Конспект урока по родной литературе А. Алиш Әни ялга киткәч

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы. Абдулла Алиш "Әни ялга киткәч". 3нче класс.

Максат. 1. Һөнәрләр турында белешмә бирү, дөрес язу һәм уку күнекмәләрен үстерү, диалогик сөйләм өстендә эшләү.

2. А.Алишның иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру.

3. Һәр һөнәрнең әйбәт, кирәкле икәнлеген, эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәклекне аңлату .

4. Әти, әниләрнең хезмәтенә, башка хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

5. Әти-әниләргә ярдәм итү, хезмәт белән шөгыльләнергә өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, фотолар стенды, тылсымлы таяк, А.Алишның китабы, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

-Хәерле көн, укучылар. Хәерле сәгатьтә дәресебезне "Тылсымлы таяк " уены белә9н башлап җибәрәбез. Кем булырга теләгәнегезне әйтеп, җөмләләр төзеп , таякны бер-берегезгә тапшырырга тиешсез. (Көтелгән җаваплар.Мин укытучы булырга телим. Мин кибетче (табиб, банкир, шәхси сакчы,...) булырга телим.)

- Сезгә мин теләгән һөнәрләрегезгә ирешергә телим.

2. Өй эшен тикшерү.

- Сез дәрескә нәрсә әзерләдегез? (Шигырьләр ятладык, әти-әнинең һөнәрләре турында хикәя яздык.) (Балалар шигырьләр сөйлиләр, хикәяләрен укып китәләр).

3. Тема өстендә эш.

- Ә менә әти-әниләрегез эштә булганда, берәр кайда кунакта булганда, сез өйдә нишлисез? (Дәрес хәзерлибез, өйне җыештырабыз, уйныйбыз,...)

1) Без бүген А.Алишның "Әни ялга киткәч..." әсәре белән танышабыз. (Тактада А.Алишның портреты).

Конспект урока по родной литературе А.Алиш Әни ялга киткәч

  • Аның нинди әкиятен беләбез? ("Сертотмас үрдәк"). Тагын безнең китапханәдә аның биш китабы бар, алар белән перемена вакытында танышып китергә мөмкин.

Конспект урока по родной литературе А.Алиш Әни ялга киткәч

Ял минуты.

  1. Сүзлек өстендә эш (Тактага эленә)

Эш үз җилкәмә төшкәч - эшне эшләү миңа калгач.

Аксөяк булып үсмәсен - эш яратып үссен.

Алҗыдым - арыдым

Һәйбәтләп - әйбәтләп

Шелтәләдем - әрләдем

Йөдәп беттем - арыдым

  1. Әсәрне уку (тәүдә укытучы, аннан соң балалар).

  • Әсәр сезгә ошадымы?

  • Әсәрнең төп герое кем? (Малай).

  • Сез төп геройның кем икәнен әөттегез, ә менә хәзер без 92 нчы биттәге белешмәне укып әдәби герой дип кемне атыйлар икәнен беләбез. (Укыйбыз)

  • Әдәби герой кем була инде ул? Безнең әсәрдә әдәби герой кем? Ул нишләгән? (Әтисенә булыша башлаган, иркәсен киендергән, аш пешергән, сәдәфен таккан, идән юган, киемен утюклаган).

  • Ул нинди? (Уңган, ярдәмчел, эшчән, җаваплы, кешелекле, тырыш).

  1. Сайланма уку - группада эш.

  • Группаларга бүленегез. Группада эшнең кагыйдәләрен кабатлау (Бер-береңне хөрмәт итәргә. Берең сөйләгәндә - икенчесе тыңлый. Берсенәдә комачауламаска.)

  • 1 группага: иркәсен бакчага иткәнче ничек караганы турында әйтелгән урынны табып укыгыз.

  • 2 группага: аш пешерү турында язылган абзацны укыгыз.

  • 3 группага: чалбар төймәсен таккан урынны табыгыз, укып китегез.

  • Малай нинди нәтиҗәгә килә? Әйдәгез шул юлларны әсәрдән табабыз? (Башка..., Шуннан...)

  1. Дәресне йомгаклау.

  • Ә сез әти-әниләрегезгә ничек ярдәм итәсез? Шуның турында сөйләп китегез.

  • Татар халкының борыннан килгән бик матур бер мәкален очраттык без бу әсәрдә. Шул мәкальне табалырсыз микән? (Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.)

  1. Өй эше: "Минем әти-әнием эштә чакта" дигән бәләкәй генә инша зырга.

© 2010-2022