Авторлык программасы Булачак эшмәкәр

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка» НМР РТ

«Рассмотрено» «Утверждено» «Согласовано»

на заседании ШМО директор МБОУ «СОШ №33» член городской экспертной

_______/Гиждеван Е.А./ ___________/Галиев А.Т./ группы авторских программ

протокол № от _________/_______________/

___ ___ 20___г. ___ ___ 20___г. ___ ___ 20___г.

Элективный курс

по обучению учащихся

заполнению деловых бумаг

«Булачак эшмәкәр»

(для 10-11 классов)





Группа учителей

татарского языка и литературы

Фасхутдинова Зиля Мугаллимовна-

I квалификационная категория

МБОУ «Лицей №14»;



Заляева Чулпан Мизхатовна-

I квалификационная категория

МБОУ «СОШ №33»;



Бурганова Милеуша Флеровна

I квалификационная категория

МБОУ «СОШ №33»;



Нуруллина Айгуль Ахсановна

учитель МБОУ «СОШ №33»







2012-2013 учебный год

Аңлатма язуы

1992 нче елда кабул ителгән "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Закон нигезендә, татар теленә дәүләт теле статусы бирелде, ә бер статьяда: "Республика территориясендә рәсми эш башкару ике дәүләт телендә дә алып барылырга тиеш",- диелә.

Бүгенге көндә татар теле дөньяда киң таралган 14 тел арасында лаеклы урын алып тора. Алай гына да түгел, XVII-XVIII гасырларда татар теле Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында дипломатик бәйләнешләр теле дә булган.

Милли республикада милли телнең дәүләт теле статусы алуы аның кулланылыш даирәсен киңәйтергә, башка телләр арасында дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

Алда телгә алынган закон нигезендә татар яшьләре ике телдә дә документ һәм эш кәгазьләрен камил тутыра белергә тиеш.

Хәзерге катлаулы, базар мөнәсәбәтләре ныгып килгән заманда документлар белән эш итә белүче, үз хезмәтен төгәл, сыйфатлы итеп, белеп, яратып башкаручы эшмәкәрләр һәм эшкуарлар гына уңшка ирешә ала. Шулай ук эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгән кешеләргә дә еш кына документлар белән эшләргә туры килә (гариза язу, белешә бирү, шартнамә төзү һ.б.)

Электив курсның актуальлеге

Документлар белән дөрес эш итә белү һәртөрле эшчәнлекнең уңышын гарантияли. Урта мәктәптә "Татар теле һәм әдәбияты программасы"нда эш кәгазьләренә һәр сыйныфта икешәр сәгать кенә бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар эш кәгазьләрен дөрес тутыру күнекмәсен камил үзләштереп бетерә алмыйлар һәм төрле кыенлыкларга очрыйлар. Электив курсның нигезендә документлар һәм эш кәгазьләрен тутыруга кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү ята.

Электив курсның төп максаты

Документлар һәм эш кәгазьләрен тутыруга кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү.

Программаның төп бурычлары

  1. Эш кәгазьләре белән танышу;

  2. Базар мөнәсәбәтләре ныгып килгән заманда эш кәгазьләре һәм документлар белән эш итүнең әһәмияте турында аңлату;

  3. Эш кәгазьләренә булган таләпләр һәм аларны тутыру үзенчәлекләре белән танышу;

  4. Документ һәм эш кәгазьләрен тутыру күнекмәсен булдыру, аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү;

  5. Укучыларның сәләтләрен күзәтү, аларга юнәлешләр бирү;

  6. Шушы юнәлештә белем бирү уку йортлары белгечләре белән бәйләнешкә керү, алар җитәкчелегендә белемнәрне камилләштерү.

Программаның билгеләнеше

14 сәгатькә исәпләнгән бу программа 10-11 нче сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең татар балаларына электив курс буларак кулланыла ала.

Программа эчтәлегенең төзелеше

Программа 6 бүлектән тора һәм алар түбәндәге темаларга бүленгән:

Кереш

  1. Документ реквизитлары;

  2. Эшлекле хат язу;

  3. Шәхси состав буенча документлар язу;

  4. Мәгълүмати - белешмә документлары язу;

  5. Хисап-финанс документларын язу;

  6. Хисап документациясе һәм банкта клиентлар өчен документлар.

Электив курс программасы материалын аңлатканда, төп нигезләмә итеп, "Делопроизводство. Банковские документы" (Казань: Магариф, 2001 - 183 с.) дигән методик кулланма алынды. Шулай ук "Укытучылар өчен әдәбият исемлеге"ндә күрсәтелгән китаплар һәм сүзлекләрдән файдаланырга була. Мәктәп китапханәсендә курс программасында каралган темаларны өйрәнер өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар. Моннан тыш компьютер ярдәмендә интернет аша тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә иәпкә алынган.

Электив курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Эш кәгазьләренә булган таләпләр һәм аларны тутыру үзенчәлеген белергә тиешләр;

  2. Үзләштерелгән белемне гамәлдә куллана белергә;

  3. Курс ахырында укучылар программада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу татар яшьләренең илебезнең иҗтимагый - икътисади тормышында катнашу мөмкинлеген тәэмин итә.

Электив курста үзләштерелгән белемнәрне бәяләү

Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, биш баллы билге кую системасы кулланыла. Укучы 10-9 балл җыйса - "5"ле, 8-7 балл җыйса - "4" ле, 6-5 балл җыйса "3"ле куела.

Зачет эше ике төрдә бирелә, укучылар эш төрләрен үзләре сайлап алалар.

1 нче төр - реферат язу һәм аны яклау.

Рефератны бәяләү түбәндәге критерийлар белән бәяләнә:

  • Эшнең темага төгәл туры килүе - 2 балл;

  • Теманың тулысынча ачылуы - 2 балл;

  • Фактик материалларның дөреслеге - 2 балл;

  • Эчтәлекнең эзлекле булуы - 2 балл;

  • Рефератны яклау, язылган фикерне төгәл итеп сөйләмдә бирү - 2балл.

2 нче төр.

2 нче төр ике өлештән тора.

Беренче өлештә укучылар бирелгән сүзләргә аңлатма бирәләр. Бәяләү критерийлары:

  • Сүзләргә дөрес аңлатма бирелсә яки 1 сүзгә дөрес аңлатма бирелмәсә - 5 балл;

  • 2 сүзгә дөрес аңлатма бирелмәсә - 4 балл;

  • 3-4 сүзгә дөрес аңлатма бирелмәсә - 3 балл.

Икенче өлештә укучылар укырга яки эшкә урнашканда нинди документлар кирәклеген күрсәтәләр, урнашу өчен гариза һәм тәрҗемәи хәлләрен теркиләр. Бәяләү критерийлары:

  • Кирәкле документлар дөрес күрсәтелсә - 1 балл;

  • Гариза дөрес һәм төгәл язылса - 2 балл;

  • Тәрҗемәи хәл өчен - 2 балл.

Укучы 10-9 балл җыйса - "5"ле, 8-7 балл җыйса - "4"ле, 6-5 балл җыйса "3"ле куела.

"Булачак эшмәкәр" электив курсының укыту-тематик планы (14 сәгать)

Дәрес темасы

Дәрес саны

Лек-ция

Семи-нар

Прак-тик эш

Укучыларның белемен ныгыту буенча эш төре

1

"Булачак эшмәкәр" электив курсының максаты һәм бурычы

1

1

2

I бүлек

Документ реквизитлары

2

1

1

Интернет буенча материаллар туплау

3

II бүлек

Эшлекле хат язу

-үтенеч хаты (письмо - просьба)

-дәгъванамә (письмо - претензия

-дәгъванамәгә җавап (письмо-ответ на претензию)

-җавап (баш тарту) хатлары (письмо-ответ (отказ))

2

1

1

Эшлекле уен

4

III бүлек

Шәхси состав буенча документлар язу (тутыру)

-гариза (заявление)

-тәрҗемәи хәл (автобиография)

-шартнамә (договор)

2

1

1

Эшлекле уен

5

IV бүлек

Мәгълүмати-белешмә документларын язу

-белешмә (справка)

-аңлатма (пояснительная записка)

-мәгълүматнамә (докладная записка)

-белдерү (игълан) (извещение)

-беркетмә (протокол)

2

1

1

Түгәрәк өстәл уены

6

V бүлек

Хисап-финанс документлары язу

-раслама (расписка)

-ышанычнамә (доверенность)

1

1

Диспут-дәрес

7

VI бүлек

Хисап документациясе һәм банкта клиентлар өчен документлар

-вексель

-облигация

-акция

-чек

-банк шартнамәсе

3

1

1

1

Банк хезмәткәрләре белән очрашу

Икътисади терминнарның аңлатмалы сүзлеген төзү

8

Зачет дәрес

1

1

Зачет

Барлыгы

14

5

4

5







"Булачак эшмәкәр" электив курсы программасының эчтәлеге



  1. Кереш



  1. I бүлек. Документ реквизитлары

Документларда реквизит дип аталганн аерым билгеләр була. Документтагы реквизитлар җыелмасы аның рәвешен билгели. Шулай булгач, документ, үз максатына ирешсен дисәк, әлеге төр документлар өчен кабул ителгән формага яраштырып төзелергә тиеш..

Документ реквизитлары:

Дәүләт гербын сурәтләү. Дәүләт гербы сурәте боеру документлары һәм хатларның югары кырына уртага урнаштырыла.

Россия Федерациясе субъекты гербы.

Оешма эмблемасы. Шулай ук документның югары кырына уртага урнаштырыла.

Россия классификациясе буенча предприятие яки оешма коды. Документның уңъяк өске почмагында саннар рәвешендә языла (әгәр мондый код бирелгән булса).

Документның идарә документларына Россия классификациясе буенча бирелгән коды. Документның уңъяк өске кырында саннар рәвешендә языла.

Оешма исеме.

Оешма хакында белешмә: почта адресы, телефон номерлары һәм оешма каравы буенча башка мәгълүматлар (факс һәм телекс номерлары, исәп-хисап номеры һ.б.)

Документ төре исеме.

Документны язу вакыты (дата).

Документны теркәү номеры.

Керүче документның теркәү номерына һәм датасына сылтама.

Документны язу һәм бастыру урыны.

Документка керүне (аннан файдалануны)чикләү грифы.

Адресат.

Документны раслау грифы.

Резолюция. Резолюциядә документта теркәлгән карарны башкару буенча күрсәтмәләр бирелә.

Текстка башисем

Тикшерү турында билге.

Документ тексты.

Кушымтаның булуы турында билге (әгәр булса).

Имза.

Килештерү грифы.

Документны килештерү визалары.

Мөһер.

Документ күчермәсен таныклау турында билге.

Башкаручы (төзүче) турында билге.

Документны башкару һәм аны эш папкасына кую турында билге.

Документның оешмага керүе турында билге.

Документны автомат рәвештә эзләү билгесе.



  1. II бүлек. Эшлекле хат язу.

Рәсми хат - предприятие һәм оешманың тышкы дөнья белән элемтәдә торуының иң мөһим каналларыннан берсе.

-үтенеч хатлары берлек сандагы беренче зат исеменнән ("...үтенәм"), күплек сандагы беренче зат исеменнән ("...үтенәбез"), берлек сандагы өченче зат исеменнән (бу очракта гомумиләштерелгән исем кулланыла: "Дирекция ... үтенә") дип языла.

-әгәр эшмәкәр килешүнең шартларын вакытында үти алмаса яисә сыйфатлы товарлар белән тәэмин итмәсә, бу очракта гаепле затка дәгъвәнамә язып җибәрергә кирәк. Анда түбәндәгеләр булырга тиеш:

1. Башисем: предприятиенең исеме, предприятиеләрнең адреслары, "Дәгъвәнамә" сүзе, язылу көне, ае, елы һәм саны, дәгъвәнамә суммасы;

2. Текст

-дәгъвәнамәне алганнан соң, билгеләнгән вакыт эчендә җавап бирергә кирәк. Анда түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

* предприятиеләрнең исемнәре;

* җавапның язылу көне, ае, елы һәм саны;

* җавап биреләсе дәгъвәнамәнең язылу көне, ае, елы һәм саны.

-җавап (баш тарту) хатларының логик схемасы түбәндәгечә:

1. Җавап бирелергә тиешле үтенечне кабатлау;

2. Әгәр баш тарту хаты булса, баш тартуның сәбәбен нигезләү;

3. Баш тартуны теркәү.



  1. III бүлек. Шәхси состав буенча документлар язу.

-гариза - бер кеше (зат) яки берничә кешенең (затның) үтенече яисә тәкъдиме язылган документ. Ул эшкә урнашканда, азат ителгәндә, чираттагы ялга киткәндә, башка эшкә күчкәндә, матди ярдәм сораганда, яңа оешма теркәлгәндә һ.б. очракларда языла. Гариза, мәсьәләне хәл итү өчен, предприятие яки бүлек җитәкчесенә кертелә, һәм аңа җитәкче үз карарын язып куя. Җитәкче карары язылган гариза шәхси состав буенча боерык чыгару өчен нигез була.

-тәрҗемәи хәл - кеше тормышында булган иң мөһим вакыйгаларны (үзгәрешләрне) чагылдыра торган документ.

-шартнамә - якларның нинди дә булса үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруы турында килешүне раслаучы һәм аларны җайга салучы документ.



  1. IV бүлек. Мәгълүмати-белешмә документларын язу.

-белешмә - үзендә теге яки бу фактлар яисә вакыйгаларны тасвирлаган яисә раслаган документ.

-аңлатма - хезмәт хокукы һәм җитештерү (производство) мәсьәләләре буенча языла торган документ. Бу ирекле документта, гадәттә, башкарыласы эш тәртибен бозган сәбәпләр, аны төзәтү чаралары языла. Анда язылу вакыты, алучысы күрсәтелергә һәм аңлатманы язган кешенең имзасы булырга тиеш.

-мәгълүматнамә - билгеле бер оешма яисә югарырак оешма җитәкчесенә юлланган һәм язган кешенең нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәре белән нинди дә булса мәсьәләне җентекләп бәян итүче документ. Ул эчке (бер предприятие эчендә) һәм тышкы булырга мөмкин. Аның реквизитлары:

*бүлек, бүлекчә, кафедра исеме, цех номеры;

*документ исеме;

*язылу вакыты;

*башисем;

*тексты;

*алучысы;

*язучы имзасы.

-белдерү - узыдырылачак яисә булачак берәр төрле чара турында белдерүче я анда катнашырга тәкъдим итүче документ.

-беркетмә - нинди дә булса мәсьәләне тикшерү һәм аның буенча кабул ителгән карар язылып барган документ. Төрле съездлар, пленумнар, конференцияләр, җыелышлар барышы беркетелеп барырга тиеш. Аларны, гадәттә, сәркатип яза.

Беркетмәнең реквизитлары:

*оешманың исеме;

*документның исеме;

*көне, ае, елы;

*номеры;

*җыелыш уздырылган урын;

*башисем;

*тексты;

*рәис һәм сәркатип имзасы.



  1. V бүлек. Хисап-финанс документларын язу.

-раслама - акча яисә берәр төрле кыйммәтле әйбер алуны раслаучы документ. Расламаны шаһитлар барында язарга мөмкин.

-ышаныч белдергән затның ышанычлы кешесенә үз исеменнән берәр төрле товар, кыйммәтле матди әйбер алу яки юридик гамәл башкаруга ышанып язган кзгазе ышанычнамә дип атала.



  1. VI бүлек. Хисап документациясе һәм банкта клиентлар өчен документлар.

-вексель - бурычлы затның, билгеләнгән вакыт җитү белән, күрсәтелгән акча суммасын бурычны биреп торган затка түләү йөкләмәсе язылган кыйммәтле кәгазь. Кредиторга акча түләү йөкләмәсе күрсәтелгән вексель гади вексель булып саналса, шул ук сумманы өченче затка түләү йөкләмәсен үз эченә алган вексель күчерелмә вексель була. Вексельләр - һичшиксез түләнергә тиешле документ; товарның начар сыйфатлы булуына сылтап яки нинди дә булса башка сәбәп белән вексельгә түләүдән баш тарту кабул ителми. Аның реквизитлары:

*вексель төзелгән телдә язылган һәм текстка кертелгән "Вексель" сүзе;

*билгеләнгән сумманы түләү турында гади һәм бернинди дә шарт белән чикләнмәгән вәгъдә;

*түләү вакыты, түләү башкарыласы урын;

*түләүне алучы затның исеме;

*вексель төзелгән вакыт һәм урын;

*вексель бирүченең имзасы.

-облигация - хуҗасы тарафыннан акча кертелгәнлеген таныклаучы һәм анда күрсәтелгән вакытта әлеге кыйммәтле кәгазьнең номиналь кыйммәтен һәм билгеләнгән процентын каплау йөкләмәсен раслаучы кыйммәтле кәгазь. Аның мәҗбүри реквизитлары:

*эмитентның фирма исеме;

*эмитентның урнашкан урыны;

*кыйммәтле кәгазьнең исеме;

*тәртип саны;

*чыгару датасы;

*облигация төре;

*чыгарылышның гомуми суммасы;

*процент ставкасы;

*акчаны кайтару шартлары һәм тәртибе;

*номинал;

*исемле облигацияләр өчен - облигация тотучының атамасы.

-акция - акционерлар җәмгыятьләре, предприятиеләр, оешмалар, коммерция банклары һәм кооперативлар тарафыннан чыгарыла торган кыйммәтле кәгазь. Акция- үстерү максатларына акча кертелгәнлекне таныклый; аның хуҗасына эмитент - предприятие табышының бер өлешен - дивидент алуга хокук бирә.

-чек - үзендә күрсәтелгән акча суммасын чек бирүчегә түләүне язмача йөкләгән документ. Түләүче - банк операцияләрен башкаруга лицензия алган һәм күрсәтелгән чек буенча түләүләрне гамәлгә ашыручы банк яки башка кредит учреждениесе.

-банклар халыкка, оешмаларга күптөрле хезмәт күрсәтәләр. Алар арасында - исәп хисабын ачу, халыктан кертемнәр кабул итү һәм алар буенча процентлар түләү, кредит бирү һ.б. хезмәтләр. Күрсәтелә торган барлык хезмәт банк шартнамәләре (килешүләр) нигезендә рәсмиләштерелә.

















Электив курсны үткәрү буенча методик күрсәтмәләр

Кереш дәрес

Кереш дәрестә укучылар электив курсның төзелеше, эчтәлеге, үткәрү формалары, мөстәкыйль һәм иҗади эшләрнең күләме белән танышалар. Шулай ук чыгыш ясарга мөмкин булган темаларны ачыклау, электив курста үзләштерелгән белемнәрне бәяләү критерийлары белән танышырга мөмкин.

Электив курсның курсның темасы, максаты, бүгенге көндә актуаль булуы турында кереш лекция үткәрелә.

Документ реквизитлары

Бу бүлектә укучылар "Документ реквизитлары" дигән тема белән танышалар. Укытучы документларда реквизит дип аталган аерым билгеләр булуын; документ, үз максатына ирешсен дисәк, әлеге төр документлар өчен кабул ителгән формага яраштырып төзелергә тиешлеген аңлата.

Беренче дәрестә укучылар, интернетка чыгып, документ реквизитлары турында материал туплыйлар. Икенче дәрестә, үрнәкләр һәм тупланган материалларны кулланып, семинар - дәрес үткәрелә.

Эшлекле хат язу

Укучылар эшлекле хат язуның әһәмияте һәм тәртибе белән үрнәкләр ярдәмендә танышалар. Эшлекле хат төрләре һәм аны язу тәртибе турында белешмә алалар.

Икенче дәрес уен рәвешендә үткәрелә. Укучылар өч төремгә бүленә. Беренче төркем билгеле килешү буенча дәгъвәнамә яза, икенче төркем дәгъвәнамәгә җавап хаты яза, ә өченче төркем укучылары - эшлекле хатны тикшерүчеләр - хатлар дөрес язылганмы, тиешле вакытта җавап бирелгәнме, баш тартуның сәбәбе нигезләнгәнме, хатлар вакытында теркәлгәнме икәнлеген ачыклый.

Шәхси состав буенча документлар

Укучылар Түбән Кама шәһәрендә нинди уку йортлары булуы һәм анда укырга кергәндә нинди документлар тутырырга кирәклеге турында информация туплыйлар. Ул документларны тутырырга өйрәнәләр.

Икенче дәрес уен рәвешендә үткәрелә. Беренче төркем - эш бирүче, икенче төркем - эшкә урнашучылар. Ике арада шартнамә төзелә, документлар туплана.

Мәгълүмати - белешмә документлары

Дәрес түгәрәк өстәл уены рәвешендә үткәрелә. Мәгълүмати-белешмә документларын язу үрнәкләре белән танышалар. Нинди дә булса бәйрәмгә әзерлек буенча җыелыш үткәрелә, ул җыелышның беркетмәсе һәм белдерү языла.

Хисап - финанс документлары

Дәрес диспут рәвешендә үткәрелә. Акча яисә берәр төрле кыйммәтле әйберләр белән эш итүнең җаваплылыгы турында фикер алышу оештырыла. Раслама һәм ышанычнамә язарга өйрәнәләр.

Хисап документациясе һәм банкта клиентлар өчен документлар

Банк хезмәткәре белән очрашу. Банк белән хезмәттәшлеккә кергәндә, банк шартнамәләре белән ныклап танышырга кирәклеге һәм аларны үтәүнең мәҗбүрилеге аңлатыла. Интернет һәм аңлатмалы сүзлекләр ярдәмендә икътисади терминнарның сүзлеген төзиләр.

Зачет дәрес

Зачетка ике төрле эш тәкъдим ителә. Укучылар эш төрен үзләре сайлап алалар.

Беренче дәрес-реферат яклау, икенчесе - икътисади терминнарга аңлатма бирү һәм эшкә яки укырга урнашу өчен документлар тутыру.

Зачет эше өчен биремнәр

Зачет эше ике төрдә бирелә, укучылар эш төрен үзләре сайлап алалар.

  1. Реферат язу һәм аны яклау

Реферат темалары:

  1. Эшлекле хат язу

  2. Шәхси состав буенча документлар

  3. Мәгълүмати - белешмә документлары

  4. Хисап-финанс документлары язу



  1. Биремнәрне үтәгез

1 нче вариант

  1. Түбәндәге төшенчәләргә аңлатма бир:

Акт-

Белешмә-

Вексель-

Мәгълүматнамә-

Риэлтр-

Эшлекле хат-

Юридик зат-

  1. Укырга кергәндә нинди документлар кирәк? Гариза һәм тәрҗемәи хәлегезне языгыз.

2 нче вариант

  1. Түбәндәге төшенчәләргә аңлатма бир:

Аңлатма-

Банкрот-

Гариза-

Дәгъвә хаты-

Реквизитлар-

Физик зат-

Шартнамә-

Ышанычнамә-

  1. Эшкә урнашканда нинди документлар кирәк? Эшкә алуларын сорап гариза һәм тәрҗемәи хәлегезне языгыз.

















Укучылар өчен әдәбият:



  1. Веселов П.В. Эшлекле хат аксиомалары. - М.: ИВУ "Маркетинг", 1993.

  2. Бизнес һәм эш башкару: Белешмә - сүзлек. - Екатеринбург, 1992.

  3. Русча-татарча иҗтимагый - сәяси сүзлек. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1997.

  4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, III т. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1997

  5. Абдурахимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. - Казан: Мәгариф, 2005, 8-11 нче класслар өчен.

  6. Стенюков М.В. Эш башкару документлары үрнәкләре. М.:Приор, 1996.

  7. Эш кәгазьләре үрнәкләре.

Укытучы өчен әдәбият:



  1. Стенюков М.В. Эш башкару документлары үрнәкләре. М.:Приор, 1996.

  2. Луговой В.А. Инвентарьлаштыру, документлар, хисаплылык. Сорау һәм җаваплар белешмәсе. - М.: Аудит, 1993.

  3. Веселов П.В. Эшлекле хат аксиомалары. - М.: ИВУ "Маркетинг", 1993.

  4. Бизнес һәм эш башкару: Белешмә - сүзлек. - Екатеринбург, 1992.

  5. Русча-татарча иҗтимагый - сәяси сүзлек. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1997.

  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, III т. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1997

  7. Кирсанова М.В. Эш башкару курсы. - М.: Новосибирск: НГАЭиУ, 1998.

  8. Абдурахимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. - Казан: Мәгариф, 2005, 8-11 нче класслар өчен.

  9. Эш башкару. Банк документлары: Метод. пособие. - Казан: Мәгариф, 2001



Авторлык программасы Булачак эшмәкәр

Авторлык программасы Булачак эшмәкәр

Авторлык программасы Булачак эшмәкәр

Авторлык программасы Булачак эшмәкәр

© 2010-2022