СочинениеМуса Җәлил безнең йөрәкләрдә

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Новый поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе"











Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе


"Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"

темасына сочинение






Башкарды: Новый поселогы урта мәктәбе

5 сыйныфы укучысы

Гыйльфанов Булат Рафик улы


Җитәкчесе: Iнче кв. категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Шириева Әлфия Әләм кызы








Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.

Батыр үлә,үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык...

Муса Җәлил исемен ишетүгә, тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы, ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып бара.

Бөек Ватан сугышы башлангач,Муса Җәлил ,беренчеләрдән булып,сугышка китә. Ләкин 1942елның июнендә шагыйрь Волхов фронтында каты сугышлар вакытында яралы хәлендә дошман капканына эләгә.

Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә,ипәшләренең рухын күтәрә, аларны да көрәшкә өнди. Муса Җәлил әсирләр белән лагерьдан качып , партизаннарга барып кушылырга ниятли.Әмма бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә.Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Мобиат төрмәсенә ябалар.

1944 елның февралендә фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итәләр.Егерме бишенче августа Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Төрмәдә дә, җәзаны көткән чакта, шагыйрь фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр иҗат итә һәм аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә язып бара.Җәлилнең әсирлектә язылган шигырьләре бөтен дөньга "Мобиат дәфтәре" дип танылды.

Бу дәфтәрне Габбас Шәрипов һәм Бельгия партизаны Андре Тиммерманс илебезгә кайтарып ташладылар.

Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шагыйрьгә Казанда һәйкәл куелды.

Шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, чөнки тарихыбызны,илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Дәхшәтле сугыш еллары турында хатирәләрне, истәлекләрне киләчәк буыннар да белергә тиеш.


© 2010-2022