Осенний бал 5-8 класс

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:











5-8 сыйныфларда "Алтын көз"

КВН





1а.б.: Хәерле көн кадерле укучылар, хәерле көн кадерле кунаклар. Бүген бездә "Алтын көз" бәйрәме.

2а.б.: Әйе, табигатьтә көзнең соңгы көннәре патшалык итә. Менә шушы көннәрдә авыл эшчәннәре бик зур бәйрәм ясый. Һәм менә без дә шушы олы бәйрәмгә-Алтын көз бәйрәменә, хезмәтне олылау бәйрәменә җыелдык.

1а.б.: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2а.б.: 7-8 сыйныф укучылары арасындагы иң уңганнары, иң булганнары бүгенге бәйгедә катнашалар.

Бәйге башланганчы сезне жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез

( ).

1а.б.: Жюрига үтенечебез шул, гадел һәм дөрес бәяләүче булыгыз! Ә хәзер бәйгене башлап җибәрәбез. Безнең беренче бәйгебез: Сәламләү. Сүзне 1 нче командага бирәбез. Рәхим итегез!

- 2 нче командага сүз бирелә. Рәхим итегез!

2а.б.: Алдагы конкурс: Осенний калейдоскоп. Конкурс: "Тиз, чиста, матур!" девизы астында узачак. Хәзер сез 7 мин. вакыт эчендә үзегез әзерләп килгән яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән калейдоскоп ясарга тиеш буласыз. Барыгызда да әйберләрегезне өстәл өстенә әзерләп куегыз.

1а.б.: Ярышны башлыйбыз!

2а.б.: Вакыт бетте. Ике команда да өлгер булды. Хәзер сез өстәлләрне җыештырып алыгыз. Өченче конкурска күчик: "Музыкаль тукталыш". Сүзне 2 нче командага бирәбез. Рәхим итегез!

1а.б.: Сүзне 1нче командага бирәбез. Рәхим итегез!

2а.б.: Молодцы! Барлык команда да бәйгегә ныклап әзерләнгән.

1а.б.: Сайрар кошлар тынып калган,

Ә юкәләр, имәннәр,

Җиләкле җәйне сагынып,

Башкайларын игәннәр.

Сылу каеннар барсы да

Ябынган сары җилән.

Кошлар китәләр көньякка,

Димәк, алтын көз килгән.

2а.б.: Хәзер мин болельщикларга табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз!

а) Озын-озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)

б) Ук, башы алтын чук. (бодай)

в) Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)

г) Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (кәбестә)

д) Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (бәрәңге)

е) Туп түгел-түгәрәк, күсе түгел койрыклы. (чөгендер)

ж) Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (шалкан)

з) Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар.(суган)

и) Тышы таш, эче боз. Тәрәзә-ишек куймаган, эчен кемдер буяган. (карбыз)

к) Алсу битле кыз үсте, "тып" итеп сикереп төште. (алма)

л) Озын, яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә. (кыяр)

м) Өсте яшел, асты кызыл,

Җирдә үсә,

Ни булыр? (кишер)

2 а.б.: Ул-ябык кына, тыйнак кыз мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен була. Ул хәзер дә элеккечә матур һәм яшь. Аның күзләре балаларга җылы нурларын таратуны дәвам итәләр.

1а.б.: Бу сүзләр сезнең турыда хөрмәтле 7,8 сыйныф җитәкчеләре. Ә хәзер безнең Кем? Кемне? конкурсы. Конкурска 2 сыйныф җитәкчесе кирәк була. Бирегә рәхим итегез!

2а.б.: Биремне тыңлагыз: Без бер-беребезгә йокларга ятканда теләкләр телибез. "Хәерле төн!", "Тәмле төш" һ.б. Нинди генә төшләр күрмибез? Кем кызыклырак төш күрде икән? Менә сезгә берәр бит. Шунда үзегез күргән төшне языгыз, безгә укып үтәрсез. Кемнең төше иң кызыклы, шул командага балл языла. Укытучылар искә төшергәндә болельщиклар чыгыш ясый. Рәхим итегез!

1а.б.: Ә хәзер алдагы конкурсыбыз: Рекламная пауза. Рәхим итегез 1 нче команда.

  • Молодцы! 2 нче команда. Рәхим итегез!

2а.б.: Молодцы! Телевизордагы рекламаларны барыгызда бик яратып карыйсыздыр, мөгаен.

1а.б.: Үскәч кем буласың дип,

Сорыйлар да, сорыйлар.

Әллә нинди һөнәрләр

Саныйлар да юрыйлар.

Минем генә белсәгез,

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып

Туктыйсым килә.

Ә хәзер менә сезнең кем буласы килгәнегезне тикшерик. Алдагы конкурс: Клип. 1 нче команда укучылары кем булырга телиләр икән? Карап карыйк.

2а.б.: Ә 2 нче команда укучыларыннан кемнәр чыгар икән? Рәхим итегез сәхнәгә!

1а.б.: Менә, дуслар! Бәйгебез ахырына якынлашты. Укучыларыбыз уңганнар да, булганнар икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне ачыклау җиңел булмас, дип уйлыйм. Ә хәзер конкурсны йомгаклау өчен сүз жюрига бирелә.

(жюри сүзе), (котлаулар, бүләкләр, грамота тапшырыла).

2а.б.: Сезгә бик зур рәхмәт. Безнең уебызча, сезгә бәйге ошагандыр. Киләчәктә сезгә зур уңышлар телибез. Саубулыгыз!

© 2010-2022