Ситуативные упражнения к ГИА по татарскому для русскоязычных

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ГИА С 2


1 нче вариант


  1. Сообщи другу (подруге) о том, что сегодня после у роков вы идете в бассейн.

Аня, бүген дәрестән соң без кызлар белән бассейнга барабыз.

Андрей,бүген дәресләр беткәч, без бассейнга барабыз.

  1. Спроси у друга (подруги), будет ли у вас сегодня урок литературы.

Алсу, әйт әле, бүген безнең әдәбият дәресе буламы?

  1. Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается представление.

Алло, исәнмесез! Бүген тамаша (спектакль, концерт) сәгать ничәдә ( кайчан) башлана?

  1. Как скажете маме, что вы заняли первое место на районной олимпиаде по татарскому языку.

Әнием, мин татар теленнән район бәйгесендә беренче урынны алдым.

  1. Предложите другу (подруге) пойти в воскресенье в кино.

Андрей, әйдә якшәмбедә ( якшәмбе көнне) кинога барабыз (барыйк).


2 нче вариант

  1. Сообщите другу, что завтра начинается фестиваль татарской песни.

Артур, иртәгә безнең шәһәрдә татар җыры фестивале башлана.

  1. Поздравьте маму с днем рождения и пожелайте ей здоровья и счастья.

Кадерле ( яраткан, сөекле) әнием! Мин сине туган көнең белән котлыйм! Сиңа

сәламәтлек, бәхет телим.

  1. Уточните у прохожего, который час.

Яшь кеше, әйтегез әле, сәгать ничә?

Гафу итегез, әйтегез әле, вакыт күпме?

  1. Спросите у учителя о том, когда начнутся экзамены.

Укытучы апа, имтиханнар кайчан башлана?

  1. Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу.

Алсу, сиңа бик зур рәхмәт! Син миңа булыштың. Бу китап миңа бик кирәк.

3 нче вариант

  1. Сообщите маме, что вы завтра идете в Музей изобразительных искусств.

Әни, без иртәгә сыйныф белән Сынлы сәнгать Музеена барабыз.


  1. Пожелайте друзьям счастливого пути.

Дусларым! Хәерле юл сезгә!

  1. Уточните у прохожего, где находится Национальная библиотека Республики Татарстан.

Гафу итегез, әйтегез әле, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе кайда

урнашкан?


  1. Как спросите в магазине о том, сколько стоит килограмм яблок.

Әйтегез әле, 1 кг алма ничә сум тора?

Әйтегез әле, менә бу алманың 1 килограммы күпме тора?

  1. Обратитесь к однокласснику и попросите у него учебник истории на один день.

Антон, миңа бер көнгә генә тарих дәреслегеңне биреп тор әле (бир әле).

4 нче вариант

  1. Предложите сестре сходить на выставку картин татарских художников.

Алсу апа, әйдә татар рәссамнары картиналары күргәзмәсенә барабыз ( барыйк ).


  1. Попросите друга отправить вам по электронной почте материал по татарской литературе.

Алина, минем электрон почтага ( электрон почта аша) татар әдәбиятыннан тектстны

җибәр әле.


  1. Спросите у одноклассника, каким видом спорта он занимается и есть ли у него награды.

Алена, син нинди спорт төре белән шөгыльләнәсең? Синең призларың бармы?


  1. Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить книги на татарском языке.

Гафу итегез, әйтегез әле ( әйтә алмассызмы), татар телендәге китапларны кайда сатып

алырга мөмкин?


  1. Поблагодарите друзей за поздравления и подарки по случаю вашего дня рождения.

Кадерле дусларым! Мине туган көнем белән котлавыгыз һәм бүләкләрегез өчен бик зур

рәхмәт!


5 нче вариант

  1. Спросите у учителя, когда в вашей школе состоится встреча с известными татарскими поэтами.

Укытучы апа, безнең мәктәптә танылган (атаклы) татар шагыйрьләре белән очрашу

кайчан була?

  1. Попросите друга (подругу) ответить на вопросы по истории Казани.

Карина, син Казанның тарихы турында сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Андрей, Казанның тарихы турындагы сорауларга җавап бир әле.


  1. Спросите у мамы, где бы ей хотелось отдохнуть в этом году.

Әнием, быел син кайда ял итәргә телисең?


  1. Поинтересуйтесь у друга (подруги), когда он начал заниматься плаванием и в каких соревнованиях участвовал.

Юля, син йөзү белән кайчан шөгыльләнә башладың? Нинди ярышларда катнаштың?


  1. Представьте, что вы будете участвовать во встрече с Президентом Республики Татарстан. Какой вопрос вы зададите ему?

Рөстәм Нургалиевич, Сез имтиханнарны нинди формада бирдегез? Сез безнең хәлне

(газапларны) аңлыйсызмы?

Рөстәм Нургалиевич, Казанда спартакиадага әзерлек ничек бара? Нинди яңа объектлар

төзелә?

6 нчы вариант


  1. Как скажете учителю о том, что вам нужно уйти с урока на 10 минут раньше.

Укытучы апа, миңа дәрестән 10 минутка иртәрәк китәргә ярыймы?

Укытучы апа, миңа бүген дәрестән 10 минут иртәрәк китәргә кирәк.


  1. Сообщите однокласснику, что завтра будет контрольная работа по татарскому языку и нужно повторить слова по теме "Республика Татарстан".

Ваня, иртәгә татар теленнән контроль эш була. "Татарстан Республикасы" темасы

буенча сүзләрне кабатларга кирәк.


  1. Поздравьте бабушку с Днем пожилых людей и пожелайте ей здоровья.

Кадерле әбием! Сине Өлкәннәр көне белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек ( исәнлек-

саулык) телим! Мин сине бик яратам!


  1. Поинтересуйтесь у бибилиотекаря, можно ли взять стихи Мусы Джалиля.

Китапханәче апа ( Гөлшат апа), Муса Җәлилнең шигырьләрен алырга ярыймы?


  1. Сообщите друзьям, что вы заняли первое место на районной олимпиаде по истории.

Дусларым, мин тарих буенча район бәйгесендә беренче урынны алдым! Мин бик шат!

7 нче вариант

  1. Сообщите другу ( подруге) о том, что вам нужна книга об истории Казани для написания реферата.

Алсу, мин Казан турында реферат язам. Миңа Казанның тарихы турында китап кирәк иде.

Алсу, миңа реферат язу өчен Казанның тарихы турында китап кирәк.


  1. Спросите у друга (подруги), какое представление идет в театре Юного зрителя.

Андрей, син белмисеңме, Яшь тамашачылар театрында нинди тамаша бара микән?


  1. Допустим, вы посещаете больного. Посовейтуйте ему не выходить на улицу, пить горячий чай с медом.

Марина, синең әле температураң бар. Сиңа урамга чыгарга ярамый. Бал белән кайнар чәй эч. Тизрәк терел.


  1. Предложите другу (подруге) побывать в Национальном Музее Республики Татарстан.

Андрей, сиңа Татарстан Республикасының Милли музеенда булырга кирәк. Анда искиткеч кызыклы экспонатлар бар.

Андрей, әйдә Татарстан Республикасының Милли музеена барабыз. Анда искиткеч кызыклы күргәзмә ачылды.


  1. Посоветуйте другу (подруге) не проводить время впустую.

Марат, вакытыңны бушка уздырма. Файдалы эш белән шөгыльлән.

8 нче вариант.

  1. Спросите у друга ( подруги), какие предметы ему нравятся, а какие не нравятся.

Даша, әйт әле, сиңа кайсы фәннәр ошый? Ә кайсы фәннәр ошамый?


  1. Посоветуйте другу ( подруге) уступить место в транспорте старшим.

Регина, торанспортта олы яшьтәге кешеләргә ( өлкәннәргә) урын бирергә кирәк.


  1. Как скажете о том, что грубость и невоспитанность не украшают людей.

Минемчә, тупаслык һәм тәрбиясезлек бер кешене дә бизәми.


  1. Предложите другу ( подруге) вместе сходить на дискотеку в субботу.

Марина, әйдә шимбә көнне бергә дискотекага барабыз.


  1. Доложите классному руководителю об окончании уборки в классе.

Марина Владимировна, без сыйныфны җыештырып бетердек.

Марина Владимировна, сыйныфта җыештыру эшләре бетте.

9 нчы вариант.

  1. Сообщите другу ( подруге) о том, что вы сегодня сдаете экзамен по татарскому языку.

Алсу, мин бүген татар теленнән яңа формада имтихан бирәм. Миңа уңыш телә.

Алсу, мин бүген татар теленнән имтихан бирәм.


  1. Спросите у друга ( подруги), будет ли сегодня в школе соревнование по волейболу.

Равил, әйт әле, бүген мәктәптә волейбол ярышы булачакмы?

Равил, син белмисеңме, бүген мәктәптә волейбол ярышы буламы?


  1. Как скажете маме о том, что автором гимна Республики Татарстан является татарский композитор Рустем Яхин.

Әнием, син беләсеңме, Татарстан Республикасының гимнын танылган татар композиторы Рөстәм Яхин язган.

Әнием, син беләсеңме, Татарстан Республикасы гимнының авторы - танылган татар композиторы Рөстәм Яхин.


  1. Допустим, вы звоните в справочное бюро концертного зала. Как спросите, во сколько начинается концерт Ильгама Шакирова.

Алло, хәерле көн! Бу концертлар залымы? Әйтегез әле, Илһам Шакировның концерты сәгать ничәдә башлана?


  1. Предложите другу ( подруге) сходить в воскресенье покататься на коньках.

Андрей, әйдә якшәмбе көнне тимераякта шуарга барабыз.


10 нчы вариант

  1. Что посоветуете мальчику, если он обижает девочек.

Костя, кызларны рәнҗетергә ярамый. ( кызларга тияргә ярамый).

47. Спросите у друга, любит ли он играть летом на улице.

Андрей, син җәй көне (җәен) урамда уйнарга яратасыңмы?


  1. Как скажете маме о том, что твой друг лежит в больнице.

Әнием, минем дустым Олег хастаханәдә ята.


  1. Как скажете другу,что на улице усиливается ветер.

Марина, урамда бик көчле җил исә.

Марина, урамда җил көчәйде.


  1. Посоветуйте другу(подруге) прочитать понравившуюся вам книгу.

Алсу, бу китап миңа бик ошады. Син дә укы әле.

11 нче вариант.

  1. Что посоветуете мальчику, если он не сделал домашнее задание.

Марат, өй эшләрен һәрвакыт эшләргә кирәк.

Марат, дәресләрне һәрвакыт әзерләргә кирәк.


  1. Спросите у друга, любит ли он читать книги.

Лена, син китаплар укырга яратасыңмы?


  1. Как скажете маме о том,что началась вьюга.

Әнием, урамда буран башланды.

Әнием, урамда бик көчле буран.


  1. Скажите другу о том,что вы помогаете пожилым.

Алеша, мин һәрвакыт карт кешеләргә булышам.

Алсу, мин өлкәннәргә һәрвакыт булышам.


  1. Посоветуйте другу(подруге) сходить на концерт артистов, приехавших из Москвы.

Галя, бүген Мәскәүдән килгән артисларның концерты була. Әйдә, концертка барабыз.

Галя, әйдә Мәскәүдән килгән артистларның концертына барабыз.


12 нче вариант.

  1. Сообщи одноклассникам о том, что завтра не будет урока математики, так как учительница заболела.

Сыйныфташлар, иртәгә математика дәресе булмый, чөнки Лариса Андреевна авырый.

Лариса Андреевна авырган, шуңа күрә иртәгә математика дәресе булмый.


  1. Спроси удруга, во сколько часов начинаются соревнования по хоккею.

Марат, хоккей ярышы сәгать ничәдә башлана?


  1. Скажи маме, что ты хочешь позвать на свой день рождения друзей.

Әни, мин туган көнемә дусларымны чакырырга телим.

Әнием, туган көнемә дусларымны чакырасым килә.

  1. Посоветуй своему братишке заниматься спортом, так как он часто болеет.

Энем, син бик еш авырыйсың. Сиңа спорт белән шөгыльләнергә кирәк.


  1. Предложи другу вместе делать домашние задания по математике.

Андрей, әйдә математикадан өй эшен бергә эшлибез

© 2010-2022