Конспект урока по татарскому языку на тему

Үткән заман сыйфат фигыль.(7 нче сыйныф. Рус төркеме). Максат:1.Үткән заман сыйфат фигыль буенча яңа белемнәр формалаштыру.2.Сыйфат фигыльләрне җөмләләрдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.3.Ата-аналарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.Җиһазлау:Таблица,карточкалар,фотографияләр.1.Карточкалар белән эш.Бирем:Мәкальләрне укыгыз ,сыйфат фигыльләрне табыгыз,заманын билге- ләгез:1)Үз анасын зурлаган-кеше анасын хурламас.2)Ата-анага кадер күрсәткән кеше бала-чагадан к...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үткән заман сыйфат фигыль.

(7 нче сыйныф. Рус төркеме).


Максат:

1.Үткән заман сыйфат фигыль буенча яңа белемнәр формалаштыру.

2.Сыйфат фигыльләрне җөмләләрдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

3.Ата-аналарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

Таблица,карточкалар,фотографияләр.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

-Исәнмесез , укучылар!

-Хәерле көн!

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Рәхмәт.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар,әйдәгез әле искә төшерик, фигыльләр ничә төркемгә бүленә?

Нинди төркемнәргә?

-Затланышлы фигыльләрне атагыз.

-Алар ни өчен затланышлы дип атала?

-Затланышсыз фигыльләрне атагыз.

-Затланышсыз фигыльләрдән без кайсы фигыльне өйрәнә башладык?

-Нинди фигыль сыйфат фигыль дип атала?

-Ул нинди заманнарда килә?

-Хәзерге заман сыйфат фигыль турында сөйләгез. Мисаллар китерегез.

3.Яңа белемнәр формалаштыру.

-Укучылар,сүзтезмәләр һәм җөмләләр язылган ,шуларны төрле билгеләре

буенча ике баганага аерып языгыз.

Укучы бала, әйткән сүз, килә торган поезд, баручы кеше , эшләгән интек-

мәс,тырышканны хөрмәт итәләр.

Көтелгән җавап:

укучы бала әйткән сүз

килә торган поезд эшләгән интекмәс

баручы кеше тырышканны хөрмәт итәләр

-Беренче баганага кайсы сүзтезмәләрне яздыгыз?Ни өчен?

(Бу сүзтезмәләрдә 1 сүз хәзерге заман сыйфат фигыль,1,3-гади,2-тезмә

формасы)

-Калганнарын 2 баганага язгансыз,әйдәгез,аларны тикшерик.

әйткән сүз-сүз-кән кушымчасы ярдәмендә ясалган,җөмләдә аергыч була,

бу сыйфат фигыль

-кан/кән кушымчалары нинди заманда кулланыла? Димәк,бу нинди фигыль? Нәтиҗә ясагыз.

эшләгән интекмәс -гән кушымчасы ярдәмендә ясалган,

-нинди сүз төшеп калган ?(кеше) сыйфат фигыль ачыклаган исем.

-русча тәрҗемәсе?

-нәтиҗә ясагыз.

(Әгәр сыйфат фигыль ачыклап килгән сүз төшеп калса,ул исемләшә)

тырышканны хөрмәт итәләр-нинди сүз төшеп калган?(кешене)

-җәмләдә тәмамлык булып килә.

-Күплек кушымчасы ялгасак ничек була?

-Нинди килештә?

-Нәтиҗә ясагыз.

(Әгәр үткән заман сыйфат фигыль ачыклаган исем төшеп калса,ул исемлә-

шә.Килеш ,тартым,күплек кушымчаларын ала.Җөмләдә ия яки тәмамлык

була.)

-Укучылар,әйдәгез хәзер кагыйдә чыгарабыз.Нинди фигыль үткән заман

сыйфат фигыль дип атала?

-Үткән заман сыйфат фигыль фигыльлнең тамырына -ган/-гән,-кан/кән

кушымчалары ялганап ясала,җөмләдә аергыч була.

-Әгәр дә сыйфат фигыль үзе ачыклаган исемнән башка килсә ,ул исемлә-

шә ,килеш, тартым белән төрләнә ,күплек кушымчалары ала,җөмләдә ия

яки тәмамлык булып килә.

-Димәк,бүген безнең дәреснең максаты нинди?

-Үткән заман сыйфат фигыльләрне өйрәнү.

-Укучылар,әйдәгез китаптан кагыйдәне табып укыйк,86 нчы бит.


4.Ныгыту.

1.Карточкалар белән эш.

Бирем:Мәкальләрне укыгыз ,сыйфат фигыльләрне табыгыз,заманын билге-

ләгез:

1)Үз анасын зурлаган-кеше анасын хурламас.

2)Ата-анага кадер күрсәткән кеше бала-чагадан кадер күргән.

3)Ата-анасын хөрмәт итүче бала бәхетле булыр.

4)Ата-ана сүзен тотмаган кеше ,олыгайганчы игелек күрмәгән.

5)Уңган апаның баласы тәртипле булыр.

6)Ата-анасын хурлаган адәм үзен хурлаган булыр.

2.166 нчы күнегү. Шигырьне сәнгатьле итеп уку.Сыйфатларны һәм сыйфат фигыльләрне үзләре ачыклаган сүз белән парлап язып алу.

Матур юллар -йөргән юллар,тәмле сулар- биргән сулар,йомшак куллар-

сөйгән куллар һ.б.

3.-Укучылар,без сезнең белән әниләр турында мәкальләр ,шигырь укыдык.

Мин сезгә әниләрегезнең фотографияләрен алып килергә куштым . Сез

ничек уйлыйсыз, ни өчен без бүген Әниләр турында сөйләшәбез?

(Тиздән Аналар көне).

-Сез бу бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?

-Җир йөзендз әнидән дә якын кеше юк.Ф.Яруллин язганча, әниләребез безгә

якты дөнья бүләк итә, сулышлары белән җылыта, назлары белән иркәли.

Әни -җирдә иң газиз ,якын кеше.Чөнки ул сине тудырган, җыр көйләп би-

шектә тирбәткән , беренче елмаюыңны күреп куанган ,туган телне өйрәткән,

халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел. Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз,хәтерен калдырма-

гыз, аларга кояш гомере телик. Әниләргә багышлап шагыйрьләр бик күп

шигырьләр ,композиторлар җырлар язганнар.Әйдәгез әле , Әниләр турында

җыр тыңлап китик.

-Әниләр темасы -мәңгелек .Кешелек дөньсы бик борынгы заманнардан ук

әниләргә дан җырлаган. Әйдәгез,без дә әниләр турында шигырь язып ка-

рыйк.Тактада шигырьнең кайбер сүзләре язылган

--------------------------------

-----------------уңган кеше

----------------------------------

-----------------белмәгән эше.

5.Ә хәзер терәк сүзләрне кулланып,фотографияләр буенча "Минем әнием"

дигән хикәя төзеп карыйк.(телдән)

Терәк сүзләр :туып- үскән җире,елмайган йөзе ,яраткан шөгыле ,бәйләгән оекбашлар, теккән киемнәр,пешергән ашлар,яраткан чәчәге, әйткән сүз,ялган

сүз.

5.Өй эше.

Вариатив.

1.Кемнәр яза ала , сыйныфта яза башлаган шигырьне дәвам итәргә (3-4 строфа).

2.Сыйфат фигыльләр кулланып , "Минем әнием " темасына миниатюр сочинение язарга.

6.Йомгаклау:

-Сез бүген дәрестә нинди яңалыклар белдегез ?

-Бүген барыгыз да кайткач,әниләрегезне якынлашып килүче бәйрәм белән

котлагыз, ә бүләгегез булып бүгенге билгеләрегез булыр.(Билгеләр кую).

-Шулай һәрвакыт яхшы укыгыз,ягымлы сүзләрегез белән әниләрегезне

куандырыгыз. Сау булыгыз.

© 2010-2022