Дәрес планы һәм конспекты Ш. Галиев шигырьләре (8 сыйныф, рус төркеме)

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тема: Шәүкәт Галиев. "Шәвәли сәгате", "Шәвәлигә ничә яшь?", "Светофорның өч сүзе" шигырьләре

Максатлар: 1. Укучыларны Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

2. Шагыйрьнең"Шәвәли сәгате", "Шәвәлигә ничә яшь?", "Светофорның өч сүзе" шигырьләре белән танышу, иҗатына мәхәббәт уяту

3. Татар телен хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өйрәтү

Материал: Сафиуллина Ф.С. Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәктю 8 нче с-фы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. - Яңадан эшләнгән һәм тулыл. өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2008.-223б.

Җиһазлау: презентация, шигырьләр җыентыгы.

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату

Дәреснең методы: Укытучы сүзе, әңгәмә, тәрҗемә.
















Дәрес планы

  1. Башлам

1.Исәнләшү;

2.Укучыларны барлау;

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү

1. Алдагы дәрестә үткәннәрне кабатлау.

2. Өй эшен тикшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

1. Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштыру

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. "Шәвәли ничә яшьтә?", "Шәвәли сәгате", "Светофорның өч сүзе" шигырьләрен уку, тәрҗемә итү

  2. Сорауларга җавап бирү

V. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү:

  1. Шәүкәт Галиев кайчан туган?

  2. Нинди шигырьләре белән таныштык?

  3. "Шәвәли сәгате" шигыре нәрсә турында?

  4. "Шәвәлигә ничә яшь?" шигыре нәрсә турында?

  5. "Светофорның өч сүзе" шигыре нәрсә турында?

2.Өй эше бирү:

Шәүкәт Галиевның "Светофорның өч сүзе" шигырен ятларга

Дәрес барышы

Укытучы: Хәерле көн, исәнмесез укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучылар: Исәнмесез! Яхшы.

Укытучы: Бүген дәрестә кем юк?

Укучы: Барыбыз да бар.

Укытучы: Ярый, бик яхшы. Утырыгыз. Үткән дәрестә нәрсә өйрәндек әле? (Что мы проходили на прошлом занятии?)

Укучылар: "Икмәк" әкиятен.

Укытучы: Бик яхшы. Өй эше итеп шушы әкиятнең эчтәлеген сөйләргә иде, шулаймы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк. Берничә укучы хәзер сөйли. Калганнар дәрес ахырында сөйләячәк. Бер-беребезне игътибар белән тыңлыйбыз. (Давайте проверим ваше домашнее задание. Сейчас раскажут несколько из вас, остальных спрошу в конце урока.)

(Укучылар өй эшенә бирелгән текстның эчтәлеген сөйлиләр)

Укытучы: Бик яхшы. Текстны яхшы сөйләдегез. Ә хәзер бүгенге дәресебезнең темасына әйләнеп кайтыйк.( Теперь вернемся к теме сегодняшнего урока.) Укучылар, сез Шәүкәт Галиев турында ниләр беләсез? (Что вы знаете о Шаукате Галиеве?)

Укучылар: Ул шагыйрь.

Укытучы: Бик яхшы. Без бүген аның үзе, иҗаты турында күбрәк белербез. (Сегодня мы познакмимся с ним и его творчеством поближе.) Хәзер слайдка күз төшерегез. (2 нче слайд) Шәүкәт Галиев - татар шагыйре, балалар өчен язылган шигырьләре белән билгеле. (Ш. Галиев - татарский поэт, известен своими стихами для детей.) Әйдәгез, биографиясеннән берничә фактны карап китик. (3 нче слайд)

(Укучылар слайдтан карап укыйлар)

Укытучы:Яхшы, рәхмәт. Шәүкәт Галиев кайда һәм кайчан туган?

Укучылар: Апас районы Олы Бакырчы авылында 1928нче елның 20 нче ноябрендә туа.

Укытучы: Дөрес. Ничәнче елда мәктәпне тәмамлый? (В каком году окончил школу? )

Укучылар: 1943 нче елда мәктәпне тәмамлый.

Укытучы: Яхшы. Ш. Галиев нинди премияләргә лаек? (Ш. Галиев лауреат каких премий? )

Укучылар: Ш. Галиев Г. Тукай исемендәге Дәүләт премисенә, Г.Х. Андерсен исемендәге халыкара премиягә һәм Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез хәзер шигырьләре белән танышыйк. Шәүкәт Галиев үзенең "Шәвәли маҗаралары" циклы белән таныш. (Ш.Г. известен своим циклом "Приключения Шавали"). Хәзер шушы циклдан берничә шигырь белән танышып үтик. (А теперь познакомимся с несколькими стихами из этого цикла.)

(Укучыларга "Шәвәли сәгате", "Шәвәли ничә яшьтә?", "Светофорның өч сүзе" шигырьләре таратыла).

Әйдәгез, иң элек сүзлек белән танышып чыгыйк. (Давайте сначала поработаем со словарем.) (5 слайд)

Һәммәсе - все;

Әйбәт - хороший;

Әйбәтнең дә әйбәте - лучше всех;

Чабарга - бежать;

Сыптырырга - мчаться;

Әйтерсең лә - здесь: как будто.

Ә хәзер әйдәгез шигырьне укып, тәрҗемә итеп карыйк.

Шәвәли сәгате

Миңа булды бит әле

Әтиемнең сәгате!

Сәгате дә сәгате -

Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,

Чаба гына, сыптыра -

Өйдә ничә сәгать бар,

Һәммәсен узып тора!

Беренче шигырьне укытучы укый, аннан соң берничә укый.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез тәрҗемә итеп карыйк.

(Укучылар шигырьне укып, рус теленә тәрҗемә итеп баралар)

Мне достались

Папины часы!

Всем часам часы -

Лучше всех они!

Как будто лошадь скаковая

Бегут часы, мчатся -

В доме несколько часов -

Обгоняют всех без слов.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез, хәзер сорауларга җавап биреп карыйк. (7 нче слайд) 1. Шәвәлигә сәгатьне кем биргән?

Укучылар: Әтисе.

Укытучы: Яхшы. 2. Сәгать дөрес йөриме?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Әйе. Хәзер икенче шигырьне карап китик. (8, 9 слайд)


Шәвәли ничә яшьтә?

Бу сорауга заманында

Ул болай җавап биргән:

- Биш тулырга унбиш минут -

Дөп-дөресе шул!-дигән.

Инде яңадан сорыйсы

Вакыт та җитте менә.

- Унбиш тулырга биш минут! -

Ди хәзер җитди генә...

(Берничә укучы шигырьне укып чыга)

Сүзлек эше

Заманында - в свое время;

Җитди - серьёзный.

Укытучы: Әйдәгез, тәрҗемә итеп карыйк. (10 слайд)

На этот вопрос в свое время

Он так отвечал:

  • Без пятнадцати пять - так

Правильно! - сказал.

И вот настало время

Заново его спросить:

  • Без пяти пятндцать, -

Стал он серьёзно говорить.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез, сорауларга җавап биреп карыйк (11 слайд) 1. Шәвәлигә ничә яшь? (Сколько лет Шавали?)

Укучылар: 14 яшь.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез хәзер алдагы шигырьгә күчик. (Перейдем к следующему стихотворению. )

Светофорның өч сүзе

Урамнарны

Күзәтеп,

Узганнарны

Кисәтеп,

Чатта тора

Светофор,

Сакта тора

Светофор.

Янып тора

Өч күзе,

Күреп тора

Ич безне.

Әйтеп тора

Өч сүзне:

- Кузгалма!- ди

Кызыл күз.

- Сабыр!- дия

Сары күз.

- Ярый!- дия

Яшел күз.

Без дә аңа

Карыйбыз,

Күзебезне

Алмыйбыз,

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз:

- Кузгалма!- ди

Кызыл сүз.

- Сабыр!- дия

Сары сүз.

- Ярый!- дия

Яшел сүз.

Укытучы: Таныш булмаган сүзләрне карап китик.

Сүзлек белән эш

Күзәтергә - наблюдать;

Кисәтергә - предупреждать;

Чат - перекресток.

(Укучылар шигырьне укыйлар)

Укытучы: Әйдәгез, тәрҗемә итик.

(Укучылар һәм Укытучы шигырьне бергәләп тәрҗемә итәләр).

Три слова светофора

Наблюдая за улицами,

Предупреждая проходящих,

В перекрестке стоит светофор,

В охране стоит светофор.

Горят его три глаза,

Ведь видит он нас.

Повторяет три слова:

-Стой! - говорит красный глаз.

-Подожди! - говорит желтый глаз.

-Можно! - говорит зеленый глаз.

Мы тоже на него смотрим,

И глаза не отводим.

Понимаем что он нам говорит:

-Стой! - говорит красный глаз.

-Подожди! - говорит желтый глаз.

-Можно! - говорит зеленый глаз.

Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, без бүген дәрестә кем иҗаты белән таныштык?

Укучылар: Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштык.

Укытучы: Аның нинди шигырьрен өйрәндек?

Укучылар: "Шәвәли сәгате", "Шәвәли ничә яшьтә?", "Светофорның өч сүзе".

Укытучы: "Шәвәли сәгате" шигыре нәрсә турында?

Укучылар: Шәвәлинең сәгате турында.

Укытучы: "Шәвәлигә ничә яшь?" шигыре нәрсә турында?

Укучылар: Шәвәлинең ничә яшьтә икәне турында.

Укытучы: "Светофорның өч сүзе" шигыре нәрсә турында?

Укучылар: Светофор турында.

Укытучы: Бик яхшы. Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куябыз: "Светофорның өч сүзе" шигырен яттан өйрәнеп килергә. Сораулар бармы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ярый. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.


© 2010-2022