Литературно-музыкальный вечер на тему ӘНИЕМ – КҮЗ НУРЫМ

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ӘНИЕМ - КҮЗ НУРЫМ

(Әдәби - музыкаль кичә)

28 ноябрь - Әниләр көненә багышлап үткәреләчәк кичә сценарийсы.

Бәйрәм үтәчәк зал лозунглар, стендлар, шарлар белән бизәлә.Әниләр бәйрәменә багышлап, стена газетасының махсус саны чыгарыла. Сәхнә түренә малай һәм кыз силуэты куела һәм шуның астына шагыйрьнең бер куплет шигыре язып эленә.

Айдан,кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием.

1нче укучы Килеп җитте Аналар көне!

Аналар, бу сезнең көнегез,

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.

Көзнең беренче бәйрәмен

Сезгә бирәбез , дуслар.

Хор белән Чөнки тормышның яме һәм

Чәчәге - хатын - кызлар.

2нче укучы Кәдерле әниләр, апалар, сеңелләр! Сезне Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет һәм шатлык телибез.

3нче укучы Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

4нче укучы Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң - иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнендә.

5нче укучы Миңа башлап, ''гүзәлем,-дип,-

Йом, кадерлем, күзләрең'' ,-дип,

Бишек җыры көйләгән.

Куенына алып ятып,

Төннәр буе матур-матур

Әкиятләр сөйләгән

Хор белән Әнием!

6нчы укучы Үчти - үчти,чәчәгем, - дип,-

Ефәк кебек чәчләрең ,- дип,

Туя алмый үбүче,-

Орчык кадәр чагымда да

"Дәү кызым син", - дип сөюче,

Хор белән. Әнием!

7 нче укучы Чәчәкләрдән җыеп бәйләм,

Чәчләремә бантик бәйләп,

Чәчәкләрдән җыеп бәйләм,

Мәктәпкә озатучы,

8 нче укучы Ак бант кебек саф булырга

Теләк, дәрт уятучы

Хор белән. Әнием!

9 нчыукучы Нурлы йөзенең сырларын

Киметсә иде җырларым.

Күпне күргән шул гөлем.

Бигрәк сабыр инде үзе,

Җан азыгы һәрбер сүзе,

Я, киң дә соң күңеле!

Озын булсын гомерең.

Хор белән. Әнием!

Хор "Әниемнең җылы кочагы" җырын башкара. (М.Мазунов шигыре, Ә.Бакиров музыкасы.)

10 нчы укучы.

Башка беркем кайгыртмаган кебек

Кайгырткансың , әнкәй, син генә.

Кеше булсын балам, дия - дия,

Чәчләреңә кырау сибелә.

11 нче укучы.

"Әни" диеп телем ачылгач та

Туганнарга йөгреп кергәнсең.

Ана башың белән бала кебек

Сикергәләп, биеп йөргәнсең.

12 нче укучы.

Койма астын казып, чит бакчадан

Мин өзгәнне белгәч алманы,

Әле истә: угры үстерәмме

Илгә мин, дип, хәтерең калганы.

"Ниләр генә күрсәтми бу бала?" -

Дип ачулансаң да эчеңнән,

Сөясең син, әнкәй, үз балаңны

Артыграк бар - бар кешедән.

13 нче укучы.

Алтын яфрак очкан бер иртәдә

Мәктәп бусагасын атладым.

Кичләр буе синең ярдәмеңдә

Тукай шигырьләрен ятладым.

Беренче "5"лене алгач,

Мин яшендәй өйгә атылдым.

Ишетүгә моны кулыңдагы

Чынаягың төшеп ватылды,

Шатлыгыңнан күзеңә яшь тулды,

"Рәхмәт, - дидең сыйпап башымнан, -

Укы, улым, тырыш, тәүфыйклы бул,

Сиңа юллар бик киң ачылган".

14 нче укучы.

Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын!

15 нче укучы.

Мин авырсам, әнкәй, балам, диеп

Өзгәләнгән синең йөрәгең

Мин авырсам, әнкәй, балам, диеп,

Бер йокысыз үткән төннәрең.

1 нче укучы.

Ычкыныр ул, күп тормас, дип,

Күрше - күлән миннән өмет өзгәндә

Син, әнием , күкрәгеңә төреп,

Саклагансың салкын көзләрдә.

2 нче укучы.

Иске туның солдат бабамның

Юрган итеп мине төргәнсең.

Мин терелсен өчен, яшәү көчен

Сөтең аша миңа биргәнсең.

3 нче укучы.

Тик син генә, әнкәй, балам, диеп,

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең,

Җылы куеның һәрчак ачылган.

4нче укучы.

Башка беркем сагынмаган кебек

Сагынгансың китсәм яныңнан.

Менә балам кайтып керер, диеп,

Җылы итеп мичең ягылган.

5 нче укучы.

Башка беркем аңламаган кебек,

Тик син генә мине аңлыйсың,

Кулларыңны куеп каш өстенә,

Юлларыма чыгып карыйсың.

6 нчы укучы.

Ана күңеле кебек җылы, нурлы,

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

7 нче укучы. Синең өчен кайгыртучы әниең булу -нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзенңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

"Әни кирәк" җыры.(Р.Миңнуллин шигыре, М. Шәмсетдинова музыкасы.)

8 нче укучы. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән... ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

9 нчы укучы. Әниләр безнең өчен әни генә түгел әле алар. Алар төрле тармакта эшләүчеләр дә. Мул иген үстерәләрме алар, машина төзиләрме, терлек карыйлармы, балалар укыталармы, авырулар дәвалыйлармы, кайда гына эшләмәсеннәр - туган илебезнең байлыгын арттыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

10 нчы укучы. Ана-баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул. Беркемгә дә сөйли алмый торган эч серләреңне анага, тик анага гына сөйләргә була.Үсеп кеше булгач та, ана баласын онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулын суза.Менә нинди тиңдәшсез кеше ул АНА!

Хор "Әниемә хат"җырын башкара. (Ә. Даутов шигыре һәм музыкасы.)

11 нче укучы.

Ана куңеле мәңге күләгәсез,

Ана куңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да,

Гомерен дә хәтта кызганмый.

12 нче укучы.

Каны белән Павлик Морозовның

Юылганда урман җиләге,

Челтәрләнгән чакта кургаш белән

Матросовның тынмас йөрәге,

Кара үлем буган чакта

Яшь гомерен үлмәс Зояның,

Палач тереләй җиргә күмгән чакта

Кошевойны, аның дусларың-

Барысының соңгы сулышында

Изге бер сүз булды:

"Хуш,анам!.."

13 нче укучы. Ана йөрәге- бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.

14 нче укучы.

Мин онытмыйм,әнкәй,

Чыклы таңда,

Уң кулыңны куеп кашыңа,

Хәерле юл, тыныч хезмәт теләп,

Басып калдың авыл башында.

Әллә инде аерылышу сиңа

Гомерлеккә булып тоелды-

Җыерчыклар буйлап күз яшьләрең

Тамчы- тамчы җиргә коелды.

Бер укучы "Кичер мине, әңкәй,гафу ит" җырын башкара.

(Г.Идрисов шигыре, Р.Хәсәнов музыкасы.)

15 нче укучы. Әни кеше үзенең бөтен йөрәк ялкынын үз вакытында балаларына өлешә. Ана мәхәббәте могҗизалар тудыра.

1 нче укучы.

Авырыйсың бит, әнкәй, врач китерик.

Юк, ул сине гуя ишетми.

Шул хәлдә дә уенда син аның:

"Эшнең, балам, кәефең ничек?-ди.

Ни дисәң дә, ана ана инде,

Изге бер шәм булып яктыра.

Соңгы телемен өзеп авызыннан,

Үзе йотмый , сиңа каптыра.

Юатырга, арысаң ял алырга

Анаң кукрәгенә авасың...

Әниеңнән якын, кадерлерәк,

Я, әйт, кемне таба аласың?

2 нче укучы.

Зур үскәч тә әле, бәла килсә,

Таянасың анаң иңенә...

Бар аңарга лаек бер генә тиң...

Ул да булса - туган ил генә.

3 нче укучы.

Мин онытмыйм сине, әнкәй, җаным,

Ерак - еракларда торып та.

Әллә инде син җибәргән сәлам хатлар,

Әллә инде кайнар мәхәббәтең

Йөрәгемне минем җылыта.

4 нче укучы.

Нинди генә телдә сөйләшсә дә,

Алтыннарын әйтер сәзнең ул;

Нәрсә дисә, ничек эндәшсә дә,

Җанга якын булыр безнең ул.

5 нче укучы.

Һәрвакытта якын күрә белә,

Яннарына дәшә: "Кил,утыр!"

Күз карашын төбәр йөрәгенә,

Кояш булып сине җылытыр.

6 нчы укучы.

Эшчеме син хәзер, зур галимме-

Барыбер сине ана үстергән.

Һәрвакытта белгән ул хәлеңне,

Һәр сулышта сине үз күргән.

7 нче укучы.

Коштай очып янына анаң килер,

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә,

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

8 нче укучы.

Ул - гүзәллек! Җирдә ярсу көч ул,

Эшли ала барысын - барысын да...

Без һәрвакыт шуның барысы өчен

Бурычлыбыз ана каршында.

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле, диләр, далада.

Тик онытмыйк шуны: ике килми

Хезмәт итү ата - анага.

9 нчы укучы.

Исәнлектә хөрмәт итми калсаң,

Алар ташлап киткәч соң була.

Бервакытта вөҗдан кичермәслек

Гомерлеккә сагыш , моң була.

10 нчы укучы.

Ана хисен

Саф һәм кайнар килеш

Гомер буена без саклыйбез,

Һәм шуңа да

Бу олы сүз белән

Туып үскән илне атыйбез.

11 нче укучы.

Ана берәү генә. Аны дуслар,

Талантлар алыштырмыйлар,

Ана белән Илне шигъри телдә

Урынсызга чагыштырмыйлар.

Хор "Матур илем" җырын башкара. (М.Хөсәен шигыре, С.Садыйкова музыкасы.)

12 нче укучы.

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызның бүләк иттек,

Югалтмассыз,мәңге торыр ул.

Хор " Һәрвакыт булсың кояш " җырын башкара.

Әниләргә бүләкләр тапшырыла, әниләр өчен өстәл әзерләнә,бергәләп утырып чәй эчәләр.

<<Совет мәктәбе>>журналында төрле еллар да басылган материаллар файдаланылды.

Файдаланылган әдәбият:

Ә.Б.Шакирҗанова. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, студентлар өчен методик кулланма. Казан: РИЦ «Школа», 2004. - 101 бит: 4.

© 2010-2022