План-конспект урока по теме: “Светофор-минем дустым”

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Светофор-минем дустым"бүлеген ныгыту.

Максат: Светофор-минем дустым темасы буенча үтелгәнне искә төшерү, ,җөмләләр төзү, аңлап уку - ишетү күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көчен тәрбияләү.

Дәрес тибы: Ныгыту дәресе.

Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, презентация

Материал : дәреслек, сүзлекләр, карточкалар, смайликлар

Дәрес барышы

I Дәресне оештыру. Исәнләшү. Уңай халәт (психологик) тудыру.

- Бер-беребезне сәламлик. Әйдәгез әле, кара-каршы утыручы иптәшегез белән исәнләшик, ( ДАБЛ ФАМС), ( ДК 4 -Я1: язык сообщества) җилкә аша утыручы иптәшләр үзегезнең эшкә әзер икәнлегезне күрсәтегез. ( ПАМП АП). ( (безопасная и дружелюбная среда в классе- А)

-Дәрестә 3 төркем катнаша:

-1 өстәл кызыл

- 2 өстәл сары

-3 өстәл яшел төсләр

I I. Өй эшен тикшерү.

-. Юл йөрү кагыйдәсен син ничек үтисең? Иптәшегезнең җавапларын игътибар белән тыңлагыз. ( глагол, ассоциирующийся с типом мышления: анализ).

1 төркем - шигырь

2 төркем - диалог

3 төркем - рәсемнәр ясап килергә тиеш иде.

(укучыларның җаваплары тыңланыла) (двигатель культуры ДК6- возможности для активного слушания, действенные вопросы для получения желаемого уровня мышления)

(При проверке задания учитель использует двигатель культуры ДК4: Я5- обратную связь и похвала учащихся, чтобы они достигли лучших результатов в обучении и мышлении)

III.Актуальләштерү

1)Сезнең партада раслаулар бар. Сез аларны укыйсыз, бу раслаулар белән килешәсезме?(Әгәр килешәсез икән басасыз)

(Эй ар Гайд) (Обучающая структура по программе «Преобразование обучения в 21 веке (Часть 1)»)

Раслау

1. Юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәк.

2 Юлга якын урында уйнарга ярый.

3. Тротуардан гына йөрергә кирәк.

4. Тиешле урында гына юлны аркылып чыкмасаң да ярый.

5. Шәһәрдә светофорсыз яшәп булмый.

6. Тиз чыксаң,кызыл ут янганда да чыгарга була.

2) Фонетик-лексик зарядка(Укытучы укый,үзгәргән сүзләрне әйтәләр)

1) -Светофорны зур шәһәр урамына элеп куялар.

-Светофорны Казан урамнарына элеп куялар.

2)Кызыл күзен ачса-машиналар туктый.

-Кызыл ут янса-машиналар туктый.

3)Сары күзен ачса-әзерләнәләр.

-Сары ут яну -әзерлекне күрсәтә.

4)Машиналар яшел төстә кузгала.

Яшел төстә транспорт кузгала.

IV .Сүзлек өстендә эш (искә төшерү-слайдларда эш)

Юл йөрү кагыйдәсе-Правила дорожного движения

Юл аркылы -через дорогу

Трамвай алдыннан - перед трамваем

Һәлакәт-беда

Ялтыраса-засверкает.

Кызыл төс -красный цвет

Яшел төс - зеленый цвет

Большой город-зур шәһәр

V. Ныгыту. Дәреслек буенча эш.

-Укучылар, Светофор ялгыша аламы?Әйдәгез"Светофорның матур кызга күзе төшкән "текстны чылбыр буенча укыйбыз ,сорауга җавап бирәбез.(176 бит,№4)

VI. Төп өлеш.

Экранда рәсемне карау. (Я 3: Язык личности)Б. Рәсем өстендә эш.

- Әйдәгез әле, укучылар, шушы сорауга җавап бирик.

-Кайсы рәсемдә балалар юл йөрү кагыйдәсен төгәл үти?(1 нче рәсемдә)

-Кайсы рәсемдә балалар юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәми?

-Без Сезнең белән юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәклеге турында язылган нинди шигырь белән таныштык?("Ашыкма"-178 бит)Бер укучы үрнәк укый.

Юлда ни өчен ашыгырга ярамый?" Ашыкма"-178 бит шигыре буенча.

Сималтиниус Раунд Тейбл (һәр укучыга бит, ручка бирелә. 30 секунд эчендә җавап язалар,бер үк вакытта битләрне бер-берсенә биреп тикшерәләр,нәтиҗә ясыйлар)

VII.Физкультминут. Ял итү өчен 1 уен уйныйбыз: Светофор төзү дип атала. Светофорда ничә төс бар?

-3

Нинди төсләр?

-Кызыл

-Сары

-Яшел

-Хәзер беренче өстәл к ,икенче өстәл с,өченче өстәл я хәрефенә башланган

Исем сүз төркеменә кергән сүзләрне уйлый,укый. светофорга куя бара.Кайсы өстәл тизрәк дөрес төзеп бетерер.

- Димәк, Юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәргә нәрсә ярдәм итә ? (глагол, ассоциирующийся с типом мышления: понимание )

Светофор(сәхнәләштерү)

-Укучылар ,светофорның төсләре нәрсә дип бәхәсләшә икән,тыңлыйк әле!

Кызыл. Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Укучылар ,Сез ничек уйлыйсыз? " Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!"-

- Без сезнең белән бүгенге дәрестә. юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәклеге турында сөйләштек.. (двигатель культуры ДК 1: ожидание)

X.Йомгаклау .Тест эшләү.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

X. Билге кую.

-Өй эше.. (дәреслек,181 бит, 1 бирем)

XI. Йомгаклау.

- Өстәлдәге конвертларда смайликлар бар. Аның берсе - шат, икенчесе - моңсу. Әгәр дә сез дәреснең темасын ныклап аңласагыз, шат смайликны, сорауларыгыз булса, моңсу смайликларны беркетегез.

- Дәрес тәмам, сезгә зур рәхмәт!



© 2010-2022