Методические материалы Шигырьләр Бәхет

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

БӘХЕТ

Елмаеп таңны каршылыйм

Елмайсам-көнем уңа.

Син бәхетлеме?-диярсез

Җавапны бирәм шуңа.

Бәхетне аны һәр кеше

Үзенчә генә аңлый

Минем өчен бәхет нәрсә?

Мин аны ничек аңлыйм?...

Бәхет бит ул-аягыңа

Басып тышка чыгалсаң,

Кулларыңны сузып карның

Суыклыгын тоялсаң,

Саф һавалы шушы кышның

Исни алсаң һавасын

Күктә очкан чыпчыкларның

Күрсәң әгәр баласын,

Ишетсәң өйдән әнкәйнең

Җылы, йомшак тавышын

"Чәем суына, кер инде,дим,

Кызым минем, аккошым!!!"

Икәүләшеп, серләшеп

Эчкән чәйгә ни җитә?!

Әниләр янда булганда

Борчулар эреп бетә.

Бәхет бит ул бик күп булмый.

Җитә аның булганы.

Җирдә яшәү-үзе бәхет,

Онытмагыз сез шуны!!!



Әтиемә.

Иртән, кичен дога кылам

Әти синең рухыңа.

Искә алам көн дә сине

Түзалмыйм сагынуыма.

Никтер Ходай сине миннән

Иртә алган янына

Кочакларга, яратырга

Син җитмисең җаныма.

"Әти!" диеп килә минем

Сиңа назлап дәшәсем,

Төшләремә дә кермисең

Синсез ничек яшисе?

"Кайттыңмыни, балам?!"-диеп

Хәзер каршы чыкмыйсың,

"Туңа күрмә, кызым,"-диеп

Юрганымны япмыйсың.

Хатлар яздым сиңа, әти,

Беләм,укый алмыйсың.

Нигә минем язган хатлар

Ул дөньяга бармый соң?

Син бит безгә һәрчак кирәк,

Син җитмисең күңелгә...

Я,Ходаем, бир сабырлык,

Бер дә җиңел түгел лә...

Әтием Фирдәүс бәете.

Әти, әни һәм биш бала

Тату гөмер иткәндә-

Аяз көнне яшен сукты,

Илле яшең җиткәндә.

Күзләр тиде микән әллә?

Ныклы тормыш иткәндә-

Начар авыру таптылар

"Әйбәт" сүзен көткәндә.

Суга тилмергән гөл кебек

Көннән көн шиңеп калдың

Авыруга дәва тапмый,

Әтием, китеп бардың.

Барыбызны калдырып

Гүргә кердең, әтием.

Хәсрәтемне ничек басыйм,

Нинди сүзләр әйтәем?

Җан биргәндә безне уйлап

өзгәләндең, яшь түктең.

Иман белән, дога белән

Бакыйлыкка син күчтең.

Әтиемне күрдегезме?-дип,

очкан кошлардан сорыйм.

Алар дәшми...Очып киткәч

Яшьләр түгеп мин елыйм.

Илле бишләр җиткәч кенә

Гөмеркәең өзелде.

Язмышлардан узып булмый,

Әни, бәгърем, түз инде.

Әйтте әти: "Сез бу җирдә

Кыю басып йөрегез.

Без бит ятим балалар, дип,

Сынмасын күңелегез!

Кайгы-шатлык уртак булсын,

Чәчелеп, сибелмәгез,

Әниегез сезнең өчен

Сөенсен, көенмәсен!

Биш бала- бер йодырык ул,

Һәрчак бердәм булыгыз,

Башка туганыгыз булмас,

Кадерегезне белегез!

Хәер өмет иткәннәргә

Гел догада булыгыз,

Озак ятып яфаламам,

Барыгыз бәхил булыгыз!"

Әтиемнең соңгы сүзен

Онытмыйк, беребез дә!

Ярдәм итик олыраклар

Бездән кечерәкләребезгә!

И, әтием, күңелең тыныч,

Җаның оҗмахта булсын.

Әнигә һәм биш балаңа

Аллаһ сабырлык бирсен!



© 2010-2022