Разработка урока по татарскому языку Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сыйныф: 7 нче татар төркеме

Дәрес төре: кабатлау ( дәрес-сәяхәт)

Тема: Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Максат: 1. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре турында алган белемнәрне

кабатлау.

2. Күнекмәләрне камилләштерү һәм ныгыту.

3. Матур әдәбият белән кызыксынуны үстерү, әдәплелек тәрбияләү.

Материал: дәреслек, Ш.Перро "Кызыл Калфак", Р.Фәхреддин"Балаларга үгет-

нәсыйхәт", МТК материаллары, индивидуаль карточкалар, тест, ребус, аудиоязма,

Х.Туфан портреты, интерактив такта

Дәрес планы.

  1. Дәрескә хәзерлек, уңай халәт булдыру.

  2. Дәрес максаты белән танышу.

  3. Дәрес төре белән танышу.

2.1. "Хикәя җөмләләр аланы". Кагыйдәне әйтү.

2.2. Сүзләрдән хикәя җөмләләр төзү.

2.3. Тиешле урыннарга нокталар кую.(инд.карточка)

2.4." Сорау җөмләләр" аланы. Кагыйдәне әйтү.

2.5."Ә сездә?" уены.

2.6.Сорау җөмләләр төзү.(инд.карточка)

2.7.Аудиоязма(җыр) тыңлау. Сорау җөмләләрне язып алу.

2.8."Боеру җөмләләр" аланы. Кагыйдәне әйтү.

2.9. Ял минуты.

2.10. Хикәя җөмләләрне боерык җөмләгә үзгәртү.

2.11.Аудиоязма тыңлау.(Р. Фәхреддин нәсыйхәтләре)

2.12."Тойгылы җөмләләр" аланы. Кагыйдәне әйтү.

2.13.Дәреслектән 70нче күнегүне башкару.

2.14.Үзбәя. Тест. Ребуслар чишү.

3.1.Өй эше бирү.

4.1. Нәтиҗә ясау.

4.2. Йомгак.

Дәрес барышы

Ишектән Кызыл Калфак киемендә укытучы керә:

1.1. - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Ничек кәефләрегез?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен - анам телен

Өйрәнергә дип килдек!

1.2. - Сез кемнәр соң? Биредә нәрсә эшлисез?

- Без- 7нче б сыйныфы укучылары. Без татар теле дәресендә. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатларга дип җыелдык.

1.3. - Ә мине таныйсызмы соң?

- Әйе, Сез - Кызыл Калфак.

- Дөрес. Минем биографиямне инглиз язучысы Ш.Перро язган. (Китапны күрсәтә) Бу китапны укыганыгыз бармы? Әгәр булмаса, алып укыгыз.

Менә әнием мине Дәү әниемә дип җибәргән иде. Тагын Бүре очрап, юлымны бутады. Әнием адашмас өчен карта да биргән иде, ләкин мин анда берни дә аңламыйм. Бәлки сез миңа ярдәм итәрсез?(Экранда карта яктыртыла)

Картада ниндидер җөмлә төрләрен күрсәткәннәр. Нигә кирәк икән ул?

2.1. - Бу - әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

- Ә, менә ничек икән! Биредә аланнар күрсәтелгән. Иң беренчесе "Хикәя җөмлә аланы" дип атала.Нәрсә соң ул хикәя җөмлә?

(Хикәя җөмләнең кагыйдәсен әйтү)



  • Биредә әле биремнәр дә бар. Аларны эшләргә ярдәм итәрсезме?

2.2. Беренче бирем тактада. Сүзләрдән хикәя җөмләләр төзергә кушылган.

а) Туа, Хәсән, Аксубай, Иске, Кармәт, район, авыл, Туфан.

ә) Тормыш, үз, авырлык, татый, җилкә, күп.

б) Һәркем, шигырь, яратып, аның, укый.

(Хикәя җөмләләр төзү)

-Кем турында сүз барды?

- Аның турында ниләр беләсез?

2.3. - Икенче биремдә тиешле урынга нокталар куярга кушылган. (Карточкалардан эшләү) :

Безнең авыл бик матур якында гына яшь каен урманы шаулап утыра шул яктан искән йомшак җилләр төрле-төрле җиләк исләре алып килә урман буенда ук текә яр бар яр астыннан салкын чишмәләр чыга бераз читтәрәк назланып, яшь таллар үсә әрәмәлектә төнге сандугачлар сайрый аларның матур моңы авылга ишетелә авыл тагын да ямьләнә (Г.Бәшировтан)

2.4 - Беренче аланны үттек. Икенче аланга юл алыйк. "Сорау җөмләләр аланы" дип атала ул. Нәрсә ул сорау җөмлә?

(Кагыйдә әйтелә)

2.5. -Ә, аңладым. Әйдәгез, сорау җөмләләр кулланып, "Ә Сездә?" уенын уйныйбыз! Безнең урманда усал Бүре бар. Ә сездә?

...

2.6.

  • Аксубай - бай район икән. Мәктәбегез турында сөйләгез әле.

( Карточкалардан эшләү):

Сорау җөмләләр төзегез.

  • ...

  • Без Аксубай гимназиясендә укыйбыз.

  • ...

  • Аның ачылуына 70 ел булды.

  • ...

  • Мазилин урамында урнашкан.

  • ...

  • Гимназиянең директоры- Миронкин Вячеслав Алексей улы.

  • ...

  • Директор урынбасарлары - Мастрикова Нина Петр кызы, Прохорова Татьяна Василий кызы, Галиева Әлфирә Әмирҗан кызы.

  • ...

  • Гимназиядә 416 укучы укый.

  • ...

  • Әйе. Бик ошый.

  1. - Ә хәзер аудиоязма тыңлап, сорау җөмләләрне язып алырга кирәк.

(Җыр тыңлау, җаваплар бирү)



  1. - Яхшы. "Сорау җөмләләр" аланын да уздык. "Боеру җөмләләр " аланы. Алар нинди җөмләләр соң?

(Кагыйдә)

  • Укучылар, тәрәзәгә карыйк әле. Тышта ап-ак кар. Ирексездән, күз алдыбызга җылы җәй килеп баса. Мин дә әбием янына җәй көне чыгып киткән идем. Ә сезнең җәегез ничек үтте?

2.9.(Ял минуты)

2.10. - Җәегез күңелле үткән икән. Ә хәзер шул шигырегездәге җөмләләрне боерык итеп үзгәртегез.

2.11. - Дусларым, тагын бер язма тыңлыйк. Язма мәгърифәтче Риза Фәхреддин нәсыйхәтләренә нигезләнгән. Сез аны тыңлап, мәгънәсенә төшенергә һәм боерык фигыльләрне язып алырга тиешсез.

("Тәрбияле бала". Аудиоязма) Китап белән танышу

2.12. -Соңгы алан. "Тойгылы җөмләләр".

2.13. - Ә хәзер дәреслек белән эшлибез . 70 нче күнегүне башкарабыз. (Рус теленнән тәрҗемә итү)

2.14. Үзбәя.

- Номерлар алыйк. Тест башкарабыз.

1.Хикәя җ.

2. Сорау җ.

3.Боеру җ.

4.Тойгылы җ.

Туган көнең белән, дустым!

Кайчан эшләр икән ул аны?

Матур көнннәр башланды.

Сагындым, бик сагындым сине,

Туган ил!

Әтием карандаш очлый.

Тизрәк барып ал!

Яз җиткәч, тагын шунда килегез!

Кушыл, син дә, бергә җырлыйк!

Сигезенче март белән!

Укыдыгызмыни?

Буран тиздән туктар.

Без җиденче сыйныфта укыйбыз.

Мин кушканны эшләдеңме?

-Хәзер ребуслар чишәбез. Анда тыныш билгеләренең исемнәре яшеренгән.

Кайсы тыныш билгесе кайчан куела,нәтиҗә ясыйк.

(Ребуслар)

3.1. Өй эше бирү.(Индивидуаль-дифференциаль биремнәр)

4.1.Алмаларны санау, нәтиҗә чыгару.

4.2. Йомгак.





© 2010-2022