Презентация книги Моң бишегем - Мөслим

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Метрәем-моң бишегем

("Моң бишегем Мөслим" китабын тәкъдир итү)



Төзеде: Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галимҗанова Халидә Әзһәм кызы



2009

Хәерле көн, кадерле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар! Көннәрегезнең хәерле, эшләрегезнең уң булуын теләп, әдәби очрашуыбызны башлап җибәрәбез. Безнең бүгенге очрашуыбызның сәбәпчесе- менә минем кулымдагы яңа гына табадан төшкән шушы матур китап. "Моң бишегем Мөслим"дип атала ул (Казан "Мәгариф" нәшрияты 2009). Биредә Мөслим районы һәм аның авылларына багышланган җырлар һәм шигырьләр тупланган. Бу китап районыбыз халкы өчен бик кадерле бүләк дип әйтер идем мин. Чөнки туган якка багышлап шигырьләр бик күп языла, аларга көйләр иҗат ителә. Һәм менә шушыларның һәммәсен бер җыентыкка туплап, китап итеп бастыру-бик мактаулы, шул ук вакытта күп көч һәм сабырлык сорый торган хезмәт. Кем соң ул халкы өчен шулай янып-көеп йөри торган, аның талантына мөкиббән киткән кеше? Ул-якташыбыз Флүр Баһаветдинов. Бу аның якташларына беренче бүләге генә түгел. Мөслим районының 75 еллыгына багышлап чыгарылган саллы гына "Без-Мөслим балалары" дигән китабы да зур әһәмияткә ия. Хәзер кыскача гына бу игелекле якташыбыз турында сөйләп китәрбез.

Флүр Нуретдин улы Баһаветдинов 1958 елда Иске Вәрәш авылында туа. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, үзен бик яхшы тикшерүче итеп танытканлыктан, Әлмәт, аннан соң Казан шәһәрләренең прокуроры итеп билгеләнә. Соңгы елларда Татарстанның атказанган юристы Ф.Н.Баһаветдинов Президент аппаратында дәүләт хезмәткәрләре департаментын җитәкли, ә 2004 елда Республика Конституция судына судья итеп билгеләнә. Шундый җаваплы эшләр башкаруы белән бергә, Флүр Нуретдинович тикшерүче буларак туплаган бай тәҗрибәсен повесть, очерк һәм хикәяләрендә яктырта. Ул-Татарстан язучылар берлегенең күренкле әгъзасы. Бүген сезгә тәкъдим ителәчәк кайбер авторлар турындагы материаллар да нәкъ менә Флүр Нуретдиновичның алда әйтеп кителгән "Без - Мөслим балалары" исемле китабыннан алынды.

Ә хәзер, әйдәгез, "Моң бишегем Мөслим" китабы белән якыннанрак танышыйк.

(Китапка язылган "Сүз башы"укыла)

Китапның беренче 55 битен Мөслимебезгә багышланган күп санлы шигырьләр һәм җырлар алып тора. Монда инде татар халык җыры "Мөслим"нән башлап, барлык якташ шагыйрьләребез, гади хезмәт кешеләре һәм мәктәп укучыларының да шигырьләре урын алган. Әйдәгез хәзер Мөслим турындагы популяр җырларның берсен тыңлап китик.

Кызлар ансамбле башкаруында Шәмсия Җиһангировасүзләренә Азат Хөсәенов иҗат иткән "Мөслимем" җыры яңгырый.

Мөслимгә бик якын урнашкангамы, әллә инде туган авылларына багышлап шигырь язучылары күп булгангамы, китапта Метрәй авылына урын икенче итеп үк бирелгән."Тал-тирәкле инеш буйларына сибелгәнсең, авылым Метрәй" дип исемләнгән бу бүлек. Ә аны шигырен дә, көен дә үзе иҗат иткән Индира Хафазетдинованың "Метрәй авылы" дигән җыры башлап җибәрә. Кем икән соң ул безнең авыл турында җырлар язып кына түгел, аларны үзе башкарып та йөрүче Индира Хафазетдинова?

Хафазетдинова Индира Мөхәммәтдин кызы 1962 елда Вәрәшбаш авылында туа. Кечкенәдән үк үзешчән сәнгатькә гашыйк кыз авыл сәхнәләрен үзенең дәртле биюләре белән бизи. Мәктәпне тәмамлагач, Казан мәдәният институтына укырга керә. Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәрендә башлап җибәрә. Шунда үзе дә җырлар иҗат итә башлый. Күп җырлары туган ягына багышлана, үзе иҗат иткән җырларын яздырган кассетасы да дөнья күрә. Үзенең концерт группасын булдырып, якташларын концертлары һәм Сабантуй бәйрәмнәрендә матур күңел ачу программалары белән сөендерә. Бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итә. (Шигыре укыла)

Алдан әйтеп кителгән "Тал тирәкле инеш буйларына сибелгәнсең, авылым Метрәй" дигән сүзләр авылыбызның бик тә ихтирамга лаеклы, әдәбиятка, иҗатка гашыйк кешесе Мәдинә апа Хәйретдинованың "Туган авылым" дигән шигыреннән алынган булып чыкты. Бүген Мәдинә апа-безнең кунагыбыз. (Мәдинә апа б-н әңгәмә)

-Мәдинә апа, әйтегез әле, шигырь кайчаннан язасыз? Башка темаларга да шигырьләрегез бармы? Метрәй табигате нәрсәсе белән илһамландыра? Яшьләргә теләкләрегез?

(Мәдинә апаның шигырьләре тыңлана)

Китаптагы шигырьләр авторының берсе һәркөнне безнең арабызда. Бер караганда ул мавыктыргыч итеп дәрес үткәрсә, икенче караганда, шау-гөр килеп, укучылар белән концерт-спектакльгә әзерләнә. Ә кичкә инде аны авыл сәхнәсендә нинди дә булса рольдә күрергә мөмкин. Әле җитмәсә шигырьләр дә яза икән. (Яббарова Синара Ягъфәровна б-н әңгәмә)

- Синара Ягъфәровна, ничек җитешәсез барысына да? Бу сәләт сезгә каян бирелгән дип уйлыйсыз? Ни өчен нәкъ менә Метрәй авылына мәдхия җырлыйсыз, сез бит Салавыз Мухан кызы? (Шигырьләрен укый)

Китаптагы ике шигырьнең авторы-Сәгыйдә Сираҗиева. Әйдәгез, бу авылдашыбыз белән дә танышып китик.

Сираҗиева Сәгыйдә Фәүзи кызы 1959 елда Метрәй авылында туа. Лениногорский педагогия училищесының сәнгать-графика бүлегендә белем ала. Хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә яши, сәнгать мәктәбендә балалар укыта. Сәгыйдә Сираҗиева графика өлкәсендә эшли, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Аның иҗади эшләрендә туган ягының табигатенә зур урын бирелә. 2005 елда Метрәй кызы Россиянең рәссамнар берләшмәсенә әгъза итеп кабул ителә. (Шигырьләре укыла)

("Сәяхәтче җыры" башкарыла).

Ногманов Газинур абыйны без тырыш, уңган, нинди эшкә тотынса да кулында ут уйната торган ир-егет дип беләбез. Яшьрәк чакларында ул кулына гармун тотып, үзе уйнап, үзе җырлап , сәхнәләрдә дә еш чыгыш ясый иде. Сәнгатькә гашыйк егетнең күңелендәге хисләрен шигъри юлларга салган вакытлары да булган, күрәсең. Шулай булмаса, бу китапта аның шигыре урын алмас иде. (Шигыре укыла)

Күргәнегезчә, авылыбыз шигъри җанлы талантларга гаять бай. Һәм бу талантлар әле һаман үсеп тора. Алга таба без танышачак авторлар-әле 2-3 ел элек кенә үзебезнең мәктәп бусагасын атлап чыккан егет-кызлар.

Әхмәтшина Азилә Айрат кызы.Метрәй мәктәбендә укыганда иҗатка сәләте ачыла. Бик күп шигырьләре район һәм республика газеталарында басыла. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Мөслим телевидениесендә үзен журналист буларак та сыный. Бүгенге көндә Чаллының икътисад-хокук колледжын тәмамлау алдында тора. ("Туган авылым-яшел бишек" шигыре укыла)

Әхмәтшина Рәйлә Айрат кызы. Иҗади язма эшләрне бик яратып башкара, сочинениеләр конкурсында район буенча призлы урыннар яулый. Газеталарда шигырь һәм мәкаләләре басыла. Бүгенге көндә Мөслим 3нче мәктәбендә белем ала. ("Туган авылым "шигыре)

Мортазина Гөлназ Рафис кызы. Кечкенәдән үк сәнгатькә, җыр-биюгә гашыйк кыз. Мәктәптә бер генә кичә-концерт та аның катнашыннан башка узмый. Мәктәптә "Татар кызы " конкурсында башланган җиңүе "Мөслим гүзәле" исемен алу белән тәмамлана. Бүген Гөлназ Мөслим авылында яши, без аны хәзер Мөслим сәхнәләрендә күрәбез. (Шигыре укыла)

Һәм, ниһаять, авылыбызның бик тә талантлы, җор сүзле, шулай ук сәнгатькә гашыйк егете - Минһаҗев Рүзәл Радик улы. Мәктәптә укыганда ук төрле бәйрәм-тамашаларда теләп катнаша, хәтта сценарийларын да үзе яза. Тора-бара авыл сәхнәсендә концерт һәм спектакльләрдә иң оста артистка әйләнеп китә. Менә шундый иҗат эчендә кайнап яшәгән егетнең шигырьләр дә язуы, әлбәттә, табигый хәл. Рүзәл бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә Кама политехника институтында белем ала. (Шигырьләре укыла)

Күргәнебезчә, авылыбызга карата булган ярату, соклану, мәхәббәт хисләрен һәркем үзенчә җиткерә, берсеннән-берсе матур яңгырашлы сүзләр белән тасвирлый. Бу талантларны авылыбызның гүзәл табигате үзе тудыра, шифалы салкын чишмәләре күңелләребезне моңга баета. Һәм бу моң буыннан-буынга күчеп бара, ел саен яңадан-яңа шигъри җаннарны тудыра. Шушы урында шундый яңа талантларның берсе турында әйтмичә китсәк, бер дә дөрес булмас. Ул- 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Илүзә Илшат кызы. Илүзә үзенең тирән мәгънәле, матур яңгырашлы шигырьләре белән районыбызда да танылып өлгерде. Ул Мөслимдә эшләп килүче "Зөлфәт" клубының иң актив членнарыннан берсе. Ә 2008 ел нәтиҗәләре буенча Илүзәбез "Зөлфәт премиясе"нә лаек булды. Илүзә, безне берничә иҗат җимешең белән таныштырып кит әле. (Илүзә шигырьләрен укый)

Туган авыл, туган җир... Ишетү белән күңелне кузгата торган кадерле, изге сүзләр бу. Кая гына китсәң дә, алар сине озата бара, озак күрми торсаң, төшеңә керә, җыр-моң белән күңелеңә тула. Шуңа күрә туган авылыбыз турында берсеннән-берсе матур шигырь-җырлар иҗат ителә. Менә без дә бүген шундый гүзәл шигырьләр белән таныштык. Бүгенге әдәби очрашуыбыз сезнең күңелләрегезне кузгатса, иҗатка рухландырса, туган авылыбызга мәхәббәтегезне арттырса, без бик тә шат булырбыз. Очрашуыбызны тәмамлап, барлык шигырь авторларына рәхмәтемне үземнең шигырь юлларым белән җиткерәсем килә.

Күңелегезнең матур уй-хисләрен Сездән чыккан матур шигъри юллар

Шигъри тәлгәшләргә тезгәнсез. Күңелләрнең кылын кузгата.

Авылыбызның сихри табигатен Сагындыра шул ул туган яклар,

Шагыйрь күзе белән күргәнсез. Кай тарафта гына булсак та.

Язмышыгыз читкә ташласа да,

Кайтыгыз сез сагынып җәйләрдә.

"Син каян?"-дип әгәр сорасалар,

Горурланып әйт син: "Метрәйдән!"

("Туган авылым" җыры яңгырый)















© 2010-2022