Рабочая программа по татарскому языку для 11 класса

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән эш программасы

11 нче сыйныф ( 34 сәг)


  1. Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары"на нигезләнеп төзелде.

1.Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010

2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

3. 23.06.2012 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган укыту планнары турындагы инструктив хат(Приказ №7699/12);

4. «2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары);

5. 2015-2016 нчы уку елына Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 95 нче гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең укыту программасы.

2. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

1)Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

2) Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау - программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора.

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау



Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү



Сөйләм бурычларын ачыклау



Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Сайлап алынган лингвистик материал филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Өйрәнелгән грамматик материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы текстлар эчтәлегендә кулланылып, укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, "Белем һәм тормыш" темасында "Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?" "Яхшы уку җиңелме?" проблемалары буенча сөйләшү оештырыла. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе - тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә чит телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның өйрәнелү тәртибе академик бирелештә түгел, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Урта һәм югары сыйныфларда - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу - телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.

3. Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга 68 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә.

ХI сыйныф - 1 сәгать - 34 сәгать.

4. УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


  1. Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

Әңгәмәдәшеңнең татарча сөйләмен тулысынча аңлау, теле-радио тапшыруларын тыңлап өлешчә аңлау.

Диалогик сөйләм

Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә аңлата белү;

конкрет проблема буенча әңгәмәдәшең белән бәхәсләшә һәм үз фикереңне дәлилли белү;

программада тәкъдим ителгән проблема буенча әңгәмәдәшләрең белән иркен аралашуга чыгу.

Монологик сөйләм

Җанлы сөйләмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны әйтә, яңа мәгълүматны чагыштыра һәм бәяли белү;

гади һәм кушма җөмләләрне кулланып, тормышта булган хәлләр, ишеткән яңа мәгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хәбәр итә белү;

программада тәкъдим ителгән әхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерә белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

укыган текстның эчтәлеген логик бөтеннәргә бүлә белү, план төзи белү;

Язу

Укылган әсәр, андагы проблема буенча үз фикереңне язмача җиткерә белү;

күргән һәм ишеткән турында хикәяләп язу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;

әхлакый проблемага карата үз фикерләреңне язу, иҗади биремнәр эшләү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

10-11 нче сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

10

11

1.

Тыңлап аңлау

1,5-2,0 минут

2-2,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

13-14 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

12-14 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

5

5.

Уку

95-100 сүз

95-100 сүз

6.

Язу:



сүзлек диктанты

25-27 сүз

28-30 сүз

сочинение

12-15 җөмлә

13-15 җөмлә


Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты: Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында "аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә" төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга "4", "5"ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга "3", "2"ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - "3"ле, 0,8-0,9 булса - "4"ле, 0,9 - 1 булса - "5"ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку - үзләштерү коэффициенты, а - дөрес үтәлгән биремнәр саны, р - барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул "4"ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул "4"ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Татар теле һәм укудан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.

1. Диалогик сөйләмне бәяләү

Билге

Диалогта репликалар саны - 1 4


Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

«5»

Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрдә 2-3 хата җибәреп эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

«4»

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә

«3»


Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда

«2»

2. Монологик сөйләмне бәяләү

Монологик сөйләмдә фразалар саны - 16


Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен

«5»

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган сөйләм өчен-

«4»

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, 4-6 хатасы булган сөйләм өчен

«3»

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча монолог төзи алмаганда

«2»

3. Укуны бәяләү

Уку тизлеге - 75-80 сүз


Текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда

«5»

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп укыганда

«4»

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэлик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда

«3»

Текстның эчтәлеген аңламыйча, 7 дән артык хата җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне үтәмичә укыганда

«2»

4. Язма эшләрне бәяләү.

Диктант (сүзләр саны) - 95-105

Сүзлек диктанты (сүзләр саны)- 28-33

Пөхтә, төгәл язылган һәм орфографик хатасы булмаган диктантка

«5»

Пөхтә, төгәл язылган, 1-2 орфографик хатасы булган диктантка

«4»

Пөхтә, төгәл язылмаган, 3-5 орфографик хатасы булган диктантка

«3»

Пөхтә, төгәл язылмаган, 6 яки артыграк хатасы булган диктантка

«2»

Изложениеләрне бәяләү

(сүзләр саны)- 150-160


Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1хаталы эшкә

«5»

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, 2-3хаталы эшкә

«4»

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5хаталы эшкә

«3»

Тыңланган текстныңэчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6дан артык хаталы эшкә

«2»

5. Тыңлап аңлауны бәяләү


Тыңлап аңлау (минутларда) - 4


Тыңланган текстны тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда,барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән

«5»

Тыңланган текстны аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда,сорауларга язмача җавап биргәндә 2-3 орфографик хатасы булган эшкә

«4»

Тыңланган текстны аңлап,эчтәлеген өлешчә сөйли алганда,сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 4-5 хатасы булган эшкә

«3»

Тыңланган текстны аңламаганда,сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 хатасы булган эшкә

«2»


Дәресләрне календарь-тематик планлаштыру

Татар теле


Еллык сәгать саны: барлыгы 34 сәгать, атнага 1 сәгать


1нче яртыеллык

2нче яртыеллык

Еллык

Сәгать саны

16

18

34

Практик бүлек (Бәйләнешле сөйләм үстерү, сыйныфтан тыш уку)

1

6

7

Контроль дәресләр ( контроль, диктант, изложение, зачет, тест)

3

2

5

Административ контроль эшләр


1

1




Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укучылар яки уку эшчәнлегенә характеристика

Контроль төре

Планлаштырылган материалны үзләштерү нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Мәскәү дә татарча укый. Фигыленең төшем һәм йөкләтү юнәлешләре.

1

Кереш Яңа тема

Дәреслек белән эш итү,танып белү активлыгын үстерү


Тел бүлеге бүлекләрен искә төшерү, морфология һәм синтаксисны.



2

Әллә мәктәп,әллә музей,әллә бакча... Тартым белән төрләнгән исемнең юнәлеш килеш формасы. Ясалма сыйфатлар

1

Яңа материалны үзләштерү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру,анализ,гомумииләштерү, нәтиҗә ясау.Бирелгән сыйфатларны истә калдыру, ясалма сыйфатларның ясалышын, тәрҗемә ителешен истә калдыру.

әңгәмә

Сүзлек өстендә эш, уку, сорауларга җавап бирү, парлап эшләү.әңгәмә.



3

Әллә мәктәп,әллә музей,әллә бакча...Нәрсәгә карап? Соравы.

1

Яңа тема

Рәсем буенча фикерләр әйтү, сорауларга җавап бирү.


Үзләштерелгән белемнәрне практик куллана белү.



4

Үтелгән темаларны ныгыту.Контроль эшкә әзерлек.

1

Ныгыту

Кабатлау.

Рәсем буенча фикерләр әйтү, сорауларга җавап бирү, сорауларга җавап бирү, бирелгән структураларны дөрес куллану.


Рәсем буенча әңгәмә, сорауларга җавап бирү, таблица ярдәмендә теманы ныгыту, үрнәк буенча парлап эшләү. Сорауларга



5

Контроль эш.

1

Контроль

Алган белемнәрне гамәли куллану. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.

тест

Тест биремнәрен язма үтәү



6

Хаталар өстендә эш. Хыялымдагы мәктәп. Иярчен җөмләләр.

1

Яңа тема

Яңа материалны үзләштерүгә ия булу. Иярчен җөмләләрне таба һәм төзи белү . Хыялдагы мәктәп турында үзләштерелгән белемнәрне куллану.

әңгәмә

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү,әңгәмә, таблица белән эш.



7

8

Хыялсыз кеше-канатсыз кош. Хәл фигыль (нишли торгач?, нишләгән? Сораулары)

1

Яңа тема

Хәл фигыль формаларын сөйләмдә актив куллана алу. Хыялсыз кеше-канатсыз кош темасын ачып сөйли алу.

әңгәмә

Хыялсыз кеше нинди була? Канатсыз кош нинди була? Сорауларга үз фикереңне төгәл әйтеп җавап бирү.



9

Б.С.Ү. Контроль тест. Үткән заман сыйфат фигыль

1

Контр

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү. Үткән заман сыйфат фиг. формаларын дөрес куллана белү.

тест

Тест биремнәрен аңлап язмача үтәү.



10

Хаталар өстендә эш. Фигыльне ныгыту. Күнегүләр эшләү.

1

ныгыту

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.


Теста җибәрелгән хаталар өстендә эшләү




2 чирек








10-11

Халкын дөньяга таныткан татар.Исем+бәйлек сүзләр. Ясалма исемнәр.

2

Яңа тема

Исем+бәйлек сүзләр һзм ясалма исемнәрне сөйләмдә дөрес куллана белү Үзләштерелгән белемнәрне тормыштагы вакыйгаларда куллану өчен файдалану

әңгәмә

Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку.



12

Хыялымдагы шәһәр. Алмашлык+тыш, кала бәйлекләре.

1

Яңа тема

Дәреслек белән эш итү,танып белү активлыгын үстерү.Алмашлыкларны язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү.

әңгәмә

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, алмашлыкларны, бәйлекләрне дөрес куллана белү, гомуми нәтиҗә чыгару.Хыялдагы шәһәр турында сөйләү.



13

Хыялымдагы шәһәр.Фигыльнең йөкләтү юнәлешләре.

1

Яңа тема

Үзләштерегән белемнәрне системага салырга өйрәтү, фиг-ң йөкләтү юнәлешен сөйләмдә куллана белү


Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку.



14

Сочинение "Мин хыялланган шәһәр".

1

Ныгыту

Контр

Фикер йөртү элементлары кертеп хыялланган шәһәр турында яүу.


Иҗади сәләтләрне үстерү өстендә эшләү



15

Кабатлау дәресе. Исем һәм бәйлекләрне ныгыту.Тест эшләү.

1

кабатлау

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү. Исем һәм бәйлекләрне дөрес куллана белү.

тест

Тест биремнәрен аңлап язмача үтәү.



16

Йомгаклау. Фигыль юнәлешләрен ныгыту.

1

ныгыту

Алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.


Теста җибәрелгән хаталар өстендә эшләү




3 чирек








17

Күрше хакы-Алла хакы.Ясалма сыйфатлар. Фигыльнең уртаклык юнәлеше.

1

Яңа тема

Укучыларның сүзлек запасын баету. Уртаклык юнәлешендәге фиг-не һәм ясалма сыйфатларны күршеләр турында сөйләм оештырганда куллана белү. Үз тикшерү нигезләре белән эш итә белү.

әңгәмә

Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку



18

Күрше хакы-Алла хакы.Хәл фигыль. Нишләп? Нишләмичә? сораулары. Тестлар эшләү.

1

Яңа тема

ныгыту

Күршеләр турында сөйләшүне дәвам итү. Сорауларга җавап бирү, бирелгән структураларны дөрес куллану.


Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү,дәлилли белү. Төркемнәрдә сөйләшү, сорауларга дөрес җавап бирү.



19

Дөньяны кемдер пычрата. Шарт фигыль. Нишләсә? Нишләмәсә? Сораулары.

1

Яңа тема

Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасын 3 затта куллану үзенчәлеген аңлау, истә калдыру, теманы ачу, рәсем буенча фикерләр әйтү.

әңгәмә

Диалог тыңлау. Әңгәмә кору. Сорауларга җавап бирү Җөмләләр төзү.



20

Дөньяны кемдер пычрата.Кайдагы? соравына җавап бирүче исемнәр.

1

ныгыту

Үзләштерелгән белемнәрне тормыштагы вакыйгаларда куллану өчен файдалану. Кайлагы? Соравын тема белән бәйләп аңлату.


Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку.



21

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,бәйрәмнәр кирәк сезгә дә. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль (нишләячәк?) .

1

Яңа тема

Билгеле киләчәк заман хикәя фиг-не кулланып бәйрәмнәр турында сөйләшүләр оештыру, аерым фикерләрне исбатлый яки кире кага белү.


Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү,әңгәмә, таблица белән эш.



22

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,бәйрәмнәр кирәк сезгә дә. Киләчәк заман сыйфат фигыль. Фигыльнең төшем юнәлеше.

1

Ныгыту

Үзләштерегән белемнәрне системага салырга өйрәтү, фиг-ң төшем юнәлешен сөйләмдә куллана белү


Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку



23

Һәр гаилә нәни дәүләт. Тартым белән төрләнгән исемнәрнең төшем килеш формасы.

1

Яңа тема

Тартымлы исемнәрнең төрле килешләрдә куллана алуны активлаштыру, аерым фикерләрне исбатлый яки кире кага белү.


Уку, сорауларга җавап бирү, рәсем буенча сөйләшү, парлап эшләү, сәнг.уку.



24

Гаиләме,әллә чемпионнар командасымы? Теләк фигыль. Нишлисе иде?

1

Яңа тема

Фигыль фомасы турында төшенчә бирү , барлык формасында сөйләмдә куллану үзенчәлегенә төшенү. Бу гаиләгә, яки үз гаиләңә теләкләреңне читкерү.


Сүз байлыгын үстерү. Үзләштерелгән белемнәрне практик кулана белү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ ясау.



25

Гаиләме,әллә чемпионнар командасымы?Нишлисе булыр?

1

ныгыту

Үзләштерегән белемнәрне системага салырга өйрәтү, нишлисе булыр? соравын сөйләмдә куллана белү


Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку.



26

Үтелгәннәрне ныгытып контроль эш.

1

контр

Алган белемнәрне гамәли куллану. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.

тест

Тест биремнәрен язма үтәү




4 чирек








27

Җырламыйм да, биемим дә, гармунда да уйнамыйм.Нишлисе булыр? Нишлисе иде?

1

Яңа тема

Үзләштерегән белемнәрне системага салырга өйрәтү, нишлисе булыр? соравын сөйләмдә куллана белү. Нишлисе булыр? Нишлисе иде? Соравын сөйләмдә куллану.


Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку.



28

Җырламыйм да, биемим дә, гармунда да уйнамыйм.Нишлисе булыр? Нишлисе калган?

1

ныгыту

Үзләштерегән белемнәрне системага салырга өйрәтү, нишлисе булыр? соравын сөйләмдә куллана белү. Нишлисе булыр? Нишлисе калган? Соравын сөйләмдә куллану.


Рәсем, үрнәк буенча сөйләү, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, сәнг. уку



29

Изложение

2

Контр

Фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү.


Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру.



30

Хат.өст.эшТеләк фиг-не кабатлауга күнегүләр эшләү

1

кабатлау

Логик фикер йөртү, чагыштыру,анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.


Теләк фигыльне җөмләләрдә һәм сөйләмдә аера, дөрес куллана белү



31

Б.С.Ү. Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү. Безнең нәселдә дә сугышта катнашканнар булган

1

Яңа тема

Рәсем буенча фикерләр әйтү., сорауларга җавап бирү, әңгәмә, Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү, истәлекләр уку. Логик фикер йөртү, чагыштыру,анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

Хикәя

Истәлекләр язу

Сүз байлыгын үстерү. Үзләштерелгән белемнәрне практик кулана белү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ ясау



32

Б.С.Ү. Хуш , саубул ,

мәктәбем!

1

ныгыту

Алган белемнәрне гамәли куллану. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.


Сүз байлыгын үстерү. Үзләштерелгән белемнәрне практик кулана белү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ ясау



33

Йомгаклау. Ел буена үтелгәннәрне кабатлау. Тестлар эшләү.

1

Кабатлау

ныгыту

Алган белемнәрне гамәли куллану. Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү, алган белемнәрне системалаштырырга өйрәтү.

тест

Тест биремнәрен язма үтәү




© 2010-2022