сыйфатлар?

Ялгыз-күмәк, батыр - куркак.

А. Синоним сыйфатлар. В. Антоним сыйфатлар.

Б. Омоним сыйфатлар.

6. Шушы сыйфатка синоним парларын табыгыз: пөхтә.

А. Ыспай, нәфис. В. Көяз,купшы.

Б. Чиста, саф. Г. Чиста, шапшак.

7. Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек атала?

А. Сыйфатланмыш. В. Саналмыш.

Б. Аерылмыш. Г. Аныкланмыш.

8. Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?

А. 2 Б. 3 В. 4

- Экранга дөрес җаваплар чыгарыла, укучылар үзара тикшерәләр, билгеләр куела.

7. Өй эше:

- 230 нчы күнегүне укырга, тексттан 5 сыйфатка морфологик анализ ясарга.

8. Нәтиҗә ясау.











6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Тема:

"Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау"


© 2010-2022