Районның милли эшчәнлегенә анализ

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мамадыш муниципаль милли мәгариф системасының эшчәнлеге.

Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру буенча милли белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр бар.

Бүгенге көндә төрле телләрне өйрәнүдә, балаларда икетеллелекне үстереп, шәхес тәрбияләүдә мәктәп зур урын алып тора.

Статистик мәгълүматларга караганда, районда 16 төрле милләт баласы укый: иң күбе - татарлар (2990), руслар (981). Шулай ук марилар (58), удмуртлар (26), украиннар (4), әрмәннәр (21), үзбәкләр (6), таджиклар (6), башка милләтләр (4), катнаш никахтан - 62 бала.

Район мәгариф системасында 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы уңышлы эшләп килә: 26 сы -татар телле оешма, 7 - рус- татар мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 8 - рус, 1 - мари. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 1334 татар баласы тәрбияләнә. Татар балаларына туган телләрендә тәрбия һәм белем бирү 65% тәшкил итә.

Татарстан Республикасында 2014 - 2020 нче елларда мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыру буенча район мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ике телне өйрәнүдә заманча инновацион укыту - методик комплекты кертелде. Рус милләтле тәрбиячеләр Арча педагогия көллиятендә «Рус телле тәрбиячеләргә татар телен өйрәтү» программасын тормышка ашыру буенча квалификация күтәрү курсларын үттеләр. 2 тәрбиячебез - Орлова Наталья Сергеевна - "Нократ" балалар бакчасыннан һәм "Кояшкай" балалар бакчасыннан Балякина Лариса Викторовна республика күләмендә үткәрелгән "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" дигән һөнәри бәйгедә катнашып, җиңүгә ирештеләр. 12 номерлы "Ләйсән" һәм 4 нче номерлы "Әкият" балалар бакчалары, республикакүләм оештырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында җиңүгә ирештеләр. Барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мультимедиа техникасы һәм интерактив җиһазлар белән тәэмин ителгән. Республика программасы нигезендә һәр группага ноутбуклар, һәр өч группага бер проектор куелды.

Районда милли белем бирү оешмалары челтәре сакланып килә. Ул үз эченә 24 татар мәктәбен (241 сыйныф) аларда барлыгы 1210 укучы белем ала.

Район буенча татар балаларын туган телләрендә укыту 60,87 % тәшкил итә.

2 мари мәктәбендә 51 укучы белем ала, 1 урта мәктәптә 4 удмурт классы этномәдәнияте белән эшләп килә, анда 5 укучыбыз белем ала.

2015 - 2016нчы уку елында Мамадыш шәһәренең 1нче, 3нче, 4нче санлы мәктәпләрендә, 2нче номерлы лицейда, Кызыл Тау мәктәбендә,Җәнлек савхозы,Тау иле рус - татар мәктәпләрендә барлыгы 32 татар сыйныфы ачылды, аларда 610 укучы ана телендә белем ала. Мамадыш шәһәре мәктәпләрендә 1466 бала - татар, шуларның 494 (33,7%) татар телендә белем ала.

Мамадыш шәһәре мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 1227 бала тәрбияләнә, шуның 545 (44,42%) татар телендә белем һәм тәрбия ала.

3 балалар бакчасында - тәрбия татар һәм рус телендә алып барыла.

Барлык укучылар да дәүләт теле буларак татар һәм рус телен өйрәнәләр, ә мари һәм удмурт милләтеннән булган укучылар этнокультура компонентлы укыту программасы буенча белем алалар, анда туган телне өйрәнү өчен атнага 4 сәгать каралган.

Уку һәм тәрбия процессын уңышлы оештыру, татар телен өйрәнүгә уңай шартлар булдыру максатыннан районның барлык мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбияты кабинетлары җиһазландырылган. Укыту - методик һәм күрсәтмә материал, техник, мультимедиа җиһазларын район укытучылары киң куллана.

2015- 2016 нчы уку елында район мәктәпләрендә 80 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның 28 укытучы (35%) югары квалификацион категориягә, 42 (52,5%) - беренче категориягә.

Белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик технологияләрне кулланулары ярдәм итә:

Р.Р.Нигматуллинаның - "Татарча да яхшы бел" укыту - методик комплекты, Роза Зәкиевна Хәйдарованың "Күңелле татар теле" укыту комплекты аша алып барыла.

"Перспективалы башлангыч мәктәп" укыту - комплекты буенча 24 башлангыч мәктәп белем бирә (121 сыйныфта 741 бала белем ала).

2014-2015 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасыннан 8 укучыбыз призлы урыннар яулап кайттылар. Агымдагы уку елында аларның саны артыр дип ышанабыз.

Мамадыш шәһәренең 3 нче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәрхуллина Нәзилә Фаилевна, Мамадыш шәһәренең 1 нче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Рәйсә Миннегалиевна, Мамадыш шәһәренең 2нче номерлы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сафина Гөлнара Гафуровна, Фазлиева Лениза Минхузиевна татар теленнән бердәм республика тестының киңәйтелгән өлешен тикшерү буенча республика комиссиясе әгъзалары.

Югары Сөн урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Миләүшә Хөснулловна узган уку елында Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер классында дипломант булып кайтты.

Укытучыларыбыз Казан шәһәренең Фәннәр академиясендә үткәрелгән "Татар телен рус телле аудиториядә укытуда килеп туган кыенлыклар һәм аның киләчәге" дигән семинарда катнаштылар.

Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Киров өлкәсе Малмыж районы укытучылары белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар ел саен үткәрелә торган төрле практик семинарларда бик теләп катнашалар.

Мари теле һәм әдәбияты укытучылары Балтач районында үткән региональ семинарда уңышлы чыгыш ясадылар.

Мамадыш шәһәренең 2нче лицей укытучысы Сафина Гөлнара Гафуровна "Удмуртия Республикасында татар теле көннәре" уңаеннан семинарда катнашып ачык дәрес күрсәтте.

Ел саен 21 нче февральдә районның белем бирү оешмаларында Туган телләр көне билгеләп үтелә.

Шулай ук укытучыларыбыз укучылары белән берлектә республика, халыкара, Рәсәй күләмендә үткәрелүче төрле бәйгеләрдә актив катнашып җиңүче, призёр дипломнары белән кайталар. 2014-2015 нче уку елында үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиадада районыбыз мәктәпләреннән 300 укучы беренче турда катнаштылар. Ә 28 укучы 2нче турда катнашып Шәдче мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Евдокимова Алёна (укытучысы - Садыкова Лариса Павловна), Мамадыш шәһәренең 2нче лицееннан 10нчы сыйныф укучысы Йосыпова Әлфинә (укытучысы - Сафина Гөлнара Гафуровна) - 1нче урын, шул ук лицейдан Мишкина Людмила (укытучысы - Фазлиева Лениза Минхузиевна) - 3нче урын яуладылар. Быел IV Халыкара олимпиаданың беренче турында катнашучылар саны күпкә артык.

Һәр елны яшь каләм тибрәтүчеләребез "Илһам" бәйгесендә катнашалар. Узган уку елында әлеге бәйгедә 2 укучыбыз лауреат, 6 укучыбыз дипломант исеме алдылар. "Иделем акчарлагы" бәйгесендә дә укучылар актив катнаша. Бигрәк тә шәһәр мәктәпләреннән 2нче номерлы лицей, 1 нче санлы, 3 нче санлы мәктәп укучылары республикага йомгаклау турына чакырылдылар.

Олыяз лицее укучысы Әгъләмҗанова Ләйсән, Җөри мәктәбеннән Кузнецова Валерия Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни - гамәли конференциядә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Түбән Яке мәктәбе укучысы Юнысова Алинә "Алтын каләм- Золотое перо- 2015" бәйгесенең йомгаклау турында катнашты. Никифорово мәктәбеннән Сергеев Арсений "Китап - белем чишмәсе" бәйгесендә 2 нче урын алып кайтты. Шулай укучыларыбыз Алабуга шәһәрендә Бөтенрәсәй күләмендә узучы "Татар теле һәм әдәбиятының бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән конференциядә актив катнашып уңышлы урыннарга ирешәләр. Шәһәрнең 4 нче санлы мәктәбе укучылары Магъфурова Алинә - укытучысы Магъфурова Рәмзия Нурулловна, Закирова Айзилә - укытучысы Мәхмүтова Гүзәлия Мәхмүтовна әдәбият бүлегендә I урыннарга лаек булдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан шәһәрендә оештырылган, "Җиңү хакына" дип исемләнгән конкурста катнашып, Якимов Павел, Шакирҗанова Диләрә Фазылҗановна, I нче урынга лаек булды. Урта Кирмән мәктәбе укучылары Каюмов Марат һәм Фатыйхова Илзия - укытучысы Марданов Рифат Әсгать улы, татар теле бүлегендә I урынга ия булдылар. Шушы мәктәптән Гыйбазов Фәннүр "Каюм Насыйри исемендәге фәнни - гамәли конференция"дә катнашып, грантка лаек булды.

Укучыларыбыз бердәм республика тестированиесын да уңышлы үттеләр. Татар класслары арасында район күрсәткече уртача 3,99, ә республика күрсәткече 3,81. Татар төркемнәре буенча район күрсәткече 3,77 , ә республика күрсәткече 3,84. Рус төркемнәре буенча 3,4, ә республика күрсәткече 3,4. Мари милләтеннән булган укучылар арасында район күрсәткечебез- 3,44, ә республиканыкы- 3,43.

Җәй көне укучыларыбыз тел буенча республика тарафыннан үткәрелгән палата лагерьларында ял иттеләр. Узган ел 7 укучыбыз- 3нче, 4 нче мәктәптән, Шәдче мәктәбеннән әлеге "Болгар - туган тел" форумында катнаштылар.

Район укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән берлектә республикада ел саен оештырылып килүче "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә уңышлы катнашып киләләр һәм дипломнар белән бүләкләнәләр. Бигрәк тә Мамадыш шәһәренең 3нче, 1нче санлы мәктәпләре, Мамадыш шәһәре 2 нче номерлы лицей, Тау иле мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу эштә активлык күрсәтәләр. Бу акциянең максаты- башка милләтттән булган кешеләргә татар телендә аралашуга чыгарга юнәлеш бирү, телне үстерү, укучыларда татар телен дәүләт теле буларак куллану даирәсен киңәйтү, туган илгә мәхәббәт, сәләтле балаларны барлау.

Балаларга милли белем - тәрбия бирүдә шулай ук дәрестән тыш үткәрелә торган чаралар да зур әһәмияткә ия. Бу эшләрдә мөгаллимнәребез халык педагогикасына нигезләнеп эш алып баралар. Белем бирү учреждениеләрендә ел саен үткәрелеп килүче "Татар кызы", фольклор бәйрәмнәр, театраль коллективларның чыгышы, "Каз өмәсе", "Сабантуй", "Семык" һәм "Гырон Быдтон" бәйрәмнәре.

Үсеп килүче яшь буынга халыкларның мәдәниятен һәм гореф -гадәтләрен өйрәтү, аның эчтәлеген аңлату, яшьләрнең иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудырыла.

"Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Закон"ны тормышка ашыруга мәдәният бүлеге тарафыннан да бик зур игътибар бирелә. Районда 138 мәдәни учреждение, шул исәптән 38 авыл мәдәният йорты, 38 авыл клубы, Мамадыш районы Мәдәният йорты, 56 китапханә, 4 музей, Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе , күчмә автоклуб, 7 үзешчән халык коллективлары, агитацион концерт бригадалары бар. Клуб формасында оештырылган оешмалар саны - 375(аларда -3885 кеше). Иҗади үзешчән оешмалар саны - 362 (аларда -3718 кеше) эшчәнлек күрсәтә.

Мамадыш муниципаль районы мәдәният бүлеге каршында оештырылган фольклор коллективлар тарафыннан милли мәдәниятне үстерү һәм халыкка җиткерү буенча да күп чаралар башкарыла.

Шулай ук балалар үзешчән коллективларын билгеләп үтәсе килә:

-"Мари -Памаш" - мари фольклор коллективы,

-"Ялыке" - Түбән Оча авылы, һәм "Италмас" -Пойкино авылы удмурт халык коллективлары ел саен "Семык", "Гырон Быдтон" бәйрәмнәрен оештыруда зур тырышлык күрсәтәләр.

"Көмеш тәңкә" Җөри авылы, Владимир авылының "Талир тәңкә" керәшен татарлары коллективлары Халыкара "Идел һәм Урал арасында" бәйгесендә 2 нче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.

Районның мәдәни ял итү эшчәнлеген оештыруда мәдәният хезмәткәрләренең өлеше бик зур. Балаларның ялын файдалы итеп оештыруда алар төрле максатчан эш алып баралар. Мәсәлән,

- "Ике йолдыз", "Нәүрүз гүзәле, "Сабантуй", "Питрау чибәре",

- көлке көне, яшь йөрәкләр, календарь бәйрәмнәре: "Нардуган", "Нәүрүз", Габдулла Тукайның туган көненә багышлап "Туган тел бәйрәме", "Уйнагыз, гармуннар", төбәгебездән читтә яшәүче татарлар өчен Сабантуй бәйрәме.

Мәдәният оешмаларында күп төрле түгәрәкләр эшләп килә;

  • балалар өчен татар телендә "Мизгел" драмтеатр түгәрәге;

  • "Яшьлек" вокаль ансамбле;

  • "Урагай" фольклор ансамбле;

  • ял итү клубы һәм башкалар.

Авыл мәдәният йортларында "Хуҗабикә", "Алтын куллар", бию, вокал, театр, спорт түгәрәкләре уңышлы эшләп килә.

Балалар һәм өлкәннәр тарафыннан оештырылган төрле коллективлар республика, Рәсәй күләмендәге бәйге һәм чараларда актив катнашалар һәм югары күрсәткечләргә ия булалар.

Мәдәният хезмәткәрләре телләрне үстерү, яшь буынга җиткерүдә зур хезмәт куялар.Төрле бәйгеләр, кичәләр гаилә бәйрәмнәре - моның ачык мисалы.

Һәрбер авыл җирлегендә авыл көннәре билгеләп үтелә. Октябрь, ноябрь, декабрь айларының һәр җомгасында һәрбер авыл район җирлегендә мәктәп белән ярминкә оештырды, кичкә район культура йортында концерт куелды.

Район китапханәсе хезмәткәрләре белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары китап укучылар конференцияләре, китап күргәзмәләре оештыралар. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында да телләрне үстерү, яшь буынга җиткерү өчен күп чаралар үтә. Яшь китап укучылар бәйгесе, сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе, Тукай укулары , "Телен белмәгән - илен белмәгән" дигән викторина кичәләре еш үткәрелә.

"ТР халыклары телләре турындагы Закон"ны тормышка ашыруга "Нократ" район газетасы да җитди эш алып бара. Даими рәвештә газета битләрендә алдынгы укытучылар, аларның хезмәтләре, сәләтле укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм тәрбиячеләр өчен "Тел күрке - сүз", "Халык җәүһәрләре", "Рухи хәзинә", "Безгә язалар", "Мәгариф", "Безнең мирас", "Язучыларыбыз иҗаты" дигән рубрикалар эшләп килә.

Ай саен "Агымсу", "Укучылар иҗаты", якташ язучыларның иҗатларын яктыртып торучы мәкаләләр, "Иман", мөселман һәм христиан дине яңалыклары бастырылып килә. Һәр ел саен Халыкара Телләр көненә багышлап махсус саннар чыга. Шулай ук башка шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче якташ язучыларыбыз - Зиннур Мансуров, Шаһинур Мостафин, Мансур Сафин, Амур Фәләх, җирле язучыларыбыз Зөлфирә Гобәйдуллина, Рафаэль Мәрданов һәм башкаларның әсәрләре газета битләре аша үз укучыларын таба.

Медицина хезмәте күрсәтү дә җирле халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнелә, һәрбер хастаханәдә, амбулаторияләрдә һәм фельдшер-акушер пунктларында авыруларны кабул итү әлеге урында яшәүче күпчелек халык телендә алып барыла. Бюллетеньнәр, сәламәтлек почмаклары, методик тәкъдимнәр, брошюралар дәүләт телләрендә чыгарыла. Медицина хезмәткәрләренең барысы да татар һәм рус телләрендә җиңел аралашалар, шуңа тел проблемасы буенча шикаятьләр булганы юк.

Башкарма комитет, җирле үзидарә органнарының, предприятияләренең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре язылган документлар (бланклар, мөһерләр, штамплар һәм элмә такталарның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә эшләнелгән. Район территориясендә эшләнелә торган продукцияләрдә (сыр, кефир, сөт, сөт өсте, һ.б.) кулланучылар фикерләрен исәпкә алып ярлыкларны, инструкцияләрне, этикеткаларны татар һәм рус телләрендә язалар.

Яшь буынга патриотик һәм әхлакый - рухи тәрбия бирүдә музейларның да роле зур. Белем бирү учреждениеләрендә 32 музей бар, шуларның 2 се батырлык музее. "Данлы шәһәр Мамадыш", Мамадыш шәһәре 4нче санлы мәктәпнең Туган якны өйрәнү музее бәйгедә катнашып, Зөлфирә Сафина премиясенә лаек булдылар. Шулай ук Шәдче, Тәкәнеш, Җөри гомум белем бирү мәктәпләрендә эшләп килүче музейларда да тарихи истәлекләрне яшь буынга җиткерүдә эш яхшы оештырылган.

Алга таба программаны тормышка ашыруда торган бурычлар: татар класслары белән тулыландырылган татар - рус гимназиясе ачу, анда рус, татар, инглиз телендә югары дәрәҗәдә белем бирү.

Бүген 13 нче Ризаэддин Фәхреддин укулары да милли белем һәм тәрбия юнәлешендә уздырыла торган бик мөһим чараларның берсе. Моны республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданы дияргә була. Кызыклы очрашулар, фикер алышулар, уңышлар телим. Чыгышымны Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамларга телим: "Хәлбүки, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать тугрылыкларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешле..."

7


© 2010-2022