• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарской литературе на тему Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясенә анализ (7 класс)

Конспект урока по татарской литературе на тему Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясенә анализ (7 класс)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясенә анализ.

Максат: 1) Әдипнең кыскача биографиясе белән танышу;

"Кәҗүл читек" хикәясен уку һәм анализлау.

2) Логик фикерләү сәләтләрен, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү;

3) Милләтебез гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, милли горурлык, сакчыллык, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация.

Дәрес план:

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

III. Яңа тема аңлату.

  1. Әдипнең тормыш юлы турында сөйләү;

  2. Әсәрне уку;

  3. Сүзлек өстендә эш;

  4. Әсәрне анализлау, сорауларга җавап бирү

  5. Нәтиҗә чыгару

IV. Йомгаклау.

V. Өй эше бирү

VI. Бәяләр кую.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

- Саумысыз, укучылар! Кәефләрегез яхшымы?

- Исәнмесез! Эйе,яхшы.

- Яхшы булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.

II. Актуальләштерү.

- Укучылар, милләтебезнең нинди дини бәйрәмнәрен беләсез? Иң зурларын әйтегез.

- Ураза гаете, Корбан гаете, Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсе (бәхет, изгелекләр иңә торган көн), Гарәфә көне.

- Афәрин, күп бәйрәмнәр беләсез икән. Дини бәйрәмнәр ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Татар халкы ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне олылап үткәрә килә. Дини бәйрәмнәр турында күп язучылар әсәрләр язган. Мәсәлән: Ш.Усманов "Гает корбаны", Ф.Әмирхан "Корбан", "Гарәфә кич төшемдә",
Г. Тукай "Ана догасы", "Кадер кич", Г.Исхакый "Сөннәтче бабай", "Кәҗүл читек". Бүгенге дәрестә без Гаяз Исзакыйның бу темага язылган "Кәҗүл читек" әсәре белән танышуыбызны башлыйбыз. Дәфтәрләрегезгә бүгенге теманы һәм числоны языгыз.

III Яңа тема аңлату.

  1. Әдипнең тормыш юлы турында сөйләү;

  • Кем соң ул Г. Исхакый? Игътибар белән тыңлагыз. (слайд 2,3)

Гаяз Исхакый 1878 елның 22февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин мулла гаиләсендә туа. Зирәк һәм сәләтле малай биш яшендә укырга өйрәнә. 1890 елда аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Анда алган белем белән канәгатьләнмичә, 15 яшьлек Гаяз 1893 елда Казанның Күл буе мәдрәсәсенә күчеп килә.

1898 - 1902 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбендә белем ала, иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. "Кәләпүшче кыз" исемле повесте, "Бай угылы" романы, "Өч хатын белән тормыш" драмасы аның беренче әсәрләреннән санала. 1902 елның көзендә Исхакый Оренбургның "Хөсәения" мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли башлый. Хөкүмәткә каршы юнәлтелгән агитациядә гаепләнеп, Г. Исхакый 1907 елда Архангел губернасына өч елга сөргенгә җибәрелә. Мондый авыр шартларда да ул "Зиндан", "Солдат" повестьларын, "Алдым-бирдем", "Тартышу", "Мөгаллим" пьесаларын иҗат итә.

Сөрген елларының бер өлешен (1908 - 1911) Исхакый Төркиядә үткәрә, бу елларда әдәбиятыбызны төрле жанрдагы әсәрләр белән баета.

1917 елгы Февраль революциясен шатланып каршы алган булса да, Исхакый Октябрь революциясен, Совет властен кабул итә алмый, чит илгә китә. Туган иленнән, үз халкыннан аерылгач, ул Харбин, Париж, берлин, Варшава шәһәрләрендә яши.

Эмиграциядә Г.Исхакый проза, драма өлкәсендә эшләвен дәвам итә. Алар арасында "Көз", "Өйгә таба" романнары, "Җан Баевич", "Олуг Мөхәммәд" кебек драма әсәрләре игътибарга лаек.

1954 елның 22 июлендә вафат була, Төркиянең Истанбул зиратында күмелә. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 1991 елда Гаяз Исхакый исемендәге премия булдырды.

Без бүген танышасы әсәр 1912 елны язылган. 1911-1912еллар милли күтәрелеш, милли үзаңның үсеш алган еллары, милли бөтенлеккә омтылу чоры.

  1. Әсәрне уку

- Ә хәзер әсәрне сәнгатьле итеп укыйбыз.

(әсәр укыла)

  1. Сүзлек өстендә эш;

  • Аңлашылмаган сүзләр бармы?

  • Бар.

  • Әйдәгез сүзлек өстендә эшләп алыйк. Игътибар белән тактага карагыз.(слайд 4)

  1. Әсәрне анализлау, сорауларга җавап бирү

  • Әсәр нинди жанрга керә?

  • Хикәя жанрына, чөнки әсәрдә Әхмәдулла белән булган бер генә вакыйга турында сүз бара.

  • Хикәяне ничә өлешкә бүлер идегез?

  • Ике өлешкә.

  • Бу өлешләргә нинди исемнәр бирер идегез?(укучыларның фикрләре тыңлана, иң уңышлылары тактага языла)(слайд 5)

  • Әхмәдулла ни өчен әтисенең кайтуын түземсезлек белән хыялланып көтә?

  • Әтисе аңа читек алып кайтачак.

  • Укучылар, әйдәгез әле тексттан Әхмәдулланың хыялындагы читекне сурәтләгән урынны табып укыйк әле.

(тексттан өзек укыла)

  • Тактадагы читек рәсемнә игътибар итегез әле, ул Әхмәдулланың хыялланган читегенә охшаганмы?(слайд 6)

  • Әйе, аның да читеге чәчкәле, балтырының очы кып - кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була.

  • Укучылар, хәзерге вакытта читек кигән кешеләрне күргәнегез бармы?

  • Әйе, олылар мәчеткә барганда, намаз укыганда кияләр. Шулай ук спектакльләрдә биючеләрнең аякларында кәрергә мөмкин.

  • Ә Әхмәдулла читекне киеп кая барачак?

  • Гает бәйрәменә

  • Нинди бәйрәм соң ул гает бәйрәме? Тактага игътибар итегез әле.(слайд 7)

Гает бәйрәме - ислам диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Бу бәйрәм рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә. Бу айда кешеләр ямьсез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга тиеш, начар эшләр эшләмәскә, олыларга - хөрмәт, кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш.



  • Чыннан да укучылар, дини бәйрәмнәребезне олылыйк, ислам дине безне һәрвакыт яхшылыклар гына эшләргә өйрәтә. Һәм гомумән, бәйрәм көнне генә түгел, һәрваыкт әти - әниләрегезгә игелекле булыгыз, изгелекләр эшләргә тырышыгыз. Кешеләргә эшләгән изгелек бирдә ятмый, үзеңә үк изгелек булып әйләнеп кайтачак. Ә хәзер хикәябезгә күчик. Әхмәдулла әтисенең читек алып кайтуын көткәндә нинди хисләр кичерә, нинди уйлар белән яна? Аның кичерешләрен сөйләп күрсәтегез әле

  • Әхмәдулла янып - көеп, түземсезләнеп көтә. Ул көтү каршыларга чыккан, үз кичерешләренә малайларны да бүтереп кертә, аларга тәмле прәннекләр бирергә вәгъдә итә...

  • Әхмәдулланың хыяллары тормышка аштымы? Өметләре акландымы?

  • Юк. Аның хыяллары челпәрәмә килде.

  • Язучы Әхмәдулланыд кичерешләрен оста итеп тасвирлаган. Әйдәгез шул урынны табып укыйк әле.(өзек укыла)

  • Укучылар, Әхмәдулланың әти - әнисе, әбисе аның күңелен күтәрү өчен ниләр эшлиләр соң?

  • Әнисе үзенең читеген бирергә тели, юата, әтисе аркасыннан сөя, әбисе кәвешен бирә, читек тегәргә вәгъдә бирә.

  • Бу вәгъдәне ул ничек үти? Шул урынны табып укып китик әле. (укытучының үрнәк укуы)

  • Әхмәдулла әбисенең читек әзерләп утыруын күргәч нинди хисләр кичерде дип уйлыйсыз?

  • Ул тыныч күңел, татлы хыяллар белән йокларга ята.

  • Менә таң ата. Гает иртәсе җитә. Әхмәдулла татлы хыяллар беләнйокысыннан уянды. Әйдәгез әле, Әхмәдулланы гаеткә барырга әзерләү күренешен рольләргә бүлеп укыйк әле.(рольләргә бүлеп уку)

  • Шуннан соң нинди вакыйга була?(укуыларның җаваплары тыңлана)

  • Укучылар, Әхмәдулланың дуслары белән килешәсезме? Сезнең фикерегезчә, алар дөрес эшләделәрме?

  • Юк, алар Әхмәдулланың кеше киемнәрен кигәнен күрсәләр дә, сиздекрмәскә тиешләр иде. Берсе генә булса да якларга тиеш иде. Әхмәдулланы үртәп, алар аның хисләрен җимерделәр.

  • Әйдәгез, хикәядәге тел - сурәтләү чараларын табыйк әле. (укучыларның җававплары тыңлана)

  • Мондый тел - сурәтләү чаралары ни өчн кирәк дип уйлыйсыз?

  • Алар текстның тәэсир көчен арттыралар.

  1. Нәтиҗә чыгару.

  • Г. Исхакый бу әсәре белән ни әйтергә теләгән икән?(укучыларның җавабы тыңлана) (слайд 8)

Беренчедән, тыйнак булырга, сабырлыкка, кешегә авырлык килгән вакытта аны ташламаска, бер - береңә ярдәмчел булырга, башкалардан үзеңне өстен куймаска; икенчедән, динебезне, гореф - гадәтләребезне онытмаска, алар белән горурланырга кирәк икәнлекне күрсәткән.

IV. Йомгаклау.

Бүгенге дәресебезне әдәбият белгече Җамал Вәлидинең сүзләре белән тәмамлыйк: "Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең үзәгедә тора". Әйе, үзенең бөтен гомерен милләт турында кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган мөхтәрәм затыбыз Гаяз Исхакый безнең күңелләребездә мәңге яшәр!

V. Өй эше бирү

Көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз(слайд 9)

I вариант - Хикәяне дәвам итәргә;

II вариант - Әхмәдуллага характеристика язарга.

VI. Бәяләр кую.

Дәрестә актив катнашканнарга билгеләр куям. Шуның белән дәресебез тәмам.







© 2010-2022