Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Исәнмесез! Хәерле көн!

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Г.Х. Мөхәммәтҗанова чыгышы.

Өй эшенең максаты: укучыларның фикер йөртүен үстерүне үз эченә ала.

Өй эше ул - уку процессын оештыруның (дәрестән кала) мөһим формасы.

Өйгә бирелгән эшне үтәү - укучыларның мөстәкыйль эше ул.

Укытучы өйгә бирелгән эшнең күләмен, аны укучыларның күпме вакыт эчендә үти алулары турында уйлана һәм моны планда билгеләп куя.

Өй эшләрен өч дәрәҗәдә тәкъдим итәбез һәм аларны өч төрле шартлы билге белән күрсәтәбез:

1.Репродуктив, ягъни үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш (бу эш мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш); Мәсәлән: модель буенча өйрәнелгән тема турында сөйләргә өйрәнергә; сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып биремне үтәргә (чыганаклар, дәреслек, күнегүләр үтәү һ.б.).

2.Конструктив - ярым иҗади, ягъни, дәрестә үзләштерелгән белем һәм күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу бирем ихтыярый. - Мәсәлән: матур әдәбият әсәрләреннән яки "Көмеш кыңгырау" газетасыннан, әдәбият дәреслегеннән өйрәнелгән тема буенча җөмләләр язып алу; мәкаль-әйтемнәр эзләп язу һәм темага кагылышлы биремнәрне үтәү; проблемалы ситуацияләргә, эшлекле уеннарга, ярышларга («кем тизрәк? күбрәк? яхшырак?») корылган биремнәр бирелә (җөмләләр, мәкаль-әйтемнәрнең саны күрсәтелә).

3.Иҗади, ягъни үзләштерелгән белем һәм күнекмәлерне яңа җирлектә куллану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый. Төрле темаларга кечкенә күләмле хикәя язу, шигырь юллары тудыру, башваткыч төзү, инсценировкалар, лингвистик әкиятләр, табышмаклар, рефератлар, проектлар, ребуслар, схемалар шулай ук, өйрәнелгән материал буенча белемнәрне тикшерү максатыннан тестлар, сораулар һәм хаталарны төзәтергә, төшеп калган хәрефләрне, тыныш билгеләрен куярга һ.б. төрле биремнәр белән карточкалар төзергә тәкъдим итәргә мөмкин (бу биремнәрне биргәндә, күләме әйтелә).

Шулай итеп, укучы өч эшнең беренчесен мәҗбүри үти, калган икесен, мөмкинлегенә карап, сайлап алып үтәргә хокуклы. Алары стандарт булмаган биремнәр. Бу укучыларның предметка карата кызыксынуларын арттыра, без укучыларны дәрестә алган белемнәрен практикада кулланырга да өйрәтәбез дигән сүз.

Өй эшен аңлату өчен, дәрестә махсус вакыт каралган булу шарт. Өй эшен биргәндә һәр баланың мөмкинлекләрен дә исәпкә алабыз, өйгә укучы үзе генә башкара алырлык биремнәрнең бирелүе мәҗбүри. Биремнәр барлык укучылар өчен дә аңлаешлы булырга, күнегүләр бирелгән очракта, алар дәрестә башкарылган эшләрдән аерылып торырга тиеш түгелләр.

Өй эшенең күләме зур булмаска тиеш, башка предметлардан биреләчәк өй эшләренең дә күләмен онытмаска кирәк. Санпин 2.4.2-2821-10 нормаларына яраклы рәвештә өй эшенең күләме (барлык предметларга бирелгән сәгатьләр саны):
1 нче сыйныфта өй эше бирелми.
2-3 нче сыйныфлар - 1,5 сәг.
4-5 нче сыйныфлар - 2 сәг.
6-8 нче сыйныфлар - 2,5 сәг.
9-11 нче сыйныфлар - 3,5 сәг

Шулай итеп, өй эше дәресләр (темалар) арасында бәйләп торучы мөһим буын. Махсус рәвештә уйланган өй эше дәрестә актив танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Ул - укытуда индивидуаль якын килүнең мөһим формасы. Һәм өй эше укучыларда шатлык хисе генә уятсын иде.

Мастер-класс итеп уйнап күрсәтү.

"Сан төркемчәләре"н дигән темадан соң өй эше.

Укучылар, өй эшен 3 вариантта алабыз. Көндәлекләргә язып куйыйк.

1. 122 нче бит, 178 нче күнегү. Дәрестә эшләгән кебек, күчереп язарга, сан төркемчәләрен билгеләргә. (Мәҗбүри)

2. Әдәбият дәреслегеннән саннар белән 4 җөмлә язып алырга. Монда төрле сан төркемчәләренә мисаллар булсын, төркемчәләрен күрсәтергә. Ярым иҗади.(Бөтен әдәбият дәреслеген актармас өчен, конкрет әсәрне күрсәтергә мөмкин. Бу очракта Л.Ихсанованың "Лачын кыз"әсәреннән язып алырга кушыла ) . (Ярым иҗади)

3. 8 биремнән торган тест ясарга. Сан төркемчәләрен үзләштерүне тикшерү өчен төзибез. Һәр сорауга 3 төрле җавап әзерлибез, шуның берсе генә дөрес булырга тиеш. ( Иҗади)

Өй эшен барыбыз да аңладыкмы?

Димәк, 1 нче өй эшен барыбыз да эшли; калган икесе ихтыярый, мөмкинлегегезгә карап, сайлап алып үтәргә хокуклысыз.


© 2010-2022