Сүз ясалышы буенча дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Сүз ясалышы.

ТЕМА. Сүз ясалышы.

МАКСАТ. 1. Укучыларга сүз ясалышын, ясалыш төрләрен үзләштерү өчен,

шартлар тудыру.

2. Ясалышы ягыннан төрле булган сүзләрне дөрес язудыру.

3. Балаларның сүз байлыгын үстерү.

4.

ҖИҺАЗЛАУ. "Сүз ясалышы" һәм "Кыскартылма сүзләр" таблицасы, "Сүзләр лотосы", такта, туп.

Материал. Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле: Рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек - Казан: "Мәгариф" нәшр., 2005 - 143 б. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел: Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларның 5-11 нче сыйныф укучылары өчен тел турында кызыклы материаллар - Казан: Мәгариф, 1998. - 178б.



Дәреснең планы.

І. Оештыру.

Исәнләшү, укучыларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

ІІ. Өй эшен тикшерү.

- Үткән дәрестә өй эше итеп кайсы күнегү бирелгән иде? (1 - 2 баладан өй эшен тикшертү, сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау)

ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү.

  1. Сүзләр нәрсәләргә бүленә ала?

Җавап: тамырга һәм кушымчага.

  1. Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

  1. Тамырга ялганып, ясагыч кушымчалар тамырга нәрсә өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

  1. Сүзнең тамыры нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыры - сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

  1. Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Җавап: юк

  1. Кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз.

Мисаллар китерү.

ІV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Таблица өстендә әңгәмә, күзәтү һәм нәтиҗә ясау.

V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

Туп ярдәмендә "Сорау - җавап" уенын уйнау, үткәрү.

VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.

  1. Мөстәкыйль эш эшләү.

  2. 263 нче күнегүне язып эшләү. Мөстәкыйль эшне йомшак эшләгән балалардан укыту, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.

VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

"Сүзләр лотосы" уенын үткәрү.

ІX. Йомгаклау, анализ.

  1. Сорауларга җавап бирү.

  2. Нәтиҗә ясау.

  3. Укучыларның җавапларын бәяләү.

X. Өй эше.

Сүз ясалышы буенча сүзлекчәләр ясап килү.

Тамыр сүзләр

Кушма сүзләр

Ясалма сүзләр

Тезмә сүзләр

Парлы сүзләр

Кыскартылма сүзләр


Дәреснең барышы.

І. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәрескә әзерләндегезме? Сез әзер булсагыз, дәресебезне башлыйбыз.

ІІ. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, әйдәгез өй эшен тикшерәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, мин тикшерәм. Өйгә кайсы эш бирелгән иде? Бер-ике баладан сорау, биремнең үтәлешен тикшерү, йомгак ясау.

ІІІ. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сорауларга җавап рәвешендә узган дәрес материалын искә төшерү:

  1. Сүзләр нәрсәгә таркала ?

Җавап: тамыр һәм кушымчаларга.

  1. Сүзнең тамырыннан нәрсәләр ясарга була?

Җавап: тамырдаш сүзләр.

  1. Тамырдаш сүзләрне ясауда катнашкан ясагыч кушымчалар тамырга нәрсәләр өсти?

Җавап: ясагыч кушымча тамырга яңа мәгънә өсти.

  1. Тамыр сүз нәрсәне белдерә?

Җавап: тамыр - сүзнең төп мәгънәсен белдерә.

  1. Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерә аламы?

Җавап: юк

  1. Татар телендә тамырга кушымчаларның ялгану үзенчәлеген аңлатыгыз.

Җавап: тамыр+ясагыч кушымча+төрләндергеч кушымча.

Мисаллар китерегез.

ІV. Яңа белемнәр үзләштерү.

Сүзләр бер яки берничә тамырдан торырга мөмкин. Шуңа күрә алар я - кушылып, ә кайберләре - сызыкча аша, тезелеп язылырга мөмкин. Шуңа карап, аларның мәгънәләре дә үзгәрә. Мәсәлән, аккош сүзен аерып язсак, ак кош дип, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга (тактага язып күрсәтү, мәгънәләрен балалардан сорау). Димәк, эчтәлек белән форма аерыла.

Балалар, сезгә бүген мине бик игътибар белән тыңларга һәм дәрестә актив катнашырга кирәк булыр, чөнки сүзнең төзелешен, төрләрен, сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын өйрәнәбезез.

Ясалышы ягыннан сүзләр 6 төргә бүленә:

  1. тамыр;

  2. ясалма;

  3. кушма;

  4. тезмә;

  5. парлы;

  6. кыскартылма.

- Иң беренче тамыр сүзләрне карыйк. Тамыр сүз дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

- Әйе, тамыр сүз ул, икенче төрле әйткәндә, бер тамырдан гына торган сүз, ягъни кушымчасыз.

- Укучылар, хәзер мин сезгә таблиөа тәкъдим итәм, ә сез әлеге таблицаны кулланып, тамыр сүзләргә мисаллар китерегез. Мисаллар: юл, көч, сүз, баш, бала, нигез, кояш, җил, бил, сукмак, күбәләк, бәрәңге.

Тамыр исемнәр

Тамыр сыйфатлар

Тамыр саннар

Тамыр рәвешләр

Тамыр фигыльләр


- Сез китергән мисалларда сүзләр ничә иҗектән тора?

Димәк, балалар, тамыр сүзләр, нигездә, бер яки ике, сирәгрәк очракта өч (кү-бә-ләк, бә-рәң-ге) иҗектән тора.

- Кайсы да булса тамыр сүз әйтегез, ә мин тактага язам.

- Эш

- Хәзер шул сүзгә ясагыч кушымча өстик.

- че

- Сүзнең мәгънәсе үзгәрәме? Дөрес, бу очракта яңа сүз ясала, димәк, мәгънәсе дә үзгәрә. Шуны искәртергә кирәк, татар телендә сүзгә сүз ясагыч кушымча өстәлеп яңа сүз татар теленең үз фондында да, калькалаштыру юлы белән дә ясала. Мәсәлән, көтүче сүзе көтү тамырына -че сүз ясагыч кушымчасы ялганып ясала, ә укыту сүзенә ялганган -чы кушымчасы калька була. Ул рус телендәге учитель сүзеннән калька.

- Тамырга ясагыч кушымча өстәү нәтиҗәсендә яңа сүз, ягъни ясалма сүз барлыкка килә. Бу - сүз ясалышының икенче төре.

Укытучы тактага сүзләр яза:

баскыч

басма

басу

- Балалар, бу сүзләрдә уртаклык бармы?

- Әйе, дөрес, алар бер үк тамырдан (бас тамырыннан) һәм төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган. Димәк, бу - тамырдаш сүзләр.

- Тамырдаш сүзләргә мисаллар китерегез

- Татар телендә тамырга кушымчаларның ялгану тәртибен аңлатыгыз. Мисаллар китерегез.

- Димәк, тамырга башта - ясагыч, аннан соң гына төрләндергеч кушымчалар ялгана.

- Без сезнең белән тамыр, ясалма сүзләрне карап үттек, ә көнбатыш, көнчыгыш, Илсөяр, гөлҗимеш кебек сүзләр тамыр яки ясалма сүзләргә керәләрме? Дөрес, кермиләр. Бу сүзләрнең тамырларын әйтегез.

- Күргәнегезчә, балалар, бу сүзләр ике тамырдан тора. Алар ничек языла? (кушылып). Ничә басым белән әйтелә? Әйтеп карагыз. Әйе, дөрес, бер басым белән әйтелә. Аларның тамырлары бер үк мәгънә белдерәме? Мәсәлән, көнчыгыш сүзендә көн һәм чыгыш тамырларын белдергән мәгънәләр охшашмы? Дөрес, алар төрле мәгънәдә, ләкин кушылып язылганда, алар шулай ук ике мәгънә белдерәме? Дөрес, алар кушылгач, бер генә мәгънә белдерә.

- Димәк, балалар, ике тамырдан ясалган, кушылып язылган һәм бер генә мәгънә белдергән сүзләр кушма сүзләр дип атала.

- Сез кайсы кушма сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез.

- Димәк, кушма сүзләрне башка төрле сүзләрдән ничек аерырга була?

- Әйе, дөрес, алар кушылып языла, ике яки өч тамырдан ясала, бер мәгънә белдерә, бер басым белән әйтелә.

- Сүз ясалышының өченче төре - парлы сүзләр. Сез кайсы парлы сүзләрне беләсез? Мисаллар китерегез. (ата-ана, бала-чага, һ.б.)

- Димәк, парлы сүзләр ничек языла? Әйе, парлы сүзләр сызыкча аша язылалар, бер басым белән әйтелеп, бер мәгънә белдерә. Парлы сүзләр:

мәгънәдәш: туган-тумача, кайгы-хәсрәт;

каршы мәгънәле: көн-төн, менә-төшә;

аваздаш: малай-шалай һ.б. сүзләрдән торырга мөмкин.

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясала һәм уртак бер мәгънә белдерәләр. Мәсәлән, үги ана яфрагы.

Тезмә сүз Кушма сүз

Түбән Кама Үзаң

- Тезмә сүзләрне сүз тезмәләре белән бутамаска кирәк.

- Тактада язылган тезмә сүзләрне һәм сүзтезмәләрне укыйк, аларның аермасын табыйк.

I багана II багана

нәрсә? нинди? нәрсә?

тимер юл озын юл

Түбән Кама тирән Кама

- Бу ике баганада язылган сүзләрдә нинди уртаклык бар? Әйе, алар аерым язылган, ә хәзер мәгънәләрен карыйк.

- I баганадагы сүзләр ничә мәгънә белдерә?

- Әйе, дөрес, бер генә мәгънә белдерәләр һәм нәрсә? соравына җавап бирәләр, чөнки бу - атамалар.

- II баганадагы сүзләр бер генә мәгънә белдерәме? Әйе, балалар, бу баганадагы һәр сүз аерым бер мәгънә белдерә. Мәсәлән, яңа институт.

- Димәк, атамалар, күп очракта тезмә сүзләрдән ясалып, бер мәгънә белдерә. Мисаллар кирегез.

- Сүз ясалышының иң соңгы - 6 нчы төре кыскартылма сүзләр. Алар берничә сүз кыскартылып ясала.

Таблица буенча эш.

- Кыскартылма сүзләр төрле юллар белән ясала:

1. тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: Берләшкән Дәүләтләр Берлеге - БДБ; Татарстан Республикасы - ТР;

2. тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән ясалган кыскартылма сүзләр: телеүзәк, радиотапшыру, гомумбелем(мәктәбе), үзөйрәткеч, КамАЗ, КамПИ.

V. Яңа белемнәрне беренчел тикшерү.

"Сорауга җавап" уены башкарыла. Уен өчен туп кирәк. Укытучы темага туры килгән кайсы да булса бер сүзне әйтә һәм шул ук вакытта бер балага тупны ыргыта. Бала бу сүзнең ясалышы ягыннан кайсы төргә керүен әйтергә тиеш, ләкин тупны кулда озак тотарга ярамый, укытучыга кире ыргытырга кирәк. Мәсәлән:

укытучы балалар

колхоз кыскартылма

бала-чага парлы

гөлҗимеш кушма

Түбән Кама тезмә

эшче ясалма

бәрәңге тамыр

күбәләк тамыр

Бу уенда укытучы балаларның җитезлеген, фикерли, уйлый белүен күзәтә. Күнекмәләрне практикада куллана белергә өйрәтә. Укытучы укучыларның хаталарын шундук төзәтә ала.

VІ,VІІ. Яңа белемнәрне ныгыту, системалаштыру, гомумиләштерү.

- Хәзер, балалар, мөстәкыйль эш эшләп алыйк.

1 рәт: кул(тамыр), дус-иш(парлы), КДУ(кыскартылма)

2 рәт: сүз(тамыр), Урта Азия(тезмә), ТР(кыскартылма)

3 рәт: каеш(тамыр), таң ату(тезмә), драмтүгәгрәк(кыскартылма)

4 рәт: күбәләк(тамыр), эшче(ясалма), аккош(кушма), очкылык тоту(тезмә), радиоалгыч(кыскартылма)

Әгәр дөрес эшләгән булсагыз, "5" ле билгесе чыгарга тиеш.

- Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны, теманы языгыз һәм 263 нче күнегүдәге биремне эшләгез. (Эшләп бетергәннән соң тикшерәләр).

Укучылар күнегүне эшләп бетергәч, укытучы тикшерә. Күнегүне мөстәкыйль эшне йомшаграк эшләгән укучылардан тикшертә.

VІІІ. Контроль һәм үзконтроль.

"Сүзләр лотосы" уены үткәрелә. Карточка 16 х 7

кушма парлы тамыр

_____ _____ _____

Аерым төсле кәгазьләргә сүзләр языла. Укытучы шул сүзләрне балаларга бирә, укучы шул сүз ясалышының төре (мәсәлән, кушма) язылган кесәгә салырга тиеш. Кем тиз һәм дөрес итеп сүзләрне кесәләргә салса, шул җиңүче була.

ІX. Йомгаклау, анализ.

  1. Сорауларга җавап бирү.

Димәк, без бүген кайсы теманы өйрәндек?

Сүз ясалышы ничә һәм кайсы төрләргә бүленә?

Һәр төренә мисаллар китерегез.

Ясалма сүзләр ничек ясала, языла?

Кушма сүзләр ничек ясала һәм языла?

Парлы сүзләр ничек ясала һәм языла?

Тезмә сүзләр ничек ясала һәм языла?

Кыскартылма сүзләр ничек ясала һәм языла?

2. Дәрескә класс белән нәтиҗә ясала. Укучыларның башкарган эшләре, җаваплары бәяләнә, билге куела.

X. Өй эше.

- Укучылар, көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язабыз. Өй эше итеп, сүзлекчәләр ясап килергә кушыла. А.Нуриева сүзлегеннән бишәр тамыр, кушма, ясалма, тезмә, парлы, кыскартылма сүз язып алыгыз.

Тамыр сүзләр

Кушма сүзләр

Ясалма сүзләр

Тезмә сүзләр

Парлы сүзләр

Кыскартылма сүзләр




© 2010-2022