План-конспект урока в 7 классе. Автор -Мубаракшина Гульнара Рифатовна

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 "А" сыйныфында сингапур методикасын кулланып уздырылган татар теле дәресе .

Тема : "Өлкәннәр һәм без" темасын йомгаклау.

Максат: - Үткән теманы ныгыту.

- Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

- Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.Өлкәннәрне хөрмәт итү,үз сүзеңдә тора белергә чакыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 7 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Өй эшен тикшерү.1)Таймд -пэа -шэа (Укытучы сораулар бирә, 2 укучы парлап эшли.Мәсәлән , А җавап бирә Б тыңлый (3-5 секунд)

-Без иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияле булырга тиеш.

-Транспортта өлкәннәргә урын бирергә кирәкми.

-Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк.

-Өлкәннәрне тыңлау зыян итми.

III.Актуальләштерү.

1.Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

а) Һәр укучыга сыйфатлар язылган карточкалар таратыла. .Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр.Вакыт чыккач,круг буенча бер-берсенә биреп укыйлар,тикшерәләр.

Эшчән- Әйбәт- Ихтирамлы- Тәрбиясез-

Начар- Яхшы- Ихтирамсыз- Ярдәмчел-

Тырыш- Ялкау- Тәрбияле- Акыллы-

б) Һәр укучыга фигыльләр язылган карточкалар таратыла. Шулай ук алышып тикшерелә.

-уйлый -раслау

-әйтә -килешү

-хөрмәт итү -килешмәү

2.Текстны кабатлау.Тексттан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.Сте зе класс (Укытучы сорау бирә.3-5 секунд уйлыйлар,30 секунд җавап язалар,басып ,пар табалар .Җавапларны бер-берсенә укып үзләренә язып баралар.Үзләрендә булса тамга куялар.Сорау:Өлкәннәрне ни өчен хөрмәт итәбез?

IV.Физкультминут. "Әпипә" көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

1)Трамвайда ничә кешегә урын бирде?(3)

2)Авылдан ничә апа килде?(3)

3)Урам аркылы ничә әби чыкты?(2)

4)Трамвайда утырган һәм урам аркылы чыккан кеше саны.(3+2)

V.3) Сималтиниус Раунд Тейбл (һәр укучыга бит, ручка бирелә. 30 секунд эчендә җавап язалар,бер үк вакытта битләрне бер-берсенә биреп тикшерәләр)

Ләлә нишли? "Вөҗдан газабы"шигыре буенча.

3.Шигырьне үз исеменнән үзгәртеп ,эчтән укыйлар( үз исеменнән кычкырып "3нче №лы " укучылар укыйлар).

VI. Йомгаклау.

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?

Өй эше: "Сөйләнмәгән хикәя"эчтәлекне сөйләргә.



© 2010-2022