Выступление на тему Таҗетдин Ялчыгол-безнең якташыбыз

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Атаклы якташыбыз Таҗетдин Ялчыгол Әл- Болгари.

Мөстәкыйм Сәлихов исемен йөртүче Азнакай районы Чалпы урта гомуми белем бирү мәктәбенә 2013 елда яңалык килеп иреште: күренекле язучы һәм дин эшлеклесе, табиб һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол Чалпы авылында тууы ачыкланган! Авыл халкы бераз аптырашта калды, мәгълүматларның дөреслеген беләсе килү, кызыксынучанлык көчәйде. Ялчыголның кайчан һәм кайда тууын архивлардан эзләп тарихчы Дамир абый Гарифуллин тапканын ишеткәч - шигебез калмады. Моннан 250 еллап элек Азнакай районы Чалпы авылында Мәмәткол улы Ялчыгол гаиләсендә туган икән Таҗетдин . Чалпы тарихыннан яхшы таныш Нагайбәк һәм аның уллары белән аралашып яшәве ихтимал. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Чалпы кешесе Хәсән, Бакалы районы Нагайбәк авылы юлында табып алган 4 яшьлек малайны Нагайбәк исеме белән атый һәм тәрбияләп үстерә. Өйләнгәч, Нагайбәкнең 9 малае дөньяга килә. Патша гаскәрләрнә каршы Емельян Пугачев восстаниесе башлангач старшина Нагайбәк Хәсәнов Нагайбәк, Зәй крепостьларын камауда җитәкләп йөри. Шул яуларның берсендә Чалпы каһарманы вафат та була.

2013 елның көз аенда , язучы һәм тарихчылар катнашуында мәктәбебездә зур чара узды һәм мемориаль такта эленде. Анда түбәндәге сүзләр язылган:

"Таҗетдин Ялчыгол 1768-1838 нче елларда яшәгән.

Мәгърифәтче, табиб, галим, "Рисаләи Газизә", "Тәварихи Болгария"

әсәрләрен язучы авылдашыбыз"

Тантанада язучылар Рәфис Корбанов, Вахит Имамов, Нәбирә Гыймадтинова, Марсель Гарипов, шагыйрьләр Марсель Галиев һәм Шәмсия Җиһангирова, артист Әсһәр Шакиров , журналист Наил Абдуллин һәм районыбыз кунаклары катнаштылар. Язучылар мәктәп музеенда булып, аның бай тарихы белән таныштылар. Озак та үтми, "Музей дуслары" түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан, галим һәм язучы Ялчыголга багышланган, экспозиция пәйда булды. Бүләк итеп бирелгән нәсел шаҗәрәсе (язучының пәйгамбәрдән башлап үзенә кадәр эшләнгән) анда төп урынны алып тора. Шул вакыттан башлап мәктәптә һәм авылда үткәрелгән очрашулар Ялчыгол шаҗәрәсеннән башка үтми. Мәсәлән, Миргазиян Динмөхәммәтовның "Тормыш кыйблам -Камышлым" китабын презентацияләү дә, авыл хәзрәтенең Таҗетдин Ялчыгол рухына дога кылуы һәм нәсел шаҗәрәсе белән таныштырудан башланып китте.

2014 елның сентябрендә затлы дин галименә кагылышлы тагын бер вакыйга- Таҗетдин Ялчыгол нәселен дәвам итүче Гамир абый Таҗетдиннең Чалпыга килүе. Ерак араларны якын итеп, бабасының туган җирен барлап йөрүче шәхес бездә тирән ихтирам уятты. Очрашу вакытында ул музеебызга галимнең "Рисаләи Газизә"сен һәм "Зәй районының күренекле затлары" китабын бүләк итте. Чалпы авылында бүген Таҗетдин нәселен дәвам итүчеләр яшәгәнен белү -тагын бер яңалык булды. Алар -Таҗетдиннең улы Бахаведдиннең дәвамчылары. Бүгенге көндә Сәгъдиев Әскать Җәләлетдин улы (1956 елгы) һәм Сәгъдиев Рөстәм Әскать улы (1988 елгы) Чалпы авылында гомер итәләр (хәзерге вакытта бу фактлар раслану алдында тора)

Яшь буынны тәрбияләүдә Таҗетдин Ялчыголның бай мирасын файдалану, аның дини, тарихи, әдәп-әхлакка өйрәтү буенча эшен дәвам итү, Ялчыгол нәселе кешеләре белән элемтәгә керү, эзләнү эше алып бару -безнең бүгенге көндә алда торган бурычыбыз.

Күренекле язучы, тарихчы , табиб һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның Чалпы авылыннан булуы белән без бик горурланабыз!

Ракипова Рәмилә Равил кызы Азнакай районы Чалпы муниципаль урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы, музей җитәкчесе.

© 2010-2022