Открытый урок по предмету ОРКСЭ

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: Яһүдиләрнең йолалары һәм гореф - гадәтләре.

Дәреснең максаты:1. Укучыларны яһүдиләрнең йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру.

2. Төрле диннәр турындагы күзаллауны баету.

3. Укучыларда башка диннәргә карата хөрмәт һәм толерантлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Метод, алымнар: лекция, әңгәмә.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

  • Хәерле көн, укучылар! Барыбыз да тынычландык, дәресебезне башлыйбыз.


  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Без сезнең белән үткән дәрестә нинди халык дине белән таныша башлаган идек?

  • Алар кайда яшәгән?

  • Яһүдиләрнең изге китаплары ничек дип атала?


  1. Яңа дәрес материалы белән танышу.

  • Бәйрәм - ул үзеңә генә түгел, ә бәлки синең тирә-ягыңдагы кешеләргә дә күңеллелек, рәхәтлек тудыру. Бүгенге дәрестә без яһүдиләрнең дини бәйрәмнәре, йолалары турында сөйләшербез һәм дәфтәргә язып барырбыз.

  • Һәр халыкның милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнардан ук - берничә йөз, хәттә мең еллар элек барлыкка килгән. Дөньядагы һәр нәрсә үзгәрә: авыллар, калалар, киемнәр, һөнәрләр, хәттә табигать тә үзгәрә. Ә халык бәйрәмнәре үзгәрешсез яши дә яши. Чөнки мондый бәйрәмнәр - халык күңеленнән, халык йөрәгеннән.

  • Православие динен тотучылар һәм мөселманнар кебек үк, яһүдиләрнең дә борын-борыннан үз календаре булган, ул ай-кояш календаре дип атала. Бу календарьның гадәти елында 354 көн. Шушы календарьга нигезләнеп, яһүдиләр дини бәйрәмнәрен уздыралар.

  • Моисейга Синай тавында бирелгән васыятьләрнең берсе шимбә көнне изге көн дип санарга куша. Шушы васыятькә тугры калып, яһүдиләр һәрбер шимбә көнне яисә шабатны олылыйлар. Шимбә көнне яһүдиләргә эшләү, ягъни нәрсәдер ясау һәм сатып алу белән бәйле эшләр катгый рәвештә тыела. Учак ягарга, электр утыннан файдаланырга ярамый. Акчага тотынырга һәм эш турында сүз алып барырга рөхсәт ителми. Шимбә - гаилә бәйрәме, бу көнне яһүдиләр догалар укыйлар, йолалар башкаралар.

  • Яһүди календаре буенча ел Рош - ашана бәйрәменнән - Яңа елны каршылаудан башлана. Ул хәзер гомум кабул ителгән календарьның көз айларына ( сентябрь - октябрь ) туры килүче тишрей аеның беренче һәм икенче көннәрендә бәйрәм ителә. Бәйрәм табынында икмәкне балга манып, шулай ук балга алма турап ашау кабул ителгән. Бу йола киләсе елның "баллы", ягъни уңышлы буласын символлаштыра.

  • Бәйрәм уңаеннан гыйбадәт кылулар вакытында тәкә мөгезе - шофар кычкырталар. Шофар авазы барлык яһүдиләргә тәүбә вакыты җиткәнлеген искәртә.Шуңа күрә бу бәйрәмнән соң яһүдиләр ун көн дәвамында тәүбә китерәләр. Бу көннәрне башкача "кырыс көннәр" дип атап йөртәләр. Аллаһ, яһүдиләр инануынча, бу көнне кешеләрне хөкемгә тарта һәм киләсе елга Гомер китабына кемне язып куярга икәнне хәл итә. Унынчы көнне Ул китапка мөһер суга. Шөңа күрә яңа елның унынчы көнен яһүдиләр бик олылыйлар. Аның исеме Йом - кипур яисә Гөнаһлар өчен түләү ( Хөкем көне ). Бу көнне яһүдиләр бик катгый тыюлы ураза тоталар һәм бертуктаусыз гыйбадәт кылалар.

  • Песах бәйрәме ( слайд 1, 2 )

  • Яһүдиләрнең төп бәйрәме - Песах. Бу көнне алар үзләренең мисыр коллыгыннан котылуларын искә алалар. Бәйрәмне 7 көн билгеләп үтәләр. Бәйрәм көннәрендә чүпрәле ипи ашарга ярамый, аның урынына - маца - су һәм оннан махсус әзерләнгән икмәк ашыйлар. Бәйрәм бәйрәм табыныннан башланып китә. Һәр ашамлыкның символик үзенчәлеге бар: әче тәмләткечләр коллык ачысын, уылган алма, хөрмә, чикләвек һәм шәрабтән әзерләнгән ризыклар төсе - яһүдиләрнең мисыр йортлары өчен балчыктан ясаган кирпеч төсен хәтерләтә.

  • Шавуот бәйрәме ( слайд 3, 4 )

  • Песахтан соң илле көн узгач, Шавуот бәйрәме үткәрелә. Бу көнне яһүдиләр Синай тавында Аллаһның Моисейга ун васыять язылган таш язмалар бүләк итүен билгеләп үтәләр. Бу көннәрдә һәм башка бөйрәмнәрдә яһүдиләргә эшләү катгый тыела. Бәйрәмдә синагогаларны чәчәкләр һәм яшел ботаклар белән бизиләр. Балаларны яһүд йолаларына өйрәтү дә Шавуот бәйрәменнән башлана. Бәйрәм көннәрендә сөттән әзерләнгән ризыклар ашаганнар, иттән тыелып торганнар.

  • Суккот бәйрәме ( слайд 5, 6 )

  • Суккот - җиде көн үткәрелә торган бәйрәм. Традиция буенча бу вакытларда өйдән чыгып - суккада ( безнеңчә чатыр ) яшиләр. Бу йола яһүдиләрнең Синай чүлләрендә адашып йөрүләрен истә тоту өчен үткәрелгән. Суккот вакытында "лулавны олылау" йоласы башкарыла. Лулав дип дүрт төрле үсемлектән торган җыелманы атыйлар. Бәйрәм алдыннан базарлар оештырыла, анда лулавлар, түбә өчен пальма ботаклары сатыла.

  • Ханука бәйрәме ( слайд 7, 8 )

  • Ханука - сигез көн үткәрелә торган бәйрәм. Легенда буенча Маккавей һәм аның сугышчылары Храмны чистарталар, шәм - менор өчен чиста май таба алмыйлар. Озак эзләнүләрдән соң кечкенә бер чүлмәктә чиста май табалар. Тик ул май бик аз була, менорның бер генә көн януына җитәрлек була. Шулай да Маккавей, Храмны яктырту өчен менорны кабыза. Һәм могҗиза була: май нәкъ сигез көнгә җитә - бу вакыт эчендә яңа май әзерлиләр. Бу вакыйга хөрмәтенә Ханука бәйрәмен сигез көн буена билгеләп үтәләр. Беренче көнне бер шәм яндыралар, икенче көнне - икене, ә сигезенче көнне - барлык сигез шәмне дә яндыралар.


  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Дәреслекнең 117-121 нче битендәге мәкалә укыла, сорауларга җавап бирелә.

  • Рәсемнәр өстендә эш.


  1. Дәресне йомгаклау.

  • Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

  • Нинди яһүд бәйрәмнәре турында белдегез?


  1. Өй эше.

117 - 121 нче битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә.






Яшел Үзән районы Акъегет гомуми урта белем бирү мәктәбе



ОРКСЭ дан ачык дәрес:

тема


" Яһүдиләрнең йолалары һәм гореф - гадәтләре "







Укытучы: Музафарова Р.Ф.












2014 ел.









© 2010-2022