Туган илнең батыр уллары

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе



Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе



Эзләнү-тикшеренү эше

Тема:Туган илнең батыр уллары







Автор: Имамова ДианаРамил кызы,

8 нче сыйныф укучысы

Җитәкчесе:Янгирова Ләйсән Фирдәвес кызы,

Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар телеһәм әдәбияты укытучысы



2016

Эчтәлек

Кереш ........................................................................................................1 бит

Төп өлеш....................................................................................................4-11 бит

Йомгаклау..................................................................................................12 бит

Кулланылган әдәбият...............................................................................









1

Кереш өлеше

Тиздән Бөек җиңүнең 70 еллыгы билгеләнеп үтәчәк. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды. Сугыш елларында татар халкы да, явыз дошманга каршы батырларча көрәште. Алар арасында җәлилчеләр дә бар. Шуңа күрә "Туган илнең батыр уллары" җәлилчеләргә багышланган теманы сайлау бик актуаль дип таптым. Аларның фашистларга каршы көрәше, яшерен оешмадагы эшчәнлеге өйрәнү объекты булып тора. Максатыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тоткынлыктагы эшчәнлекләрен тирәнтен ачыклау, һәрберсенең нинди вазифа үтәүләрен билгеләү. "Идел-Урал" легионы турында мәгълүмат туплауны бурыч итеп куйдык. Хезмәттә эзләнү методын кулландык. Теоретик база туплаганда газета-журналларда басылган мәкаләләргә, интернет ресурсларга, архив материалларына таянып эш ителде. Бу эшнең фәнни яңалыгы шул: материалны әдәбият дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, газеталар чыгарганда кулланырга мөмкин. Ә фәнни эш өчен әзерләнгән презентация татар әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек булып тора.



2

Төп өлеш

Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай иҗади мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь - Муса Җәлил.
Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала, артабан Оренбург өлкәсе "Хөсәения" мәдрәсәсендә укый. 1919 нчы елда Мусаның 13 яшьлек чагында тиф авыруыннан әтисе үлә һәм ул туган авылына кайта. Шушы чорда шигырьләр яза башлый. Артабан, 1922 нче елда, тормыш юллары Казан шәһәренә алып килә, редакциядә эшли башлый, рабфакта укый. Яңадан Оренбургка кайтып ике ел комсомол эшендә эшли. 1927 нче елда (ничә яшендә?) Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына укырга керә. Төрле редакцияләрдә әдәби хезмәткәр, редактор вазыйфаларын башкара.

1941 нче елның 22 нче июнендә игълан итмичә, иртәнге сәгать 4 тә кинәт һөҗүм итеп, Германия Советлар Союзына каршы сугыш башлый. Бу сугыш 1418 көн дәвам итә. Кулына корал тотардай барлык ир - егетләр Ватан - ана азатлыгы өчен яуга китә.

Шагыйрь Муса Җәлил дә, хәрби курсларда укып, үз теләге белән фронтка китә. "Отвага" газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып эшли. Кызганычка каршы, ул хезмәт иткән Волхов фронты солдатлары дошман чолганышында калып әсир төшәләр. Муса Җәлил дә шулар арасында була. Нәрсә соң ул әсирлек? Шагыйрьнең шигырь юллары белән әйткәндә:
Чәнечкеле тимер чыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсеңлә тирес корты без.
Тоткынлык. Газап, кыйнаулар, сорауалу, нахак бәлаләр... Фашистлар

3

төрмәдәге тоткыннар арасында да үз сәясәтен үткәрергә тырышалар. Алар татар, башкортлардан "Идел - Урал" дипаталган татар - башкорт легионы оештырырга уйлыйлар. Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм берничә иптәше белән берлектә яшерен оешма оештырып, әсирләр арасында аңлату эшләре алып баралар. Листовкалар чыгаралар, мең газапларбелән "артист" бригадасы төзиләр, татарча спектакльләр куялар. Немецларның максаты: легионерлардан СССРга каршы армия төзү. Тоткыннарның бернинди дә хокуклары юк, әгәр каршы килсәләр, аларны газап һәм кыйналулар аша үлем җәзасы көтә. Ачыктан ачык көрәшү мөмкин түгел. Шуңа күрә, без риза, дигән булып немецларга буйсынырга һәм кулга корал алгач, үзебезнең партизаннар ягына чыгарга. Берәм - берәм чәнечкеле тимер чыбык аша үтеп качып булмаслыгы көн кебек ачык, шуңа күрә бердәмлек кирәк. Шушы хакыйкатьне төрмә шартларында, һәр адымың күзәтү астында килеш, һәрбер тоткынга аңлату кирәк була. Ә бит арада төрле кешеләр бар: икеләнүчеләр дә, сатлык җаннар да, шымчылар да. Берничә тапкыр аларның тырышлыгы белән яшерен оешманың эше фаш ителә яза.
Ләкин җәлилчеләр оешмасының тырышлыгы нәтиҗәсендә, лагерьдагы әсирләрдән төзелеп, СССР гаскәрләренә каршы җибәрелгән 6 батальон тулысынча совет һәм француз армиялары ягына чыгуга ирешә. Бер хыянәтченең эләкләшүе буенча Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кулга алынып иң каты режимлы төрмәгә ябыла. Мәсхәрәләү, түбәнсетелүләр,

кыйналулар - болар берсе дә шагыйрь рухын сындыра алмый. Алай гына да түгел, язарга кәгазь, каләм булмау, күзәтүләр, тентүләр... Ләкин шагыйрь барыбер яза. Үлемсез, үзе үлгәч тә сокланып укырлык, ятларлык шигырьләр яза. Котычкыч җәзалауларны иҗат шатлыгы белән баса. Туган илгә сөю һәм дошманга нәфрәт белән язылган шигырҗләре шагыйрь иҗатының иң җимешле чоры - 1942 нче елның ноябре - 1943 нче елның августына туры килә. "Идел -Урал" легионында әсир төшкән чорда һәм үлемгә хөкем ителгәч яза. 1943 нче елның сентябрь - декабрь айларында (4 ай эчендә) 65! шигырь

4

яза.
Беренче кулъязма төпләмәдә 60 , икенчесендә -33, өченчесендә - 17 шигырь..
Бу шигырьләрне 1944 нче елның февраль аенда төрмә диварларыннан Габбас Шәрипов алып чыга һәм Абдулла Алиш шигырьләре белән бергә Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Сугыш тәмәмлангач, Терегулов дәфтәрләрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра һәм шушы 1944 нче елның февраль ае киләчәктә "Маобит дәфтәре" дип исемләнәчәк китапка керәсе шигырьләр таш диварларны җимереп иреккә чыккан көн булып исәпләнә.
1944 елның февраль аенда Германияның Дрезден шәһәрендә җәлилчеләргә суд була. Аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Бу карар 1944 елның 25 нче августында Германияның Плетцензее төрмәсендә тормышка ашырыла.Һәр 3 минут саен 75 килограммлы палач балтасы - гильотина астында 11 кешенең гомере өзелә.Менә аларның исемлеге: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галәнур Бохараев.

Гайнан Нури улы Кормаш - Идел-Урал легионын оештыручы җәлилче.

Ул 1919 елның 27 февралендә Казакъ ССРның Актүбә өлкәсендәт туа. 1939 елда Кызыл Армиягә алына. Лейтенант званиясен ала. Яхшы хәрби булганлыктан, Бөек Ватан сугышында, сугыш уртасына җибәрелә. Һәм шуннан кирре кайтмый.

Гайнан Кормаш Идел-Урал легионын оештыручы вә Муса Җәлилнең, замандашлары әйтүе буенча, Абдулла Алиш белән берлектә "уң канаты" була.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 6 минутта, Фашистик Алманияга каршы баш оештыручы буларак, фашистлар аны беренче булып җәллад балтасы астына кертәләр.

Фоат Хаҗиәхмәт улы Сәйфелмөлеков - Идел-Урал легионыннан җәлилче.

5

Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкәнт шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә.

Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләнә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, Фашистик Алманияга каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый.

Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш - зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш.

1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. 1996 елдаТатарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла.

Фоат Зыятдин улы Булатов Стәрлетамак өязе, Мәләвез авылында зыялы гаиләдә дөньяга килгән. Кырымда юл төзелешендә эшләгәндә, 1940 елның ноябрендә Ялта военкоматы белән 7 гаскәргә чакыртыла. 3нче кимәлдәге хәрби инженер званиесендә була. Белоруссиядә, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Һитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсир төшә.

Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Лагерьга килгән комиссия югары белемле әсирләрне сайлап алып, Вустрау лагерена озата. Рәхим Саттар хуплавы белән яшерен

6

патриотик оешмасы эшенә тартыла. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. 1943 елның гыйнварында Ф. Булатов «Идел-Урал» газетасы

Редакциясен әурнаша, Ә. Симаевһәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра.1943 елның августында кулга алына. 1944 елның августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалана.

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер

хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Иске Турайавылында дөньяга килә. Укып беткәч, ул да Фирганә шәһәренә китә. 1932 елда культура агарту оешмаларында эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә, алар Ташкентка күчеп китәләр. Сугыш башланыр алдыннан гына Лилия исемле кызлары туа. Исәнлеге начар булу сәбәпле, армиягә алынмый, ләкин фронтка җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка килә.Фронттан аңардан нибары бер генә хат килә. Аның часте чолганышта кала. Г.Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне аерым

7

туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар. Гариф анда Фоат Булатов һәм Абдулла Алиш белән таныша, алар бергәләп лагерьдан качу турында уйлыйлар. Ләкин бу ниятләре тормышка ашмый кала. 1942 елның 15 августыннан булган боерыкта татарлардан, башкортлардан һәм татарча сөйләшүче башка Идел буе халыкларыннан гыйбәрәт булган легион төзергә. Шул исәптәнтатар хәрби тоткыннарын ашыгыч рәвештә башкалардан аерырга һәм Седльце лагеренә озатырга. Легионның төп базасы Седльце лагеренда була.

1943 елда Шабаев Муса Җәлил белән таныша. Татар телендә «Идел-Урал» газетасы кече форматта, 6 битле итеп (сирәк очракта гына 8 битле, яки ике саны бергә) латин хәрефләре белән атнага бер тапкыр нәшер ителә. Гариф Шабаевны хәреф җыючы итеп тәкъдим итәләр. Яшерен оешма шул вакытта листовкалар бастыра башлый. Аларның эшләре ачыклана. Җәлилчеләрне кулга алалар. Башта Дрездендасуд була,аннан соң Тегель, Шпандау

төрмәләре. Плетцензее төрмәсенең архивында 2 кешенең - Әхмәт Симаев белән Гариф Шабаевның үлем карточкалары табыла.Бу карточкалар икесе дә бик ашыгыч рәвештә, җәлилчеләрне җәзалау урынында язылган:

Фамилиясе,исеме: Шабаев.
Туган вакыты: 15 дек., 1907 ел
Һөнәре: легионер
Әсир кенәгесенең номеры: 828/44
Плетцензее төрмәсенең 4 нче блогына Империя хәрби судының РКА-11-2-343-43 карары нигезендә урнаштырылды.

Әхмəт Сәдрәтдин улы Симай (28 декабре 1915 - 25 август 1944) - татар шагыйре, журналисты, Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

8

Фашист әсирлегендә Әхмəт Симай "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына кергән. Башта татар антифашист хәрәкәте уңышлы булган. Көнчыгыш фронтына җибәрелгән беренче легион батальоны алман-фашист офицерларын үтергән һәм тулы составында, кораллары (6 танк , 100 пулемет, автомат һәм бүтәнкорал) белән Белорусия партизаннарына кушкан. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Әхмəт Симай Украина партизаннарына кушарга тиеш булган. Ләкин Гестапо татар антифашист

оешмасын фаш иткән һәм аның катнашучыларын кулга алган. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Башта Берлиндагы Күрфүрстендамм гестапосында, соңрак Моабит төрмәсендә тотылган. Дрезден шәһәрендә 1944 елның февралендә татар ватанпәрвәрләре антифашист эшчәнлеге өчен үлем җәзасына хөкем ителгәннәр. Фашист тарафыннан 1945 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Абдулла Вазих улы Батталов 1916 елның 1 маенда Татарстанның Биләр (хәзерге Алексеевский) районының Олы Тигәнәле авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде класс бетергәннән соң, колхозда эшли. Чистайда, Донбасста эшләп ала. 1937 елны аны армиягә алалар. Абдулла бик теләп бара, чөнки кече яшьтән үк хәрби кеше булырга хыяллана. Ул Казанда, Кремльдә хезмәтитә. Аны кече командирлар курсына укырга билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә Абдулла бәхетсезлеккә очрый: аягын имгәтә. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, хәрби хезмәткә яраксыздип, аны өенә кайтарып җибәрәләр.
Олы Тигәнәледә Абдулланы клуб мөдире итеп куялар. Һәрбер чарада конферансье да, артист ат, укучы-декламатор булып та катнаша. Әдәбият белән дә мавыга, күп укый, аеруча Такташ поэзиясен ярата. Үзе дә шигырь язгалый. Кайбер язмаларын район газетасына җибәреп карый. Аның әсәрләрен яратып кабул итәләр, газета битләрендә бастыралар.

9

Бераздан үзен дә редакциягә чакырып, корреспондент урыны тәкъдим итәләр. Сугышалдыннан Абдулла берничә ай редакция хезмәткәре булыпэшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, аягы зәгыйфь булуга карамастан, Абдулла фронтка омтыла һәм үз теләгенә ирешә. Аның кайда ничек сугышканы, ничек әсирлеккә төшүе әлегә билгеле түгел.
Демблин лагеренда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша. Алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый: элемтәче вазифасын үти. 1943 елның августында, яшерен оешманың эше ачылганнан соң, җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 27 минутта фашист палачлары Абдулла Батталны гильотинада җәзалап үтерәләр.

Зиннәт Хөсну́лла улы Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Иске Кәшер (Сарман районы ТАССР) авылында туган. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумы бетергән.

Фашист әсирлегендә Зиннәт Хәсәнов "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына кергән. Музыкаль капеллада эшләгәндә листовкалар тараткан, Едлин һәм Берлин антифашист төркемнәре арасында бәйләнеш вазифаларын башкарган. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Зиннәт Хәсәнов өченче антифашист батальоны гаскәр башлыгы булырга һәм Вермахт гаскәрләре артыннан һөҗүм итәргә тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Зиннәт Хәсәнов Гестапо азапларын чыдаган (кыйнауганнан, азаплардан соң чаларган), антифашист оешмасы иптәшләрен тоттырмаган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавел шәһәрендә (КазССР) туган. 1938 елда Кызыл Армиясенә чакырылган.Атлы гаскәрендә хезмәт үтәгән, Көнбатыш Украина һәм Бессарабия азат итүендә катнашкан.

10

Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләгән.Пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, фашистларга каршы сугышта Әхәт Атнашев каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән.

Фашист әсирлегендә Әхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Әхәт Атнашев Украина партизаннарына кушырга тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли. Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара. Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соң булып үтерелгән.

Бу коточкыч күренешнең шаһиты булган надзиратель алар ниндидер татарча җыр җырлап бардылар дип искә ала. Һәр елның 25 нче августы җәлилчеләрне искә алу көне булып тарихка кергән. 791көн- әсирлектә үткән сынау, патриотик батырлык үрнәген, үлемсез шигырьләр тууын, әрнү - газапларны эченә алган көннәр.
Батырларның исемнәре халык хәтеренә, китапларга, мәрмәрләргә уелып язылган. Аларны хөрмәтләп искә алабыз. Ә бит илебез тарихында шундый дәверләр булды, әсирләрнең исемнәрен дә телгә алырга ярамый иде. Әсирлеккә эләккән солдатларны хыянәтчеләр, илен сатучылар дип атадылар.

11

Исән калганнары да һәрвакыт күзәтү астында тотылып төрле мәсхәрәләүләргә түзеп яшәргә мәҗбүр булдылар. Бу тереләргә дә,

үлгәннәргә дә кагылды,1956 нчы елга, Сталинның үлеменә кадәр дәвам итте. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен дә озак вакытлар илен сатучылар исемлегендә йөртәләр. Алай гына да түгел, хатыны Әминәне хыянәтче хатыны, кызын хыянәтче кызы дип нахак бәлаләр тагалар.
Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән язучы һәм галим , эзәрмән Рафаэль Мостафин тирәнтен кызыксынып озак еллар иҗади эш алып бара һәм дөреслек эзләп, Муса Җәлил эзләре буйлап ярты Европаны үтә, хезмәтләрен китап итеп бастырып чыгара.
1956 нчы елда Муса Җәлилгә илебезнең иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1957 нче елда "Маобит дәфтәре" җыентыгы өчен илебезнең әдәбият, сәнгать өлкәсендә бирелә торган югары бүләкләреннән берсе - Ленин премиясы бирелә. Китаплары бастырыла башлый, сәхнә әсәрләре уйнарга рөхсәт ителә. Аның турында китаплар чыга , истәлекләр языла, кичәләр үткәрелә, альбомнар чыгарыла. Татарстанның башкаласы Казанда һәйкәл ачыла, музей оештырыла, туганавылында музей ачыла. "Маобитдәфтәре" немец теленә тәрҗемә ителеп 3 тапкыр бастырылып чыгарыла. Берлинда мемориаль такта ачыла, каберендә теречәчкәләр өзелми. Шәйхи Маннур "Муса" романын яза. Шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга карата Казандааның 5 томлык җыентыгы басылып чыкты. Ул китаплар безнең китапханә фондында да бар. Һәм менә бүген без дә сезнең белән геройны хөрмәт белән искә алабыз.
Бу каһарманнарның исемнәре һәм тормыш юллары бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен гаделлек үрнәге, ихтыяри көч символы булып тора.

Курку белмәс батырларның һәрберсенә туган иле, туган йорты, гаиләсе, балалары рухи көч биреп торгандыр. Алар татар халкының намусы һәм горурлыгы.



12

Йомгаклау

Муса җәлилнең көрәштәшләре дә берсеннән - берсе батыр, берсеннән - берсе туган илләрен яратучы, берсеннән - берсе фашистларны ныграк күрә алмаучы кешеләр иде.Фашистлар суды аларның башларын кисәргә хөкем итте.

Аларны фашистлар 1944 елның 25 августында, төш вакытында гельотинада җәзалап үтерделәр.Әмма алар антларына үлгәндә дә тугры калдылар. Аларның үлеменә шаһит булган Германия рухание соңыннан: "татарлар елмаеп үлделәр" дип искә төшерде. Әйе, алар фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына, батырларча һәлак булдылар. Җәлилчеләр үлгәннән соң, Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнделәр.

Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерылып бәйләнгән... Менә - менә җилкәләрен киереп, чылбырларын өзәр дә, һавага күтәрелеп китәр кебек.

Илгә, халыкка үлемсез җыр кайтты:

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып,

Гомерем минем моңлыберҗыриде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Бу исемнәрне беркайчан да онытма. Аларның батырлыгын, халкыңның, илеңнең якты киләчәге өчен көрәшне син дәвам ит.



Кулланылган әдәбият

1.Маннурова М. Батырлар җыры: [М. Җәлилнең сугыш елларындагы поэзиясе]. Очерклар.-Казан: Таткитнәшр., 1980.-119 б.

2. Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап. (Ред. Р. Гәрәй).-Казан: Таткитнәшр., 1968.- 150 б.

3. Мостафин Р.Үлемсезлек таңында: Муса Җәлил турында истәлекләр.- Казан: Таткит. нәшр., 1971.-102 б.,

4.Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән: Докум. повестьлар.- Казан: Таткитнәшр., 1982.-464 б

5.МостафинР.Җәлилчеләр.-Казан: Татар.кит. нәшр., 1988.-264 б.

6. Забиров И. Джалиль и джалиловцы: Докум. очерки и этюды.-Казань: Таткнигоиздат, 1983.- 144 с.

7. Шарафлисламов М.Д.Во имя победы.-Ермекеевская типография.-273с



© 2010-2022