Татар әдәбиятыннан эш программасы

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


«Рассмотрено»

Руководитель МО

_____ /______________ /

ФИО

Протокол №____ от

«___» _________ 20 ___г.

«Согласовано»

Заместитель директора по УР МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

«___» _________ 20 ___г.

«Утверждаю»

Директор МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

Приказ № ______ от

«___» _________ 20 ___г.


РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарской литературе в 8 в классе

учителя первой квалификационной категории МБОУ

«Джалильская средняя общеобразовательная школа №1

с углубленным изучением отдельных предметов»

Сармановского муниципального района РТ

Вахитовой Лайсан Асафовны

Рассмотрено на заседании

педагогического совета протокол №___

от «__» «__________» 20___г

2015 - 2016 учебный год




АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар әдәбиятыннан эш программасы өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф" турындагы законы. - 2012 ел, 29 нчы декабрь, № 273-ФЗ.

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф" турындагы законы. - 2013 ел, 22 нче июль, №68.

  3. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республи касында башка телләр турында" ТР Законы. - 2014 ел, 1 нче июль

  4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татар.кит.нәш., 2011 (төзүче авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева) ;

  5. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең еллык укыту графигы. - 2015 ел, 29 нчы август, пр.№126.

  6. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең урта белем бирү буенча төп укыту программасы. - 2015 ел, 29 нчы август, пр.№127.

  7. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең укыту планы. - 2015 ел, 29 нчы август, пр.№125.

  8. Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных предметов, элективных курсов, кружков МБОУ «Джалильская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» по предметам (2015 ел, 29 нчы август, пр.№128) дип аталган локаль акт.

  9. 2014 - 2015 нче уку елында урта белем бирү учреждениеләрендә укыту өчен Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән һәм раслаган федераль дәреслекләр исемлеге. - 2014 ел, 31 нче март, пр.№253 (2015 елның август аендагы үзгәрешләр белән).

  10. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

8 нче сыйныфта программада татар әдәбиятына 2 сәгать бирелгән, шуңа күрә 8 нче А сыйныфы өчен тематик план 70 сәгать хисабыннан төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары:

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле;

- язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

8 сыйныф укучыларының әдәбияттан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

-җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

-хикәя, фантастик хикәяне аера белү;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

-милли орнаментларны аера белү.


Эш программасының эчтәлеге

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Татар халык авыз иҗаты. Бәетләр

4

Халык авыз иҗаты буларак бәетләр; " Сак-Сок" бәете; "Сөембикә бәете";

2

Язучы иҗатына анализ

Галиәсгар Камал

4

Тормыш юлы. Иҗаты. "Беренче театр"комедиясен өйрәнү, анализлау;

3

Татар театры тарихы

1

Беренче труппалар һәм артистлары турында

4

Артистлар Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская

2

Иҗатлары турында белешмә. Аларның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге

5

Гаяз Исхакый

1

Тормыш юлы. Иҗаты. Сөннәтче бабай" повестен өйрәнү.анализлау

6

Гомәр Бәширов

5

Тормыш юлы. Иҗаты. " Туган ягым-яшел бишек" повестен өйрәнү, анализ; "Җидегән чишмә" шигыре.

7

Рәссам Васил Маликов

1

Тормыш юлы. Иҗаты турында белешмә

8

Кави Нәҗми

4

Тормыш юлы. Иҗаты. " Миңлебикә кодагыйның кайгысы" хикәясен өйрәнү, анализ; "Хаят апа" поэмасыннан өзекне уку, анализ;

9

Композитор Солтан Габәши

1

Композитор иҗаты турында белешмә

10

Муса Җәлил

4

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. "Бер үгет", "Имән", "Катыйлгә", "Җырларым" шигырләрен өйрәнү, анализ;

11

Харис Якупов

1

Әдәбиятта, сәнгатьтә Муса Җәлил образы;

"Хөкем алдыннан" картинасы;

12

Җырчылар Мәрьям Рахманкулова;

Галия Кайбицкая

2

Тормыш юллары, иҗатлары турында белешмә

13

Габдрахман Әпсәләмов

4

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. "Ак чәчәкләр" романын өйрәнү, анализ;

14

Нәби Дәүли

5

Тормыш юлы. Иҗаты. " Яшәү белән үлем арасында" повестен өйрәнү, анализ;.

15

Шамил Рәкыйпов

4

Тормыш юлы. Иҗаты. "Чәчәкләр сөйли белә" повестен өйрәнү, анализ.

16

Атилла Расих "Ишан оныгы"

1

17

Гариф Ахунов

2

18

Шәүкәт Галиев

3

Тормыш юлы. Иҗаты. "Әткәйгә хат" поэмасын өйрәнү, анализ ясау

19

Ринат Мөхәммәдиев

4

Тормыш юлы. Иҗаты. "Беренче умырзая" әсәрен өйрәнү, анализ.

20

Татар халкының милли бәйрәмнәре

2

Сабан туе, Каз өмәсе.

21

Класстан тыш уку

5

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү

10

Эш программасындагы үзгәрешләр:

  1. Стандартта бирелгән Каюм Насыйриның "Әбугалисина" хикәясе кертелде

  2. Дәреслектәге Гаяз Исхакыйның"Сөннәтче бабай"повесте, рәссам Васил Маликов турында, Атилла Расихның"Ишан оныгы"романы, Гариф Ахуновның"Идел кызы" әсәрләре сакланды, программмадагы Ринат Мөхәммәдиев,Шамил Ракыйпов, Габдрахман Әпсәләмов иҗатлары берәр сәгатькә кыскарды.

Уку күнекмәләрен бәяләү.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.

Таләпләр

Билге

1.



Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"5"ле билгесе куела.

2.


Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"4"ле билгесе куела.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

"3"ле билгесе куела.

4.

.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

"2"ле билгесе куела.

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү - тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

1) программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

2) эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

Укуга карата төп таләп - сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V - VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).




Календарь- тематик план

Дәрес

темасы

Сәг.

са

ны

Дәрес

тибы

Материалны үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку- укыту эшчәнлегенең төрләре

Контроль

Үткәрү вакыты

План

Факт

1.

Халык авыз иҗаты.Бәетләр

1

Яңа материалны өйрәнү.

Бәет жанры турында мәгълүмат бирү.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү.

2.

"Сак-сок" бәете

1

Яңа материалны өйрәнү.

Сак-сок бәете турында төшенчә бирү.

Ике бала язмышының трагизмы.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү. Укытучы сүзе.Әңгәмә. Бәет жанрының төп үзенчәлекләрен билгеләү.

3.

"Сөембикә" бәете.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Казанны алу вакыйгаларын ачыклау.

Дәреслектәге материал белән танышу.Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу. Әсәрдәге фантастик моментларны табу.

4.

Сөембикә образының бирелеше.

1

Аңлап уку, анализлау дәресе

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

Әсәрне уку. Сүзлек өстендә эш. Аңлатмалар бирү.

5

Б.с.ү.№1 Яраткан әдәби әсәрем

1

Образлар аша анализлау дәресе

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу

Казан алыну вакыйгаларының сурәтләнеше. Сөембикә образының бирелеше.

6

Г.Камал иҗаты.

1

Яңа материал-ны өйрәнү.

Драматург турында белешмә бирү.

Укытучы сүзе.Әңгәмә.

7

Г.Камал "Беренче театр"

1

Яңа материал-ны өйрәнү.

Театрның эчтәлеген аңлау.

Укытучы сүзе. алышу.

8

Г. Камал "Беренче театр"

1

Теманы ныгыту.

Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше , образлар системасын ачыклау.

Комедия жанрын аңлату,театр карау

9

Г. Камал "Беренче театр"әсәрен йомгаклау

1

Образлар аша анализлау дәресе

Әсәрдә образлар системасын ачыклау.

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу.Сорауларга җавап бирү.

10

Татар театры тарихыннан

1

Яңа материалны өйрәнү.

Укырга, конспектларга, конспект буенса сөйләргә.

Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше, образларның үзенчәлекле яклары.Комедия тур.төшенчә

11-12

Татар театр тарихы.С.ГыйззәтуллинаВолжс-кая һәм Г.Кариев.

2

Яңа материалны өйрәнү.

Беренче театр труппалары һәм артистлар турында мәгълүмат бирү.

Беренче театр труппалары һәм артистлары белән танышу.

13

Гаяз Исхакый иҗаты "Сөннәтче бабай" повесте

1

Яңа материалны өйрәнү.

Әсәрдә образлар системасын ачыклау.

Сорауларга җавап бирү.

14

Кл.тыш уку Гаяз Исхакый "Сөннәтче бабай" повесте

1

Яңа материалны өйрәнү.

Укып бетерегә, эчтәлеген сөйләр. . Сөннәтче бабай белән Гөлйөзем әбигә характеристика бирергә.

Укытучы сүзе.Рәсемнәр өстендә фикер алышу. Сорауларга җавап бирү.

15

Б.с.ү.№2 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Г.Камал турында театры турында сөйләшү

Әсәрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

16

Г.Бәширов иҗаты.

1

Яңа материалны өйрәнү.Теманы ныгыту.

Г.Бәширов һәм әсәре турында мәгълүмат бирү.

Артистлар турында сөйләшү


17

Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек" повесте.

Эзләр., Җирән кашка бүлекләре

1

Яңа материалны өйрәнү.Теманы ныгыту.

әдәби текст-ның мәгънә-ви өлешләрен аерыпчыгару, укыган буен-ча тезислар һәм план төзү;

Укытучы сүзе. Дәреслектә бирелгән өзекне уку, фикер алышу, геройларны характерлау "Табигать һәм кеше" мәсьәләләренең чагылышын ачыклау.

Өзекне ятларга

18

Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек" повесте.

Орлык чыккак көн бүлеге

1

Яңа материалны өйрәнү.Теманы ныгыту.

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

Татар халкының гореф-гадәтләре тасвирлану.

19

Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек"әсәре Китап җене кагылган малай бүлеге

1

Яңа материалны өйрәнү.Теманы ныгыту.

Әсәрне сәнгатьле итеп уку

"Табигать һәм кеше" мәсьәләләренең чагылышын ачыклау.

20

Г.Бәширов "Туган ягым-яшел бишек"әсәрен йомгаклау

1

Теманы ныгыту

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән,язмача фикерне белдерү

"Табигать һәм кеше" мәсьәләләре чагылышы. Повесть турында төшенчә.

21

Б.с.ү. №3"Туган ягым"

1

Теманы ныгыту.

Табигать һәм кеше мәсьәләләренең чагылышы.

Табигать һәм кеше" мәсьәләләре чагылышы.

22

Кл. тыш уку. Г.Бәширов "Менә сиңа мә!"

1

Яңа материалны өйрәнү

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән,язмача фикерне белдерү

Укытучы сүзе,әңгәмә,бергә

ләп сочинение язарга гади план төзү.

"Туган ягым-яшел бишек"дигән темага сочинение

23

Рәссам Васил Маликов

1

Яңа материалны өйрәнү

Рәссам турында белешмә

Укытучы сүзе,әңгәмә.

24

К.Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Яңа материалны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Иҗаты, тормышы турында белешмә.

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу.

25

К.Нәҗми"Миңлебикә кодагый-ның кайгысы" әсәре

1

Яңа материалны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Татар авылындагы кешеләрнең күңел дөнъясындагы үзгәрешләрен сурәтләү.

Сәнгатьле уку.әсәрнең идеясен ачу,әсәр буенча фикер алышу.

26

К.Нәҗми"Миңлебикә кодагый-ның кайгысы" әсәрен йомгаклау

1

Яңа материалны өйрәнү

Татар авылындагы кешеләрнең күңел дөнъясындагы үзгәрешләрен сурәтләү.

Хисами һәм аның әнисе Миңлебикә образларына бәйләп, татар авылындагы кешеләрнең күңел дөнья -сындагы үзгәрешләрнең сурәтләнүе.

27

К.Нәҗми"Хәят апа"поэмасы.

1

Яңа материалны өйрәнү

әсәрне сәнгатьле итеп уку

Татар хатын-кызының тормыш-көнкүреше

28

Б.с.ү.№4 Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

1

Батырлык һәм хезмәт темасының чагылышын ачыклау.

Поэмада сугыш елларында тылда- гы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.

29

Композитор Солтан Габәши иҗаты.

1

Яңа материалны өйрәнү

Татар операларына нигез салучы буларак мәгълүмат

Укытучы сүзе.сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

30

М.Җәлил иҗаты.

Бер үгет" шигыре

1

Яңа материал-ны өйрәнү

Теманы ныгыту

Иҗаты турында белешмә бирү,Батырлык һәм хезмәт темасының чагылышын ачыклау.

Укытучы сүзе. Опера жанры турында аңлатма бирү.

31

М.Җәлил"Имән""Катыйльгә" шигырьләре

1

Яңа материал-ны өйрәнү

укыган шигырьнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау

Белгәннәрне искә төшерү.укытучы сүзе.сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьне ятларга

32

М.Җәлил "Җырларым" шигыре

1

Яңа материал-ны өйрәнү

укыган шигырьнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау

укытучы сүзе.сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

33

Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы

1

Яңа материал-ны өйрәнү

шагыйрь образы мәңгелек

укытучы сүзе.сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

34

Б.с.ү. Муса Җәлил музеена читтән торып сәяхәт.

1

Яңа материалны өйрәнү

Казандагы Муса Җәлил музее белән танышу.

Шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләр, үз сүзләренә язылган җырлар, "Җәлил" операсыннан музыка тыңлау

35

Рәссам Харис Якупов иҗаты.

1

Яңа материалны өйрәнү

Иҗаты турында белешмә бирү

Казандагы Муса Җәлил музее белән танышу.

36

Б.с.ү. Рәссам Харис Якуповның"Хө

кем алдыннан" картинасы буенча сочинение

1

Яңа материалны өйрәнү

Картинаның язылу тарихын аңлату

Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше.

37-38

Күренекле җырчылар М. Рахманкулова һәм Г. Кайбиц-кая иҗатлары.

2

Яңа материал-ны өйрәнү

Теманы ныгыту

Иҗатлары турында белешмә бирү

Укытучы сүзе, әңгәмә.аңлатмалар бирү.

39

Г.Әпсәләмов иҗаты. "Ак чәчәкләр" романы.

1

Яңа материал-ны өйрәнү.

Теманы ныгыту.

Иҗаты турында белешмә бирү,

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары

Укытучы сүзе, әңгәмә.аңлатмалар бирү.

40

Г.Әпсәләмов иҗаты. "Ак чәчәкләр" романы.

1

Яңа материал-ны өйрәнү.

Теманы ныгыту.

Әсәрнең төп идеясен билгеләү, тәрбияви кыйммәтен ачыклау

Дәрес-лекция. Өзекләрне уку, әсәрнең төп темасын,идеясен ачыклау,фикер алышу.

41

Г.Әпсәләмов иҗаты. "Ак чәчәкләр" романы.

1

Яңа материал-ны өйрәнү.

Теманы ныгыту.

Укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау

Укырга, үз сүзләрең белән эчтәлеген сөйләргә

Әбүзәр Гиреевич, Гөлшаһидә, Мансур образларына

характеристика

42

Г.Әпсәләмов иҗаты. "Ак чәчәкләр" әсәрен йомгаклау

1

Теманы ныгыту.

әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү

образларга

характеристика бирү

43

Б.с.ү Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен

1

Теманы ныгыту.

Әсәрнең төп идеясен билгеләү, тәрбияви кыйммәтен ачыклау

Романда ак халатлы кешеләр, медицина хезмәткәрләре, дөньясы һәм аларга өмет, ышаныч , хөрмәт белән караучы авырулар дөньясы ачылу.

44

Класстан тыш уку. Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

1

Яңа материалны өйрәнү

Сәламәтлек сагында торучы табипларның үз эшләренә мөнәсәбәте.

"Ак чәчәкләр" романынна бәйләп теманы ачу

45

Б.с.ү. Кем булырга нинди булырга?

1

Яңа материалны өйрәнү

Һәр төрле хезмәтт тә хөрмәткә лаек икәнен аңлату.

Романда ак халатлы кешеләр, медицина хезмәткәрләре, дөньясы һәм аларга өмет, ышаныч , хөрмәт белән караучы авырулар дөньясы ачылу.

46

Н.Дәүли иҗаты."Яшәү белән үлем арасында" повесте.

1

Яңа материалны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Язучы турында белешмә бирү.

Яшәүгә көч барлыгын күрү.

Әңгәмә. Фикер алышулар.

47

"Яшәү белән үлем арасында"

Мин хәбәрсез югалган идем бүлеге

1

Теманы ныгыту.

Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру. Фашиәмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү.

Укытучы сүзе,повестне уку, әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу.Әсәрнең өлешләрен тикшерү.

48

Яшәү белән үлем арасында"

Егерменче гасыр фиргавеннәре бүлеге

1

Теманы ныгыту.

Фашизмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү

Укытучы сүзе,повестне уку, әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу

49

Яшәү белән үлем арасында"

1

Яңа материалны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Яшәүгә көч барлыгын күрү.

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу

50

Яшәү белән үлем арасында"

әсәрен йомгаклау

1

Теманы ныгыту

Әсәрнең төп идеясен билгеләү

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу

Өзекне ятларга

51

Класстан тыш уку Н. Дәүли "Яшәү белән үлем арасында".

1

Яңа материалны өйрәнү

Фашизмның явызлыгын , ерткычлыгын фаш итү.

Укытучы сүзе.әсәрне уку,сүзлек эше,укучылар чыгышы

52

Ш. Ракыйпов иҗаты.

1

Яңа материал-ны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Язучы турында белешмә бирү.

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу.

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу.

53

Ш. Ракыйпов иҗаты."Чәчәк

ләр сөйли белә" повесте.

1

Яңа материал-ны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу.

Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге турында укып фике алышу.

Укытучы сүзе.әсәрне уку,сүзлек эше,укучылар чыгышы.


54

Ш. Ракыйпов иҗаты."Чәчәк

ләр сөйли белә" повесте.

1

Яңа материал-ны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Барый Шәвәлиевнең батыр булып формалашуына китергән сәбәпләрне ачыклау.

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу.

55

Ш. Ракыйпов иҗаты."Чәчәк

ләр сөйли белә" повестен йомгаклау

1

Теманы ныгыту.

Әсәрнең төп идеясен билгеләү

Укучылар чыгышы.


56

Атилла Расих иҗаты "Ишан оныгы" әсәре

1

Яңа материал-ны өйрәнү

Теманы ныгыту.

Әсәрдә авторның авыр яшьле-генең бирелеше, сәбәпләрен ачыклау.

Әсәрнең эчтәлеге буенча фикер алышу.

57

Кл.тыш уку Атилла Расих "Ишан оныгы" әсәре

1

Яңа материалны өйрәнү

Әсәрдә авторның авыр яшьле-генең бирелеше, сәбәпләрен ачыклау.

Укырга, эчтәлеген сөйләргә. Ни өчен укырга алмауларын ачыкларга.

58

Б.с.ү Син батырлыкны ничек аңлыйсың

1

Теманы ныгыту

Батырлык турында фикер алышу.

Әңгәмә,сорауларга җавап бирү.

59-60

Гариф Ахунов "Идел кызы" " романыннан өзекләр.

2

Яңа материалны өйрәнү

Чорның гаделсезлеген үз җилкә -сендә татыган Габбас мулла язмышы.

Әңгәмә,сорауларга җавап бирү.

61

Шәүкәт Галиев иҗаты

1

Яңа материалны өйрәнү

Иҗаты турында белешмә.

Әңгәмә. Фикер алышулар.

62

Шәүкәт Галиев иҗаты."Әткәй

гә хат "поэмасы.

1

Яңа материалны өйрәнү

Теманы ныгыту

Иҗаты турында белешмә, балалар язмышын ачыклау.

Әңгәмә. Фикер алышулар.

Өзекне ятларга

63

Шәүкәт Галиев"Әткәй

гә хат "поэмасын йомгаклау

1

Теманы ныгыту

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

Укучылар чыгышы."Әткәйгә хат" поэмасыннан өзекләр уку.

64

Ринат Мөхәммәдиев турында белешмә

1

Яңа материалны өйрәнү

Иҗаты турында белешмә,

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары

Әңгәмә. Фикер алышулар.

65

Ринат Мөхәмммәдиев

"Беренче умырзая" повесте

1

Яңа материалны өйрәнү

Табигатне ярату, аны саклауга өлеш кертү.

әдәби текстның мәгънә-ви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм плантөзү;

66

Ринат Мөхәмммәдиев

нең"Беренче умырзая" повестендәге геройлар

1

Яңа материалны өйрәнү

Табигатне ярату, аны саклауга өлеш кертү.

Әңгәмә. Фикер алышулар.

67

Ринат Мөхәмммәдиев

"Беренче умырзая" повестен йомгаклау

1

Теманы ныгыту

Укучыларда сөйли белү күнекмәләре булдыру.

Укучылар чыгышы.

68-69

Милли бәйрәмнәребез.

2

Яңа материалны өйрәнү

Каз өмәсе турында мәгълүмат бирү.

Әңгәмә,фикер алышулар.

70

Б.с.ү. Татар халкының милли бәйрәмнәре.Йомгаклау

1

Укытучы сүзе,укучыларны тыңлау.







ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЛАР

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы 1-11(Казан, Татар.кит.нәшр., 2011 ел);

2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2008);

3. З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева,Ә.Н.Хуҗиәхмәтов Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2011

4. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

5.Татар язучылары портреты.

6.edu.tatar.ru/

7.tarkhanova.ru/taxonomy/term/22

8.openclass.ru/sub/Родной...

9.rusedu.ru/files.php?cat=39&so




© 2010-2022