Үткәннәрне уйлап, бүгенгене барлап, киләчәкне кайгыртып (Эссе)

Яшәтәсе иде мәктәпне дә, авылны да... Сораулар күп. Тирә-як тормышны күреп торабыз, тынгысыз сугышларны да, санкцияләрне дә Бәлки кешеләр җиргә хәзер килеп якынаерлар? Туган туфрак, туган җирдән аерылып кем булдык та, нинди булдык? Сораулар күп. Планнар да бар... Яшәтәсе иде. Мәктәпне дә. Авылны да. Уй, фикер, сүз, гамәл, гадәт, язмыш, язмышлар. Кеше язмышы, ил, дәүләтләр язмышлары. Уйларыбыз төзек түгел кебегрәк шул. Уйлашасы иде, уйланасы иде. Тукайча, Исхакыйларча, Еникиләрчә, Мостай Кәримнәр...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үткәннәрне барлап, бүгенгене уйлап, киләчәкне кайгыртып

(Эссе)


Соңгы дәрес бетүне белдереп, кыңгырау шылтырауга, шау-гөр килгән балалар кабинет ишекләреннән коридорга сибелде. Кемдер ашыга, кемдер салмак кына атлый... Аларның шулай өйгә җыенганнарын карап торырга яратам. Киенеп, тыйнак кына саубуллашып кайтып китәләр. Болары малайлар. Кызлар көзге каршында төзәтенәләр, матурланалар әле. Сөйләшеп сүзләре бетми үзләренең. Матурлар, сөйкемлеләр, акыллылар... Бер-берсен көтә-көтә, сөйләшә-сөйләшә киенәләр. Тәнәфес саен диярлек күреп торсам да, хәлләрен сорашам: күңелләре кителмәгәнме, көннәре бушка гына үтмәгәнме? Мәктәптән өйгә нинди уйлар белән кайтып китәселәрен беләсем килеп, сак кына күңел кылларына кагылам...14-15 яшьлек үсмерләр бит, бу алар өчен бик җаваплы яшәү чоры. Алдагы гомер, һөнәр сайлау турында уйланалар... Ялгыш адым ясамасыннар, киләчәктә бәхетле булып яшәсеннәр иде дип уйланып, озатып калам. Мәктәп бер мәлгә бушап кала.

Тагын бер эш көне азагына якынлашты. Мәктәптә эшләү дәверендә мондый көннәрнең исәбе хәзер 20 елдан артып китте. Ә мәктәп һаман үзенә тарта.

Сәер кешеләр булганнар да инде бу борынгы кытайның акыл ияләре. Бер карасаң, алар дөнья мәшәкатьләре дип бик борчылмаганнар, ә үзләре бөек фәлсәфи фикерләр турында уйланганнар. Кырмыска оясын хәтерләткән кешелек дөньясы аларга җитди булмаган уйдырма артыннан куу кебек кенә тоелган, дөнья ыгы-зыгысына бик исләре китеп бармаган. Шулай булса да, "үзгәрешләр чорында яшәргә язмасын" дигән сүзләрне дә алар әйткән бит.

Ничек кенә булмасын, кешелек дөньясы бер урында гына тора алмый, ул каядыр хәрәкәт итә, яңа юллар, яңа биеклекләр эзли. Шулай булгач, үзгәрешләр котылгысыз бер нәрсә ул. Яшәвебезнең үзгәрешләр чорына туры килүе бәхеткәме әллә бәхетсезлеккәме - монысын hәркем үзе хәл итсен. Бүгенге чынбарлык шундый: без бөек үзгәрешләр чорында яшибез.

Соңгы елларда яшь буынны тәрбияләү, укыту эшендә педагогика зур адымнар ясый. Яңа укыту технологияләре, яңа алдынгы идеяләр, иҗади фикер йөртүче педагогларның хезмәте, әлбәттә, уңай нәтиҗәләр бирә. Ләкин, алга барышлый, яңа биеклекләргә үрләгәндә, үткәнебезне дә онытмасак иде.

Гомумкешелек кыйммәтләренә, гасырлар буе сакланган халык традицияләренә таянып, кая барасын, нәрсә эшлисен, ничек яшисен күзаллап, аңлап, белеп үсүче буын тәрбияләү эшенә алынганбыз.

Туган тел hәм әдәбият укытучысы буларак, миңа hәрвакыт туган ил темасы якын булып кала. Һәр кешегә дә туган җир, туган йорт, әти-әни йорты hәрвакыт күңел бушата торган бер урын булып кала бит ул. Тупасланган күңелләрне сафландыра, яшәргә көч бирә торган мәрхәмәтле туган җир җылысы әллә кайлардан кешене үзенә тартып кайтара.

Кем генә булса да, нинди генә булса да, кеше үзенең тамырлары, туган җире, нәсел ядкарьләре белән яши. Аларны алыштырып та, сатып алып та булмый. Олыгайган көннәрдә дә кеше үзенең якыннарына, туган җиренә елыша. Монда аны hәрвакыт аңлыйлар, ярдәм итәләр.

Мин еш кына менә нәрсәләр турында уйланам. Безнең әби-бабаларыбыз чорында балалар бакчалары да булмаган, алар зур, тату гаилә булып яшәгәннәр, ә балалар кешелекле, ярдәмчел, эшчән булып үскәннәр.

Әби-бабайларыбыз үгет-нәсихәт укып та утырмаганнар, көне-төне эштә булганнар, шәригать кануннары белән яшәгәннәр. Аларның яшәү рәвеше үзе үк тәрбия үрнәге булып торган. Бүгенге яшь буынга, бигрәк тә шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга әби hәм бабайлар тәрбиясе җитми дип уйлыйм мин. Алар арасында нәсел җепләрен белмәүче, олы буын туганнары

белән бөтенләй аралашмаучылар да очрый. Ә бит әби-бабай янында үскән балалар олыларга карата мәрхәмәтлерәк тә, игелеклерәк тә, тәрбиялерәк тә булып үсәләр.

Дөрес, бүгенге яшь буынның проблемалары күп, алар кызыгырлык, ымсынырлык нәрсәләр бик күп. Урамда, телевидение, интернет аша да ниләр генә күрми дә, ниләр генә ишетми яшь кеше. Башкалар кебек кыланырга, башкалар эшләгәнне кабатларга сылтау табыла. Мин гаепле түгел, заманы шундый бит дип акланырга да җайлаша.

Тирә-яктагы битарафлык, дорфалык, бер-береңнән читләшү кебек күренешләр мине бик тә борчый. Яшь кешеләрнең үзара сөйләшү, аралашу рәвешендә тиргәшү, сүгенү сүзләрен ишетергә туры килә. Җинаять турындагы статистика уйланырга мәҗбүр итә.

Күп сораулар туа. Шул сорауларга җаваплар табар өчен кайчак гомерләр җитми. Бер нәрсәне аңладым: һәрвакыт хәрәкәттә булырга, эзләнергә. Шул эзләнүләрем мине күп тарафларда йөртте. Башкортстан, Көньяк Урал, Свердловск, Мәскәү, Санкт -Петербург... Әйе, күп гизелде.Икенче югары белем алдым. Аның аша күп нәрсәләргә күзем ачылды. Тукталып калмадым. Юлымда дәвам иттем. Яңа кешеләр, төрле даирә галимнәре белән очраштым. Эзләнүләр белән бергә эш тә туктап тормады. Заман чирләре, социаль бәлаләр белән дә көрәшергә туры килде.

Мәктәптә, авылда сәламәт тормыш өчен хәрәкәт җәелдереп җибәрдем.Аның масштабы зур булды, республика һәм Россия күләменә үк җитте. "Аек авыл" конкурсында катнашырга, төрле слетларда, семинарларда, конференцияләрдә катнашырга туры килде. Хәтта ябылган тугызъеллык мәктәбебез өчен көрәшергә, укытучыларыбызга балалар йортыннан балалар алырга да туры килде. Әле мәктәбебез яши, аллага шөкер. Татар авылы мәктәбе. Яшәтәсе иде. Тырышып ятабыз. Күз тимәсен, тәмәке, сыра дигән әйберләрне белмибез, җинаятьләребез юк, исәптә торган балалар һәм гаиләләребез юк. Яшәтәсе иде мәктәпне дә, авылны да... Сораулар күп. Тирә-як тормышны күреп торабыз, тынгысыз сугышларны да, санкцияләрне дә Бәлки кешеләр җиргә хәзер килеп якынаерлар? Туган туфрак, туган җирдән аерылып кем булдык та, нинди булдык? Сораулар күп. Планнар да бар... Яшәтәсе иде. Мәктәпне дә. Авылны да.

Уй, фикер, сүз, гамәл, гадәт, язмыш, язмышлар. Кеше язмышы, ил, дәүләтләр язмышлары. Уйларыбыз төзек түгел кебегрәк шул. Уйлашасы иде, уйланасы иде. Тукайча, Исхакыйларча, Еникиләрчә, Мостай Кәримнәрчә... Колак бар - ишетмибез, күзләр дә бар - күрмибез, әллә шулай яхшырак? Уйланасы иде, уйлашасы иде...

Кояш байый. Тышта яз кыш белән алыша. Алда төн. Алда туар көн. Иртәгәсе көн хәере белән тусын, изге уйларыбыз тормышка ашсын, ил -көннәребез тыныч булса иде. Гадәттәгечә, мәктәпкә килгән балаларны барлап, күрешеп чыгармын да эшемдә дәвам итәрмен. Тормыш дәвам итә. Безгә әле яшәргә, мәктәпне яшәтергә, авылны яшәтергә!


© 2010-2022