Урок Туган җирем. Аның урамнары

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яшел Үзән районы Васильево 1 нче кадет мәктәбе


Туган җирем.

Аның урамнары..

(4 нче к сыйныфта ачык дәрес)





Үткәрде:Татар теле һәм әдәбият укытучысы

Гыйзәтуллина Л.М.

2012ел


Максат: 1. Укучыларның туган як турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.

2. Аларның тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Телләр өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыгын арттыру.

4.Туган якны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.



Җиһазлау: магнитлы такта, компьютер, мульти - медиялы күрсәткеч, карточкалар.






Дәрес барышы

I. Оештыру.

1)Дежур укучы белән әңгәмә.

1 нче слайд

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

-Исәнмесез ,укучылар.Без бүген Татарстан темасын дәвам итәбез.Дәрестә туган ягыбыз турында сөйләшербез.Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез кирәк булачак.

2 нче слайд

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1)Сүзләрне дөрес әйтү: туган як ,туган ил,Ватан , дәүләт теле,сурәтләнгән,милләт, Татарстан башкаласы

2)Шушы ук сүзләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү.

3 нче слайд.

Татарстан символлары.

Татарстан турында сөйләү.

Сорауларга җавап бирәбез .

  • Татарстан нинди ил?

  • Безнең башкалабыз - ... .

  • Татарстанда нинди милләтләр яши ?

  • Алар ничек яши ?

  • Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

  • Татарстанның беренче президенты кем?


  • Безнең туган илебез ничек атала?


  • Ә Васильево безнең туган илебезме? Ни өчен? Ул шәһәрме ?

4-23 нче слайдлар

Презентация "Васильево бистәсе" Укучы чыгышы

Физ.минутка. Урам турында.

Безнең урам.

Безнең урам - зур урам,

Мин шул урамда торам.

Тирә-якта күршеләр -

Бар да уңган кешеләр.

Барый абый - бакчачы,

Сара апа - кибетче,

Дамир абый - тимерче,

Тимербикә - пешекче.

Гөлнур апа укыта,

Батырҗан балык тота,

Нурмый абый йорт сала.

Мөхәррәм такта яра.(Хәләф Гарданов)


  • ... син нинди урамда яшисең? Иптәшеңнән сора әле: ул нинди урамда яши икән?

  • Васильевода нинди урамнар бар?

  • Муса Җәлил ,Волостнов,Ленин ,Спорт,Габдулла Тукай һәм башка урамнар .


  • 24 -29 слайдлар

  • Кем ул Муса Җәлил ? Аның нинди шигырьләрен беләсез?

  • Кем ул Габдулла Тукай?

  • Менә бу язучыларның Казанда музейлары бар. Ә бездә нинди музейлар бар?

  • К.Васильев музее.

Укучы чыгышы . Презентация "К.Васильев музее".

30-41 слайдлар.

-Димәк укучылар урамнарга ник бу кешеләрнең исемнәре бирелгән ?

-Алар атаклы кешеләр.

Ситуатив күнегүләр эшләү.Отдыхаете в лагере .Несколько детей не местные .

Они распрашивают о поселке.

Остальные дети им отвечают.

IlI. Йомгак ясала. Рефлексив бәяләү.


  • Дәрескә йомгак ясала.

  • Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез: бик эчтәлекле, тирән, мәгънәле диалог һәм монологлар төзедегез.

Өй эше "Без дәрестә нишләдек? 5-6 җөмлә язарга яки диалог төзергә .

  • Шуның белән дәрес тәмам. Туган як турында җыр белән дәрес тәмамлана"Яратыгыз туган илегезне".









© 2010-2022