Чишмә әдәби берләшмә утырышы

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

3нче гимназия муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы

Тема: Шигърият дигән серле дөнья...

("Чишмә" әдәби берләшмә утырышы)

2-10нчы сыйныф укучылары



Дәрескә эпиграф: Шигырь язган һәрбер кеше

Шагыйрь түгел.

Шигъри телдә сөйли ала

Хисле күңел.

М.Әдиятуллина

Максат :
1.Укучыларның иҗади эшләренә юнәлеш бирү;

2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3. Әдәбият белән кызыксыну, шигърияткә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: М.Әдиятуллина "Кердем адашып кына"шигырьләр җыентыгы ,Яшел Үзән, 2013; компьютер, интерактив такта,презентация, укучыларның иҗади эшләре тупланган папкалар, төрле елларда басылган Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф Яруллин, Г. Зәйнәшева, С.Хәким, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев, С.Әхмәтҗанова, Й.Шәрапованың шигырь китаплары күргәзмәсе.
Дәрес барышы.
Укытучы. Укучылар, бүген безнең дәресебез гадәти дәрес түгел, без шигърият дигән серле дөнья турында сөйләшербез,фикерләр алышырбыз, иҗат җимешләре белән танышырбыз , татар халкының танылган шагыйрьләре әсәрләрен дә ишетербез.Ә хәзер дәреснең эпиграфына игътибар итик.

1нче слайд Шигырь язган һәрбер кеше

Шагыйрь түгел.

Шигъри телдә сөйли ала

Хисле күңел.

М.Әдиятуллина


-Укучылар, шигырь ничек туа? Кем соң ул шагыйрь?(укучыларның җаваплары тыңлана)

Укытучы. Әйе,бик дөрес. Шагыйрь- ул хис- тойгыга бай кеше .Шигырь язу өчен хис- тойгы кирәк.

- Хис- тойгылар нинди булырга мөмкин? (укучыларның җаваплары тыңлана)

2нче слайд Хис-тойгы


Патриотизм

Соклану

Ярату

Горурлану

Бәхет

Сагыш

Шатлану

Югалту

Мәхәббәт

Нәфрәт һ.б.

3 нче слайд : М.Әдиятуллина "Кердем адашып кына"шигырьләрләр җыентыгы

(Шигырьләр белән таныштыру)

Шигырь ничек туа дигән сорауга шигырь юллары белән җавап бирәсем килә.


Шигырь кайчан туа?


Иҗат итү өчен

Ялгыз калу кирәк.

Үз хисләрең өчен

Терәк булу кирәк.


Шигырь язу өчен

Илһам килү кирәк.

Шул мизгелдә аны

Тотып алу кирәк.


Шул чагында гына

Шигъри юллар туа,

Күңелдәге хисләр

Тамчы булып тама.

Нәтиҗә. Димәк, шигырь язу өчен илһам килү кирәк.Сезнең игътибарга тагын бер шигыремне тәкъдим итәм.

Илһам абый

Тынгы бирми Илһам абый

Йокылардан уята.

"Онытканчы язып куй!- дип

Күңелләрне юата.

Күңел кылларын тибрәтә,

Алып менә һавага,

Үзеңә дә сиздермичә

Китә алып дәрьяга.

Акыллы киңәшләр бирә,

Туры юлны күрсәтә.

"Тукайлардан үрнәк ал!- дип

Читтән генә күзәтә.

Айкый- чайкый хисләремне,

Йөрәкләрне телгәли.

"Вакытың бармы?"- дип сорамый

Үзе белеп килгәли.

-Укучылар, шигырь язу өчен нәрсәләрне белү мөһим (укучыларның җаваплары тыңлана)

4 нче слайд Шигырь төзелеше

Рифма

Ритм

Үлчәм

5 нче слайд Силлабик шигырь

Грекча силлабе сүзеннән килә, иҗекле шигырь.

Укытучы.Шагыйрьләр күбрәк силлабик шигырь төзелешен якын итәләр.8-9, 9-10 һ.б. үлчәмле шигырьләр күп очрый.

- Шигырьләр нинди темаларга языла? (укучыларның җаваплары тыңлана) 6 нчы слайд

Темалар

  • Туган ил

  • Мәхәббәт һәм нәфрәт

  • Сугыш һәм тынычлык

  • Ел фасыллары

  • Табигать

  • Ярату

-Шигырь булсын өчен тагын нәрсәләрне белергә тиешбез? (укучыларның җаваплары тыңлана)

7 нче слайд Сүрәтләү чаралары

  • Троплар

  • Стилистик фигуралар

Нәтиҗә. Шигырь язу өчен мәгънәгә дә,эчтәлеккә дә,үлчәмгә дә, сүрәтләү чараларына да игътибар итәргә кирәк.

Укытучы.Ә хәзер укучыларыбызның иҗат җимешләре белән танышырбыз.

Кар яуган

Шундый матур кар яуган

Юллар да ап-ак булган

Урам, кырлар, болыннар

Мамык юрган ябынган.

Йомшак кына кар яуган

Бөтен дөнья сафланган,

Ә малайлар һәм кызлар

Кар яуганга шатланган.

2Д сыйныф укучысы Дәүләтшина Раянә.

Кыш

Кыш җитте, ява карлар,

Ап-ак булды урамнар.

Шатланалар балалар,

Таудан шуып калалар.

Кар астында урманнар

Ак йокыга талганнар,

Ә яшь матур чыршылар

Бәйрәмнәргә барганнар.

2Д сыйныф укучысы Әхтәмова Камилә.


Якын күңелгә

Кечкенәдән миңа Тукай таныш

Һәр шигыре якын күңелгә.

"Шүрәле"не бик яратып укыйм

Кырлайларга барам күрергә.

Хыялымда су буенда йөрим

Су анасын күрдем басмада,

Кул сузмадым, бер дә кызыкмадым

Алтын тарак анда ятса да.

Кәҗә белән сарык очрадылар

Яши алар һаман урманда,

Капчыклары тулы бүре башы

Бирешмиләр карга- буранга.

Бала белән күбәләк тә бергә

Уйный икән хәтфә болында.

Рәхәт тә соң, бәхет тә соң

Янәшәңдә дуслар барында!

Бөек Тукай, әсәрләрең аша

Бу дөньяда танып белдем мин.

Үз телемнең сихри матурлыгын

"Туган тел"ең аша тойдым мин.

3 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы

7Г сыйныф укучысы Сингатуллина Карина.

Имәле


Кыен чакта төшәм Имәлегә

Карап торам бөдрә талларга,

Аңлагандай минем хәлләремне

Моңаялар сыман алар да.


Серләремне сөйлим агым суга

Челтерәми ул да ,тын кала,

Җырлый-елый йөрим яр буенда

Күз яшьләре тама елгага.


Бер мизгелгә чумып табигатькә

Тыңлап торам кошлар сайравын,

Сизми калам күңелләрем бушап

Кыенлыклар артта калганын.


Чәчәк җыеп йөрим яр буенда

Кире чыгам кайтыр юлларга,

Сау булыгыз,талларым һәм елга,

Тагын төшәм сезнең яннарга.


10 нчы сыйныф укучысы Мойсеева Илзирә.


Бакчада


Җәй көнендә рәхәтләнеп,

Ял итәм мин бакчада.

Иркәләнәм, ләззәт алам

Табигать кочагында.

Хуш исле чәчәкләр минем

Күңелемне күтәрә.

Кошларның матур сайравы

Миңа шатлык китерә.

Әбиемә мин бик теләп

Булышырга яратам.

Чәчәкләргә сулар сибеп,

Төпләрен дә йомшартам.

10А сыйныф укучысы Сафиуллина Исламия

Татарчадан русчага тәрҗемәләр

Китап Книга

Китап - киңәшчен синең, Книга - твой советник

Дустың, ярдәмчен синең, Друг, помощник тебе

Ул хөрмәткә бик хаклы Она достойна похвалы

Кадерлә син китапны Ты книгу береги

Почмакларын бөкләмә, Углы не гни

Керле кул белән аны Страницы не рви

Беркайчан да тотма син. Никогда не бери.

Х. Шабанов 4Г сыйныф укучысы

Гыйззатуллин Әмир



Яңа ел бәйрәмендә На празднике нового года


Яңа елларның җиткәнен Этот праздник я очень люблю

Шатланып көтеп алам, Рано утром я встаю,

Иң матур күлмәкне сайлап Одеваю красивое платье

Бәйрәмгә киеп барам. И эту песенку пою.


Бергә җырлыйк,биик диеп К нам на праздник приходят соседи:

Куяннар да килгәннәр, Волки, зайцы и медведи.

Төлке, аю һәм бүреләр И лиса к нам тоже придёт,

Җылы туннар кигәннәр. И станцует и споёт


Яшел чыршы хуш исләрен На зелёной ёлке сияют огни

Залыбызга тарата, Ёлка наша лучшая на свете

Ак чәчәктәй кар бөртеген Снежинки, словно белые цветы,

Һәрбер бала ярата. Любят взрослые и дети.


Бәйрәмебезнең кунагы Вот на праздник к нам пришёл

Кыш бабай һәм Кар кызы, Добрый дед мороз.

Оста биюче, җырчыга Всем мальчикам и девочкам

Әзер аларның призы. Подарки он принёс

М.Әдиятуллина 5А сыйныф укучысы

Суетина Алиса

Йомгаклау. Барыгызга да зур рәхмәт.Уңышлар телим. Иҗат чишмәгез саекмасын, ургылып-ургылып агарга насыйп булсын.Рәхим итеп китаплар күргәзмәсе белән таныша аласыз.



















.


© 2010-2022