Урок КВН-дәрес (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КВН-ДӘРЕС

Тема: "Телләр белгән-илләр белгән".


Дәрескә эпиграф итеп, Наҗар Нәҗминең түбәндәге юллар алына:

Туган җир-су-үзе бөек мәктәп,

Шунда башлап тәпи басыла.

Һәр кешедә бөек ана теле

Ана сөте белән ачыла.

Моннан тыш, тагын Каюм Насыйриның "Туган телеңнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул"; Галимҗан Ибраһимовның "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш" дигән сүзләре, шулай ук Шәйхи Маннурның:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле матур тел,-

дигән юллары плакат итеп язып, класс стенасына эленә. Шуның белән әлеге дәрес өчен дидактик карточкалар салынган конверт, кисмә хәрефләр салынган пакет, төсле карандашлар, кәгазь битләренә аерым-аерым язылган грамматик билгеләмәләр, альбом бите әзерләп куела. Сыйныф ике командага бүленә, аларга "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" дигән исемнәр бирелә (кайсы исемне алу мәсьәләсе җирәбә буенча ачыклана), жюри билгеләнә. Бу дәрескә әзерлек эшләре бер-ике атна алдан башлана. Укучылар табышмаклар туплыйлар. Укытучы исә ике команда өчен шарадалар, логорифлар (табышмак-шарадаларның бер төре), метаграммалар (табышмакның бер төре), омоним сүзләр белән табышмак-уен, шаян табышмаклар әзерли.

Дәрес командаларның бер-берсен сәламләве белән башлана. Мәссәлән, "Зирәкләр" командасы көндәшләрен болай сәламли:

Бездән, "Зирәкләр"дән, сезгә "Тапкырлар"га сәлам!

Без ярышта Зирәкләр,

Тормышта без-кирәкләр.

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без терәкләр.

"Тапкырлар"ның җавабы:

-"Тапкырлар"дан "Зирәкләр"гә саләм!

Ә без исә тапкырлар,

Ярышларда батырлар.

Әйтешик без табышмак,

Я, кем тели? Әйтеп бар!

Табышмак әйтешү башлана.

"Зирәкләр": "Тапкырлар":

Ишектән керә- Чакырдылар, дәштеләр,

Түргә менеп утыра. Барган идем-качтылар

Ул нәрсә? Ул нәрсә?

(Суык) (Яңгыр)

Киеме аның-ак тун, Утсыз да ул яндыра,

Бөркәнә яшел шәлен. Корт чаккан эз калдыра

Үзе бөдрә булса да, Үсә койма буенда,

Бөдрә чәче юк аның. Гел чагудыр уенда.

(Каен) (Кычыткан)

Менә грамоталылык ярышы башлана.

Командаларга сүзлек диктанты яздырыла. Мәсәлән,

"Зирәкләр"гә-район, тәэмин, сәнгать, әдәбият, сүзсез, дөнья, мәгърифәт, гадәт, башваткыч, сөял, промышленность..., ә "Тапкырлар"га тәрбия, мәсьәлә,мәсәлән, мәхәббәт, сөю, ихтыяҗ, фигыльләр, вакчыл, әкият, мәгънә, йомырка... сүзләре тәкъдим ителә.

Диктант язылып беткәч, командалар диктантларны үзара алмашып тикшерәләр һәм билгеләр куялар.

Шарада уены. (Табышмакның бер төре булган шарада сүзләрдәге мәгънәле кисәкләр белән эш итә).

"Зирәкләр" өчен:

Бер төс аның-бер иҗеге,

Икенчесе-сыек нәрсә;

Өченчесе-ул авылны

Шул икегә бай дип әйтә.

(Аксубай)

Бер кисәге тамырларда агып йөри,

Икенчесе җир өстендә чабып йөри.

Әгәр алар үз итсәләр берсе-берсең

Өзе ала хәтта җирнең тарту көчен.

(Канат)

"Тапкырлар" өчен:

Бер иҗеге-төргын су,

Икенчесе-бер чәчәк.

Икесең бергә кушсалар,

Аны һәркем киячәк.

(Күлмәк)

Суга салып чистартырга куша берсе,

Яз башындагы ай булыр икенчесе,

Бу икене әгәр бергә кушып куйсаң,

Килеп чыгар гаҗәеп бер күркәм сан.

(Юмарт)

Логариф уены. (Табышмакның бер төре булган бу уен алынган сүздәге иҗекләрне яки андагы хәрефләрне икенче бер иҗек яки хәреф белән алмаштырып икенче сүз ясауга нигезләнә.)

"Зирәкләр"өчен:

  1. Бу сүз "бөтен" килеш мичтән табаны чыгара торган коралны белдерә. Шул сүзнең алдыннан да, артыннан да берәр хәрефен кыскартсаң, ул урманда үсә торган үсемлекне белдерә; әгәр тагын алдагы бер хәрефен алсаң, "карый" сүзенең синонимы барлыкка килер, тагын да алдан бер хәрефен төшереп калдырсаң, су хәрәкәтең белдерә торган сүз килеп чыгар. Ул нинди сүзләр? (Табагач, абага, бага,ага)

  2. Эчендәге җимешең аның, кешеләр бик ярата, әгәр шул сүзгә "а" хәрефен өстәсәң, ул шартлый торган коралга әйләнә. Ул сүзләрне кем белә? (гранат, граната).

"Тапкырлар" өчен:

  1. Арттан бер хәрефен алсаң, агач өйнең кысасы була. Тагын берсең кыскартсаң "пар" сүзенең синонимын да, күрсәтү алмашлыгына да әйләнә. Бөтен килеш ул кар туздыра, ә арттан ике хәрефен алсаң тактага яза торган таш кала. (бура,бур,бу,буран).

  2. Ул сүз бер хайван баласын белдерә, алдан бер хәрефен кыскартсаң, күк җисеменә әйләнә.

Шаян табышмаклар әйтешү уены. (Командалар табышмакны чиратлашып әйтәләр).

Нинди ике нота бакчада үсә (Фа+соль).

Кайсы кошның исеменнән, ахыргы иҗеген алсаң кар өеме килеп чыга? (Көрт+лек).

Кайсы ике нотага нинди тартык авазны кушкач, ике алмашлык килеп чыгар? (ми-н, си-н).

Нинди өяда беркайчан да йомырка булмый? ( синонимнар оясында).

Метаграмма уены. (Метаграмма-табышмакның бер төре, табышмак итеп бирелгән сүз, бер хәрефен үзгәртү белән, башка сүзгә әйләнә).

"Зирәкләр" өчен:

  1. "С" белән мин түктерәмен күз яшен,

"Т" белән булам синең чын кардәшең

(Суган,туган)

  1. Уртада "т"-гаиләдә төп эшчебез,

"Н" белән иң яраткан кешебез,

"Б" белән -ул әти-әни анасы,

Калды сиңа тик шуларны табасы

(әти,әни,әби)

"Тапкырлар" өчен:

  1. "Т"га бетсә, ат муенында йөрер ул,

"Ш"га бетсә, күлдә гомер сйрер ул,

"Л"ны кушсан, җирдә калып черер ул,

"Р"га бетсә, азык булып керер ул.

(камыт,камыш,камыл,камыр)

  1. "С" белән ул-бер баткак җир,

Кошка әйләнә "к" белән,

"Т" белән-әкият герое,

"Б" белән-чокыр була.

(саз, каз,таз,баз)

Ике команда өчен дә:

"Т" хәрефеннән башланса-ул зур савыт,

"Ч"ны куйсаң, балык була.

"К" килсш-бакчада исә,

"С" белән исемлекнең җир өстендәге өлешенә әйләнә.

(табак,чабак,кабак,сабак)

Омонимнарга карата "Нәрсә диләр?" дигән уен.

Мунчаладан (юкә каерысы) бау ясауны... диләр,

Түбәдән кар төшерсәң дә...диләр,

Ишкәк белән көймәдә йөзеп йөрсәң дә,

Искергән бинаны җимерсәң дә,

Һаман да шул бер үк төрле исемлиләр.

Иллюстрацияләр белән уен. (Рәсемнәрнең арадан иң танышлары сайлап алына һәм аларның кайсы авторның нинди әсәренә карата ясалганлыгын әйтеп, рәсемнең эчтәлеген сөйләү рәвешендә бара. Сөйләм матур, төгәл, бәйләнешле булырга тиеш).

Башваткычларны тылсымлы фигурага әйләндерү уены. (Шакмак өчендәге кисемтә-хәрефләрне-сулдан уңга, өстәп аска таба укысаң да бер үк исемнәр килеп чыгарлык итеп урнаштырылырга тиеш).

"Зирәкләр" өчен:

м

җ

и

п

и

и

м

ч

иҖим

Ипи

Мич

а

а

а

а

м

р

ш

р

нШар

Ана

Рам

"Тапкырлар" өчен:

т

а

а

у

ф

ш

ш

у

рТуш

Уфа

Шар

и

ч

и

м

ә

ш

м

ә

мТәм

әти

мич

"Серле карточкалар" уены. (Ике команда өчен ике коверт алына. Аларга җөмләләр язылган карточкалар салып куела. Һәр команданың берәр взкилә үзләренә тигән конверттан карточкаларны алып укып, көндәш командага биреп бара, ә әлеге команда эгъзалары андагы хәлләрнең нинди төркемгә каравын әйтәләр).

"Зирәкләр" өчен:

Спорт сөючеләрнең күңелле узышлары кызып дәвам итте.

Укыганда китабыңны дөрес тот.

Балалар, арысалар да, эшләрен тәммамларга өлгерделәр.

Авырганга күрә, Азат экскурсиягә бармады.

"Тапкырлар" өчен:

Быел кыш гадәттәгечә булмады.

Еллардагы бозлар озакламый ышанычсызга әйләнәләр.

Наилә әйберләр алыр өчен шәһәргә китте.

Йомгаклау:

-Безнең туган телебез гаять бай һәм матур.

Юкка гына мәшһүр галимебез, мәгърифәтче К.Насыйри: "Туган телнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул",-димәгәндер.

-Хәзер тел турында нинди мәкаль-әйтемнәр таптыгыз икән, шулар белән танышып үтик,-ди укытучы.

Командалар үзләре белгән мәкальләрне китерәләр.

"Зирәкләр"неке:

Телләр белгән-илләр белгән. Тел-күңел кйзгесе. Теле барның юлы бар. Тел байлыгы халыкта. Тел-белемнең ачкычы, акылның баскычы. Инсафлының теле саф һ.б.ш.

© 2010-2022