Пограмма концерта Моя Малая родина

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Без Налим балалары.

Илгизә. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! (карана, кемнедер эзли) Монда берәр малай күренмәдеме? Әй, бу Русланны, әйттем, соңга калма,чыгыш алып барасы бар дидем.

(Руслан күренә)

Руслан, кайда йөрисең, кунаклар көтеп утыра.

Руслан. Хәзер башлыйбыз,аз гына тын алам.

И. Син тын ала тор, мин башлыйм.

Аксарданмы,күрше Сарсазданмы,

Бигештәнме, әллә Зәйдәнме сез?!

Без- Ялчыгол оныклары килдек монда

Чын дус булыйк, әйдә ,исәнмесез!

Гури дәдәй туган төбәктән без,

Аяз ага туган төбәктән,

Алар килә рәттән, килә алар-

Ялчыголы белән беррәттән

Ә без менә шушы төбәктән,

Исәнмесез!

Р,Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Без сезгә мәктәп дигән матур гаилә турында сөйләрбез.

И. Шушы гаиләнең шук, тиктормас малайлары...

Р. Шаян, шат күңелле кызлары белән таныштырырбыз.

И. Һәм сезнең алда "Алтын башак" җыр бәйгесе дипломаты, техника һәм музыкага гашыйк егетебез: Илшат Ахметшин!

Илшат җырлый.

И.Без укуда сыналабыз,

Зурлар эштә сынала.

Илебез кушкан эшләрнең

Без әзер барсына да.

Илебезгә дан җырлыйбыз,

Үскәчтен дә җырларбыз,

Илебезне зурларбыз.

Җиребезне нурларбыз!

Без балалар бүген генә,

Ә иртәгә зурлар без!

Р. Сезне 9 сыйныфта яхшы билгеләренә генә укучы, бик талантлы,матур кыз белән таныштырабыз. Илүзә бик күп республика, халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулады. Аны Төркия, Кабардина-Балкар,Кыргызыстан, Кипр тамашачысы да алкышлады. Җырлый Илүзә Галиуллина!

Илүзә җырлый.

Р. Мин җил кебек улый беләм

Яңгыр кебек елый беләм

Кояш кебе көлә беләм

Маһмай кебек сизә беләм

Агач кебек шаулый алам,

Күгәрчендә гөрли алам...

И. Ә син әле тагын бик тә матур бии аласың. Безнең Руслан бию түгәрәгендә шөгыльләнә. "Йолдызлык" бәйгеләрендә чыгыш ясый. Сәхнә сине көтә Руслан, Рәхим ит!

Руслан бии

Р. Әгәр син килергә теләсәң,

Кирәкми чакыру хатлары.

И. Юлга чык, юл әйтер әнә ул!

Бергә: Әнә ул, зур Мәлем яклары!

И. Җырлый белә безнең авыл

Тыңла гына җырларын

Җырлый Мәлем, җырласын дим

Малайларым, кызларым!

Балалар чыга

Р. Эшләребез, уңышларыбыз турында без әле бик озак сөйли алабыз, ләкин вакыт санаулы

И. Руслан, аннары бит Налим балалары мактанчык түгел алар.

Р. Дөрес, Илгизә, яхшы эшләрне аны мактанмыйча да күрәләр.

Регина.Ямьле Мәлемдә туганбыз,

Шул Мәлемдә үскәнбез

Кушып кояш нурларына,

Көмеш суын эчкәнбез

Диләрә.Шуңа да шат күңелле без,

Без-бәхетле балалар.

Мәлемдә туган балалар

Бәхетле була алар.

Эльза.Мәлем- туган якларым,

Татлы бала чакларым

Гүзәллегең мирас итеп

Мәңге-мәңге саклармын.

И.Илемнең хуҗасы булганга,

Мин җиргә нык басып атладым.

Кешеләр күтәрде Ватанны,

Кешене күтәрде Ватаным...

Регина.Кызык,ни дигән сүз икән ул-Ватан-Ватаным?"

Эльза.Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:"Ватан...Билгеле бер кеше өчен: үзе туган һәм шуның гражданины булган ил;

Д.Ватан...кешенең туган ягы, туган җире".

Бергә: Татарстан-туган җиребез,димәк,ул-Ватаныбыз"

Җыр: "Мин яратам сине,Татарстан!"



© 2010-2022