• Преподавателю
  • Другое
  • Татарстан Республикасының дәүләт символларын гомумиләштереп кабатлау. 4 сыйныф. План-конспект. Сингапур методикасы буенча

Татарстан Республикасының дәүләт символларын гомумиләштереп кабатлау. 4 сыйныф. План-конспект. Сингапур методикасы буенча

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Маликова Н.Р.

4 сыйныф

"5" декабрь, 2014 ел


ТЕМА:Татарстан Республикасының дәүләт символларын гомумиләштереп кабатлау.

МАКСАТ : 1)Тема буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү,дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.

3) Татарстан Республикасына карата горурллык хисләрен тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Тезник чаралар: интерактив такта, ноутбук.

Таратма материал: битләр,каләмнәр.

ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭТ,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- ТОКИН МЭН

- РЕЛЛИ РОБИН

- КОНЕРС


Дәрес барышы:

Оештыру өлеше:

Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез , балалар!

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Ә хәзер биткә бит партнерларына күз кызабыз, иң баш партнерларга елмаябыз.

-Кунаклар белән дә исәнләшик әле, балалар!

-Утырыгыз!

Дәрес максатын әйтү

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатларбыз.

Өй эшен тикшерү:

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)

- Өй эшенә сезгә дәүләт символларына караган сораулар әзерләп килергә кушылды. Аны тикшерер өчен сезгә карточкалар ясаргакирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Музыка туктагач, Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

ТОКИН МЭТ

Сезнең өстәлдә битләр бар. Бу битләрдә Татарстан Республикасының Дәүләт символлары дип язылган. Хәзер сез бу биттә темага кагылышлы сүзләр һәм сүзтелмәләр языгызыз. Шулай ук рәсемнәр дә ясарга мөмкин. Һәрбер укучы үзенең почмагында яза. Моның өчен сезгә 5 минут бирелә.

вакыт бетте.

Ә хәзер сез өстәлдән өстәлгә күчеп башка командаларның эшләрен карагыз, аңлашылмаган җирләре булса сораулар да языгыз. Йөреп бу битләрне карыячаксыз һәм уклар белән үзара сүзләрнең бәйләнешен билгеләп куегыз. Һәрбер өстәл өчен 3 минут вакыт бирелә. Бөтен өстәлләрне дә карап чыгыгыз.

Хәзер үзегезнең өстәлегезгә әйләнеп кайтыгыз, эшегезгә анализ ясагыз, киңәшләшегез. 1 минут вакыт бирелә. Командалар үзләренең эшләрен сөйлиләр.

Хәзер мин сезгә бер җырны кушам! Сез аны танырсыз микән!

ГИМН җырлый.

Сезнең өстәлегездә сораулар бар. Бу сорауларга җилкә парларыгыз белән җавап бирергә кирәк.

  1. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын кем язган?

  1. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын Рөстәм Яхин язган.

ә) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын Сәлих Сәйдәшев язган.

б) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын Фарид Яруллин язган.

2. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен кем язган?

а) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен Габдулла Тукай язган.

ә) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен Рамазан Байтимеров язган.

б) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен Рөстәм Яхин язган.

3. Дәүләт гимны кайда һәм кайчан яңгыйрый?

а) Дәүләт гимны бәйрәмнәрдә, тантаналы кичәләрдә яңгырый.

ә) Дәүләт гимны мәктәптәге бию кичәләрендә яңгырый.

б) Дәүләт гимны олимпиадада җиңгән дәүләт хөрмәтенә башкарыла.

4. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кайчан кабул ителде?

а) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны 1991 елның 29 нчы ноябрендә кабул ителде.

ә) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны 1993 нче елның 27 нче августында кабул ителде.

б) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны 2013 елда кабул ителде.

Бу эшкә сезгә 4 минут бирелә.

Хәзер бу сорауларны чиратлап йөзгә йөз партнерларына бирәсез һәм җавап бирәсез.

4 МИНУТ

Карагыз әле, тактада нәрсә сүрәтләнгән?

-Татарстан Республикасының дәүләт флагы.

Биреләгән сүзләр белән сез җилкә парларыгыз белән диалог төзергә тиеш буласыз.

3 минут

Рефлексия.

КОНЭРС

Сез күргәнегезчә, сыйныф почмакларында язулар бар ( Татарстан Республикасының Дәүләт гимны, Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, Татарстан Республикасының Дәүләт флагы). Кайсы символ турында күбрәк һәм яхшырак беләсез икән, шул почмакка басасыз. Димәк, калган символларны сез бик яхшы белмисез икән, шуңа күрә өй эшенэ сезгә шундый бирем. Яхшы белмәгән символлар турында кечкенә текст язып килергә кирәк.

1) Өй эше бирү.

2) Билгеләр кую.

Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз.


5. Йомгаклау:

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Саубулыгыз.

ТЕСТ

1. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын кем язган?

а)Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын Рөстәм Яхин язган.

ә) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын Сәлих Сәйдәшев язган.

б) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны музыкасын Фарид Яруллин язган.

2. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен кем язган?

а) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен Габдулла Тукай язган.

ә) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен Рамазан Байтимеров язган.

б) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны сүзләрен Рөстәм Яхин язган.

3. Дәүләт гимны кайда һәм кайчан яңгыйрый?

а) Дәүләт гимны бәйрәмнәрдә, тантаналы кичәләрдә яңгырый.

ә) Дәүләт гимны мәктәптәге бию кичәләрендә яңгырый.

б) Дәүләт гимны олимпиадада җиңгән дәүләт хөрмәтенә башкарыла.

4. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кайчан кабул ителде?

а) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны 1991 елның 29 нчы ноябрендә кабул ителде.

ә) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны 1993 нче елның 27 нче августында кабул ителде.

б) Татарстан Республикасының Дәүләт гимны 2013 елда кабул ителде.

Татарстан Республикасының

Дәүләт гимны

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы

© 2010-2022