Мероприятие, посвященное 70-летию победы Батырларнын даны мэнгелек!

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Батырларның даны мәңгелек!

(Җәйге матур кич. Чыгарылыш сыйныф укучылары вальс әйләнәләр, шатланалар, көләләр).

  1. Җәй айлары инде урамнарда,

Йөрәкләрдә шатлык, тантана.

Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау»

Сагыш өсти безгә чак кына.

  1. Бүген шатлыклы да, бераз моңсу да көн.

Безнең өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый.

Ләкин тормышта ул соңгысы булмасын.

Монда алган белемнәребез һәрчак алга өйдәп торсын!

  1. Минем күптәнге хыялым- очучы буллу, зәңгәр киңлекләрне иңләү.

  2. Ә мин авылымны бик яратам, анда калып игенче булып, икмәк үстерәсем килә.

Авыл кешесе: (йөгереп керә) Егетләр, кызлар! Сугыш башланган!

(«Изге сугыш» А. Алексанров муз. Лебедев- Кумач сүз.) көе яңгырый.

Сугыш... Сугыш башланган оланнар... Канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоталар. Аяусыз сугыш башланган.

( «Прощание Славянки» көе уйнатыла.)

1 Егет: Тыныч иде әле таңыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Эх, егетләр яуга китәбез!

2.Егет: Безне озаткан сукмаклар

Капланмасын үләнгә.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз.

Сез көтегез, калганнар.

1.Кыз: Яшен булып очты бу хәбәр:

Дошман безгә каршы ут ачкан!

Гитлер бандалары илгә кергән,

Яна авыл, кала, түгелә кан.

Бер кемгә дә бирмәс минем халкым

Заводларын, шахта, тау- җирен...

Үлемен сизеп котырынган дошман

Шушы җирдә табар каберен. (М. Кәрим).

2.Егет: Безнең сөю көчле. Һәрбер кеше

Подвиг ясар, җиңү китерер,

Безнең нәфрәт утлы. Һәр нәфрәтле

Дошманнарны кырыр, көйдерер.

Намус, азатлык һәм бәхет өчен

Ватан чакыра безне көрәшкә.

-Ватан өчен! Туган туфрак өчен!

-Алга! Җиңүләргә, иптәшләр! (Р. Нигмәти)

Ана: -Улым, бар син көрәшкә,

Дошманны җимер.

Кулларың корыч булсыннар,

Йөрәгең- тимер,

Дошманны җимер.

Кызганма тормышыңны һич,

Бул алгы сафта.

Кирәксә- танка утыр,

Кирәксә- атка

Бул алгы сафта.

Егет: Сау бул, әнкәй! Мин кайтырмын. Көт мине ...( Кочаклап ала әнисен).

(Сәхнәдә берүзе калган Ана, егетләр киткән якка карап кала)

Ана: Көннәрегез авыр, улларым, кызларым,

Юлларыгыз озын, тынгысыз,

Тик шулай да ачынмагыз,

Бү көрәштә ялгыз түгелсез.

(Сәхнәгә егет белән кыз керәләр)

«Синий платочек» көенә вальс бииләр.

(Бүгенге тормышка кайтып. Монтаж әзерләген укучылар керә)

1.Илебезгә шулай килде фашист-

Кешелекнең явыз дошманы

Һәм дошманы дуслык, тынычлыкның.

Палач диеп атый Җир анны!

2.Күтәрелде халык зур көрәшкә,

Күтәрелде яуга кешеләр:

Очучылар, иген игүчеләр,

Йортлар төзүчеләр, эшчеләр.

3.Ватан- ана!

Шушы сүзгә сыйды яшәү көче,

Шушы сүздә- бөтен теләкләр.

«Ватан!»- диеп Кеше утка керде,

«Ватан!»- диеп типте йөрәкләр.

4.Без кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып- ябып йөри капканы.

  1. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме якташыбыз яу кырын-

да мәңгелеккә ятып калды. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны

онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арабызда.

  1. Хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның

тыныч йокысы өчен гомерен биргән якташларыбызның олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минут тынлык игълан итәм.

( Привал. Солдатлар сөйләшеп утыралар. Кемдер хат укый, тимер кружкадан чәй эчә)

1.Солдат: Я, егетләр, сугыш тынып торган арада бераз ял итеп алыйк дисезме.

2. Солдат: Мин бит әле бер чибәр кыз белән таныштым. Озын кара толымнары,

шомырттай күзләре, чиядәй иреннәре.Ул партизаннар отрядында.

(Сәхнә читендә молдаван кызы виноград тәлгәшләрен кәрзиненә җыеп сала.)

«Смуглянка» көенә бииләр.

(Алар биегән арада командир килеп керә, кыз оялып, кәрзинен алып чыгып китә.)

Командир: Кызлары чибәр!

Солдат: Кызлары да чибәр, табигате дә матур, әмма туган якка җитми инде.

Командир: Ярты сәгатьтән кузгалабыз. Отрядны тезегез!

- Рядовой Арсланов, булмаса берәр җыр җырлагыз әле.

«Бик сагындым, авылым» җырын башкара.( Р. Сафиуллин еөе, М. Латыйфуллин сүз.)

  1. Туган як көн саен

Искә төшәсең,

Күңлемнән чыкмыйсың,

Тәшкә керәсең.

Сагындым, сагындым, бик сагындым

Без үскән авылның

Айлы тын кичләрен,

Былбыллы бакчаның

Шомырт исләрен.

  1. Оныталмыйм камышлы

Аккош күлләрен,

Битемнән иркәләп

Искән җилләрен.

Сагындым, сагындым, бик сагындым

Без үскән авылның

Хуш исле урманын,

Кырларда сайраган

Сабан тургаен.

(Фотокорреспондент килеп керә. Егетләр фотога төшәләр.)

"Офицеры" кинофильмннан "Офицеры" җырына сугыш күренешләре күрсәтелә.

(Бүгенге көнгә кайтып. Балалар керә.)

  1. Митингка диеп җыелдык без

Май аеның матур көнендә.

Һәлак булган якташларыбызның

Исемнәрен гөлдән үрергә.

Ян- янында горур бу һәйкәлнең

Агачлары инде яшәргән.

Җир куеныннан чыккан үләннәре,

Тәүге чәчәкләре яшьнәгән.

  1. Их, тунаннар, сезнең яшьлегегез

Туры килгән авыр чорларга.

Сез күргәнне сөйләгән сүзләрдән

Җирне була кат- кат чорнарга.

Шау-гөр килеп халкым бәйрәм итә,

Салют балкый туган җиремдә.

Йөрәгемне кысып утлы төен,

Ачы төер тора күңелдә.

  1. Кемдер бүген үксеп- үксеп елый,

Кемдер көлә... кемдер шатлана.

Йә еларга иде, йә көләргә...

Җанымдагы төер, шартла ,йә!

Мин дә җиңел сулап куяр идем,

Кыса гына төер сулышны.

Шатланырга дисәң, нинди шатлык!

Без бит җиңгән! Откан сугышны!

Без бит җиңгән... Кеше гомерләре

Утын кебек кенә киселгән.

  1. Өем- өем булып туан калган,

Бабий- ярлар калган кешедән...

Без бит җиңгән... Дошман юлларына

Киртә итеп кеше салынган.

Миллионлап киткән кеше башы.

Кем хәбәрсез, кемдер табылган...

Без бит җиңгән... Әй син, бөек халкым,

Батырлыгың хәттин ашканга.

  1. Картаясызмы инде сез дә,

Европаны саклап калган ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме илләр

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй сез тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

  1. Ветераннар, яшик әле,

Авыр көннәр үтәр ул.

Борчылмагыз сез, туганнар,

Шатлык көннәр җитәр ул.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, ветераннар,

Кыю, зирәк, батыр булганга,

Үзегездән соң килгән буыннарга

Якты, тыныч тормыш корганга.

  1. Калган алар, безнең авылдашлар,

Бик күпләре ятып еракта.

Җиргә ятып тыңлыйм, алар тавышын

Ишетелмәсме, диеп, колакка.

  1. Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар

Ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,

Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.

Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,

Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.

  1. Каһарманнар безгә үрнәк

Явыз көчләр истә тотсын.

Җиңү язын данлыйбыз без,

Рәхмәт сиңа, солдат дустым.

Кырык бишнең язы өчен.

Нурлы аяз күкләр өчен.

Рәхмәт сиңа- барсы өчен.

  1. Язгы таңда яфрак шаулавында

Җыр ишетсәң, син дә колак сал.

Ләйсән яңгырлары яуган чакта

Моң ишетсәң, тыңла, отып кал.

Алар булыр кыю солдатларның

Җырланмый калган җырлары

Алар- Илкәй өчен башын салган

Батырларның саыну- моңнары.

  1. Җырларда терелттек без сезне,

Яшисез һәйкәлләр булып сез.

Халкыбыз исән- сау булганда,

Батырлар, сез мәңге- үлемсез.

(Алдан әзерләнгән һәйкәл алдына чәчәкләр тоткан кызлар басалар.)

"Алеша" җыры башкарыла.

(Җырлап беткәч, чәчәкләрен һәйкәл алдына салалар да кереп китәләр. Сәхнәгә Ана керә.)

Ана: Сугыш елларында,

Данлы яу кырында,

Озаттым мин күзем нурларын.

Кояш баткан якта,

Гомерлеккә сакта,

Калды ирем, калды улларым.

Һаман, әле һаман,

Өмет өзмим тәмам

Көндә карыйм кайтыр юлларга,

Биреп бөтен көчен,

Уңыш яулар өчен,

Кайтырлар күк туган якларга.

Урамнарда йөрсәм,

Шат балалар күрсәм,

(Малай килеп керә һәм Ана кырына килеп баса.Малайның башыннан сыйпый- сыйпый сөйли.)

Оныкларым сыман тоела.

Әнә шул чакларда,

Утлар дөрли җанда,

Күзләремнән яшьләр коела.

(Ерактан үлгән улының тавышын ишеткән төсле була.)

Улы: Кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан

Кайта алмавымны...

Кичер, әнкәй, кичер!

Чит ил туфрагында

Мәңгелеккә

Ятып калганымны.

( Балалар килеп керәләр).

  1. Зур бәйрәмгә багышлана бүген,

Туган илдә бөтен уңышлар.

Бөек Җиңү көнен каршы алыйк,

Күп "5" леләр белән без дуслар.

  1. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

  1. Шауласын яшел урманнар,

Яфрак ярсын тал- тирәк.

Яшәсен өчен матурлык,

Бергә: Безгә тынычлык кирәк!

  1. Җирне сугарырга теләп,

Чишмә ага челтерәп.

Мәктәпләр, йортлар салырга

Бергә: Безгә тынычлык кирәк!

  1. Тыныч булсын, имин булсын

Киләчәктә дөньялар.

Зур Җиңүгә 65 ел!

Бәйрәм итә исәннәр.

Тормышлар авыр булса да,

Җиңеләер, дисеннәр.

  1. Тыныч булсын бөтен җир шары.

Җәелмәсен сугыш утлары.

Көрәштә- тынычлык дуслары.

Дөньяның бар халыклары.

Хор "Детсво-это свет и радость".

(Җырлап беткәч ветераннарга чәчәкләр бирәләр.)

© 2010-2022