Разработка урока Билгене белдергән сүзләр

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Билгене белдерә торган сүзләр.

Максат:

  • сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;

  • теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту;

  • сораулар ярдәмендә предметларның төрле билгеләрен ачыклау;

  • уку эшчәнлегендә коммуникатив күнекмәләрне үстерү;

  • белемнәрне практикада куллана белү;

  • укучыларда бер-берсенә ярдәмчел булу сыйфаты тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү

Җиһазлау:

А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, Мәгариф,2007; дәфтәр, компьютер, биремле слайдлар,такта, таблица.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру моменты.

Максат: 1. Балаларны шәхси эшчәнлеккә әзерләү

Укытучы: - Хәерле көн, укучылар! Кунакларны каршы алыйк, исәнләшик.

Балалар: - Исәнмесез! Хәерле көн!

2. Актуальләштерү.

Максат: 1. Үткән теманы кабатлау. 2. Яңа теманы үзләштерүгә әзерләү.

Укытучы:

- Без сезнең белән татар теле дәресләрендә бик күп язабыз. Һәрбер сүзне матур һәм чиста язсак, язуларыбыз балкып торыр. Үрнәктәге хәрефләр һәм сүзләрне бик матур итеп дәфтәрләрегезгә языгыз. ("Язганда дөрес утыру" таблицасына игътибар итү)

// Н н // Н н // Н н //

нарат Наза иркен нинди

Укытучы:

- язуларыгызны ошатасызмы? Матур яздыгызмы? (Җаваплар тыңлана)

- кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне табыгыз?

- нарат, Наза сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз?

- предметларны белдерүче сүзләр.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: 1. Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау. 2. Проблема кую.

- Әйдәгез экранга карыйбыз. (1 слайд.)

- Рәсемнәргә игътибар итегез һәм предметларның төсен белдергән сүзләрне табып әйтегез. (кызыл чәчәк, зәңгәр туп, яшел яфрак, сары чеби)

(2 слайд.)

кызыл чәчәк

зәңгәр туп

яшел яфрак

сары чеби

У: - Баганалап бирелгән сүзләрне укыгыз. Кайсы баганадагы сүзләр предметларны белдерә?

- беренче баганадагы сүзләргә сорау куегыз?

Б: - нинди?

У: - Нинди? соравына җавап булган сүзләр билгене белдерәләр.

Без предметларның билгеләре булуын белдек һәм аларга нинди? соравын куйдык. Шуннан нинди кагыйдә килеп чыгар.

Б: - Нинди? соравына җавап була торган сүзләр предметларның билгеләрен белдерәләр.

У: - Сорау һәм сүзләрне дәфтәргә язып куябыз.

Нинди? : кызыл, зәңгәр, яшел, сары. (1 бала тактада эшли)

(3 слайд)

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым

Укытучы: - Җөмләләрдә уң һәм сул сүзләренә сорау куябыз. Алар предметның билгесен белдерә һәм кайсы? соравына җавап була.

Кайсы?: уң, сул.. (1 бала тактада эшли)

Билгене белдерә торган сүзләр астына дулкынлы сызык сызыла. Истә калдырабыз.

(Таблицаны уку)


Билгене белдерә торган сүзләр.

/ \

Нинди? Кайсы?


Ял минуты. (4 слайд) Музыка уйнаганда.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем: ял итсен,

Ачам күзем: күп күрсен.

4. Яңа теманы ачыклау.

Максат: 1. Куелган проблема буенча балалар эшчәнлегенә юнәлеш бирү. 2. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү.

Укытучы:

- Балалар, без бүгенге дәрескә шигырь һәм җырлар әзерләдек. Кемнәр шигырьләр тапты? Кемнәрдә җырлар? Яле тыңлап карыйк әле. (Һәр баланың сөйләвен тыңлау)

1 нче бала:

- Мин Шәүкәт Галиевның "Туган ил" шигырен таптым һәм аны яттан сөйлим.

Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма -

Туган телне онытма!

2 нче бала:

- Мин Җәүдәт Тәрҗемановның "Йомшак су, йөгерек су!" шигыреннән өзекне укып бирәм.

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын

битләрем аллансын.

3 нче бала:

- Мин Энҗе Мөэминованың "Карагызчы, карачы!"шигыреннән өзекне укыйм..

Агач көрәк, зур себерке,

тимер көрәк һәм канат -

Бар да арып егылганнар

Ә Марат тора карап.

Укытучы: - Ә хәзер шигырьләрдә билгене белдерүче сүзләр турында сөйләшеп алыйк.

Балалар: - Мин бу шигырьдә билгене белдерүче сүзләр дип туган, татлы, тәмле, йомшак, йөгерек, агач, зур, тимер сүзләрен уйлыйм. Алар предметның билгесен белдерәләр.

Укытучы: - Җыр белән эшләүчеләрне тыңлыйк.

4 нче бала:

- Мин "Кояшлы ил" җырының сүзләрен укып китәм..

Кояшлы ил, безнең ил.

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз...

5 нче бала:

- Мин "Тылсымлы сүзләр" җырының сүзләрен укып китәм..

Иртән әни уята:

- Кызым, хәерле иртә!

Шул тылсымлы сүз мине

көн буе саклап йөртә!

У: - Ә хәзер җырларда билгене белдерүче сүзләр турында сөйләшеп алыйк.

Б: - Мин бу җырда билгене белдерүче сүзләр дип кояшлы, безнең, аяз, хәерле сүзләрен уйлыйм. Алар предметның билгесен белдерәләр.

"Тылсымлы сүзләр" җырын тыңлау. (5 слайд)

Укытучы:

- Билгене белдерә торган сүзләр сөйләмне матурлыйлар. Шуңа күрә шигырь һәм җырлар матур яңгырыйлар. Безгә дә үз сөйләмебездә аларны күбрәк кулланырга кирәк.

5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: 1.Мин нәрсә беләм? Һәрбер бала үзенә-үзе нәтиҗә ясарга тиеш.

1. Дәреслек белән эш.

Укучылар 36 нчы күнегүне мөстәкыйль эшлиләр: билгесен белдергән сүзләргә карап, хайванның исемен таба, күчереп яза, дулкынлы сызык сыза.

  • эшләрне тикшерәбез.

  • дәреслекнең 28 битендәге кагыйдәне укыйбыз.

2. Өй эше.

1. 35 нче күнегү (Нинди? соравына сүзләрне предмет исемнәре белән күчереп язарга)

2. Бирелгән сорауларга телдән җавап әзерләргә.

3. "Кем күбрәк сүз өсти" уены. Укытучы предмет рәсеме күрсәтә. Шул предметка карата билгене белдергән сүз өстәргә. Мәсәлән: куян (куркак, ак, кыргый...), яулык (матур, зур, җылы...), алма (тәмле, яшел, түгәрәк....)...

6. Йомгаклау. Билгеләр кую.

Максат: 1. Шәхси эшчәнлеккә һәм класс эшенә үзбәя кую.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек? Ничек белдек?

- Без предметларның билгесен атадык. Алар нинди? кайсы? соравына җавап булып килделәр. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр астына дулкынлы сызык сызыла. Алар сөйләмне матурлыйлар.

- Үзегезнең дәрестә катнашуыгызга нинди бәя бирер идегез?

- Иптәшегезгә нинди бәя бирәсез?

© 2010-2022