Фәнис Яруллин тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фәнис Яруллин тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы тестлар



  1. Фәнис Яруллин кайчан туган?

А) 1938 ел 9 февраль

Б) 1948 ел 12 июнь

В) 1932 ел 27 март


  1. Фәнис Яруллинның туган авылы?

А) Кызылъяр

Б) Ташлыяр

В) Ачасыр


  1. Фәнис Яруллинның туган авылы Татарстанның кайсы районыныда урнашкан?

А) Буа

Б) Бавлы


  1. Фәнис Яруллинның әтисенең исеме?

А) Рәкыйп

Б) Гатаулла

В) Сәләхетдин


  1. Фәнис Яруллин нинди гаиләдән?

А) укытучылар гаиләсеннән

Б) игенчеләр гаиләсеннән

В) терлекчеләр гаиләсеннән


  1. Фәнис Яруллинның әнисенең исеме?

А) Сәгыйдәбану

Б) Бибигафифә

В) Мәгәфрүз


  1. Фәнис Яруллин ничә яшьтә әтисез калган?

А) 4

Б) 7

В) 9 ай


  1. Фәнис Яруллинның әтисе нәрсәгә мөнәсәбәтле үлә?

А) Бөек Ватан сугышына

Б) Авыру сәбәпле

В) Репрессияләү аркасында


  1. Яруллиннар гаиләсендә ничә бала булган?

А) 6

Б) 7

В) 3


  1. Фәнис Яруллинның балачагы кайсы елга буенда үтә?

А) Ык

Б) Дим

В) Чирмешән


  1. Фәнис Яруллин авыл мәктәбендә ничә сыйныфлык белем ала?

А) башлангыч сыйныф

Б) җиде еллык


  1. Фәнис Яруллин алга таба белемен кайда дәвам итә?

А) Баулыда

Б) Уфада


  1. Фәнис Яруллинның туган районында нефть кайчан чыгарыла башлый?

А) 1948

Б) 1956

В) 1946


  1. Фәнис Яруллин үзенең эш биографиясен нинди һөнәрдән башлый?

А) элемтәче монтер

Б) шофер

В) хисапчы


  1. Фәнис Яруллин эш биографиясен ничәнче елдан башлый?

А) 1954

Б) 1960

В) 1958


  1. Фәнис Яруллин туган районының кайсы оешмасында эшли башлый?

А) райгаз

Б) "Татнефть»

В) район партия комитетында


  1. Фәнис Яруллин ничәнче елда Совет армиясе сафларына алына?
    А) 1957

Б) 1958

В) 1901


  1. Фәнис Яруллин беренче шигырь үрнәкләрен кайчан яза башлый?

А) сигезенче сыйныфта укыганда

Б) Совет Армиясе сафларында

В) Казан дәүләт университетында


  1. Фәнис Яруллин иҗат эшенә ныклап ничәнче елларда кереп китә?

А) 1960

Б) 1958

В) 1964


  1. Фәнис Яруллин урта белемне кайчан һәм кайда ала?

А) Баулыда 1961 елда

Б) Казанда 1963 елда


  1. Фәнис Яруллин урта белемне Казан шәһәренең кайсы уку йортында ала?

А) 18 нче эшче-яшьләр мәктәбе

Б) 2 нче татар гимназиясе


  1. Фәнис Яруллин урта белемне кайда ала?

А) Баулыда

Б) Казанда

23. Фәнис Яруллин югары белемне ничәнче елларда ала?

А) 1964-1970

Б) 1970-1976

24 Фәнис Яруллин Казанның кайсы югары уку йортында укый?

А) Казан дәүләт университеты

Б) Казан педагогия институты

25. Фәнис Яруллин югары уку йортыннан нинди белгечлек алып чыга?

А) татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Б) татар журналисты

26. Фәнис Яруллинның урта белем биргән, аның белән иң күп аралашкан укытучысы кем?

А) Наилә Гарифуллина

Б) Нина Володина

27. Фәнис Яруллинның хатыны кем исемле?

А) Илсөяр

Б) Нүрсөя

В) Гөлсинә

28. Фәнис Яруллинга Татарстан ордены ни өчен бирелә?

А) әдәбият үсешенә керткән өлеше өчен

Б) Татарстан халыклары дуслыгын ныгытуга керткән өлеше өчен

29. Фәнис Яруллинның биш томлык сайланма әсәрләр җыентыгы кайчан дөнья күрде?

А) 2006

Б) 2004

В) 2001

30. Фәнис Яруллин беренче нинди хөкүмәт бүләген ала?

А) Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Б) М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе

В) Г.Исхакый исемендәге дәүләт премиясе

31. Фәнис Яруллинга әлеге премия кайчан бирелә?

А) 1978

Б) 1980

32. Фәнис Яруллинга беренче дәүләт премиясе нәрсә өчен бирелә?

А) "Сагыш" һәм "Аерылмас дус" исемле китаплары өчен

Б) "Әнә килә автомобиль" пьесасы өчен

33. Фәнис Яруллин икенче нинди хөкүмәт бүләгенә ия була?

А) "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре"

Б) "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе"

34. Фәнис Яруллин әлеге бүләккә кайчан ия була?

А) 1988 елда

Б) 1984 елда

35. Фәнис Яруллин халыклар дуслыгы ордены белән кайчан бүләкләнә?

А) 1988 елда

Б) 1998 елда

36. Әдип халыклар дуслыгы ордены белән нәрсә өчен бүләкләнә?

А) Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен

Б) Театр сәгатенә керткән уңышлары өчен

37. Фәнис Яруллинга Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе кайчан бирелә?

А) 1991

Б) 1995

В) 2000

38. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе нәрсә өчен бирелә?

А) "Яралы язмышлар" повесте өчен

Б) "Кыйгак, кыйгак каз кычкыра повесте өчен

В) "Җан авазы" исемле шигырьләр җыентыгы өчен

39. Фәнис Яруллинга 2001 елда нинди мактаулы исем бирелә?

А) "Татарстанның халык шагыйре" исеме

Б) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме

40. Ул бүләк нәрсә өчен бирелә?

А) 5 томлык җыентыкка кергән әсәрләре өчен

Б) татар әдәбиятын үстерүдәге олы казанышлары өчен

41. Фәнис Яруллинга Татарстан ордены кайчан бирелә?

А) 2008

Б) 2005

В) 2004

42. Фәнис Яруллин Казан дәүләт университетында диплом эшен кайсы әдип иҗатын өйрәнүгә багышлый?

А) Муса Җәлил

Б) Х.Туфан

43. Фәнис Яруллинның диплом эше җитәкчесен билгеләгез.

А) Мөхәммәт Мәһдиев

Б) Зәет Мәҗитов


44.Фәнис Яруллин бүгенге көндә Казан шәһәренең кайсы урамында тора?

А) Ямашев

Б) Жуковский

В) Каюм Насыйри

45. Фәнис Яруллин югары белем алу турындагы дипломын ничәнче елда яза?

А) 1969

Б) 1970

В) 1973

46. Фәнис Яруллинның олы абыйсының исеме ничек?

А) Фәһим

Б) Фәрит

47. Фәнис Яруллин солдатта кайсы төр армиядә хезмәт итә?

А) диңгез флоты

Б) авиация

В) чик сакчылары

48. Фәнис Яруллин иң башта Казанның кайсы урамында яши?

А) Янка Купала

Б) Мусин

В) Волгоград

49. Фәнис Яруллин булачак хатыны белән кайда очраша?

А) Казан хастаханәсендә дәваланганда

Б) 18 нче эшче-яшьләр мәктәбендә

50. Фәнис Яруллинның иҗат гомере ничә елга якын?

А) 40

Б) 50

В) 70

51. Фәнис Яруллинның әсәрләре кайсы елларда дөнья күрә башлый?

А) 1960

Б) 1972

В) 1978

52. Фәнис Яруллин иҗат башлангычын әдәбиятның кайсы төреннән башлый?

А) лирика

Б) драма

В) проза

53. Фәнис Яруллинның беренче мәҗмугасы кайчан дөнья күрә?

А) 1974

В) 1964

С) 1958

54. Фәнис Яруллинның беренче мәҗмугасының исеме?

А) "Җан авазы"

Б) "Мин тормышка гашыйк"

В) "Кыңыраулы болын"

55. Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре ничәнче елда языла?

А) 1972

Б) 1971

В) 1986

56. Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре ничәнче елда рус теленә тәрҗемә ителеп, зур тираж белән басыла?

А) 1978

Б) 1968

В) 1972

57. Әлеге повесть рус телендә ничек атала?

А) "На перекор судьбы»

Б) «Не сломлен духом»

В) «Упругие паруса»

58. Әдипнең түбәндәге әсәр кайсы төрнең нинди жанрына карый?

Дөнья - куласа, диләр.

Әйләнә - баса, диләр.

Юк басмый юньсезләрне,

Баса гел көчсезләрне

А) фәлсәфи лирика

Б) сәяси лирика

В) пейзаж лирикасы

59. Фәнис Яруллин әсәрләренең төп сыйфаты?

А) документальлек

Б) халыкчанлык

60. Фәнис Яруллинның түбәндәге әсәре кайсы жанрга карый?

Сүзебез көмеш булса,

Дәшмәвебез алтын

Дия-дия,

Телеңне тыя-тыя,

Телсез кала яздың, халкым.

А) гражанлык лирикасы

Б) сәяси лирика

В) мәхәббәт лирикасы

61. Әлеге әсәрдә лирик герой кем?

А) автор үзе

Б) автор һәм халык өчен борчылу хисе булган укучы

62. Түбәндәге юллар кайсы жанрга карый?

Язбикә, болыннар буйлап,

Чәчәкләр сибеп йөри.

Җил чәчәкләр тирәсендә

"Әпипә" биеп йөри.

А) күңел лирикасы

Б) пейзаж лирикасы

В) фәлсәфи лирика

63. "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәренең төп персонажы?

А) Фәнияр

Б) Фәннүр

В) Фәнзил

64. Фәнис Яруллиның "Бүләк" әсәре кайсы жанрда иҗат ителгән?

А) повесть

Б) баллада

В) поэма

65. Түбәндәге юллар Фәнис Яруллинның кайсы әсәреннән?

Матурдан матур гел бар,

Яктыдан якты көн бар.

Гөлдән матур, көннән якты

Дөньяда бары мин бар.

А) "Ак калфак"

Б) "Бүләк"

В) "Портрет"

66. Әдипнең "Яралы язмышлар" әсәре кемгә багышланган?

А) Миңлегөл Рафикова - балалар йорты хезмәткәренә

Б) Хатыны Нурсөя ханым

67. Фәнис Яруллин бүгенге көндә ничә китап авторы?

А)46

Б)56

В)26

68. Фәнис Яруллиның "Яралы язмышлар" әсәре кайсы телләргә тәрҗемә ителгән?

А) рус, инглиз телләренә

Б) рус, инглиз, немец телләренә

69. Әдипнең "Яралы язмышлар" әсәре сюжетына нәрсә алынган?

А) балалар йортында тәрбияләнгән балалар язмышы турында

Б) төрле сәбәпләр аркасында бер-берсен югалткан ана белән бала язмышы

70. "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре беренче мәртәбә нинди исем астында дөнья күрә?

А) "Яраланган лачын"

Б) "Җилкәнне җилләр еккач"

71. "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендә төп сюжет сызыгы нәрсәгә корылган?

А) төп геройның үз-үзе белән көрәшүенә

Б) төп геройның бәхет эзләп сәяхәттә йөрүенә

72. Әдипнең "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" повесте нәрсә турында?

А) Совет системасының хатын-кызларны ир-атлар белән тигезләве турында

Б) туган як табигатен, халык күңелен саклау турында

В) Әфган сугышы афәте турында

73 Фәнис Яруллин балалар өчен кайсы жанрда иң яратып иҗат итә?

А) хикәяләр

Б) әкиятләр

74. Фәнис Яруллинның драматургиядә иҗат иткән беренче әсәре ничек атала?

А) "Әнә килә автомобиль"

Б) "Сөембикә егет сайлый"

В) "Ак яфрак"

75. Фәнис Яруллинның беренче пьесасы башлап кайда уйнала?

А) Г.Камал театрында

Б) К.Тинчурин театрында

В) Минзәлә театрында

76. Ул пьесаны сәхнәгә кайсы режиссер куя?

А) Празат Исәнбәт

Б) Марсель Сәлимҗанов

В) Фәрит Бикчәнтәев

77. Ф. Яруллинның сәхнәдә иң күп уйналган әсәре?

А) "Әнә килә автомобиль"

Б) "Яхмышларны язып булмый яңадан"

78. "Сөембикә егет сайлый" әсәре кайсы жанрда иҗат ителә?

А) комедия

В) драма

79. "Сөембикә егет сайлый" әсәре нәрсә турында?

А) авыл кызы Сөембикәнең туган җиренә һәм бергә уйнап үскән авылдашына мәхәббәте турында

Б) авыл кызы Сөембикәнең шәһәргә китеп, андагы маҗаралары турында

80. "Сөембикә егет сайлый" әсәрендә төп персонажлар?

А) Сөембикә, Искәндәр

Б) Сөембикә, Надир

81. Түбәндәге әсәрнең жанрын билгеләгез.

И күңелем, күңелем

Ярдәмгә мохтаҗ сабый:

Һәркем яралый ала,

Һәркем төзәтә алмый

А) мәхәббәт лирикасы

Б) пейзаж лирикасы

В) күңел лирикасы



  1. Түбәндәге әсәрнең жанрын билгеләгез.

Исемеңне һичбер вакыт

Телемнән төшермәдем.

Тилердем, шаштым, сагындым,

Яраттым ... кичермәдем.

А) мәхәббәт лирикасы

Б) гражданлык лирикасы

В) күңел лирикасы


  1. Әлеге әсәр кайсы жанрда иҗат ителгән?

Шатлыгым - күбәләк,

Очарга тора.

Хәсрәтем - тигәнәк,

Җанымны сара

А) мәхәббәт лирикасы

Б) күңел лирикасы

В) фәлсәфи лирика


  1. Түбәндәге юллар әдипнең кайсы әсәреннән алынган?

"Гөлсәйдә улының кыланышларыннан арып бетә. Кайчагында пыр туздырып тиргәп ташлый. Тиргәгәннән соң бераз шуклыкларын онытыр дисәң, кая ул, әллә аңа дәшәсең, әллә җилгә."

А) "Кайту"

Б) "Җилкәннәр җилдә сынала"

В) "Яралы язмышлар"


  1. "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте ничәнче елларда языла?

А) 1971

Б) 1963

В) 1977


  1. Фәнис Яруллинны проза остасы буларак таныткан әсәрен атагыз?

А) "Бүләк"

Б) "Җилкәннәр җилдә сынала"

В) "Портрет"


  1. Фәнис Яруллин иҗатына мөнәсәбәтле түбәндәге юлларны кем әйтә?

"Синең прозаңнан көнләшәм. Тешемне кысып булса да түзәм. Гәҗитләр тулы мәкаләләреңне дә укып чыдыйм. Ә менә пьесалар язуыңа түзә алмыйм."

А) Туфан Миңнуллин

Б) Зөлфәт Хәким

В) Айдар Хәким


  1. "Иң элек күзгә бәрелеп торганы шул. Ф.Яруллинның повестьлары, һәм гомүмән,

иҗаты халыкчан" сүзләренең авторын билгеләгез.

А) Х.Миңнеголов

Б) И.Нуруллин

В) З.Мәҗитов


  1. Фәнис Яруллин повестьларында кайсы темалар өстенлек итә?

А) сугыштан соңгы авыр авыл тормышы

Б) илгә, туган җиргә, кешеләргә мәхәббәт

В) татар интеллигенциясе язмышы


  1. Әдипнең "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" повестендә төп мотивны билгеләгез.

А) үз-үзең белән көрәшү, авырлыкларга сынмау

Б) кешеләрнең рүхи халәкәт кичерүе

В) ялгыз калмау, бәхетле булу


  1. Әдипнең "Кайту" повестенең төп герое кем?

А) Шәйхиев

Б) Галләмов

В) Иргалиев


  1. "Кайту" повестенда хикәяләү кем исеменнән сөйләнә?

А) мин

Б) ялгыз калган ана

В) күзәтүче ак сакаллы карт


  1. "Кайту" повестенда кайсы чорлар сүрәтләнә?

А) 1987-1997

Б) 1947-1957

В) 1957-1967


  1. Фәнис Яруллиның "Карлыгач" әсәре кайсы жанрга карый?

А) шигырь

Б) баллада

В) нәсер


  1. Әлеге юллар Фәнис Яруллинның кайсы әсәреннән?

Әйттең: "Йөрәгем крепость,

Ала алмассың яулап".

Уклар аттым, туплар аттым,

Булдым крепость алмак.

А) "Таш диварлы крепость"

Б) "Атлар чишмәсе"

В) "Мәңгелек"


  1. Әдипнең бу әсәре кайсы жанрга карый?

А) новелла

Б) баллада

В) шигъри әкият


  1. Ф.Яруллинның "Урман кызы" хикәясенең төп персонажларын атагыз.

А) Таһирә

Б) Гөлсәйдә

В) Миңлегөл


  1. Фәнис Яруллин, әсәрләрен башлыча, кайсы иҗат методында язуын билгеләгез.

А) сентиментализм

Б) романтизм

В) реализм


  1. Фәнис Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясенең төп персонажлары кемнәр?

А) Тәлгать, Газизә

Б) Шөһрәт, Гадилә

В) Гыйлаҗи, Зәйтүнә


  1. "Ак төнбоек" әсәрендә төп тема?

А) тәккәберләнү, масаю аркасында сабак алу

Б) мәхәббәт темасы

В) карт кешенң ялгызлыгы


  1. "Ак төнбоек" әсәрендә сюжет үстерелеше нәрсәдән башлана?

А) авылга яман хәбәр таралудан

Б) төп персонажларның берсенең суга батуы, икенчесенең аны коткаруыннан

В) "Ак төнбоек" исемле күлнең пычрануыннан


  1. "Ак төнбоек" әсәрендә каршылык ничек чишелә?

А) төп геройларның аерылышулары белән

Б) төп геройларның бер-берләрен аңлап, бер-берләрен кичерү белән

В) төп геройларның берсенең үлеме белән

  1. Фәнис Яруллин реалистик хикәяләрдән тыш нинди хикәяләр иҗат итә?

А) юмористик

Б) новеллалар


  1. Фәнис Яруллинның "Менә әкәмәт" хикәясе нинди жанрда?

А) юмористик хикәя

Б) новелла


  1. Фәнис Ярулинның "Әнә килә автомобиль» пьесасын К.Тинчурин исемендәге театрда сәхнәгә кайсы режиссер куя?

А) Рәшит Заһидуллин

Б) Хәнифә Туманова

В) Равил Тумашев


  1. "Әнә килә автомобиль» пьесасы К.Тинчурин исемендәге театрда нинди исем белән куела?

А) "Менә килә автомобиль"

Б) "Автомобиль маҗаралары"

В) "Менә сиңа мә"


  1. Фәнис Ярулинның кайсы пьесасын СССР мәдәният министрлыгы рус теленә тәрҗемә иттереп бик күп театрларга тәкъдим итә?

А) "Әнә килә автомобиль"

Б) "Сөембикә егет сайлый"

В) "Ак калфак"


  1. Фәнис Яруллинның "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" повесте ничәнче елда дөнья күрә?

А) 1986

Б) 1979

В) 1999


  1. "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" повесте башлап кайсы журналда дөнья күрә?

А) "Идел"

Б) "Казан утлары"

В) "Мирас"


  1. Фәнис Яруллинның кайсы драма әсәре тулысынча шигырь белән язылган?

А) "Язмышларны язып булмый яңадан"

Б) "Ак калфак"

В) "Бер күрешү үзе бер гомер"


  1. Фәнис Яруллинның түбәндәге әсәренең жанрын билгеләгез.

Куркакның җаны кала

Батырның даны кала

Җан гомере - санаулы,

Дан гомере - дәвамлы.

А) фәлсәфи лирика

Б) күңел лирикасы

В) сәяси лирика


  1. Түбәндәге әсәрнең жанрын билгеләгез.

Сагышларны миңа язмыш бирде,

Ә моңнарым булган тормыштан

Бәхет белән шатлыкларны гына

Гел көрәшеп алам тормыштан.

А) күңел лирикасы

Б) мәхәббәт лирикасы


  1. Әлеге әсәрнең лирик герое кем?

Шатлыгым - күбәләк,

Очарга тора.

Хәсрәтем - тигәнәк,

Җанымны сара.

А) автор үзе

Б) әсәрне укучы


  1. Түбәндәге шигырьнең лирик герое кем?

Сөйгәнемнең күңеленнән

Мәңге кисмәс таш мин.

Әнием күзләрендәге

Мәңге кипмәс яшь мин.

А) укучы

Б) автор үзе


  1. Түбәндәге шигырьдә сүрәтләнгән төп хисне билгеләгез.

Буладыр һичбер вакытта

Алтыным, көмешләрем.

Булды алтыннардан да кыйммәт

Бик якын дус-ишләрем.

А) кәнагатьләнү хисе

Б) ярату хисе


  1. "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра" әсәренең төп персонажын билгеләгез.

А) Сәкинә

Б) Сәхия

В) Сания


  1. "Яралы язмышлар" әсәрен инглиз теленә кемнәр тәҗемә итә?

А) Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе укучылары, укытучылары

Б) Казан педагогия университеты студентлары


  1. "Яралы язмышлар" әсәрендә сүрәтләнгән Гөлфиянең прототибы исемен билгеләгез.

А) Әлфинур

Б) Гөлфинур


  1. "Яралы язмышлар" әсәре нинди сюжетка корылган?

А) фантастик

Б) документаль


  1. "Яралы язмышлар" әсәрендә төп вакыйгалар кайда бара?

А) балалар йортында

Б) чит ил гаиләсендә

В) мәктәптә


  1. "Яралы язмышлар" әсәрендә вакыйгалар кайсы вакытларда бара?

А) Бөек Ватан сугышы елларында

Б) XX гасыр ахырында

В) 1960 еллар башында


  1. Түбәндәге әсәрләрдән драма төрен сайлагыз.

А) "Бүләк"

Б) "Бер күрешү үзе бер гомер"

В) "Портрет"


  1. Фәнис Яруллинның кайсы шигыренә язылган җырны мәктәптә бик еш башкаралар?

А) "Укытучыма"

Б) "Горурлык"

В) "Алтын балык"


  1. Фәнис Яруллинның "Җидегән йолдыз" шигырьләр циклы кемнәргә багышланган?

А) кызларга

Б) әниләргә

В) сугыш ветераннарына


  1. Фәнис Яруллинның "Ак үлем" әсәре кайсы жанрда иҗат ителгән?

А) шигырь

Б) поэма

В) хикәя


  1. Фәнис Яруллинның "Ана" әсәре кайсы жанрда иҗат ителгән?

А) баллада

Б) парча

В) хикәя


  1. Әдипнең "Ак яфрак" әсәре кайсы жанрда язылган?

А) драма

Б) хикәя

В) баллада


  1. "Ак яфрак" әсәрендә вакыйга кайда бара?

А) урманда

Б) эшчеләр поселогында


  1. "Ак яфрак" әсәрендә төп персонажлар кемнәр?

А) авыл яшьләре Мәрьям һәм Әхмәт

Б) убырлы карчык һәм аның кызлары

В) мәктәп укучылары Ибраһим һәм Гадилә


  1. "Ак яфрак" әсәрендә төп конфликт кемнәр арасында килеп чыга?

А) мәхәббәт өчлегендә

Б) кызлар һәм аларның әниләре арасында

В) гаделсез хаким һәм аның халкы арасында


  1. "Ак яфрак" әсәре ни өчен шулай аталган?

А) юлда адашкан егетләргә ак яфрак юл күрсәткәнгә

Б) серле ак яфрак эзләргә чыккан егет төп персонаж булганга

В) әсәр ахырында әни кеше кызларына аларның гамәлләренә бәя бирүче ак яфрак биргәнгә


  1. "Ак яфрак" әсәре нинди сюжетка корылган?

А) фантастик

Б) әкияти

В) документаль

133. "Ак яфрак" әсәрендә конфликтны чишүгә илтүче образ?

А) күрше әби

Б) патша кызы

В) йорт иясе

134."Ак яфрак" әсәре кемнәргә аталып язылган?

А) балаларга

Б) яшьләргә


135. "Ак яфрак" әсәрендә катнашучылар кайда яшәп калалар?

А) туган авылларында

Б) әкияти урманда

В) "Ак яфрак" үсүче диңгез утравында

136. "Ак яфрак" әсәрендә катнашучы егетләрнең исемнәрен билгеләгез.

А) Батыргали, Айтуган

Б) Айбулат, Таңбатыр

В) Кодрәт, Мәхмүт

137. "Ак яфрак" әсәрендә катнашучы кызларның исемнәрен билгеләгез.

А) Йокыбану, Җилбикә

Б) Сөембикә, Зәйтүнә

В) Гөлсылу, Гөлмәрьям

138. Фәнис Яруллин проза төренең кайсы жанрында иҗат итми?

А) роман

Б) повесть

В) хикәя

139. Фәнис Яруллин шигырьләрен ничек язарга ярата?

А) каршылык табып

Б) җырлап, көйләп

В) уңышлы рифма табып

140. Фәнис Яруллин үзенең проза әсәрләре өчен сюжетны күбрәк кайдан ала?

А) газет, журналларда басылган хәлләрдән

Б) үзенә килгән кешеләр язмышыннан

В) үзе уйлап чыгара




© 2010-2022