Урок татарского языка по теме Причастия

Әлеге дәрес планы 7 нче сыйныфның рус төркемнәрендә үткәрү өчен әзерләнде. Күнегүләр Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фатхуллова авторлыгында басылган дәреслектәге "Табигать һәм кеше" текстын кулланып төзелде. Текст эчтәлеге буенча эш барышында укучылар, сөйләм темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексика һәм грамматик материалны- сыйфат фигыльләрнең барлык төрләрен сөйләмдә аңлап, дөрес куллана белергә өйрәнәләр. Укучылар белән табигать һәм аны саклау темасына сыйфат фигыльләр кулланып хикәя язуга әзе...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 нче сыйныфның рус төркемендә « Сыйфат фигыльләр» темасына грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе эшкәртмәсе.

Укытучы: Сәлимгәрәева Ләйсинә Илгиз кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 35 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Тема: Сыйфат фигыльләрне ныгыту күнегүләре

Дәрес тибы: ГКК

Максат.

1. Сыйфат фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыту;

-алда өйрәнелгән лексиканы дөрес куллану кунекмәләре булдыру өстендә эшләү;

-сыйфат фигыльле җөмләләрне сөйләмдә танып белү һәм гамәли кулланылышка кертү;

-сыйфат фигыльле җөмләләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2.Күнегүләр ярдәмендә укучыларның өйрәнелгән грамматик күренешне аңлап кулана белү күнекмәләрен үстерү;

-арадан мөһим мәгълүматны сайлап алу, белемнәрне гомумиләштереп бер системага сала белү, үз фикерләрен дәлилләп әйтә белү, фикер йөртергә өйрәтүче күнегүләр аша телне сиземләү сәләтен үстерү.

3.Башкаларны тыңлый, аларның фикерләрен хөрмәт итә белү хисе тәрбияләү;

-табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

4.Татарча дөрес сөйләшергә, фән буенча белгән материалны төрле ситуацияләрдә куллана белергә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһаз: таблица, дәреслек ( 7сыйныф. Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фатхуллова), рәсемнәр, карточкалар,мәкальләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.Уңай мотивация тудыру.

- Хәерле көн, дуслар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башлыйбыз. Барыгыз да әзерме?

Бүген безнең дәресебезгә кунаклар да килде. Аларга үзебезнең татар телен өйрәнергә те-ләүче балалар, күбрәк белергә тырыша торган укучылар, дәрестә алган белемнәрне күрсә-тә белүче кызлар-малайлар булуыбызны исбатлыйк.

Дәресебезнең девизы: Эшләмәгән кеше ашамый.

II. Актуальләштерү.

- Дуслар, әйдәгез әле алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерик.Тактада язылган җөмләләрне укып чыгыз, андагы сыйфат фигыльләргә игътибар итегез.( Укучылардан һәр

җөмләне укытып, сыйфат фигыльләрне әйттерү ,заманнарын билгеләтү, ясалышын анлаттыру)

Калган эшкә кар ява. ( калган-ү.з. с.ф.) Үткән заман сыйфат фигыль ничек ясала?

(!+-ган\-гән, -кан\-кән)

Без үстерәчәк урман һаваны чистартыр.

Табигатьне саклаучы кешеләр булып үсегез.

Димәк, сыйфат фигыльнен 3 заманы бар: үткән, хәзерге, киләчәк. Русча ничек була? Нинди аффикслар ярдәмендә ясала?

III. Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, сезгә «Табигать һәм кеше» текстыннан сыйфат фигыльләр табып язарга иде.

Әйдәгез шуларны укыйк.(тикшерү)

IV. Ныгыту күнегүләре эшләү.

-Укучылар, без сезнен белән сыйфат фигыльләрне кулланып, табигать турында сөйлә-шүебезне дәвам итәрбез. Ә өйдә сез «Табигать - туган йортыбыз» дигән хикәя язарга тиешсез. Шуңа күрә һәркем тырышып һәм актив эшләр дип ышанам.

1. Тәрҗемә күнегүләре.

Т-р : азык бирүче табигать, тормышыбызны бизи торган табигать, табигатьне саклый торган кешеләр, шатлык китерүче табигать, дорес файдаланачак буын, ялтырап ята тор-ган күлләр, һаваны пычратучы завод-фабрикалар, торбалардан чыга торган зарарлы газлар,һаваны чистартачак үсемлекләр, агачлар утыртасы балалар.

Р-т: люди защищающие природу; природа, приносящая радость; деревья, посаженные нами; поколение, которое будет защищать природу; машины, выпускающие вредных газов; деревья, посаженные нами.

2. Бирелгән сыйфат фигыльләрне юклыкта әйтегез( чылбыр).

Үсә торган агач, сайраучы кошлар, файдаланачак кешеләр, чистартачак җайланма, пычрата торган газлар, саклый торган буын.

3. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.

Безгә азык, кием, торыр урын … табигатьне сакларга кирәк. Безнең тормышыбызны

… … табигать күп шатлыклар китерә. Киләчәктә … буыннарга да чиста һәм гүзәл табигать кирәк. Завод- фабрикалар агулы газларны һавага … … жайланмалар куярга тиеш.

( бирүче, җибәрми торган, яшәячәк, утыртасы, бизи торган)

4. Сорауларга җавап бирегез.

- Син табигатьне яратасыңмы? Ни өчен?

- Табигатьне ни өчен сакларга кирәк?

- Һаваны ничек чистартырга мөмкин?

5. Ситуатив күнегү.

Как ты скажешь, что

- люди, живущие в городе любят отдыхать в лесу;

- к сожалению,отдыхающие люди, не умеют беречь природу;

- к счастью, есть работники которые стараются защитить природу;

- мы тоже будем защитниками своей родной земли;

- нужно беречь природу, в котором будут жить наши дети.

V. Йомгаклау.

Бүген без нинди ике тема буенча эшләдек?

Сыйфат фигыльләрнен нинди заманнары бар?

VI.Билгеләр кую.

Өй эше: « Табигать -туган йортыбыз» дигән темага кечкенә хикәя язып килергә.






© 2010-2022