Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса




Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:


  1. 2012 нче елның 29 нчы декабреннән гамәлгә кергән"РФ дә Мәгариф турында"273 нче федераль кануны ("Закон об образовании в РФ")

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы

3."Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы.

  1. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче

№лы боерыгы белән расланган урнәк программа.

  1. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 - 9 нчы сыйныфлар) . (Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова. Казан. 2013)

  2. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында"гы 17291/14 №лы хаты (04.09.2014.)

  3. "Тауасты Байлар төп гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ нең 2015/16 нчы уку елына укыту планы (28.08.2015 нче ел датасы белән чыгарылган 109 нче № лы боерык);

  4. "Тауасты Байлар төп гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ ның уку фәннәреннән эш программасын төзү турындагы локаль акты (Положение о рабочей программе учебного предмета, курса, дисциплины (модуля).

Татар теленнән белем бирүнең максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

●укучыларның 5 нче сыйныфта татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, сүз төзелеше һәм ясалышын тулы формада өйрәтү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

●татар әдәби теле нормаларын ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын аңлату; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү бурычлары:

  1. Морфология буенча укучыларба белемнәр системасы формалаштыру.

  2. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.

  3. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.

  4. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.

Татар теле фәненә гомуми бәяләмә.


Төп мәктәптә татар теле курсы белем бирү процессының предметара һәм аерым предмет эчендә куелган максатларын тормышка ашыруга йөз тота. Шуны искә алып, программада татар теленә өйрәтү эчтәлеге компетентлы якын килү принцибына нигезләнеп сайлана һәм тәртипкә китерелә. Әлеге принцип коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә , татар теленең төп эчтәлеге өйрәнелә, укучыларга татар теленнән системалы, фәнни яктан ныклы белем бирелә, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаша һәм үстерелә. Тәкъдим ителә торган материал татар теле тармакларының төп нигезен тәшкил итә.

Туган телнең граматик төзелешен, аның нечкәлекләрен һәм кулланылыш үзенчәлекләрен аралашу процессында дөрес кулланырга өйрәтү дә төп максатлардан санала. Татарстан Республикасында татар теленең дәүләт теле булуы, аның татар халкының рухи мирасын буыннан-буынга җиткерү чарасы икәнлеге, кешеләренең үзара аралашуында, шәхеснең формалашуында һәм дөньяны танып белүендә төп чыганак булуын укучыларга җиткерү бурычы да үтәлә. Эш программасы татар теленең төп эчтәлеген өйрәтү, укучыларга татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирү, уку эшчәнлегенең төп төрләре формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү телнең төрле катламнарына караган теоретик материалны өйрәтү белән бергә, татар теленең сүзлек байлыгын, мәгънәви һәм кулланылыш үзенчәлекләрен камил куллана белергә, ана теленең сыгылмалылыгын, аралашу процессында ачыла торган нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен өйрәтүне дә күздә тота. Татар мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүнең нәтиҗәлелеген, сыйфатын арттыру теоретик материалны аңлату барышында, тирән белем бирү белән беррәттән, укучыларда телгә карата кызыксыну уятуны һәм иң мөһиме - аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, укырга һәм язарга, логик фикерләргә өйрәтүне, заманча технологияләрне файдаланып, телнең психолингвистик үзенчәлекләренә, мәдәният белән бәйләнешенә игътибар бирүне дә таләп итә. Бүгенге җәмгыятьтә барган үзгәрешләр ана телен укытуга яңа таләпләр куя. Беренче чиратта, ана теле дәресләре тел системасын, аның үзенчәлекләрен күзаллаган, милли үзаңга ия, милли менталитетны һәм психологияне аңлаган, заман таләпләренә җавап бирерлек күпкырлы шәхесләр тәрбияләүгә юнәлтелә.

Коммуникатив компетенция

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Беренче этапта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасын, төзелешен һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып, телдән яки язмача җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер технологияләре кулланып, укучы диктант, изложение, сочинение һ.б. эшләр башкара. Татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.

Лингвистик компетенция

Тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерелергә тиешле түбәндәге төп теоретик мәгълүматлар карала:

1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар телендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары;

2) сүз, аның лексик мәгънәсе; сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре; татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе; сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре; лексикография;

3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүзьясалыш ысуллары;

4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары;

5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре; җөмләнең аерымланган кисәкләре; җөмләләрне төркемләү принциплары; кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре; туры һәм кыек сөйләм; текст, аның төзелеше; татар телендә тыныш билгеләре;

6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.

Этномәдәни компетенция

Укучыларга телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау. Татар милләтенең дөньяны танып белүен чагылдырган төп төшенчәләр, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылыш үзенчәлекләре өйрәтелә. Татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылышы, төшенчәләрне бирү мөмкинлекләре анализлана.

Шулай итеп, программа эшлекле якын килүгә нигезләнә һәм аны тормышка ашыру өчен кирәкле алшартларны күзаллап төзелә. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше югарыда саналган компетенцияләрдә ачык чагыла: коммуникатив компетенция төркемендә өйрәнелә торган тел материалы аралашу күнекмәләре булдыру максатын күздә тотып бирелә, лингвистик компетенция төркемендә аралашу өчен кирәкле тел материалының төзелеше, структурасы, эчтәлеге тәкъдим ителә, социомәдәни компетенция төркемендә тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.

Татар теле дәресләренең укыту планында урыны

Укыту планында 6 нче сыйныф өчен татар телен өйрәнүгә 3 сәгать бирелә. 2013 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа"(төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова- Казан:, 2013) буенча татар теленә 105 дәрес каралган.

Татар теле дәресләре, Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. Татар теле. 6 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 буенча укытыла.

Өстәмә әдәбият буларак Н.В.Максимов төзегән "5 - 7 нче сыйныфлар өчен дидактик материаллар" (Казан,"Мәгариф" нәшрияты, 2003 нче ел), Г.Вәлиева "6 нчы сыйныфта татар теленнән күнегүләр җыентыгы" ("Яңалиф" нәшрияты, 2006 нчы ел), Д.Г.Тумашева " 6 нчы сыйныф өчен дидактик материаллар"(Казан, "Мәгариф", 1999) кулланыла.

Укыту программасының төп эчтәлеге.

Курсның эчтәлеге

Сәг.саны

1.

Тел- иң әһәмиятле аралашу чарасы. Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле.

1

2.

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

1

3.

Морфология турында төшенчә. Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Телнең төп морфологик нормалары.

1

4.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек. Исемнәрнең ясалышы. Сүз ясагыч кушымча ялгану. Сүзләр кушылу ысулы. Фонетик ысул, мәгънә үзгәрү ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һәм сүзләрне кыскарту ысуллары. Синоним һәм антоним исемнәр. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау.

13

Сыйфат. Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы. Синоним һәм антоним сыйфатлар. Сыйфат һәм рәвешләрнең уртак һәм аермалы яклары. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

7

5.

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре. Рәвеш дәрәҗәләре. Рәвешләрнең ясалыш ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

7

6.

Сан. Сан турында гомуми төшенчә. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Тәртип саны. Чама саны. Бүлем саны. Җыю саны. Саннарның җөмләдә кулланылышы. Саннарга морфологик анализ ясау.

7

7.

Алмашлык. Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Күрсәтү һәм билгеләү алмашлыклары. Сорау алмашлыклары. Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары. Тартым алмашлыклары. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

8

8.

Фигыль. Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы, барлык- юклык төре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль юнәлешләре. Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль. Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. Үткән заман хикәя фигыль. Киләчәк заман хикәя фигыль. Шарт фигыль. Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәл фигыль. Исем фигыль. Инфинитив. Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре, җөмләдә кулланылышы. Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

24

9.

Аваз ияртемнәре.

1

10.

Хәбәрлек сүзләр.

1

11.

Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

Теркәгечләр.

4

12.

Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең төркемчәләре.

Модаль сүзләр. Ымлыклар. Хәбәрлек сүзләр.

5


13.

Кабатлау

3

14.

Диктант (Контроль диктант)+ 2 конроль тест

9(4)+2=11

Бәйләнешле сөйләм үстерү (БСҮ) - 11, шуның 6 (2) изложение, 5се -сочинение, 2 се - эш кәгазьләре язу

11

Барысы:

105 сәгать

Татар теленнән 6 нчы сыйныфта
бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренең якынча бүленеше


Класс

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре

БСҮ

VI (24 сәг.)

8(4)

6(2)

5

Расписка язу - 1 сәг.,

Акт язу - 1 сәг.

Мәкалә язу - 1 сәг.

Язма эшләрне (сочинение, изложение) бергәләп тикшерү - 2 сәг.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү - 1 сәг.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты -20-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.

Контроль диктант- ел башында 110 сүз, ел ахырында 120 сүз


Контроль диктантны бәяләү:

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә ―5‖ ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә ―4 куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә ―3 куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә ―2 куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 200-220 сүз (120-130 -язма күләме) ел ахырында 220-250 сүз (130-140

Изложениене бәяләү

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мӛмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. Б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.


Сочинениене бәяләү

  1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

  2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

  3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сӛйләм хатасы булса, «3» ле куела.

  4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Тестлаштыру формасындагы эшләне бәяләү.

90 - 100% башкарылган эш - "5"

75-90% башкарылган эш - "4"

50-75% башкарылган эш - "3"

50% тан түбән башкарылган эш - "2"

Укыту-методик, мәгълүмати-техник чаралар белән тәэмин итү.

1.УМК: Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 - 9 нчы сыйныфлар) . (Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова. Казан. 2013)

2.Дәреслек: Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. Татар теле. 6 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014

Белемнәрне тикшерү өчен контроль бәяләү материаллары:

1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

3. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ "Школа", 2008

4. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

5. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ "Школа",2007

6. 4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин

Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге:

1. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

2. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

3. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007

4. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004

Укытучы өчен мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы, 2013 ("Закон об образовании" Закон Российской Федерации)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

3. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

4. Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

5. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

6. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

7. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

8. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

9. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

10. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

11. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

12. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: "Мәгариф" н-ты, 2003.

13. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

Мәгълүмати-электрон ресурслар

1. "Татар теле. 5-11", "Белем.ру" ҖЧҖ, 2009. Мультимедияле ярдәмлек.

2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru; org.com

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

1. Проектор, ноутбук.







Татар теленнән календарь-тематик план


Сыйныф: 6

Укытучы: Галиева Г.Ө.

Сәгатьләр саны - ­­­­­­­­­­­­­­­­105, атнага 3 сәгать.

Контроль дәресләр: тулы күләмле язма эшләр саны - 16 (8)

Диктантлар - 8 (4)

Изложениеләр - 6 (2)

Сочинениеләр - 5 (2)

Административ контроль дәресләр 1 сәгать.

Тематик планлаштыру: Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 - 9 нчы сыйныфлар) . (Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова. Казан. 2013) нигезендә төзелде.

Дәреслек: Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. Татар теле. 6 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014

Өстәмә әдәбият

  1. Р. Г. Хәсәншина. "Татар теле дәресләре", методик кулланма. Казан: "Мәгариф", 2007

  2. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче сыйныфлары өчен. З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

  3. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен. Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан: Мәгариф, 2005

  4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

  5. Татар теле. Кагыйдәләр, күнегүләр. Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007


Дәрес темасы

Дәрес тибы

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Уку эшчәнлеге төрләре

Контроль төрләре

Дата

План

Факт.

1.

Татар әдәби теле хакында әңгәмә.

Комплекслы

Телнең аралашу чарасы булуы, функцияләре,кеше һәм җәмгыять тормышындагы ролен аңлау.

Әдәби тел һәм матур әдәбият теле төшенчә-ләрен аеру

Хикәя "Җәйге бер көн".

2.09.

2

Кабатлау.Ясалышы ягыннан сүз төрләре.

УМ кую

Морфология төшенчәсен формалаштыру, сүз төркемнәре турында белгәннәрне акту-альләштерү, аларны төркемләү.

Сүз төркемнәрен тану һәм аеру ысулларын билгеләү.

Мөстәкыйль эш.

3.09

3

СҮ. Үтелгәннәрне

кабатлауга тикшерү

диктанты

Белемнәрне тикшерү

Текстны игътибар белән тыңлап, аңлап язу.

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

Диктант

4.09

4

Морфология буенча үткәннәрне искә төшерү

Белемнәрне актуальләш-терү

Мөстәкыйль, модаль, бәйләгеч сүз төркемнәрен тану, аеру, дөрес куллану

Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләрен белү

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

9.09

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Исем. -14 сәг

5

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Сүз төркемнәренең классификациясе.Исем. Исемнәрнең мәгънә төркемчәләре

Яңа материал аңлату

Исем сүз төркеменең мөстәкыйль сүз төркеме булын аңлау

ялгызлык һәм уртаклык исемнәр исемнәр тө-шенчәсен тулылан-дыру.

Исемнәрнең грамматик билгеләрен билгеләү, сөйләмдә куллану, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес язу

Сорауларга җавап бирү

10.09

6

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

УМ кую һәм чишү

Исемнең грамматик билгеләрен өйрәнү.

Исемне берлек һәм күплек санда куллана белү, килешләрдә төрләндерү

Шигырь

" Көзге яңгыр нисөйли?"

11.09

7.

Исем. Баш килеш.

УМ кую һәм чишү

Баш килештәге исемне кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү, аңларга ярдәм итү.

Баш килештәге исемне берлек һәм күплек сан-да куллана белү

Мөстәкыйль эш

16.09.

8

Исем. Иялек килеше.

УМ кую һәм чишү

Иялек килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү, аңларга ярдәм итү.

Иялек килеше кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану

Кагыйдә буенча сораулык.

17.09

9

Исем. Юнәлеш килеше.

УМ кую һәм чишү

Юнәлеш килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү,

Исемнәрне килешләрдә төрләндерү.

Тест

18.09


10

Исем.Төшем килеше.

УМ кую һәм чишү

Төшем килеше кушымчасын кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү

Төшем килеше кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану

Мөстәкыйль эш

23.09.

11

Исем. Чыгыш килеше.

УМ кую һәм чишү

Чыгыш килеше кушымчасын кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү

Исемнәрне килешләрдә төрләндерү.

Тест

25.09

12

Исем. Урын-вакыт килеше.

УМ кую һәм чишү

Урын-вакыт килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләрне күзәтү, аңларга ярдәм итү.

Исемнәрне килешләрдә төрләндерү.

30.09

13

БСҮ. "Исемнәрне җөмләдә куллану" темасына изложение язу. " Урманны сакларга кирәк"

Сөйләм үстерү

Укытучы укыганны тыңлый, эчтәлекне дөрес аңлый белү.

Тартым, килеш кушымчаларын урынлы куллану.

Изложение

1.10

14

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

УМ кую һәм чишү

Тартым төшенчәсен формалаштыру.

Тартымлы исемнәрне тану һәм аеру

Мөстәкыйль эш

2.10

15

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

УМ кую һәм чишү

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендә булган үзенчәлекләрне аңларга ярдәм итү.

Тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү

Тестлар эшләү

7.10

16

Тартымны белдерү юллары.

УМ кую һәм чишү

Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.

Тартым, килеш кушымчаларын урынлы куллану.

Сорауларга җавап бирү.

8.10

17

БСҮСөйләм турында төшенчә. Сөйләм теле төрләре: хикәя, әңгәмә, бәхәс.

"Кешене хезмәт бизи" дигән темага фикер йөртү тибында әңгәмә кору.

Сөйләм үстерү

Фикер йөртү төренә караган әңгәмә, сочинение язу тәртибен үзләштерү

Эзлекле сөйләм төзү.

Фикер йөртү төрендәге әңгәмә, диалогкору

9.10

18

Исемнәрнең ясалышы.

УМ кую һәм чишү

Исемнәрнең ясалышы турында төшенчә формалаштыру, исем нәрне төркемләү принцибын үзләштерү

Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясау күнекмәсен үстерү

Сүзлек диктанты.

14.10.

19.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Исемгә морфологик анализ

Белемнәрне актуальләштерү

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү тәртибен үзләштерүгә ярдәм итү, семантик, морфологик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Исемгә морфологик анализ ясау.

Кисем.

15.10.

20

Контроль эш: тестлы биремнәр үтәү

Контроль

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү

Тематик тест биремнәрен мөстәкыйль эшләү.

Тест

16.10

Сыйфат-7 сәг

21

Сыйфат.

УМ кую һәм чишү

Сыйфат турында төшенчә формалаштыру, сыйфат дәрәҗәләре, аларның мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләре, семантик, морфо-логик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Сыйфатланмыш төшенчәсен дөрес куллану, сыйфат дәрәҗәләрен тану һәм аеру

Сорауларга җавап бирү.

21.10

22

Сыйфат дәрәҗәләре.

УМ кую һәм чишү

Сыйфатларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү

Сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсен үстерү.

Сүзлек диктанты.

22.10

23

Асыл һәм нисби сыйфатлар

УМ кую һәм чишү

Асыл һәм нисби сый-фатларны аера белү.

Сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсен үстерү.

Сорауларга җавап бирү.

23.10

24

Сыйфатларның җөмләдә кулланы-лышы, семантикасы Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

УМ кую һәм чишү

Сыйфатларның җөмләдәге ролен билгеләү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау

Сорауларга җавап бирү.

28.10

25

Сыйфатларның исемләшүе.

УМ кую һәм чишү

Сыйфатларның исемләшү шартларын билгеләү

Исемләшкән сыйфатларга хас билгеләрне аеру

Сүзлек диктанты.

29.10

26

Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

УМ кую һәм чишү

Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатларның ясалу үзенчәлеген ачыклау.

Ясалышы ягыннан төрле булган сыйфатларны дөрес билгеләү

Минитест

30.10

27

Сыйфат сүз төркемен гомуми-ләштереп кабат-лау.Сыйфатның башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәте

Кабатлау

Сыйфат сүз төркеме турында белемне барлау , нгыту.

Гамәли күнегүләрдә белемне ныгыту.

Сорауларга җавап бирү.

11.11

28

Бсү. К. Максимов-ның "Натюрморт" картинасы буенча сочинение-тасвирлама язу

Сөйләм үстерү

Тасвирлама сочинение язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү

Эзлекле сөйләм төзү.

Тасвирлама сочинение язу

12.11

Рәвеш -7 сәг.

29

Рәвеш турында төшенчә.

УМ кую һәм чишү

Рәвеш турында төшенчә формалаштыру, семантик, морфо-логик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Текстта яки сөйләмдә рәвешләрне аеру күнекмәсе формалаштыру

Сорауларга җавап бирү.

13.11.

30

Рәвеш төркемчәләре. Саф, охшату-чагыштыру һәм күләм-чама рәвешләре.

УМ кую һәм чишү

Рәвеш төркемчәләре турында белешмә бирү, һәр төр рәвешнең төп билгеләрен ачыклау

Рәвеш төркемчәләрен тану һәм аеру

Сүзлек диктанты

18.11.

31

Рәвеш төркемчәләре. Вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләре.

УМ кую һәм чишү

Рәвеш төркемчәләре турында белешмәне тулыландыру.

Рәвеш төркемчәләрен аеру

Мөстәкыйльэш. Таблица тутыру.

19.11.

32

БСҮ. Изложение " Ике йөрәкле кеше"

Сөйләм үстерү

Дәреслектәге күнегү буенча изложение язу, рәвешләрне дөрес куллану

Текстны төрле вариантта кыскарту

Изложение.

20.11.

33

БСҮ. Изложение " Ике йөрәкле кеше"

Сөйләм үстерү

Дәреслектәге күнегү буенча изложение язу, рәвешләрне дөрес куллану

Текстны төрле вариантта кыскарту

Изложение.

25.11.

34

Рәвешләрнең җөмләдә кулланы-лышы,семантикасы, башка сүз төркем-нәре белән мөнәсәбәте

УМ кую һәм чишү

Рәвешнең җөмлә кисәге буларак функцияләрен ачыклау.

Тексттан рәвешләрне танып белү.

Мөстәкыйльэш.

26.11

35

Рәвеш дәрәҗәләре.

УМ кую һәм чишү

Рәвеш дәрәҗәләрен сйфат дәрәҗәләре белән чагыштыру..

Рәвешне дәрәҗәләргә кую.

Сорауларга җавап бирү.

27.11

36

Рәвешләрнең ясалышы.

УМ кую һәм чишү

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан биш төрле булуын ачыклау

Рәвешләрне дөрес язу күнекмәсе формалаштыру

Сорауларга җавап бирү.

2.12.

37

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау. Рәвешкә морфологик анализ ясау.

Белемнәрне актуальләштерү

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

Тест.

3.12.

38

Контроль диктант язу. "Төнбоек"

Контроль

Текстны игътибар белән тыңлап, аңлап язу.

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

диктант

4.12.

Сан- 8 сәг.

39

Сан.

Гарәп һәм рим цифрлары

УМ кую һәм чишү

Сан турында төшенчә формалаштыру. Гарәп һәм рим цифрларының кулланылу үзенчәлекләрен ачыклау

Гарәп һәм рим цифрларын дөрес куллану

Сорауларга җавап бирү

9.12.

40

Саннарның дөрес язылышы.

УМ кую һәм чишү

Санны язу ысуллары турында мәгълүматлы булу.

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Мөстәкыйльэш.

10.12.

41

Сан төркемчәләре. Микъдар, Тәртип саны.

УМ кую һәм чишү

Сан төркемчәләре төшенчәсен формалаштыру, микъдар, тәртип санының кулланылу үзенчәлеген билгеләү

Микъдар саны һәм исемнән торган сүзтезмәне дөрес куллану

Диктант − 10 мин.

11.12.

42

Сан төркемчәләре.

Чама һәм бүлем саннары. җыю саннары.

УМ кую һәм чишү

Чама һәм бүлем, җыю саннарының мәгъгәләрен, ясалу үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү

Бу төр саннарны тану һәм аеру

Тест

16.12.

43

Саннарның җөмләдә кулланылышы. БСҮ. Сочинение

(мин.)" Мәктәп китапханәсендә".

УМ кую һәм чишү

Тасвирлама сочинение язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү

Саннарны җөмләдә дөрес куллана белү.

Сочинение

17.12.

44

Саннарның ясалышы, семантикасы,башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәте

УМ кую һәм чишү

Ясалышлары ягыннан саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булуы турында төшенчә бирү.

Саннарны дөрес язу

Сорауларга җавап бирү

18.12.

45

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Саннарга морфологик анализ ясау.

Белемнәрне актуальләштерү

Саннарны кабатлау.

семантик, морфоло-гик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

Тест-мини

23.12.

46

Грамматик биремле диктант. " Сарымсак"

Контроль

Саннарның язылышын кабатлау

Саннарны дөрес язу күнекмәсен үстерү

Грамматик биремле диктант

24.12.

47

Эш кәгазьләре: акт язу.

УМ кую һәм чишү

Эш кәгазьләреннән акт турында белешмә бирү, аны төзү үрнәге белән танышу

Акт төзү.

Акт язу.

25.12.

Алмашлык. 8 сәг

48.

Алмашлык. Алмашлык турында төшенчә, башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәте

УМ кую һәм чишү

Алмашлык турында гомуми төшенчә бирү, сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү

Алмашлыкларны тану, рольләрен ачыклау

Сорауларга җавап бирү

13.01.

49

Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары.

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның төркемчәләре турында белешмә бирү, семантик, морфологик , син-таксик үзенчәлек-ләрен белү

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Мөстәкыйль эш.

14.01.

50

Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыкларының

төрләнеше.

УМ кую һәм чишү

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Сорауларга җавап бирү

15.01.

51

Сорау һәм юклык алмашлыклары. Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

Алмашлык төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Мөстәкыйль эш.

20.01.

52

БСҮ. Диалог төзү: " Чын дус нинди була?"

Сөйләм үстерү

Алмашлыкларның кулланылу үзенчәлеген

Билгеләү.

Диалогларда алмашлыкларны куллану.

Диалог төзү

21.01.

53

Билгеләү һәм билге-сезлек алмашлык-лары. Алмашлык-ларның мәгънә, яса-лыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Сорауларга җавап бирү

22.01.

54

Тартым алмашлык-лары. Алмашлык-ларның дөрес язы-лышы. Алмашлык-ларның мәгънә, яса-лыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

УМ кую һәм чишү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген ачыкларга ярдәм итү

Алмашлыкның төркемчәләрен тану, аеру һәм дөрес язу

Иҗади сүзлек диктанты

27.01.

55

Хәтер диктанты язу. "Туган як таби-гате".

Эш кәгазьләре: рас-писка язу. Расписка турында төшенчә формалаштыру

Сөйләм үстерү

Расписка турында төшенчә формалаштыру

Расписка язу

Хәтер диктанты

28.01.

56

Алмашлыкларның җөмләдә кулланы-лышы, семантикасы. Алмашлыкларның ясалышы.

Белемнәрне актуальләштерү

Алмашлыкларның мәгънә, ясалыш һәм кулланылу үзенчәлеген

белү.

Алмашлыкны тану, аеру һәм дөрес язу

Сорауларга җавап бирү

29.01.

57

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Белемнәрне актуальләштерү

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Кисем.

3.02.

58

Искәртмәле диктант язу. " Тамчылар".

Контроль

Укылган текстны аңлап язу.

Алмашлыкны тану, аеру һәм дөрес язу

Искәртмәле диктант

4.02.

Фигыль -24 сәг

59

Фигыль һәм аның нигезе.

УМ кую һәм чишү

Фигыль турында гомуми мәгълүматлы булу, семантик, морфо-логик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Фигыльләрне танып-белү, сүз төркеме буларак үзенчәлекләрен билгеләү.

Сорауларга җавап бирү

05.02.

60

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

УМ кую һәм чишү

Фигыльнең зат-сан белән төрләнешен, барлык-юклык төрен, юнәлешен кабатлау

Әлеге категори-яләрне дөрес куллану күнек-мәсен камил-ләштерү

Мөстәкыйль эш.

10.02.

61

Фигыль юнәлешләре.

УМ кую һәм чишү

Фигыль юнәлеше кушымчаларын белү.

Юнәлеш кушымчалары фигыльләрне белү.

Сорауларга җавап бирү

11.02.

62


Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә.

УМ кую һәм чишү

Фигыльнең затланыш-лы һәм затланышсыз төркемчәләре турында гомуми төшенчә бирү

Фигыльне нәр-сәгә нигезләнеп җиде төркемчә-гә бүлүне аңлата белү

Сорауларга җавап бирү

12.02.

63

Боерык фигыль.

УМ кую һәм чишү

Боерык фигыль турын-да төшенчә формалаш-тыру, басымны билге-ләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү

Боерык фигыль-не тану, аеру, зат-сан белән төрләндерү кү-некмәсе булдыру

Сүзлек диктанты.

17.02.

64

Хикәя фигыль.. Хәзерге заман хикәя фигыль.

УМ кую һәм чишү

Хикәя фигыль һәм аның заманнары турында төшенчә бирү

Хикәя фигыльнең 3 заманын тану

Сорауларга җавап бирү

18.02.

65

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре.

УМ кую һәм чишү

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше, кулланылышы турында төшенчә формалаш-тыру

Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсен ачыклау..

Сорауларга җавап бирү

19.02.

66

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. " Карлыгач, карчык һәм мин"

Сөйләм үстерү

Укылган текстның эчтәлеген грамоталы кыскартып бирү.

Текстның эчтәлеген, композицион төзелешен үзгәртмичә, бөтенлеген саклап язу

Изложение

24.02.

67

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. " Карлыгач, карчык һәм мин"

Сөйләм үстерү

Укылган текстның эчтәлеген грамоталы кыскартып бирү.

Текстның эчтәлеген, композицион төзелешен үзгәртмичә, бөтенлеген саклап язу

Изложение

25.02.

68

Үткән заман хикәя фигыль.

УМ кую һәм чишү

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре турында белешмә бирү

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төрен тану һәм аеру

Сорауларга җавап бирү

26.02.

69

Киләчәк заман хикәя фигыль.

УМ кую һәм чишү

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль төшенчәләрен конкретлаштыру.

Киләчәк заман хикәя фигыльне башка төр заман формаларыннан аеру күнекмәсен үстерү

Мөстәкыйль эш.

2.03.

70

Сүзлек диктанты . Шарт фигыль

УМ кую һәм чишү

Шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру

Шарт фигыль-ләрне дөрес кул-лану, шарт мәгънәсен бирү-че кушымча-ларны белү.

диктант .

3.03.

71

Затланышсыз фигыль формалары. Сыйфат фигыль

УМ кую һәм чишү

Затланышсыз фигыль формалары турында белешмә бирү. Сыйфат фигыль турында төш-енчә формалаштыру.

Сыйфат фигыльгә хас үзенчәлекләрне билгеләү

Сорауларга җавап бирү

4.03.

72

Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәзерге заман сыйфат фигыль.

УМ кую һәм чишү

Хәзерге заман сыйфат фигыль турында мәгълүматлы булу.

Хәзерге заман сыйфат фигыль-не үзенчәлек-ләре буенча танып-белү.

Сорауларга җавап бирү

9.03.

73


Үткән заман сыйфат фигыль.

УМ кую һәм чишү

Үткән заман сыйфат фигыль турында мәгълүматлы булу.

Үткән заман сыйфат фигыль-не үзенчәлек-ләре буенча танып-белү

Сорауларга җавап бирү

10.03.

74

Киләчәк заман сыйфат фигыль.

УМ кую һәм чишү

Киләчәк заман сыйфат фигыль турында мәгълүматлы булу

Киләчәк заман сыйфат фигыль-не үзенчәлек-ләре буенча танып-белү

Мөстәкыйль эш.

11.03

75


Сыйфат фигыльләрне кабатлау.

Белемнәрне актуальләштерү

Сыйфат фигыльләрнең

барлык билгеләре буенча кабатлау

Сыйфат фигыльләрне дөрес куллану.

Тест

16.03.

76

Контроль диктант язу. "Авылым табигате"

Контроль

Укылган текстны грамоталы язу. Белемнәрне барлау.

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү.

Контроль диктант

17.03

77

Хәл фигыль турында төшенчә.

УМ кую һәм чишү

Хәл фигыль һәм аның төрләре турында тө-шенчә формалаштыру

Хәл фигыльләрне тану

Сорауларга җавап бирү

18.03.

78

Хәл фигыльләрнең төрләре.

УМ кую һәм чишү

Хәл фигыльләрнең төрләре турында тө-шенчә формалаштыру

Хәл фигыльнең 4 төрен тану һәм аеру

Биремнәргә төркемләп җавап бирү.

30.03.

79

Исем фигыль турында төшенчә.

УМ кую һәм чишү

Исем фигыль турында төшенчә формалаштыру.

Исем фигыльне исемнән аеру

Сорауларга җавап бирү

31.03.

80

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе

УМ кую һәм чишү

Исем фигыльне исемнән аеру ысулын билгеләү

Исем фигыльне исемнән аеру

Мөстәкыйль эш.

1.04.

81

Бсү. Туган як табигате турында сочинение-хикәя язу (контроль)

Сөйләм үстерү

Хикәяләү тибындагы сочинение язу таләпләрен искә төшерү

Фикер эзлеклелеген, төзелешен саклап, текст төзү

Сочинение-хикәя язу

6.04.

82

Инфинитив.

УМ кую һәм чишү

Инфинитив турында төшенчә бирү, кулланылышын һәм дөрес язылышын өйрәнү

Инфинитивны дөрес язу .сөйләмдә урынлы куллану күнекмәсе формалаштыру

Сорауларга җавап бирү

7.04.

83

Ярдәмче фигыльләр.

УМ кую һәм чишү

Ярдәмче фигыльләр турында төшенчә формалаштыру

Ярдәмче фигыльләрнең мәгънә төсмерләрен аеру

Сорауларга җавап бирү

8.04.

84

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә кулла-нылуы, башка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәте

УМ кую һәм чишү

Кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә килү шартларын өйрәнү

Ярдәмче фигыльләрне мөстәкыйль фигыльләрдән аеру

Мөстәкыйль эш

13.04.

85

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение язу.

" Көчле нәфрәт"

Сөйләм үстерү

Укылган текстны кыскартып язу шартларын белү.

Фигыльләрне тиешле заман формаларында куллану

Изложение

14.04.

86

Фигыльләрнең ясалышы, семантикасы

УМ кую һәм чишү

Фигыльләр ясалу ысулын белү.

Фигыльләрне дөрес куллану

Сорауларга җавап бирү

15.04.

87

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау. Хәтер диктанты.

Белемнәрне актуальләштерү

Фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерергә ярдәм итү

Фигыльгә морфологик анализ ясау күнекмәсе булдыру

Хәтер диктанты

20.04.

88

Контроль эш (тестлар)

Контроль

Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау, темаларның үзләштерелү дәрәҗәсен билгеләү

Тест бирем-нәрен үтәү үзенчәлекләрен белү

Тестлар

21.04.

Аваз ияртемнәре-1 сәг.

89

Аваз ияртемнәре турында төшенчә.

УМ кую һәм чишү

Аваз ияртемнәре турында төшенчә формалаштыру, аларның дөрес язылышы, семантик, морфологик , синтаксик үзенчә-лекләрен белү

Аваз ияртемнәрен образ ияртемнәреннән аера белү

22.04.

90

Хәбәрлек сүзләр. -1 сәг.

БСҮ. Миниатюр сочинение.

УМ кую һәм чишү

Хәбәрлек сүзләр һәм аларның җөмләдә кулланылышы турында белешмә бирү

Хәбәрлек сүзләрне җөмләдә дөрес куллану

Мин. сочинение.

27.04.

91

Арадаш аттестация. Грамматик биремле диктант

контроль

Курс буенча белемнәрне барлау.

Морфологик анализ биремнәрен үтәү.

диктант

28.04

92

Контроль эшкә анализ.Хаталар өстендә эш.

Белемнәрне актуальләш-терү

Сүз төркемнәренең семантик, морфо-логик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

29.04

Ярдәмлек сүз төркемнәре.Бәйлек төркемчәләре -2 сәг

93

Бәйләгеч сүз төркемнәре.

Бәйлек. Бәйлек төркемчәләре.

УМ кую һәм чишү

Бәйлек һәм бәйлек төркемчәләре турында төшенчә бирү.

Бәйлек төркемчәләрен тану һәм аеру.

Сорауларга җавап бирү

4.05

94

Бәйлек сүзләр. Бәйлек сүзләр турында төшенчә формалаштыру. Сайланма диктант язу.

УМ кую һәм чишү

Бәйлек сүзләр турында төшенчә формалаштыру

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне аеру

Сайланма диктант

5.05

Теркәгеч -2 сәг

95

Теркәгеч төркемчәләре. Теркәгечләр турында белешмә бирү, төркемчәләрен аерырга ярдәм итү.

УМ кую һәм чишү

Теркәгечләр турында белешмә бирү, төркемчәләрен аерырга ярдәм итү.

Теркәгечләрне ике төркемгә аера белү

Терәк схема төзү.

6.05

96

Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Аларны җөмләдә куллану

УМ кую һәм чишү

Теркәгечләрнең дөрес язылышы, теркәгечләр янында тыныш билгеләре куелышы турында мәълүматлы булу.

Теркәгечләрне дөрес язу

тест

11.05

97

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язу. "Чын дус"

Сөйләм үстерү

Укылган текстны кыскартып язу шартларын белү.

Эзлекле, тулы, дөрес итеп текст эчтәлеген бирү күнекмәсен үстерү, текст өстендә эш

Изложение язу

12.05


Модаль сүз төркемнәре -6 сәг

98

Кисәкчә. Кисәкчәләрнең төркемчәләре.

УМ кую һәм чишү

Кисәкчә һәм аның төркемчәләре турында төшенчә бирү

Кисәкчәләрнең төркемчәләрен аеру һәм тану.

Таблицаны яттан белү

13.05

99

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы

УМ кую һәм чишү

Кисәкчәләрне дөрес язу кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итү

Кисәкчәләрне дөрес язу күнекмәсе булдыру

Мөстәкыйль эш.

18.05

100

Модаль сүзләр

(1 сәг.)

УМ кую һәм чишү

Модаль сүзләрне танып белү, алар янында тыныш билгесе кую кагыйдәләрен белү

Модаль сүзләр янында тыныш билгесе кую. Текст өстендә эш

Сорауларга җавап бирү.

19.05

101

Ымлык. Ымлык турында төшенчә формалаштыру

УМ кую һәм чишү

Ымлык турында төшенчә формалаштыру Модаль сүзләр турында белешмә бирү.

Ымлыкларны дөрес язу, сөй-ләмдә урынлы куллану күнек-мәсен булдыру. Модаль сүз һәм кереш сүз төш-енчәсен аеруга биремнәр башкару.

Сорауларга җавап бирү.

20.05

102

Модаль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрне актуальләш-терү

Модаль сүз төркемнәре

турында белемнәрне системалаштыру.

Модаль сүз төркемнәрен аеруга күнегүләр, тестлар эшләү

Мөстәкыйль эш.

25.05

103

Практик эш "Текстка морфологик анализ"

Белемнәрне актуальләш-терү

Сүз төркемнәренең семантик, морфологик , синтаксик үзенчәлекләрен белү грамматик категорияләрне

Текст белән эш, сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау,

Практик эш

26.05

104

Сүз төркемнәрен кабатлау.Телнең төп морфологик нормалары

Белемнәрне актуальләш-терү

Телнең төп морфологик нормаларын, сүз төркемнәренең семантик, морфо-логик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Текст белән эш, сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау,

Тестлар.

27.05

105

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Йомгаклау дәресе

семантик, морфологик , синтаксик үзенчәлекләрен белү

Текст белән эш, сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау,

Практик эш

27.05


Кушымта.


Контроль -үлчәү материаллары





















Тикшерү диктанты.

Дата:4.09.15

Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче сыйныфлары өчен. З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006

Торналар төшкән җирдә.

Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү көтелмәгән хәл булып чыкты. Күзләрем яшьләнде, тамак төбе җыерылды.. Йөрәк типкәнне ишетеп тордым.

Торналар озын биек аяклы, күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән. Аларны карап торасы булган да бит, әмма мин аларга таба йөгердем. Торналар, киң канатларын мәһабәт чайкап, озын аякларын бөгеп, җиргә иңеп алдылар һәм күккә күтәрелделәр. Алар сихри күк йөзенә күтәрелделәр дә еракка киттеләр. Ә мин межасына күк чәчәк үскән басуым белән җирдә ятим калдым.


Контроль диктантны бәяләү:

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә ―5‖ ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә ―4 куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә ―3 куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә ―2 куела.

Г.Насыйровтан

Изложение.

Дата:1.10.15

Чыганак:Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен. Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан: Мәгариф, 2005

Урманнарны саклагыз.

Басу белән урман бер-берсеннән аерылгысыз. Без аларны һәрвакыт бердәй итеп күз алдына китерәбез.

Кешеләргә иген үстерүдә булышканы өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигаткә гүзәллек биргәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә карша да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган урман полосаларының да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз.

Шуңа күрә урманнарны саклагыз! ( Натуралист язмаларыннан)

Изложениене бәяләү

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мӛмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Дата:16.10


Контроль эш.

"Исем" темасына тест.

  1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем

б) сыйфат

в) фигыл

г) сан

2. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

г) ничек? кайчан?

3. Ялгызлык исемнәрне тап

а) урман, агач

б) китап, дәфтәр

в) Мәскәү, Идел

г)казан, савыт

4. Ясалма исем

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала

б) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала

в) т ике тамырдан ясала

5. Тезмә исемнәр

а) бер тамырдан тора

б) биш тамырдан ясала

в) ике яки өч тамырдан ясала

г) кушымчалар ярдәмендә ясала

6. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы

б) кушымча

в) тезмә

г) кыскартылма

7. Күплек сандагы исемнәргә:

а) -да, -дә,-та, -тә

б) -лар, -ләр, -нар, -нәр

в) -а, -ә, -ды, -де

г) -ның, -нең кушымчалары ялгана

8. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5

б) 8

в) 6

г) 7

9. Баш килештәге исемнәр нинди җөмлә кисәге булып киләләр?

а) барлык җөмлә кисәкләре

б) баш кисәкләр генә

в) иярчен кисәкләр генә

г) дөрес җавап бирелмәгән

10. Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка

б) урманны

в) китапның

г)дәфтәрдән

11. Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык

б) хәбәр, аергыч

в) аергыч, тәмамлык

г) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә

12. Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары

б) тартым кушымчаары

в) сүз ясагыч кушымчалар

г) кушымчалар белән белдерелми

Тестлаштыру формасындагы эшләне бәяләү.

90 - 100% башкарылган эш - "5"

75-90% башкарылган эш - "4"

50-75% башкарылган эш - "3"

50% тан түбән башкарылган эш - "2


Иҗади сүзлек диктанты

Камыш, сагыш, һөнәр, яшен, яңгыр, кунак, сан, вакыт, җил, җавап, эш, күлмәк, , йөз, төш, кыр, миһербан, бәхет, ай, сат, төш, сүз.

Бирем. Бер сүзгә төрле ясагыч кушымчалар ялгап, сыйфатлар ясарга.









Дата:21.11.15

Контроль изложение

Ике йөрәкле кеше.

Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмый торгандыр. Күз ачкысыз кар гарасаты. Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. Ничек кенә җылы киенсәң дә , суык җил, күз ачып йомганчы, сине үзенең салкынлы кочагына бөтереп ала. Бит -йөзеңне тун якалары белән томалап, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. Иң мөһиме,трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. Гел шул хакта гына уйларга туры килә. Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң,тиз генә төшәм димә.

Шулай барганда, бер тавышка игътибар иттем.Хәер, мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде. Башта аны җил галәмәтәдер, дип уйладым. Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя,ачыклана гына барды.

Чыелдык тавыш чыгарып яткан ул төргәккә мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды.Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде.

Көчекне кулыма алдым. Аның калтыранган тәнен тойдым. Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. Миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә оят булып китте.

Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк үрмәләде,нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды.

Минем үземә дә җылы булып китте. Бураны -кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый иде. Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкка бирешә торган гадәти кеше түгел идем. Уен эшмени -куенымда, ярсып- ярсып,берьюлы ике йөрәк тибә иде!

Изложениене бәяләү

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мӛмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Дата:4.12.15













Контроль диктант

Төнбоек

Җәен безнең күл һәм буаларда бер-берсенә бик охшаган ак һәм сары төнбоек үсә. Бу гаять матур чәчәкләрне галимнәр үзләренчә "су сылуы" дип йөртәләр.

Җәй башында су төбендә төнбоекның тәлинкә төсле яшел яфраклары тарала. Бераздан яшел тыгыз чәчәк бөреләре чыга. Берничә көннән ак төнбоекның беренче чәчәге күренә. Ул акрынлап ачыла: башта чәчәкнең яшел касә яфракчыклары, аннан берәм-берәм кардай ап-ак таҗ яфракчыклары ачыла.

Көзен төнбоекның иске яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел төстәге тыгызҗимешләре өстә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су өстендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле якларга очырта. Ә кошлар тагын да ераккарак тараталар. Җәй башында әкияттәгедәй матур ак төнбоек башка сулыкларда чәчәк ата.



Контроль диктантны бәяләү:

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә ―5‖ ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә ―4 куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә ―3 куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә ―2 куела.



Дата: 17.03.15

Контроль диктант

Авылым табигате

Безнең авыл янында тәлинкә шикелле тум-түгәрәк күл ялтырап ята.Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, борылмалы тирән Ык елгасы ага.

Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары искиткеч күңелле. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. Аларны ашый -ашый , телләребез яшелләнеп бетә.

Авылның икенче ягында Чияле тау бар. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. Чияле тау яныннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. Без анда җир җиләге белән каен җиләге җыярга йөрибез. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. Көзгә таба балан, шомырт,миләш өлгерә. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә.

Бирем.

Фигыльләргә морфологик анализ ясарга.

Йөрүләре, сузылып, ашый -ашый

Контроль диктантны бәяләү:

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә ―5‖ ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә ―4 куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә ―3 куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә ―2 куела.


Дата:21.04.2015

Контроль эш

Фигыль темасы буенча тест

1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль;

ә) исем фигыль;

б) инфинитив;

в) хикәя фигыль.

2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль;

ә) шарт фигыль;

б) фигыль;

в) хәл фигыль.

3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.

5. Шарт фигыль - ...

а) боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә;

ә) төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;

б) икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү - үтәлмәвенә шарт булган эш, хәлне белдерә ;

в) эш, хәл, хәрәкәтнең булу - булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә.

6. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль;

ә) сыйфат фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) шарт фигыль.

7. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.

8. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) -чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) -ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) -лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) -ча/-чә; -дай/-дәй.

9. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.

10. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

11. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат - сан белән;

ә) килеш белән;

б) тартым белән;

в) төрләнмәгән.

12. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

13. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

14. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;

ә) шарт хәле;

б) максат хәле;

в) хәбәр.

15. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) -н, -ын/-ен;

ә) -ыл/-ел, -л;

б) -ш, -ыш/-еш;

в) -дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.

16. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.

17. Хәл фигыльнең I төре боерык фигыль кушымчаларын билгеләгез.

а) -гач/-гәч; -кач/-кәч;

ә) -п; -ып/-еп;

б) -ганчы/-гәнче; -канчы/-кәнче;

в) -а, -ә, -ый;

18. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәл.

19. Нинди фигыль -ырга/-ергә; -рга/-ргә; -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә ясала?

а) инфинитив;

ә) исем фигыль;

б) сыйфат фигыль;

в) шарт фигыль.

20. Исемләшкән сыйфат фигыльне билгеләгез.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

а) тырышкан;

ә) табар;

б) кагар.

Тестлаштыру формасындагы эшләне бәяләү.

90 - 100% башкарылган эш - "5"

75-90% башкарылган эш - "4"

50-75% башкарылган эш - "3"

50% тан түбән башкарылган эш - "2



Дата: 12.05.15

Изложение.

Чын дус.

Кара көз иде. Кар ятмаган.Мәктәптән кайтканда карасак, боз туңган. Яр читләре пыяла шикелле. Баскан саен,шытырдап сыгыла.

Төштән соң тимераякларны алдык та киттек тегермән буасына! Буа киң. Уртасында зур бер утравы да бар. Камышлы, таллы утрау. Уртага кергән саен,бозы ныграк кебек. Ул шундый тигез, шома! Көзге шикелле ялтырап ята.

Тимераяклар чың -чың килә. Шатланып кычкырышабыз.Көн аяз, салкынча.Йөгерешәсе, узышасы килеп кенә тора.

Әмир исемле бер малайны куабыз. Мин аны тоттым.Инде мине куалар. Мин иркенгә - утрау ягына элдерәм.Алга карасам, ни күзем белән күрим, бәләкәйрәк күл хәтле елу.Суы караңгы,төбе күренми.

Андый җирдә су тиз генә туңмый икән ул. Читкә борылып өлгермәдем,елуга чумдым. Өстә - якалы пальто, аякта - тимераяк. Әле ярый,агымсу түгел. Үзем йөзә дә белә идем.Калкып чыктым.Аяк, куллар белән суны ишәм,бозга ябышып чыгарга тырышам.

Әмир белән Сәгыйть ярдан чабып китеп бара. Боз өстендә бер Хәйдәр генә. Ул миңа таба килде дә тизрәк бозга капланып ятты. Шуышып,минем янга таба килә башлады."Бир кулыңны!"- ди.Кулдан ттып алды да җай белән генә тарта. Үзе,су тартып алмасын дип,тимераяк очын бозга бәреп кадаган.

Ул мине,менә шулай бозлы судан тартып алып, үлемнән коткарды. Шунда кыю дустым Хәйдәр булмаса,мөгаен, чыга алмас идем. Бозлы суда туңар, батар идем.

Изложениене бәяләү

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мӛмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Дата:28.04.15

Арадаш аттестация. Грамматик биремле диктант

Саумы, кояшлы иртә!

Төн пәрдәсен ертып көнчыгыштан алсу таң сызылып килә. Тып-тын урман буйлап барам.

Менә кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борынга чәчәкләрнең хуш исе килеп бәрелә. Чәчәкләр! Аларның ниндиләре генә юк биредә: аллары, сары,кызыл, зәңгәрләре. Шуларга гына карап торасы килә. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек наратлар- барысы да, салмак искән җил белән тирбәлеп, иртәнге кояшны сәламлиләр.

Бөтен җан ияләре уяна башлый. Кайдадыр сандугач сайрый, еракта кәккүк кычкыра. Берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, күңелле безелдәшеп, эшчән бал кортлары төклетуралар оча.

Тар сукмак буйлап түгәрәк аланга килеп чыгам. Алан уртасындагы күлдә иртәнге кояш нурлары уйный. Каршы ярдан таллар арасыннан үрдәкләр килеп чыга. Алар яңа туган көнгә шатланып, бер-берсен сәламлиләр, суга чума-чума коеналар.

Саумы, кояшлы иртә! Сәлам сиңа, тыныч тормыш таңы!

Грамматик бирем.

  1. Сүзләрнең сүз төркемнәрен билгеләргә.- III нче кызыл юл.

Биремле контроль диктант. (үрнәк)

Аккош.

Аккош - иң зур һәм көчле кошларның берсе. Ул бик борынгы заманнардан бирле матурлык һәм мәхәббәт, сафлык һәм нәфислек үрнәге булып тора. Аның матурлыгы турында җырлар җырлыйлар, хикәятләр сөйлиләр.

Апрель аеның зәңгәр күгендә зур акккошлар күренү - онытылмаслык матур күренеш. Ләкин тын урмандагы аулак күлдә йөзгән аккош тагын да матуррак тоела. Ул суда җиңел һәм тавышсыз йөзә, аккош узган урында су ялтырап, яктырып кала. Аккошның һәр хәрәкәте кабатланмаслык нәфис.

Аккошлар кеше керә алмаслык аулак күлләрдәге куе камышлар арасына оя ясый. Алар -искиткеч сизгер һәм сак кошлар. Балаларын ана кош белән ата кош бергәләп тәрбияли.

Ак төстәге аккош кулга тиз ияләшә. Бу матур, мәһабәт, горур кошлар бакча һәм урмандагы сулыкларга ямь биреп торалар.

Аккош - табигатьтә иң гүзәл зат, ләкин ул аз калган,шуңа күрә аны аулау тыела.

(Кем ул? Нәрсә ул? китабыннан)

Бирем.

Түбәндәге җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Аккошлар кеше керә алмаслык аулак күлләрдәге куе камышлар арасына оя ясый.

З.Н.Хәбибуллина,Г.Ш.Нәбиуллина.5-11нчесыйныфлар.Диктантлар җыентыгы."Мәгариф"93 нче бит)


Контроль диктантны бәяләү:

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә ―5 ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә ―4 куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә ―3 куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә ―2 куела.




6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасына аннотация

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

1."Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2012 ел, 3 март).

2.Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа. Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова- Казан:, 2013

3.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының «Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында " 17291/14 номерлы (04.09.2014) хаты.

Татар теленнән белем бирүнең максатлары:

1) укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:

● укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

● укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

● телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

● татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

● телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

● татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

● татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

● тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

● текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

● укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

6нчы сыйныфта татар телен укытуга атнага 3 сәгать исәбеннән 105 сәгать каралган

Кулланылган дәреслек:

Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдиновларның "Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы ,6 сыйныф" (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014)

Формалаштырырга планлаштырган белем һәм күнекмәләр

6 сыйныф укучылары белергә тиеш:

  • сүзләрне фонетик яктан, төзелеше һәм сүз төркеменә мөнәсәбәте ягыннан тикшерү; ике баш кисәге дә булган җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү;

  • таныш модельләр нигезендә гади һәм кушма җөмләләр төзү;

  • сүзнең мәгънәсен аңлату; сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын дәлилләү; җөмлә азагында тиешле тыныш билгеләрен һәм кушма җөмлә өлешләре арасында өтер кую;

  • сузык һәм тартык авазларны язуда дөрес белдерү; татар әдәби теленә рус теле, аның аша башка телләрдән кабул ителгән сүзләрне аеру, аларның мәгънәсенә төшенү; орфографик, татар теленең аңлатмалы һәм татарча - русча сүзлекләрдән файдалана белү; фразеологик әйләнмәләрнең мәгънәсен аңлау; сүзне мәгънәле кисәкләргә аеру һәм һәрберсенә аңлатма бирү, язуда шуларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан сүз төрләренә аңлатма бирү, кушма сүзләрне дөрес язу;

  • текстның темасын аеру, төп уйны аңлау. Гади план төзү; укыганның эчтәлеген төгәл, кыскартып яки киңәйтеп сөйләү.

  • Сыйфатламалар кулланып, сочинениеләр язу.

  • Сөйләм телендә һәм язма эшләрдә фикерләрне мөмкин кадәр төгәлрәк белдерү өчен, лексик синонимнардан файдалана белү; эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә һәм белешмә яза белү

6нчы сыйныф укучылары ия булырга тиешле күнекмәләр:

  • сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү;

  • теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларны мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын дәлилләү, сөйләмдә ярдәмче һәм синоним сүзләрне дөрес куллану, алынма сүзләргә төрләндергеч кушымчалар дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйдәнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифраларны дөрес язу;

  • катлаулы план төзү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү;

  • сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу, телдән, монологик һәм диалогик формаларда сөйләү;

  • Текстның эчтәлеген төрлечә (төгәл, кыскартып яки киңәйтеп) сөйләү;

  • берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу;

  • изложение, сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редакцияләү);

  • эш кәгазьләре төреннән расписка һәм акт язу.

Укучыларның белемнәрен бәяләү системасы:

Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен диктант, грамматик бремле диктант, тест, сочинение, изложение кулланыла, уку елы ахырына арадаш аттестация үткәрү күздә тотыла.

Эш программасы структурасы

  • титул бите;

  • аңлатма язуы;

  • календарь-тематик план;

  • укучыларның белемнәрен тикшерү өчен контроль үлчәү материаллар комплекты.


© 2010-2022