Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)

Урок татарского языка по теме «Личная гигиена»

Тема: "Шәхси гигиена" темасын кабатлау.

Максатлар:1. "Шәхси гигиена" темасы буенча өйрәнелгән лексикага нигезләнеп, кеше әгъзалары исемнәренең тартым белән төрләнешен ныгыту; авырый, авырта, авыртмый фигыльләренең сөйләмдә кулланышын камилләштерү;

2. Балаларның танып белү активлыгын үстерү, укучыларның диалогик , монологик сөйләмен үстерү.

3. Укучыларда чисталык, пөхтәлек хисе тәрбияләү, татарча сөйләмне аңлауга кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова, 2 сыйныф дәреслеге, методик кулланма, компьютер, проектор , Белмәмеш рәсеме, кулдан ясалган градусник, биремнәр салынган конверт, Белмәмеш эшләпәсе, медиклар башлыгы.

Дәрес тибы : кабатлау дәресе.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

Кизү укучының рапортын тыңлау.

- Бүген нинди число?

- Атнаның көне нинди?

- Һава торышы нинди?

-Дәрестә кем юк?

II. Актуальләштерү.

1 слайд. Фонетик күнегү. Максат: авазларны, сүзләрне дөрес итеп әйтү.

[ә],[ө], [ү], [и], [Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)] [Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)], [Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)], [у], [Разработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)]

сөлге [сөлгРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс) ] сабын [сабРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)н]

пөхтә [ пөхтРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс) ] авырый [аwРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)рРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)й]

бирде [бирдРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)] тамак [тамРазработка урока татарского языка на тему Личная гигиена (2 класс)к,]

- Ни өчен сүзләрне ике баганага бүлдем?

- Нәтиҗә: татар телендә сүзләр я нечкә, я калын булалар.

  1. Өй эшен тикшерү.

Өй эше - 5 нче күнегүдәге (100 нче биттә) сүзләр белән җөмләләр төзү иде.

Максат. Җөмлә эчендә сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырып, җөмләләр төзү.

- Хәзер җөмләләрне тикшерербез, игътибарлы булыгыз. Җөмләләрне кем укырга тели?

- Көтелгән җаваплар.(Алсуга зәңгәр сөлге кирәк. Катя Илшатка сабын бирде. Сөт файдалы. Һ.б.)

- Балалар, кем өй эшен яхшы эшләгән?

Нәтиҗә ясау.

III. Кабатлау. Кушымта №1

  1. Слайд №1-8, бирем "Пирамиданы җый!"

- Балалар, бүген безгә кунакка Белмәмеш килде. Бирем алып килде. Бергәләп укыйк әле.

Укучылар кычкырып укыйлар.

- Пирамиданы җый !

- Пирамиданы җыйсак, дәреснең темасын белербез. Уйлыйк әле,

нинди сүз килеп чыкты?

-Гигиена.

- Кызганычка каршы, пирамиданың бер өлешен Белмәмеш югалткан. Нинди сүз җитми?

-"Шәхси" сүзе.

Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди?

-Көтелгән җавап: "Шәхси гигиена"

-Дөрес. Бүген " Шәхси гигиена" темасын кабатларбыз.

2. Слайд №9. Дәреснең темасы язылган: Шәхси гигиена. Личная гигиена.

Максат: бүген без бу тема буенча сүзләрне, сүзтезмәләрне кабатларбыз, бер- беребезгә сораулар бирербез, җавапларны тыңларбыз, җөмләләр, диалоглар төзербез.

-Нәрсә ул шәхси гигиена? Ул безгә ни өчен кирәк?

Көтелгән җаваплар ( Шәхси гигиена ул - чисталык, сәламәтлек. Сәламәт булыр өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк).

-Балалар, хәзер "Кизү укучы" уенын уйнарга әзерләнербез. Кизү укучылар сыйныфташларыгызның тән әгъзалары чисталыгын тикшерерләр.

Әйдәгез тән әгъзаларының исемнәрен искә төшерик әле.

3) Слайд №10-22. Тән әгъзалары рәсемнәре (баш, чәч, бит, борын, күз, ирен, колак, авыз, муен, кул, бармак, аяк)

- Бу - нәрсә?

- Бу - баш

- Бу кемнең башы?

- Бу минем баш + ым.

- Бу- нәрсә ?

- Бу күз.

- Бу кемнең күзе?

- Бу синең күз + ең. Һ.б.

Слайд №23. Укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар һәм алдагы биремне башкарганда файдаланалар.

Минем Синең Аның

Башым Күзең Муены

Чәчем Иренең Кулы

Битем Колагың Бармагы

Борыным Авызың Аягы

- Кизү укучы булып уйнаганда, дусларыгызга нинди сораулар бирерсез?

-Синең күзең чистамы? һ.б.

Көтелгән җаваплар: (Синең кулың чистамы ? Синең кулъяулыгың бармы? һ.б.

4) Парларда эш. Уен "Кизү укучы".

1-3 парны тыңлау.

5) - Сез бүген барыгыз да чиста һәм матур. Әйдәгез бер-беребезгә комплимент әйтик.

Комплимент әйтү (чылбыр рәвешендә)

Көтелгән җаваплар .

- Коля, синең кулың чиста.Син яхшы малай.

- Катя, синең бантигың матур! Син пөхтә кыз. Һ.б.

6) Төркемнәрдә эш.( Балаларны өч төркемгә бүлү.) Кушымта № 2

Максат. Чиста, пөхтә булу өчен безгә нинди әйберләр кирәк? соравына җавап алу.

- Кайсы төркем дөрес һәм тизрәк эшләр?

Һәр төркемгә конверт һәм кәгазь бите таратыла. Конверт эчендә сабын, сөлге, теш пастасы, теш щёткасы, тарак, курчак,туп, китап, дәфтәр рәсемнәре. Гигиена әйберләрен сайлап алырга һәм кәгазь битенә ябыштырырга. Кәгазь битендә җөмлә калыбы бирелгән: Чиста, пөхтә булу өчен безгә ... кирәк.

7)Җавапларны тыңлау. Нәтиҗә. Үзбәя.

8). Дәреслек белән эш. Дәреслекнең 101 нче битен ачыгыз, 5 нче күнегүне табыгыз. Максат. Буталганны төзәтү.

- Әйдәгез Белмәмешкә булышыйк.

Җөмләләрне дөрес итеп укырга кирәк.

Җавапланы тыңлау. Үзбәя.

9) Слайд №24. Физминут.

Без инде хәзер зурлар. Башны иябез алга,

Күп эшли безнең куллар. Ә аннары- артка.

Без идән дә юабыз. Уңга-сулга борабыз.

Без керләр дә уабыз. Күзләрне йомабыз, ачабыз,

Гөлләргә су сибәбез. Аннан карап торабыз.

Без бераз арыдык, Кулларны биетәбез.

Ял итәргә уйладык Аякларны сикертәбез,

Күңелле ял итәбез.

- Балалар, ни өчен Белмәмеш безнең белән зарядка ясамады? Аңа ни булган?

- Ул авырый. (Слайд №25 Белмәмеш рәсеме)

10.Слайд № 26-27. Ә хәзер шундый бирем. Дөрес тәрҗемәне тап.

Максат. Бу сүзләр ситуатив күнегү өчен кирәк булыр.

Болеет (Нишли? Что делает?)

А) авырта Б ) авырды В) авырый

Болит (Нишли? Что делает?)

А) авырды Б ) авыртмый В) авырта

Измерь температуру (Нишлә? Что сделай?)

А) температураңны кара Б) температураңны әйт В) температураңны үлчә

IV. 1 Слайд №28. Ситуатив күнегү. Белмәмеш авырый.

Как скажешь о том,что:

  • Незнайка заболел

  • у него болит голова

- Незнайка, измерь температуру?

2.Белмәмеш табибка бара.

Какой диалог произойдёт между Незнайкой и доктором?

3. Слайд №29 . Парларда эш. "Табибта" темасы буенча сөйләшү.

"Табибта"

-Исәнмесез. Керергә ярыймы?

  • Исәнмесез. Утыр. Кай җирең авырта?

- Башым, тамагым авырта.

  • Температураң бармы?

  • 39 градус

  • Сиңа салкын тигән. Дару эч.

  • Рәхмәт. Сау булыгыз.

  • 1-2 парны тыңлау

3. Безнең Белмәмеш сәламәтләнде. Как он скажет, что у него не болит голова, горло?

- Давайте вспомним, какие окончания помогают нам сказать ,что действия не происходят.

Көтелгән җавап: -мый, -ми кушымчалары. (Слайд №30)

Ситуатив күнегүне башкару.Көтелгән җаваплар.(Минем башым авыртмый. Минем тамагым авыртмый.)

4. Дәреслек белән эш. 8 нче күнегү, 101 нче бит

Хәзер дәреслекләрне ачабыз. Биремне укыйбыз.

Как скажешь о том, что у тебя не болит рука,( нога, палец,ухо )?

5. Хәзер эш дәфтәрәләрен ачабыз, 43 нче биттә 9 нчы күнегүне табабыз. Биремне укыйбыз. Бу күнегүдә табиб киңәшләре язылган. Әйдәгез аларны Белмәмешкә укыйк. Белмәмеш кабат авырмасын.

Көтелгән җаваплар:Белмәмеш, зарядка яса! Йөгер!Саф һавада йөр! Һ.б

Слайд №31. Белмәмеш укучылар белән саубуллаша.

V. Тест. Кушымта № 3

VI.Рефлексив йомгаклау.

1.Әңгәмә.

Балалар, без бүген нинди теманы өйрәндек?

- Нәрсәне искә төшердек?

- Грамматикадан нәрсә кабатладык?

2.Гомуми бәяне чыгару.

3. Өй эшен бирү : №9, 43 нче бит (эш дәфтәре): бирем буенча рәсем ясарга Һәм Белмәмешкә чыныгыр өчен киңәшләр язарга.



© 2010-2022