Рабочая программа по литературному чтению (тат.) (2класс)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

"2 нче урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе




"КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод.

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Ә.Р.Һадиуллина

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2014 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР "2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

___________________

А.М.Сәхәбиева

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2014 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР "2 нче урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

________________

С.М.Немтырев

100 нче номерлы боерык

28 нче август, 2014 нче ел.



Әдәби укудан эш программасы, 2 нче Б сыйныфы

Төзүче: Садыйкова Фәнзия Мөхәмәтнур кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы








Алабуга

2014



2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятннан үрнәк программалар."1-11 сыйныфлар.-Казан: 2011.

2.«Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2014 . Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы "2 нче урта гомуми белем мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы.

Дәреслек: Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге / Р.З. Хәйдәрова. - Казан: Татармультфильм, 2013.

Атнага 2 сәг. Барлыгы 68 сәг.

Рус телендә сөйләшүче балаларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү программаның төп максаты итеп билгеләнә.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  • карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  • халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

"Әдәби уку" предметы буенча 2 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

-татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

-шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

-татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

-әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-парларда һәм күмәк эшли белү;

-әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү;

-чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

-сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;

Монологик сөйләм:

-җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү;

Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

-нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

-ишетү хәтеренең күләмен үстерү;

Уку.

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

-Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

-Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;

-Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма - автобус; кош - помидор;

-Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре камилләштерү;

-Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;

2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Без мәктәпкә барабыз. " Без мәктәпкә барабыз";.Х.Гарданов "Исәнмесез, иптәшләр"; "Беренче сентябрь" тексты; "Танышу"(диалог);"Саналмышлар";"Үзем турында" (монолог); "Минем шөгылем"; "Казан"текст; "Саша кая бара?,"Бәйрәмгә чакыра белү.";"Бәйрәмдә" Син кайда яшисең?"; "Кибеттә","Шәһәрләр","Мәктәптә","Көндәлек режим";."Очты, очты" уены; Рус халык әкияте "Күмәч" әкияте. (Үзеңнең мәктәбең, сыйныфың турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларын өйрәнү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгы,кирәклеге.Уку хезмәте.Сорау җөмләләр төзү, аларга җавап бирә белү. Саналмышлар өйрәнү. Үзең турында сөйли белү. Үз шөгылең турында сөйли белү, Бәйрәмгә чакыра белү. Көндәлек режим турында сөйли белү.) 19сәать

Базарда "Мин көз турында сөйлим";"Базарда" тексты; "Яшелчә кибете";"Көз билгеләре";"Алтын көз" тексты;."Без уйнарга чыгабыз."(диалог);"Көзге уңыш".(Көз билгеләре турында сөйли белү.Базардан яшелчәләр, җиләк-җимешләр сатып алу турында сөйләшү. Вакыт берәмлекләрен өйрәнү, көз турында сөйли белү. Көзге уңыш турында сөйли белү.) 7сәгать

Мин чисталык яратам. Алсу-пөхтә кыз"хикәясе;"Тән әгъзалары атамалары"; "Бер-береңне мактау формалары";"Марат авырый" тексты. Табиб янында.(диалог). "Хәл сорау - кирәк эш".;"Мин чисталык яратам".( Тән әгъзаларын әйтә белү. Чисталык кагыйдәләрен белү.Шәхси гигиена предметлары.Табибта. Бер-береңне мактау формаларын белү. Телефоннан әдәпле сөйләшә белү,) 8сәгать

Кыш җитә. "Кыш билгеләре";"Кыш килә" тексты;"Яңа ел бәйрәме" тексты;"Кышкы уеннар";"Тауда" хикәясе;"Гали җимлек ясады" тексты.(Кыш билгеләре турында сөйли белү. Табигать күренешләре турында әйтә белү.Кышкы уеннар турында сөйләшү. Кошларга җимлек куябыз. Яңа ел бәйрәме турында әңгәмә.) 7сәгать

Безнең гаилә. "Безнең гаилә" ;Ш. Маннур "Яратам";"Айдар бездә кунакта" текст;"Майны кем ашады?" текст.(Үзенең гаиләң турында сөйли белү. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.Өлкәннәргә булышу. Диалоглар өстендә эшләү.) 5 сәгать

Яз килә. "Яз җитә" Ф.Кәрим;" Яз билгеләре";"8нче Март - әниләр бәйрәме";" Яз".(Яз билгеләре. 8 нче Март-әниләр бәйрәме. Бәйрәм белән котлый белү. Яз көне кошларны каршы алу.) 4 сәгать

Минем туган ягым "Туган ягым" тексты;" Минем туган ягым".( монолог);" Без шәһәрдә яшибез.";"Юлда" тексты; "Мин авылда яшим" тексты;М.Җәлил "Әтәч".;"Урамда."(диалог); "Мин Татарстанда яшим".(Татарстан турында сөйләшү.Шигырьләрне сәнгатьле уку. Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим.Авылның матурлыгы белән горурлану) 8 сәгать

Кибеттә. "Киемнәр кибетендә"; "Матур киемнәр" тексты.Әйе","юк"димә,"Ак","кара"га тимә! (Уен); "Ашамлыклар кибетендә"(диалог).(Әдәплелек кагыйдәләрен белү.Киемнәр кибетендә. Киемнәр кибете турында сөйли белү. Ашамлыклар кибете турында сөйли белү. Кибеткә бару, ашамлыклар, киемнәр, кием-салым сатып алу.) 5 сәгать

Җәй. "Җәй җитте" тексты; Б.Рәхмәт "Матур җәй" М.Газизов "Балан"; " Без Сабантуйга барабыз" "Тиздән җәйге яллар"(диалог).( Җәй билгеләрен турында сөйли белү. Җәй көне су коену, балык тоту турында әңгәмә кору. Г. Тукай турында сөйләшү. Сабантуй турында сөйли белү. Сабантуй уеннарын белү.) 5сәгать

Барлыгы: 68 сәгать

2 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

  • Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

  • Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.Урамга уйнарга чакыра белү.

  • Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

  • Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

  • Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.

  • Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

  • Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

  • Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

  • Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

2 НЧЕ СЫЙНЫФТА ӘДӘБИ УКУДАН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ

Эш төрләре

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

барлыгы

1

Монолог

1

1

2

1

5

2

Диалог

3

2

1

2

8

3

Тыңлап аңлау

1

-

1

-

2

4

Арадаш аттестация эше(Тыңлап аңлау)

-

-

-

1

1



2 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үтәлү вакыты

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

план

факт

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет УУГ

Шәхси УУГ

Без мәктәпкә барабыз!-19

1

Без мәктәпкә барабыз

1

2.09

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

Аралашу кагыйдәләрен истә тотып әңгәмә кору.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Сорауларга җавап бирә белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

2

Х.Гарданов"Исәнмесез, иптәшләр"

1

4.09

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

3

"Беренче сентябрь" тексты

1

9.09

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү .

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Фикереңне дәлилли белү.

4

Танышу. Диалог.

1

11.09

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү .

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Укуга уңай караш тәрбияләү

5

Саналмышлар

1

16.09

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.

аралашу кагыйдәләрен истә тотып әңгәмә кору.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Сорауларга җавап бирә белү.

Үз фикереңне әйтә белү.

6

Үзем турында. Монолог.

1

18.09

Үзең турында сөйли белү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Үз фикереңне әйтә белү.

7

Минем шөгылем

1

23.09

Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү Минем шөгылем темасына караган атамаларны әйтә белү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.Игътибарлылыкны формалаштыру.

Фикереңне дәлилли белү.

8

"Казан"тексты

1

26.09

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап сорауларга җавап бирү .

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

9

Бәйрәмгә чакыра белү. Диалог.

1

30.09

Бәйрәмнәргә карата хис-тойгыңны белдерә белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Дәрестә эш урынын әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Видеороликтагы мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

10

Бәйрәмдә. Тыңлап аңлау.

1

3.10

Бәйрәмнәргә карата хис-тойгыңны белдерә белү.

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау, үтәү, үз фикереңне дөрес итеп җиткерә белү.

Таблица ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

11

Син кайда яшисең? Диалог.

1

7.10

Җөмлә төзи белү күнекмәләрен формалаштыру.

Аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Үз эшеңне бәяли белү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

12

Саша кая бара?

1

10.10

Текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Видеороликтагы мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

Төркемдә килешеп эшли белү.

13

Кибеттә.

1

14.10

Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

14

Шәһәрләр.

1

17.10

Шәһәр тормышына караган атамаларны әйтә белү. Предметларның билгеләрен, исемнәрен атый белүыру .

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Уку-язу әсбаплары белән дөрес эш итә белү.

Сүз эченнән яңа сүз төзү алымын өйрәнү, актив сүзлек запасын баету.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

15

Мәктәптә.

1

21.10

Үз мәктәбең турында сөйли белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Үз фикереңне әйтә белү.

16

Көндәлек режим.

1

24.10

Көндәлек режимың турында сөйли белү.

Аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Үз эшеңне бәяли белү.

Аңлап яза һәм укый белү.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

17

"Очты, очты" уены

1

28.10

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Төркемдә килешеп эшли белү.

18

Рус халык әкияте "Күмәч".

1

31.10

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап сорауларга җавап бирү .

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Дәрестә эш урынын әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Видеороликтагы мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

Үз фикереңне әйтә белү.

19

Рус халык әкияте "Күмәч".

1

11.11

Җөмлә төзи белү күнекмәләрен формалаштыру .

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау, үтәү, үз фикереңне дөрес итеп җиткерә белү.

Яхшы укучы булу теләге тудыру.

"Базарда"-7

20

Мин көз турында сөйлим

1

14.11

Көз билгеләре турында сөйли белү.

Аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Үз эшеңне бәяли белү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Дәреслеккә уңай караш тәрбияләү.

21

"Базарда" тексты

1

18.11

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү.

Аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү.

Аңлап яза һәм укый белү.

Уку теләге, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.

22

Яшелчә кибете

1

21.11

Яшелчәләр темасына караган атамаларны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Видеороликтагы мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

23

Көз билгеләре.

1

25.11

Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Рәсемнәр,иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

Яхшы укучы булу теләге тудыру .

24

"Алтын көз" тексты.

1

28.11

Көз билгеләре турында сөйли белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Сүз эченнән яңа сүз төзү алымын өйрәнү, актив сүзлек запасын баету.

Үз фикереңне әйтә белү.

25

Без уйнарга чыгабыз. Диалог.

1

2.12

Урамга уйнарга чакыра белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Фикереңне дәлилли белү.

26

"Көзге уңыш". Кабатлау.

1

5.12

Көзге уңыш турында сөйли белү.

Аралашу күнекмәләрен формалаштыру.Үз эшеңне бәяли белү.

Аңлап яза һәм укый белү.

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

Мин чисталык яратам-8

27

Шәхси гигиена предметлары.

1

9.12

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә белү.

Аралашу кагыйдәләрен истә тотып әңгәмә кору.Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Сорауларга җавап бирә белү.

Төркемдә килешеп эшли белү.

28

"Алсу-пөхтә кыз" хикәясе. Монолог.

1

12.12

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен кулланып,нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү .

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Үз фикереңне әйтә белү.

29

Тән әгъзалары атамалары

1

16.12


Тән әгъзалары темасына караган атамаларны әйтә белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.Үз эшеңне бәяли белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

30

Бер-береңне мактау формалары

1

19.12

Җөмлә төзи белү күнекмәләрен формалаштыру.

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

Дәреслеккә уңай караш тәрбияләү.

31

"Марат авырый" тексты

1

23.12

Текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару. Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Уку теләге, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру

32

Табиб янында. Диалог.

1

26.12

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү .

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

33

Хәл сорау - кирәк эш. Телефоннан сөйләшү.

1

13.01

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү .

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Үз эшеңне бәяли белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Яхшы укучы булу теләге тудыру .

34

"Мин чисталык яратам". Кабатлау.

1

16.01

Җөмлә төзи белү күнекмәләрен формалаштыру.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Үз эшеңне бәяли белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү

Үз фикереңне әйтә белү.

Кыш җитә- 7

35

Кыш билгеләре.

1

20.01

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү.

Фикереңне дәлилли белү.

36

"Кыш килә" тексты.

1

23.01

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү.

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку язу әсбапларын әзер

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Әхлак нормаларын үзләштерү, иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү.

37

"Яңа ел бәйрәме" тексты.

1

27.01

Бәйрәмнәргә карата хис-тойгыңны белдерә белү . Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Җырлы бию өйрәнү.

Үз фикереңне әйтә белү

38

Кышкы уеннар.

1

30.01

Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Үз эшеңне бәяли белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

39

"Тауда" хикәясе.

1

3.02

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап сорауларга җавап бирү

Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе булдыру

Фикереңне дәлилли белү.

40

"Тауда" хикәясе. Монолог.

1

6.02

Тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

41

"Гали җимлек ясады" тексты.

1

10.02

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап сорауларга җавап бирү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

Төркемдә килешеп эшли белү.

Безнең гаилә. -5

42

Безнең гаилә.

1

13.02

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.

Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе булдыру

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

43

Ш. Маннур "Яратам"

1

17.02

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе булдыру

Үз фикереңне дәлилли белү.

44

"Айдар бездә кунакта" тексты.

1

20.02

Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Укуга уңай караш тәрбияләү

45

"Майны кем ашады?" тексты. Тыңлап аңлау.

1

24.02

Текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Үз фикереңне әйтә белү.

46

Безнең гаилә. Кабатлау.

1

27.02

Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.

Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе булдыру

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү.

Яз килә- 4

47

"Яз җитә". Ф.Кәрим

1

3.03

Яз билгеләрен әйтә белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

48

Яз билгеләре

1

6.03

Яз билгеләре турында сөйли белү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр; логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

Үз фикереңне дәлилли белү.

49

8нче Март - әниләр бәйрәме

1

10.03

Бәйрәмдә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Бәйрәм белән котлый белү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр:логик фикерләү,сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

Укуга уңай караш тәрбияләү

50

Яз. Кабатлау.

1

13.03

Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Үз фикереңне әйтә белү.

Минем туган ягым - 8

51

"Туган ягым" тексты.

1

17.03

Текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү .

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Үз фикереңне әйтә белү.

52

"Минем туган ягым". Монолог.

1

20.03

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

Укуга уңай караш тәрбияләү.

53

Без шәһәрдә яшибез.

1

3.04

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү.

Эш тәртибен аңлап уку.

эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Фикереңне

дәлилли белү.

54

"Юлда" тексты.

1

7.04

Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

55

"Мин авылда яшим" тексты.

1

10.04

Авыл табигате турында сөйли белү.

Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Төркемдә килешеп эшли белү.

56

М.Җәлил "Әтәч".

1

14.04

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү.

Игътибарлылыкны формалаштыру.

Иптәшеңне

тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

57

Урамда. Диалог.

1

17.04

Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Үз фикереңне дәлилли белү.

58

Мин Татарстанда яшим.

1

21.04

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Укуга уңай караш тәрбияләү.

Кибеттә - 5

59

Киемнәр кибетендә.

1

24.04

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү.

Аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Үз эшеңне бәяли белү.

Аңлап яза һәм укый белү.

Үз фикереңне әйтә белү.

60

"Матур киемнәр" тексты.

1

28.04

Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Аерым темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү.

61

Матур киемнәр.

1

1.05

Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү .

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Төркемдә килешеп эшли белү.

62

"Әйе", "юк" димә,

"Ак", "кара"га тимә!( Уен.)

1

5.05

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш.

63

Ашамлыклар кибетендә. Диалог.

1

8.05

Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

Укуга уңай караш тәрбияләү.

Җәй -5сәг

64

"Җәй җитте" тексты. Б.Рәхмәт "Матур җәй"

1

12.05

Җәй көне турында сөйли белү.

Җөмләләрнең мәгънәләрен аңлап сорауларга җавап бирү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Телне өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

65

Арадаш аттестация эше. (Тыңлап аңлау)

1

15.05

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, ситуатив күнегүләр, ишетеп аңлау күнегүләре аша куллана белү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

Укуга уңай караш тәрбияләү.

66

М. Газизов "Балан"

1

19.05

Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

67

Тиздән җәйге яллар. Диалог.

1

22.05

Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

Үз фикереңне әйтә белү.

68

Без Сабантуйга барабыз Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

26.05

Сабантуй турында сөйләргә өйрәтү. Җөмлә төзи белү күнекмәләрен формалаштыру.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

Иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

2 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ


Эш төрләре

"5"ле

"4"ле

"3" ле

"2"ле

1

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

2

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

3

Арадаш аттестация

24-27 балл исәбеннән куела.

16-23 балл исәбеннән куела.

9-15 балл исәбеннән куела.

0-8 балл исәбеннән куела.



МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК: Дәреслек: Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге / Р.З. Хәйдәрова. - Казан: Татармультфильм, 2013.

Хәйдарова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма / Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина - Казан: Татармультфильм, 2013. -80 бит.

Укытучы өчен :

Вагыйзов С. Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.-Тулыл. 3нче басма. -Казан: Мәгариф. 2011.

Гирфанова Р. З., Ильясова Ф. Х. Башлангыч сыйныфларда укудан тикшерү эшләре.

Гирфанова Р. З., Ихсанова З.М., Сәйфуллина Ф. Ә. Башлангыч мәктәптә дәресләрдә һәм тәрбия эшендә милли-региональ компонент.- ӨПББИ, 2010.

Хәйдарова Р. З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма / Р.З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гыйниятуллина, Г. И. Газизуллина - Казан: Татармультфильм, 2013.

Электрон күрсәтмә:

1. edu.ru.

2.viki..ru

Укучылар өчен:

1."Габдулла Тукай" интерактив мультимедиа уку- укыту әсбабы.

2."Күңелле татар теле" дискы.

Электрон күрсәтмә:

1. mon.tatar.ru.

2.rus.test.


© 2010-2022