Разработка урока по татарскому языку на тему Имя существительное (6класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресе

Укытучы

Әхтəмова Розалия Наил кызы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

6

Дәрес төре

Дəрес-сəяхəт.

Дәрес темасы

Исем сүз тɵркемен кабатлау .

Максат һәм бурычлар

Исем сүз тɵркемен гомумилəштереп кабатлау .

1. Исем сүз тɵркеме буенча үзлəштергəн белемнəрне системага салу һəм тирəнəйтү.

2. Уйлау, фикерлəү сəлəтен, танып-белү активлыкларын, сɵйлəү күнекмəлəрен үстерү.

3. Табигатькə мəхəббəт хисе тəрбиялəү, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдəлəрен үзлəштерү.

Төп терминнар, аңлатмалар

Исем - предметны яки затны белдереп, кем? нəрсə? сорауларына җавап бирə торган сүз тɵркеме.

Ялгызлык исемнәр - төрдәш предметларныӊ һәм затларныӊ берсенә генә бирелә баш хәрефтән языла.

Уртаклык исемнәр - төрдәш предметларныӊ барысы өчен дә уртак атамалар.

Ресурслар

Мультимедия проекторы, экран, ноутбук, презентация, карточкалар, агач рəсеме.

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр: табигатькə мəхəббəт хисе тəрбиялəү, активлыкка, мɵстəкыйль фикер йɵртүгə ɵйрəнү.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив УУГ: максатка ирешү юлларын билгелəү; укытучы белəн бергəлəп, үз эшен, иптəшлəренең җавапларын бəялəү.

Танып-белү УУГ: урманда үз-үзеңне тоту кагыйдəлəрен үзлəштерү, табигать белəн кеше бəйлəнешен аңлау.

Коммуникатив УУГ: текст белəн эшлəргə ɵйрəнү, иптəшлəре белəн парлап эшлəү, фикер алышу, сорауларга җавап бирə белү.

Предмет нәтиҗәләре: исем сүз тɵркеме буенча үзлəштергəн белемнəрне системага салу һəм тирəнəйтү.







Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Күрсәтмә материал

Укучылар эшчәнлеге

1.Оештыру ɵлеше.

Уңай психологик халəт тудыру.



2. Уку мəсьəлəсен чишү.




3. Тɵп ɵлеш.

















































4. Йомгаклау.





Рефлексив бəялəү.








Өй эше.

Исəнмесез, диеп башлыйк эшне,

Дəреслəр бит шулай башлана.

Исəнмесез, диеп безгə дəшкəч,

Күңелебез шундый шатлана.

- Исəнмесез, укучылар!

Хəерле кɵн! Утырыгыз!

- Үзегезгə, иптəшлəрегезгə яхшылык телəгез. Яхшылык телəгəн кешенең һəрвакыт кəефе күтəренке була.

- Ә сезнең кəефлəрегез ничек соң?

- Сезнең алда смайликлар ята, үзегезнең кəефегезгə туры килгəннен сайлап алыгыз.

- Смайликларны күтəрдек.

- Кəефлəрегез бик яхшы икəн.

-Бүген безнең дəрес гади түгел. Ул сəяхəт-дəрес. Ә сез сəяхəтчелəр булырсыз!

- Кая сəяхəт барганыбызны белер ɵчен табышмакка җавап табарга кирəк.

Соравы кем? нəрсə?

Белдерə ул предметны,

Яле, əйтеп карагыз,

Бу нинди сүз тɵркеме?

-Дɵрес. Без "Исемнəр" иленə сəяхəткə чыгабыз һəм исем сүз тɵркеме турында ɵйрəнгəннəрне кабатлап китəрбез.

- Алай булгач киттек.

- Хəзер шушы карта буенча сəяхəткə китəбез. Моның ɵчен безгə ачкыч кирəк, ə ачкыч сүзне табу ɵчен сезгə каточкалар таратам.

-_________биремне укый.

- Дəфтəрлəрне ачтык, числоны язып куйдык.

- Ә хəзер биремне эшлибез.

Район, укый, əкият, йɵгерə, хат, сары, икмəк, мəк, куе, итек, кайтты, тал, саный, егет, гɵмбə, елга, зал.

- Ручкаларны куйдык. Я________укы.

-Ә хəзер, язып алган исемнəрнең беренче хəрефлəрен рəттəн куеп, сүзтезмə тɵзегез.

- Нинди тылсымлы сүз килеп чыкты?

- Дɵрес, тагын нинди тылсымлы сүзлəр белəсез?

- Яхшы. Бу тылсымлы сүзлəрне тормышта кулланырга онытмагыз.

- Ә хəзер сəяхəткə рəхим итегез!

- Беренче тукталыш кайда булачак? Моны белер ɵчен менə бу шигырьне укып китик əле.

Сəлам сиңа,

Мəскəүдəн,Ирəмəлдəн,

Агыйделдəн, Димнəн, Сакмардан.

Яшь чырайлы авыл, калалардан,

Яшь йɵрəкле яшьлəр, картлардан.

- Ә ни ɵчен кайбер сүзлəр баш хəреф белəн язылган?

- Дɵрес. Аларны укып китик əле.

- Тагын нинди сүзлəр баш хəреф белəн языла?

-Бик яхшы. Димəк, бу сүзлəрне без ничек атыйбыз?

- Ялгызлык исемнəрдəн башкалары ничек атала инде?

- Дɵрес, ə Агыйдел, Дим, Сакмар нəрсə атамалары?

- Димəк беренче тукталыш кайда булачак?

- Дɵрес. Ә Башкортстанда тагын нинди елгалар ага, белəсезме?

- Афарин!

- Елганы үтү ɵчен безгə сүзлек диктанты язарга кирəк.

- Тактага чыгып кем яза?

Болыт, бал корты, яңгыр, үги ана яфрагы, шомырт, Агыйдел, җилəк-җимеш, һава, алмагач, Торатау, аккош, БР.

- Укучылар, ə менə болыт, яңгыр, шомырт, һава- бу исемнəр ясалышы буенча нинди исемнəр?

- Ә хəзер кушма сүзлəрне табып əйтегез.

- Дɵрес. Тезмə исемнəрне кем əйтə.

- Дɵрес. Парлы исемнəр.

- Ә кыскартылма сүзлəр бармы?

- Дɵрес.

- Биремне үтəдек, шуңа күрə сəяхəтебезне дəвам итə алабыз. Әмма башта ɵй эшен тикшереп китик.

-_________безгə Башкортстандагы иң зур елга турында белешмə язып алып килергə тиеш иде.

-Әйдə, укып кит. Тыңлыйбыз.

-Экранда фото - сурəт Агыйдел елгасы.

- Елганы үттек, ə хəзер сəяхəтне дəвам итəбез.

- Алдагы тукталыш кайда булачак икəн?

-Моны белер ɵчен безгə шушы биремне эшлəргə кирəк.

-Хəзер мин сезгə текстлар таратып бирəм. Кызыл каточкалардагы текстта тɵшеп калган кушымчалар бар. Сезгə шуларны куеп чыгарга кирəк. Ә инде кемдə яшел каточкалар, алар текстны сəнгатьле итеп укыйлар һəм нəрсə турында икəнен уйлый торалар.

Безнең заманда Урал тауларын белмəгəн кеше юк. Байтак халык Уралның үзендə яши.

Урал - мəһабəт таулар, текə кыялар, кɵмеш сулы елгалар, чылтыр чишмəлəр иле. Урал - кара урманнары, хуш исле чəчəклəре, тɵрле җəнлеклəре һəм балыклары булган ил.

Урал таулары хəзер бɵтен дɵньяга билгеле.

- Әйдə,_______, укып кит əле.

- Бу текстка нинди исем биреп була?

- Дɵрес, димəк икенче тукталыш тауда булачак.

- Ә хəзер текстан күплек сандагы исемнəрне табып дəфтəрлəрегезгə күчереп языгыз, кушымчаларын билгелəгез.

- Кем укып китə?

- Дɵрес, шулай итеп исемнəргə күплек санда нинди кушымчалар ялгана?

- Яхшы.

- 2нче бирем. Текстан килеш белəн тɵрлəнгəн исемнəрне табарга, килешен билгелəргə.

- Кемдə яшел каротчкалар, алар сүзлек белəн куллана алалар.

-_________, син укып кит.

- Дɵрес, молодец! Килешлəрне белəсез икəн.

- _________безгə дɵньядагы иң биек тау турында белешмə язып алып килергə тиеш иде.

-Әйдə, укып кит.

-Афарин!

- Алдагы тукталышка кадəр ял итеп алыйк.

-Без сезнең белəн физкульминутка ясарбыз, ə аны безгə кем күрсəтер икəн? Экранга карыйбыз, бу кем?

-Дɵрес, Шүрəле. Ә "Шүрəле" əкиятен кем язган?

- Бергəлəп башладык! Хəрəкəтлəр ясыйбыз.

- Бик шəп ял итеп алдык. Эшне дəвам итсəк тə була.

- Укучылар, ə Шүрəле кайда яши? Димəк, килəсе тукталыш урманда була.

- Әйе, безнең Башкортстанда урманнар да бик күп. Аларны сакларга кирəк.

- Искə тɵшерик əле. Урманда нəрсə эшлəргə ярамый?

- Дɵрес, тагын?

- Укучылар, ə урман безгə нинди файда китерə?

-Бик, дɵрес. Ә тагын?


-Урманда яшəүчелəр безгə нинди файда китерə, сез шуны белəсезме? Бу турыда безгə укучылар белешмə алып килергə тиеш иде. Тыңлыйбыз.

- _____________башта укып китə.

- Хəзер син __________ .

-Әйдə, _________ син дə укып кит.

-Бик яхшы, утыр. Бик кызыклы мəгълүматлар алып килгəннəр.

-Күрүегезчə, урманның һəм урманда яшəүчелəрнең безгə бик күп файдасы тия. Шуңа күрə без аларны сакларга тиешбез. Урманга баргач, шушы кагыйдəлəрне истə тотарга кирəк.

- _____________ укып кит əле.

Исеңдə тот:

1. Урманда шаулама.

2. Урманда чүплəмə.

3. Җəнлеклəрне, кошларны рəнҗетмə.

4. Кошларның оясын туздырма.

5. Чəчəклəрне ɵзмə.

6. Агачларны сындырма.

7. Урманда ут якма.

- Сез бу кагыйдəлəр белəн килешəсезме?

- Мин, сез урманга барсагыз, шушы кагыйдəлəрне истə тотарсыз дип ышанам.

-Сəяхəтебез тəмамланып килə инде, "Исемнəр" иленə керер ɵчен менə бу тылсымлы агачның яфракларын буярга кирəк. Моның ɵчен мин сораулар бирəм, сез җавап бирерсез.

-1нче сорау. Исем нəрсə белдерə?

-2нче сорау. Исем нинди сорауларга җавап бирə?

-3нче сорау. Исемнəр нəрсə белəн тɵрлəнə?

-4нче сорау. Сан белəн тɵрлəнгəндə нинди кушымчалар ялгана?

-5нче сорау. Ясалышы буенча нинди исемнəр була.

- Менə без озын юл үтеп, "Исемнəр" иленə дə килеп җиттек.

- Бу сəяхəткə йомгак итеп без сезнең белəн иҗади эш башкарып китик əле.

- Мин сезгə кəгазь битлəре таратам, анда сезгə синквейн язарга кирəк булыр. Синквейн - француз теленнəн алынган. Бу биш юллы рифмасыз шигырь. Беренче юлга - бер исем язарга. Икенче юлга - ике сыйфат.

Өченче юлга - ɵч фигыль.

Дүртенче юлга - шушуы сүзлəрне кертеп фраза яки җɵмлə язарга. Бишенче юлга - нəтиҗə, бер сүз белəн.

- Хəзер без тиз генə шул иҗади эшне башкарып китик əле.

- Нəтиҗəдə нəрсə килеп чыкты икəн, укып китик.

- Укучылар, сəяхəт дəвамында сезнең кəефегез ничек үзгəрде икəн. Смайликлар сайлап алабыз, күтəрдек.

- Афарин!

- Шуның белəн сəяхəтебез тəмам, кем дəрестə актив катнашты аларга билгелəр куям.

-Өй эшен язып куябыз.

I. Урман сүзен тɵрле килешлəрдə куеп җɵмлə тɵзеп язарга (кɵчле укучыларга).

II. Урман сүзен килеш белəн тɵрлəндерегə.

- Шуның белəн дəрес тəмам, сау булыгыз!










Слайд карта


Карточка





Слайд шигырь





Слайд

Елга









карточка













Слайд

Шүрəле


Слайд урман









Слайд кагыйдəлəр

-Исəнмесез! Хəерле кɵн!






-Исем.




-Исемнəрне табып күчереп язарга.

-Район, əкият, хат, икмəк, мəк, итек, тал, егет, гɵмбə, елга, зал.

-Рəхим итегез!

-Гафу итегез, тыныч йокы, исəнмесез, сау булыгыз.



-Бу сүзлəр шəһəр, елга исемнəре.

-Мəскəүдəн, Ирəмəлдəн,

Агыйделдəн, Димнəн, Сакмардан.

-Кеше исемнəре, фамилиялəре, географик атамалар.

-Ялгызлык исемнəр.

-Уртаклык исем.

-Елга.

-Елгада.

-Ашкадар,Стəрле, Караидел.

-Тамыр исемнəр.

- Агыйдел, алмагач, Торатау, аккош.

- Бал корты, үги ана яфрагы.

- Җилəк-җимеш.

- БР.

- Агыйдел - республикабызның иң зур елгасы. Аның озынлыгы 1430 километр.Урал тавы

итəгеннəн башланып, ул Башкортстан аша үтə.







-Урал, Урал таулары,


-лар, -лəр; -нар, нəр.


-Тауларын (Т.к.), Уралның (И.К.), таулар, чишмəлəр, елгалар (Б.к.), дɵньяга (Ю.к.)

-Ямантау- Башкортстандагы иң биек тау. Ул Белорет районында урнашкан. Аның озынлыгы 5 километрга җитə.

- Шүрəле.

- Татар халык шагыйре -Габдулла Тукай язган.


-Урманда.

-Учак яндырырга.

- Чүп калдырырга.

-Утын бирə.

- Тɵзү материалы бирə.

-Саф һава.

- Чиклəвек, гɵмбə, җилəк җыябыз.

-Кошлар, җəнлеклəр йорты.

-Кəккүк сəгатенə йɵз бɵҗəк ашый.

- Ябалак елына бер мең кимерүчене юк итə.

- Бер кырмыска оясы, егермелəп мең корткыч бɵҗəкне юк итеп урманга зур файда китерə.





-Әйе.



-Исем предметны белдерə.

- Исем кем? нəрсə? сорауларына җавап бирə.

- Килеш, зат-сан белəн.

-лар, -лəр; -нар, -нəр

-Тамыр, ясалма, парлы, тезмə, кыскартылма.
















© 2010-2022