Әкияттә кунакта (Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Кичәнең максаты:Г.Тукай әсәрләрендәге төп фикерне аңларга, геройларның эшчәнлегенә бәя бирергә өйрәтү;Әсәрләрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү; телнең сәнгатьлелеген үстерү, диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.Катнашалар: Күбәләк, Кыз, Шүрәле, Былтыр, балалар(3), Су анасы, бала, укытучы (алып баручы)
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әкияттә кунакта

(Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Катнашалар:

Күбәләк

Кыз

Шүрәле

Былтыр

Балалар(3)

Су анасы

Бала

Укытучы (алып баручы)

Бию көе яңгырый.

Сәхнәгә бии-җырлый Күбәләк чыга.

Күбәләк.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Күбәләкне куып Кыз чыга.

Кыз.

Әйдәле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Күбәләк.

Тик гомерем бик кыска;

Бары бер көн генә, -

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Шул вакыт ямьсез тавыш ишетелә. Кыз куркып кала. Сәхнәгә Шүрәле килеп чыга.

Шүрәле.

Әй, матур кыз, кил әле син дә бармакларыңны селкет.

Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый, мин карак-угры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел...

(кызга таба бара, шулчак "тр-р" дигән тавыш ишетелә. Былтыр килеп керә.)

Былтыр.

Ах син, урман сарыгы, һаман үз эшеңдәмени? Бу юлы сиңа миннән котылу юк.

(Шүрәлене кулыннан эләктереп ала.)

Шүрәле.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Былтыр.

Атла-атла, күп сөйләшмә.

Бу юлы миннән сиңа

Котылу юк, бичара.

Шүрәле.

Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт,

Сүзләремне тыңлап бетер, зинһар, бераз сабыр ит.

Тукай кичәсенә дип баруым иде минем,

Сылу кызны күргәч, туктап, әзрәк шаярмакчы идем.

Былтыр.

Җитте инде, алдама.

Шүрәле.

Һич санама ялганга, зинһар, хәлемне аңла.

Балалар чакырган иде, нәкъ унынчы яртыга.

Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.

Былтыр.

Миннән булсын изгелек,

Ярый, тыңлыйм сүзеңне.

Әгәр ялганлаган булсаң,

Биетермен үзеңне.

Син шушында утырып тор,

Моннан беркая китмә;

Тыңламыйча китеп барсаң,

Миннән яхшылык көтмә.

Шүрәле агач төбенә утырып кала.

Былтыр сәхнәдә утырган балалар янына бара.

Былтыр. Исәнмесез, дускайлар.

1нче бала. Ай, бу бит Былтыр абый.

2нче бала. Исәнмесез, Былтыр абый.

Былтыр.

Килдем сезне күрергә,

Хәлегезне белергә.

2нче бала.

Былтыр абый, рәхим ит

Бездә кунак булып кит.

Былтыр.

Рәхмәт! Рәхмәт!

Балалар, менә нәрсә...

Килгәндә сезнең янга,

Тап булдым бер хайванга.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Ялтырый ике күзе.

Җенме, өрәкме әллә?

Үтә килешсез гәүдә,

Үстергән сакал-мыек,

Таккан озын койрык.

Кәп-кәкредер борыны,

Төз түгел аяк-кулы.

Бармаклары төп-төзен,

Тик килешсез, бик озын,

Кычкыра шашып үзе.

"Былтыр кысты", - бар сүзе,

Ул кем әле?

Балалар. Шүрәле, шүрәле!

Былтыр.

Бик дөрес, тик ул сезнең янга кунакка килергә җыенып йөри.

3 нче бала.

Әйе шул , чакырган идек,

Никтер көттерә озак.

Шүрәлене күргән дә юк,

Урман Баулыга ерак.

Былтыр.

Алай икән... ярый инде,

Шүрәлене табармын.

Кичәгә килсен микән,

Тәртибенә карармын.

(Кесә телефоныннан Шүрәлегә шалтырата.)

Былтыр.

Әлү-әлү, Шүрәле,

Балалар янына килеп җитәргә 3 минут вакыт сиңа.

Шүрәле килеп керә, Былтыр саубуллашып чыгып китә.

Былтыр. Сау булыгыз, балалар. Шүрәле тәртип бозса, хәзер килеп җитәрмен.

Шүрәле.

Исәнмесез, балалар.

Минем исемем - Шүрәле.

Тукай әкиятеннән мин,

Сез белмисездер әле.

1нче бала.

Беләбез, беләбез!

Сине күптән көтәбез.

Шүрәле.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

Гадәтемчә бераз гына

Кети-кети итәргә.

Шулчак сәхнәгә "Коткарыгыз, ярдәм итегез!" - дип кычкырып бер малай йөгереп менә. Аның кулында алтын тарак.

Малай.

Су буенда алтын тарак таптым,

Сусадым, арыдым, шундый озак чаптым.

Сәхнәгә Су анасы килеп керә, Малай Шүрәле артына кача.

Су анасы.

Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир, син урлап качтың аны, ах, син карак!

(Су анасы таракны алмакчы була.)

Шүрәле.

Тукта, тукта, Су анасы,

Без икебез дә тукай әкиятеннән ич.

Балалар сине дә кичәгә чакырганнар, ахры. Рәхим ит, кунак бул.

Малай.

Су анасы, мин синең таракны югалмасын дип алган идем, мә, үзеңә булсын.

1нче бала. Әйе, әйе, әкияттә калсын.

Шүрәле.

Балалар, минем урманым ялгыз калган иде, китим инде, рәхмәт сезгә. Менә кечкенә генә күчтәнәч сезгә.

Су анасы.

Миңа да елгамны озакка ташлап йөрергә ярамый. Бака малайлары белән балык кызлары сугыша башламасыннар. Сау булыгыз, балалар!

2нче бала. Ай-яй бигрәк әйбәтләр. Тукай әкиятеннән булгангадыр.

3нче бала. Әйдәгез, Шүрәленең күчтәнәчен карыйбыз.

("Каен ботагын" сүтәләр, каен тузына язылган табышмаклар килеп чыга.)

1нче бала. Менә ичмасам күчтәнәч.

Нәкъ кеше төсле үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты", - дип акыра,

Туганнарын чакыра,

Бу кем әле? (Шүрәле)

2нче бала.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (Сарык)

3нче бала.

Гали аны печән белән кунак итә,

Ә ул рәхмәт әйтеп сакалын селкетә.

Ул нәрсә? (Кәҗә).

4нче бала.

Кулы юк, балчык ташый,

Армый-талмый матур итеп

Оя ясый. (Карлыгач)

1нче бала.

Чуар, йомшак күлмәге.

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк)

Алып баручы. Афәрин! Рәхмәт сезгә, балалар. Г.Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, тормыш сабагы аласыз. Сез - яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры хезмәт итегез.



© 2010-2022