План-конспект по татарскому языку

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле, 3 в сыйныфы, рус төркеме.

Тема: Кыш.

Дәреснең тибы-кабатлау дәресе.

Максат: Кыш турында белгәннәрне искә төшерү, кабатлау, сөйләм төзи алуларына ирешү.

Тәрбияви бурыч:

Дәрес барышы.



  1. Оештыру өлеше.

Уңай халәт булдыру.

-Балалар тәрәзәгә карагыз әле. Бүген көн нинди? Һава торышы нинди?

Хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм тыңлагыз. Аннан нәрсәләр күз алдыгызга килгәнен сөйләрсез.(Аудиоязма: җил сызгыра, буран выҗылдый).

-Сез ничек уйлыйсыз? Бүген без нәрсә турында сөйләшербез?

Нәрсә ишеттегез? Күз алдыгызга нәрсәләр килде?

(укучыларның җаваплары тыңлана).

2.-Әйе, укучылар , бүген без сезнең белән кыш турында сөйләшербез.

Кыш турында нинди сүзләр беләсез?

Мин сезгә кар бөртекләре таратам. Сез төркемнәрдә шул кар бөртекләренә кыш темасына караган сүзләрне языгыз. 2 минут вакыт бирелә. Башладык. (структура Round table)

3. -Бик күп сүз беләсез икән балалар.Ә җөмләләр төзи беләсез микән? Әйдәгез бүген дәрестә кар бабай ясыйбыз, ләкин кардан түгел, ә үзебезнең белемнәрдән. Шул кадәр күп сүз белгәнгә кар бабайның беренче шарын нигез итеп ясап куярбыз. (тактага кәгаздән ясалган зур түгәрәк эленә)

II. Белемнәрне ныгыту.

-Хәзер мин сезгә сораулар таратам. Сез укып җавап бирәсез, үз-үзегезне тикшерәсез һәм сигналдан соң үзегезгә пар эзләп табып, сорауларны бер-берегезгә бирәсез, җавапларны тыңлап, тикшереп алыштырасыз. Аннан соң икенче пар эзлисез. Шулай итеп 4 минут вакыт эчендә күбрәк партнер белән очрашырга тырышасыз. Башладык. (структура Quiz-Quiz Trade)

-Рәхмәт балалар, вакыт чыкты, утырыгыз.Әйдәгез әле бер-беребезне мактап алыйк. Менә безнең кар бабабызның гәүдәсе дә барлыкка килде.

III. Текст өстендә эш. Ә хәзер дәреслекләрне ачабыз. 18 бит, 5 күнегүне табабыз. Биремне укыйбыз. Сездән нәрсә таләп ителә, аңладыгызмы? Әйе, картиналар урынына сүзләр, нокталар урынына кушымчалар куеп укырга. Нинди кагыйдәне искә төшерергә кирәк, кайсыгыз әйтә? (укучыларның фикерләре тыңлана).

Командаларда эшлибез. 4 минут вакыт бирелә.Башладык.

Ә хәзер өстәлегездә яткан карточкаларны алыгыз. Веер структурасы ярдәмендә сез әлеге сорауларга җавап бирергә тиеш. (структура Fan-n-Pick)

3 минут вакыт бирелә. Укучылар , әлеге сораулар арасында бер бик мөһим сорау бар. Шул сорауны кем таба алыр икән?

-Әйе, бик дөрес. Ул сорау: Наил нинди малай? Әлеге сорауга ничек дип җавап бирербез икән? (укучыларның җаваплары тыңлана).

-Бик яхшы! Сез бик матур сүзләр белән Наилне тасфирлап күрсәттегез. Аның урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

2 нче номерлы укучылар җавап бирә.

-Афәрин, укучылар. Сез текст белән дә бик матур эшләдегез, шуның нәтиҗәседә безнең кар бабабызның башы да барлыкка килде.

Карагыз әле. Кар бабайның бар нәрсәсе дә урынындамы? Әллә берәр нәрсә җитмиме?Әйдәгез аңа җан кертәбез!

Слайдтагы рәсемгә карыйбыз. Безгә рәсем буенча хикәя төзергә кирәк булачак. Командаларда эшлибез. 4 минут эчендә кечкенә генә хикәя төзибез.Башладык.

3 нче номерлар җавап бирә. Менә хәзер безнең кар бабабыз чынлап та әзер булды. Ул үзен шундый тәртипле, белемле, акыллы укучылар ясавына искиткеч шат. Аның берүзенә генә күңелсез булмасын өчен өстәлдә яткан кар бабайларны да алыгыз әле. (Өстәлдә төрле төстәге кар бабайлар ята). Ннди төстәгесен сайлавыгызга карап өй эшләрен билгелибез.



IV. Йомгаклау.

Өй эше бирү.

Зәңгәр төсле кар бабайны сайлаганнар - димәк, сез дәрестә барысын да аңлагансыз. Өйдә кыш турында кечкенә хикәя язып киләсез.

Яшел төсне сайлаучыларның - сораулары калган. Сез 18 биттәге 5 күнегүне дәфтәрләрдә эшлисез. Ал төстәге кар бабайны сайлаган укучыларга авыр булган. Сез тексттан кыш темасына караган сүзләрне күчереп языгыз.

Билгеләр кую.

Саубуллашу.







© 2010-2022