Без яшибез җирдә бер туып ( фәнни – эзләнү эшенә әзерләнү дәресе)

Тема: Без яшибез җирдә бер туып ( фәнни – эзләнү эшенә әзерләнү дәресе) Максат: укучыларны якташ язучыларыбыз Рафаил Төхфәтуллин һәм Мостафа Ногманнарның тормышлары һәм иҗатлары белән киңрәк таныштыру; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү; әдәби китап укуга кызыксыну уяту; әдипләребезнең иҗатлары аша, туган якны, аның табигатен, кешеләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү. Чыннан да, Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Без яшибез җирдә бер туып ( фәнни - эзләнү эшенә әзерләнү дәресе)

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбәновна, Габдрахманова Илсөя Мәхмүдовна Арча районы Яңа Кенәр лицееның югары категорияле укытучылары

Максат: укучыларны якташ язучыларыбыз Рафаил Төхфәтуллин һәм Мостафа Ногманнарның тормышлары һәм иҗатлары белән киңрәк таныштыру; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү; әдәби китап укуга кызыксыну уяту; әдипләребезнең иҗатлары аша, туган якны, аның табигатен, кешеләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: язучыларның портреты, китап күргәзмәсе, дәрес тормыш юлын һәм иҗатларын чагылдырган презентация белән үрелеп барыла.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

II. Төп өлеш.

Слайд 1

1 нче укытучының кереш сүзе:

Авылымның җаны, үткәне...

Уйлыйм, уйлыйм, үткәннәрне уйлыйм,

Киләчәкне уйлыйм еш кына.

Беләм юкса, матур уй-хыяллар

Күктән очып киткән кош кына.

Күктә очкан коштан эзләр калмый,

Башта туган уйдан эз кала.

Һәрбер уй ул йөрәк аша уза,

Һәм йөзләргә тирән эз сала.

( Ф. Яруллин "Уйлыйм" )

Чыннан да, Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без ни өчен соң безнең як мәгърифәтчеләргә, язучыларга һәм башка бөек шәхесләргә бай булган дигән сорауга җавап эзли башладык. Һәм бу сорау безне эзләнүле эшне башлап җибәрүгә этәрде.

Бу эшне башкару өчен без үзалдыбызга максат куйдык: туган ягыбыз язучыларының иҗади эшчәнлекләрен өйрәнү һәм аларның безнең тормыштагы ролен ачыклау.

Слайд 2

Шундый шәхесләрнең берсе итеп якташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинны санасак дөрес булыр дип уйладык. Аны "Әдәбият дөньясының бер баскычы "дип атасак та ялгышмабыз.

Бу максатны тормышка ашырыр өчен, кат-кат аның әсәрләренә әйләнеп кайттык, Рафаил аганы белгән, аның белән аралашып яшәгән авылдашларыбыз белән очраштык, китапханәчеләребез үзләрендә тупланган бай материаллары белән безгә ярдәм иттеләр. Мәктәп музееның бер өлешенә якташ язучыбыз истәлегенә "Туган җир җылысын тоеп..."дип исемләнгән стенд эшләп куйдык. Бик зур ярдәмне безгә хәзерге вакытта авылыбызның тернәкләндерү үзәгендә баш табиб булып эшләүче Ирек Исхакович күрсәтте. Ул безне Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абый белән аралашу бәхетенә ирештерде. Ә Рөстәм Рафаилевич безне якташ язучыбызның искиткеч бай иҗаты, истәлекләре, дөнья күрә алмый калган әсәрләре белән, күренекле язучыларыбыз Фәнис Яруллин, Мәхмүд Хөсәен, Гариф Ахунов һәм башка бик күп язучыларыбызның язышкан хатлары белән таныштырды.

Истәлекләр белән танышкан саен, язучы турында күбрәк беләсебез, аның иҗади эшчәнлеге белән якыннанрак танышасыбыз килде һәм без аның турында материаллар туплый башладык. Безне иң кызыксындырганы - аның бай иҗаты.

1нче укучы: Рафаил Төхфәтуллин - татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык үз геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. Ул - авыл язучысы һәм туган җирдән беркайчан да аерылып тормаган шәхес.

Рафаил Төхфәтуллин гәрчә безнең авылда тумаса да, без аны үзебезнең авылдашка саныйбыз. Чөнки аның бала - чагы һәм яшьлеге безнең авыл белән бәйләнгән. Әйдәгез, аның тормышы һәм иҗат юлы белән якыннанрак танышып узыйк.

Слайд 3

2 нче укучы: Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 январенда Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. "Укытучы әтиемне ул елларда бик еш яңа мәктәпкә билгелиләр иде. Шунлыктан минем бала чагым хәзерге Арча районының Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр hәм, ниhаять, Яңа Кенәр авылларында үтте. Балачактан ук әдәбиятка гашыйк булдым. Яңа Кенәрдән мин 16 яшемдә чемоданыма Тукай, Такташ, Ш.Камал томнарын hәм "Русча-татарча сүзлек" салып, Горловка шәhәрендәге /Донбасс/ ФЗО мәктәбенә чыгып киттем," - дип яза ул "МИНЕМ ҖАНЫМ КИТАПЛАРЫМДА" дигән автобиографик әсәрендә. Үзенең бала чагын ул "Җиләкле аланнар" дип аталган автобиографик повестенда бик матур итеп сурәтли. Повесть сигез Европа иле телләренә тәрҗемә ителә. Аның элек беркайда да басылмаган "Дүртенче алан" дигән өлешен кулъязма рәвешендә улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең архивыннан табып ала һәм "Әлмәт таңнары " газетасының 2011 нче елның 15 июль санында басылып та чыга. "Дүртенче алан"дагы вакыйгалар безнең Яңа Кенәр авылында бара.

Слайд 4

3 нче укучы: "Без тагын күчендек. Бу юлы әтине район үзәге булган Яңа Кенәр авылындагы урта мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр.

Олы Мәңгәрнең дусларымнан аерылу бик ягымсу булса да, мин Яңа Кенәргә тиз ияләндем. Беренчедән, мондый күченүләр безгә әллә ни кыен түгел, икенчедән, ни генә әйтмә, район үзәгендә яшәү шактый кызыклырак, күңеллерәк булып чыкты. Аның район оешмалары, клубы, мәктәбе, кибетләре урнашкан, ике яклап такталы тротуар сузылган төбәге шәhәр урамына тартыла: озын-озын трубалары, гудоклары булмаса да, авыз тутырып "завод" дип төртелгән май заводы, кирпич заводы бар биредә, пищепром дигәнендә бик тәмле прәнник пешерәләр, промкомбинат дигәнендә арба-чана, урындык-өстәл ясыйлар - болар шәhәргә тартымлыкны тагын да көчәйтеп җибәрә.

Шулай да, күңелгә аеруча утырганы, әлеге дә баягы, китапханә булуы. Мондагы китап байлыгы, мин сиңа әйтим, Кышкардагы кебек, бер шкафка, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч шкафка гына сыеп бетмәслек! Бөтен бер як стена, идәннән - түшәмгә кадәр китап киштәләреннән тора монда; өске киштәләргә

күчмә баскычтан менеп кенә буең җитәрлек.

Аннары әле киносы да монда, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч айга бер генә күрсәтеп китмиләр, механиклар үзендә, көн саен диярлек булып тора монда кино. Әнә шул бай китапханә, көн саен диярлек була торган кино да миңа биредә яңа дуслар табып бирде,"-дип яза ул "Җиләкле аланнар"ның дүрттенче аланында.

Укытучы: Әйе, үз авылың кешеләре, урамнары, табигате турында язылган юлларны укыгач, туган ягын белән тагын да горурланасың, язучыга тагын да хөрмәтең арта, иҗаты белән тагы да кызыксына башлыйсың.

Язучының күпчелек әсәрләре сугыш һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган.

Слайд 5

4 нче укучы: "1942 нче елның августында Армиягә алындым. Донбасстан кайтканнан бирле авыл һәркөн диярлек улларын-кызларын сугышка озата, бу инде гадәти хәл кебек иде. Шулай да безне, унҗиде яшьлекләрне, авыл бик зурлап озатты. Колхозның иң яхшы атларын җиктек, дугаларга җиз кыңгыраулар, шлеяләрдә шәлдерләр чыңлый, тәртә башларында чиккән яулыклар җилферди. Тальянга кушылып җырлый-җырлый урамнар әйләндек." ("Яшьтәшләрем-замандашларым язмышы" әсәреннән өзек)

"1944 нче елның октябрь ае иде. З-Прибалтийский сугышы. Безнең артиллерия полкы Латвиянең башкаласы Рига шәһәре өчен сугышларда үзенең дәһшәтле уты белән катнашты... Шушы ук көнне мин үзем дә каты яралангангамы, бу көн минем хәтергә аеруча сеңеп калган." ("Соңгы һөҗүм", 1944, октябрь)

Слайд 6

"1945 нче елның салкын январь ае иде. Зарыгып көткән җиңү салютлары яңгырар сәгатьләр дә инде ерак түгел... Мин Рига шәһәре өчен булган сугышларда каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, туган авылыма кайтып киттем... Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булып тибә... Менә поезд үзебезнең Арча станциясенә дә якынлашып килә..." дип яза Рафаил Төхфәтуллин үзенең "Өйгә кайту"әсәрендә.

5 нче укучы: Бөек Ватан сугышыннан авыр яралар алып, исән - сау әйләнеп кайтканннан соң дистә елдан артык Яңа Кенәр авылында чыга торган "Кызыл юл" район газетасында эшләгән. Эш дәверендә, районның аркылысыны - буена җәяү атлаулар, сугыш яралары аркасында, шактый кыенга туры килсә дә, алдагы иҗатына әйтеп бетергесез файдалы була. Хикәя, повестьлары өчен вакыйга - образларны һич тә уйлап чыгаруның кирәге булмый. Алар прототиплар булып турыдан - туры иҗатына күчә.

Слайд 7

Укытучы: Алтмышынчы елларда Р. Төхфәтуллинның "Авылдашым Нәби" исемле хикәясе басылып чыгу бер вакыйга булган. Тәрҗемәсенең кыскартылып "Правда" газетасында дөнья күрүе дә моңа ярдәм итә булса кирәк.

Әмма повестьның басылып чыгуын вакыйга ясаган төп нәрсә - бәрәкәтле тел һәм сәнгатьчә осталык белән тудырылган Нәби образы. "Рафаилнең бу героен бер сүз белән сыйфатларга кирәк булса, мин Әмирхан Еникинең бер хикәясе исемен файдаланып, "матурлык" дип әйтер идем. Гыйлемдар шәкертнең Ә.Еники матур итеп күргән шадра битле, гарип күзле анасы кебек үк, Нәби дә төскә-биткә чибәр түгел...Әмма Нәбинең җаны, күңеле матур, эш-гамәле күркәм," - дип яза тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин.

6 нчы укучы: Чыннан да, Нәбине бүтәннәрдән аерып тора торган төп сыйфаты - хезмәт сөючәнлек. Алны - ялны белми эшләвеннән дә бигрәк, һәр эшне яратып, пөхтәләп, гүзәллек кануннары кушканча эшләве матурлый аны. Хезмәт сөючәнлекнең Нәбине аеруча бизи торган ягы шунда: эш аның өчен азмы - күпме байлык туплау, кесәсен калынайту чыганагы түгел. Ул әҗерен һич өмет итмичә яратып эшли.

Тагын шунысын да әйтик, Нәби образында гәүдәләнгән әхлак прициплары һич тә юктан бар булмаган, күктән төшмәгән. Алар татар халкының гасырлар буена эшләп чыгарган әхлак кагыйдәләреннән килә.

Нәбигә печән өяргә булышкан Рәмзияне хәтергә төшерегез. Гайнетдин абзыйның шәһәрдә укый торган төпчек кызы Фәүзияне карагыз. Кыскасы, Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә мөнәсәбәт этик һәм эстетик категория дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәм моның тамырлары ерактан түгел, язучы яшәгән мөхиттән килә бугай...

Слайд 8

7 нче укучы: "1959 нчы елда безнең гаилә нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күченеп килде. Ул вакытта инде биредә ике язучылар берлеге әгъзасы - Әдип Маликов белән Гариф Ахунов була. Г. Ахуновның әтидән тизрәк күчеп килүен үтенгән хаты да бар. "Өченче булырсың, Язучылар берлегенең Әлмәт бюросы оешып килә, тиздән Сәет Кальметовны да берлек әгъзасы итеп алачакбыз", - диелә истәлекләрендә.

Слайд 9

8 нче укучы: Рафаил ага Төхфәтуллин Әлмәткә күченеп киткәч, аның безнең авыл белән бәйләнеше өзелә. Әмма 50 елга сузылган бу өзеклекне язучының улы Рөстәм ага Төхфәтуллин кабат ялгый. 2011 елның июлендә Әлмәт белән Кенәр арасында дуслык җепләре сузыла. Бу ике дусның 50 елдан соң кабат очрашуы белән бәйле. Шул ике дусның берсе бүген безнең кичәбездә катнаша. Авылыбызның мөхтәрәм гражданы, күп еллар авыл шифаханәсендә табиб булып эшләгән, хәзерге вакытта "Өмет" тернәкләндерү үзәген җитәкләгән авылдашыбыз Исмагилов Ирек Исхакович ул. Әйдәгез әле, Ирек Исхакович белән Рөстәм Төхфәтуллинны нинди җепләр бәйләп тора икән, бу турыда Ирек абыйның үзеннән сорыйк әле.

Исмәгыйлов Ирек чыгышы.

2 нче укытучының кереш сүзе: Безнең тагын бер якташыбыз олуг язучы, шагыйрьләр арасында таудай калкып торган шәхес - галим һәм шагыйрь Мостафа Ногман. Тикшеренү эше алып барганда, без аның тормыш юлы, эшчәнлеге, иҗаты белән якыннанрак танышу өчен, күп кенә өлкән кешеләр белән аралаштык, чыганакларга мөрәҗәгать иттек.

Слайд 10

1 нче укучы. Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман (Мостафа Ногман улы Ногманов) 1912 елның 22 декабрендә хәзерге Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Ул башлангыч белемне үз авылларында, төп һәм урта белемне Яңа Кенәр урта мәктәбендә ала. 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый, аннары берничә ел Татарстан Һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 1935-1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли, 1937-1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында (1941-1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә, шунда Коммунистлар партиясенә член итеп алына. 1945 елда армиядән демобилизацияләшкәч, М. Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли.
2 нче укучы. Мостафа Ногман- галим- педагог. 1947-1951 елларда М. Ногман - Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Институтны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча уңышлы тәмамлагач, ул 1953-1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шундагы гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Аның язма диссертациясе соңыннан, 1969 елда, тагын да тулыландырылып һәм камилләштерелеп, Казан университеты нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
1957-1959 елларда М. Ногман Казан дәүләт университетының

Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү буенча гыйльми эш алып бара. Гомеренең соңгы уналты елында (1960-1976) исә ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укытты.

Слайд 11


3 нче укучы. Мостафа Ногман- шагыйрь. Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, М. Ногман поэзия жанрында актив эшләгән һәм үзенчәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында язылалар һәм басылып чыгалар («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәнне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар иҗат итә («Җир турында җыр», 1958; «Кокушкино таңнары», 1962; «Үлмәс чәчәк легендасы», 1967-1968 һ. б.). Ахырда, җыр жанрына тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. Аның «Карлыгандай кара күзләреңә» (1945) исемле беренче җыры ук (3. Исмәгыйлев музыкасы) халыкта киң популярлык казана.

Слайд 12

4 нче укучы. Мостафа Ногман -җырчы шагыйрь. Илленче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәгә якын шигъри әсәре музыкага салына. Боларның шактый зур өлеше күренекле композитор Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыкта туган. Сөю-мәхәббәт темасына багышланган «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Салагыш болыннары», «Гел синең хакта», «Ул гына аңлар кебек», «Киек казлар китә», «Ә кайда соң минем мәхәббәтем», «Сагыну җыры», «Ак җилкән» кебек җыр һәм романслар, шулай ук иҗтимагый-политик, гражданлык мотивларын чагылдырган «Ул Казанда яшәгән», «Татбригада сугышчылары җыры», «Каеннар шаулый», «Әниләр», «Азин полклары» җырлары әнә шул иҗади хезмәттәшлекнең җимешләре булып тора. М. Ногман композитор Сара Садыйкова белән дә байтак җырлар иҗат итә («Актаныш таңнары», «Балкый Шәйморза утлары», «Туган авылыма», «Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман» һ. б.). Шагыйрьнең аерым шигырьләренә шулай ук А. Ключарев («Сәлам сиңа, Куба», «Яшь йөрәкләр җыры», «Ак мәрмәр колонналар»), М. Мозаффаров («Кырлар яңарганда»), А. Монасыйпов («Бер, егет кайтты фронттан»), Ф. Әхмәтов («Таң йолдызы», «Сибелә, сибелә алма чәчәкләре») һәм башка профессиональ һәм үзешчән композиторлар да музыка язганнар.
5 нче укучы. Мостафа Ногман-тәрҗемәче. М. Ногман поэтик тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләгән шагыйрь. Күп телләр белү аңа әсәрләрне турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итәргә мөмкинлек тудыра. Әле 1952 елда ук ул атаклы төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып, чыгара (Н. Хикмәт. Шигырьләр. Казан, 1952 ел, 132 бит). Аның шулай ук фарсычадан эшләнгән Рудәкый, Хәйям шигырьләре, үзбәк, караим, таҗик шагыйрьләреннән тәрҗемә үрнәкләре дә шактый.

Слайд 13

6 нчы укучы. Авылдашыбыз Ринат абый сөйләгәннәрдән:

- Мостафа Ногманны күршебез Мансура апа бик сагынып искә ала иде. Алар бер елларда укыганнар. Сугыштан соңгы әйбер кытлыгы заманында Мансура апа кирәк- яракларга Казанга бара. Шәһәр урамында аптырап йөргәндә якташы, сабакташы Мостафаны очрата. Ул Мансураны үзе танып ала. Бу авыл кызына кирәкле азык -төлек , кием салым - барысын табып алып бирә һәм авылына озатып җибәрә. Мостафа Ногман замандашлары күңелендә үтә дә кешелекле, гади, эчкерсез булуы белән истә калган.
Укучы. Мостафа Ногманның туган авылы Кызылъяр Кенәрдән 12 км ераклыкта. Аның нигезе бүген дә хуҗасын сагынып утырадыр кебек. Бакча башыннан агучы инеш суы да шагыйрь әйткәнчә," Чыңлы суы җәелеп ага, язгы ташкыннар килсә...( Шагыйрьнең Кызылъяр суы дип язганы Чыңлы суы дип үзгәртелә)

Слайд 14

Җыр. "Туган авылыма" җыры ( М.Ногман сүзләре, С.Садыйкова көе) башкара.

Слайд 15

Укытучы.

Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,

Ул хас түгел бары яшьләргә.

Ул яралган кешенең гомере буе

Йөрәгендә янып яшәргә.

Бу сүзләрне шагыйрь Мостафа Ногман яза. Бу сүзләр аның үзенә дә, аның бөтен тормыш юлына да туры килеп тора. Ул чын мәгънәсендә тормышка гашыйк : туган җиренә, халкына, аның әдәбиятына, сәнгатенә, теленә гашыйк җан була. Шушы олы мәхәббәт аны әдәби иҗатка рухландыра, халык күңелендә онытылмас урын алган шигырьләр, җырлар, фәнни хезмәтләр язарга дәртләндерә.

Кеше белән тиз аралашучан, матур күңелле һәм физик кыяфәте белән дә егет Мостафа Арча ягының гына түгел, зур илебез һәм халкыбызның горурлыгы, онытылмаслык гаҗәеп әдәби әсәрләр яралткан зур шәхес.

6 нчы укучы. Казанда аның нәсел дәвамчысы -кызы бар. Фәнни тикшеренү эшен дәвам итеп, киләчәктә без алар белән дә аралашу бәхетенә дә ирешербез дип өметләнәбез.

Укытучы. Бүгенгесе көндә шушы төбәктә туып, мәктәбебездә белем алучы талантлы укучыларыбыз бар. Галиев Раил - шигърият өлкәсендә Тукай премиясенә, Бакиев Раил җыр сәнгатендәге уңышлары өчен Гариф Ахунов, Энҗе Хабибуллина Тукай премияләренә ия булдылар.

Галиев Раил. "Туган авылым" (үзе иҗат иткән шигырен сөйли)

Йомгаклау. Безнең туган ягыбыздан халык күңеленә кереп калырдай әсәрләр иҗат иткән күренекле әдипләр чыккан. Аларның бүген дә фәндә, әдәбиятыбызда, мәдәниятыбызда лаеклы урыннары бар. Киләчәктә фәнни-тикшеренү эшен дәвам итеп, якташ әдипләребез турында тагын да күбрәк белербез дип уйлыйбыз.

Өй эше. Эзләнү эшен дәвам итеп, Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган мәктәпкүләм конференциягә хәзерләнергә.



© 2010-2022