Открытый урок Көз җитте

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





























































































4нче сыйныф ,татар теле .

Тема:Алтын көз.

Максат: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;Көн атамаларын кабатлау,ныгыту. укычыларны туган җирен шагыйрь күзләре белән күрә белергә, туган ягына күңел багларга, көзге хезмәт һәм табигатьне ярата белергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади эшчәнлекне үстерү.

Дәрес төре: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Материал:мультимедия,презентация,сүзлекләр,көз рәсемнәре.

Дәрес барышы.

Дәресне оештыру.

1.Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы.Хәерле көн, укучылар!Каефләрегез ничек соң?Бүгенге дәрестә мин сезгә бары уңышлар гына телим.

Укучыларым, сез дәрестә актив булырсыз, белемнәрегезне күрсәтерсез һәм үз фикерләрегезне раслап, курыкмыйча әйтерсез дип ышанам.

Дәресне башлап җибәрер алдыннан сыйныфны ике төркемгә бүлик.Эшне төркемнәрдә алып барырбыз.

Әйдәгез әле, дәресебезне иртәнге гимнастикадан башлап җибәрик әле.

(Укучылар торып басалар һәмукытучы белән берлектә гимнастика ясыйлар.)

Нәни чебиләр.

Нәни чебиләр көз көне

Җылы майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп

Бер урынга килгәннәр.

Корт-корт бер урынга килгәннәр.

Тавык аңлата корт-корт дип,

Үз телендә аларга

Зарядка ясаган чакта

Ничек канат кагарга.

Корт-корт ничек канат кагарга.

Тик тавыкның әйткәненә

колак салмый чебиләр.

Шуңа күрә зарядканы

Дөрес ясый белмиләр.

2. Актуальләштерү.

Без узган дәресебезне искә төшерәбез

-Әхәзер игътибар белән тыңлагыз һәм мин биргән сорауга уйлап җавап бирегез.

-Бүген атнаның нинди көне?

Укучы.Бүген 24нче октябрь-чәршәмбе көн.

Дөрес укучылар, бүген24нче октябрь чәршәмбе көн.

-Ә кичә нинди көн иде?

-Кичә сишәмбе көн иде.

-Ә хәзер бер уен уйнап алырбыз.Көн атамаларын кем яхшы белә.

(1нче слайд чыга "Көн атамаларын"хор белән укып чыгу.

-Карагыз әле укучылар, безгә кунакка паровоз көн атамаларын алып килгән.Юлда аның бер вогоны төшеп калган.Нигди көн атамасы төшеп калды икән?Ярдәмгә барабызмы.(Көн атамаларын ныгыту.)

Нинди көн атамасы төшеп калган?

Чәршәмбе көн.

Сез алдагы дәресне дөрес үзләштергәнсез, молодцы.

2.Төп өлеш.

Бер рәссам бөтен дөньяны

Алтын төскә буяган,

Хәтта көчле яңгырлар да

Бу буяуны юмаган.

-Укучылар, бу рәссамны беләсезме?

Укучылар. Бу алтын көз.

-Дөрес, укучылар, бу көз .Димәк, без бүген көз турында сүз алып барырбыз .

  • - Сез ничек уйлыйсыз, Көз кем?ме икән ул, әллә нәрсә?ме икән ул? Әйдәгез, шул турыда уйлашыйк әле.Бәлки безгә бу сорауга җавап бирергә көз турында язылган табышмаклар булышыр?

  • Кырлар буш кала

  • Яңгырлар ява

  • Җирләр дымлана

  • Бу кайсы вакыт , я әйтеп кара.(Укучыларның җавабы тыңлана."Көз җитте".



  • Олысы да , кечесе дә эшләпә кия.(гөмбә.)

Яз килсә киенә, көз килсә чишенә.Ул нәрсә?( Агачлар.).

2.Дәреслек белән эшләү.46нчы битне ачабыз."Көз" темасын карыйбыз.Укытучы көз темасын укучыларга укып китә.

Көз.

Җылы җәй үтте.Хәзер көннәр җылы түгел.Салкын җилләр исә.Агачлар сап-сары.Агач яфраклары крела.Бакчада эшләр бетте.Кошлар җылы якларга очтылар.Көз җитте.

Сүзлек :

Җәй- лето

Көннәр җылы түгел-дни стали холодными

Салкын җил-холодный ветер

Агачлар сап-сары-деревья желтые

Коела-падают

Кошлар-птицы

Очтылар-улетели

Текстны укучылардан укыту.

Сораулар өстендә эшләү.

Укытучы.

Хәзер көннәр нинди?

Укучы.

Көннәр суык.

Укытучы.

Көн җиллеме?

Укучы.

Әйе, көн җилле.(слайд күрсәтелә).

Укытучы.

Агачлар сап-сарымы?

Укучы.

Әйе, агач яфраклары сап-сары. (слайд.)

Укытучы.

Кошлар җылы якка очтылармы?

Әйе, кошлар җылы якка очтылар.( слайд.)

Укытучы.

Көз җиттеме? (слайд.)

Укучы.

Әйе,көз җитте.

Укытучы.

Көз җиткәнен нинди билгеләренә карап белдегез?.

Укучы.

Көз көне көннәр суык.Җил исә. Агачлар саргая.

Кошлар җылы якка очып китәләр.

Укытучы.

Дөрес, балалар, ә көздән соң нинди ел фасылы килә.

Укучы.

Кыш ае.

Сез ничә ел фасылын беләсез?

Укучы.

4ел фасылы, көз, җәй,яз,җәйайлары.

Ә хәзер нинди ел фасылы килде?

Укучы.

Көз ае.

Дөрес итеп укыгыз!

Җәй үтте җил исә

Җылы түгел көз җитте

Скаҗите по- татарский.

Прошло лето, настала осень, дни холодные, листья желтые ,

золотая осень, мы любим осень.

Ял минуты.Күзләрне ял иттереп алыйк.(слайд.)

Дәрескә гомуми бәя куела.

Укытучы.Димәк, укучылар, бүген без сөйләгәннәрдән чыгып без шундый нәтиҗә чыгара алабыз":Көз темасын укыдык,ныгыттык, сорауларга җавап бирдек, көн атамаларын кабатладык, көз темасына слайдлар карадык.

4.Йомгаклау, билге кую.

Өй эше.Көз билгеләрен кабатлау, ныгыту."Алтын көз" исемле инша язып килергә.Сынамышларны укырга.

Көз озын килсә, яз соң килер.

Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак боз яуса, кыш суык булыр.

Сентябрь аяз - кыш салкын.

Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы

© 2010-2022