План-конспект по татарскому языку на тему Интонация

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
План-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему ИнтонацияПлан-конспект по татарскому языку на тему Интонация

5 нче сыйныфта үткәреләчәк

татар теле дәресенең план-конспекты

Тема: Интонация

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Метапредмет - сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, игътибарлылыкны арттыру, укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, рус теле белән уртак якларны билгеләү.

Предмет - интонация төшенчәсен аңлау һәм аны тәшкил итүче өлешләрне карау, сәнгатьле уку аша үз фикереңне белдерергә өйрәнү.

Шәхескә бәйле - дөрес сөйләм төзелешен булдыру, сөйләм культурасын баету, әдәби әсәр текстына игътибарлы мөнәсәбәт булдыру.

Җиһазлау: "Интонация" темасына презентация, карточкалар, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, С.И.Ожегов сүзлеге.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Укучыларның хәлләрен сорашу. Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру. Куллар белән хәрәкәт ясап, өстән белем яңгыры җыю.

2. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. Укучылар дәфтәрләрен алмашып, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр. Дөрес җаваплар презентациядә бирелә.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Үткән дәрес материалын кабатлау, слайдтагы сүзләргә басымны дөрес кую. Кагыйдәне аңлату.

(Слайдтагы сүзләр)

бала
балакай
балакайлар
балакайларым
балакайларымның

килә
килгән
килгәннәр
килмә
килмәгән

Алдагы слайдтагы төрле тыныш билгеләре белән бирелгән җөмләләрне уку. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә дөрес басым кую.

( 1.Мәктәптә дәресләр соңрак тәмамланды.

2.Мәктәптә дәресләр кайчан тәмамланды?

3.Керегез, балалар, утырыгыз! )

Сорауларга җавап аша уку мәсьәләсен ачыклау:

- Бу нинди җөмләләр?

- Бу җөмләләрне әйткәндә тавыш ничек хәрәкәт итә?

- Дәреснең темасын әйтү.

- Әлеге дәреснең максатын ничек дип билгеләрбез?

II. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Интонация турында белгәннәрне әйтү. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән билгеләмәсен табып уку. С.И.Ожегов сүзлегеннән рус телендә интонация турындагы билгеләмәне уку, чагыштыру.

2. Һәр партага төрле җөмләләр язылган карточкалар өләшү. Укучылар парлап эшли, бер-берсенә җөмләләрне укып күрсәтәләр, тавышның ничек хәрәкәт итүен аңлаталар, нәтиҗә ясыйлар.

( 1.Бүген кич белән яңгыр яуды.

2.Бүген сез эштән кайчан кайтасыз?

3.Улым, өй эшеңне хәзер үк эшлә!

Бу җөмләләр презентациядә күрсәтелеп барыла, тавышның хәрәкәт итүе уклар ярдәмендә күрсәтелә)

Нәтиҗә:

1 нче җөмлә - хикәя җөмләләрдә тавыш башта күтәрелә, аннары төшә.

2 нче җөмлә - сорау җөмләләрдә сорала торган сүз (сорау алмашлыклары) югарырак тавыш белән сузыбрак әйтелә һәм хәбәр алдыннан куела.

3 нче җөмлә - боерык (боеру) җөмләләр сузмыйча, боеру тавышы белән, ә боеру сүзләре югарырак тавыш белән әйтелә.

3. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу, бер-береңә аңлату.

4. Укучыларга кыска өзек тыңлату (текстларны ТАТАRSCHOOL.ru сайтыннан алырга мөмкин, укучылар тыңлап та утыра, карап та бара). Сорауларга җавап аша нәтиҗә чыгару.

- Әлеге текст ничек укылды?

- Өзектә нинди хисләр өстенлек итә?

- Без әйтергә теләгән фикергә хис өстәү ни өчен кирәк?

5. Укучыларга ярату, курку, сагыну, шаккату, ачулану хисләре кергән шигырьләр, өзекләр тәкъдим итү. Текстларны хис, интонация белән уку. Нәтиҗә ясау.

1) Яратам

Яратам мин өемне!

Әти белән әнине!

Абый белән энемне!

Бишектәге сеңлемне!

(Шәйхи Маннур)

2) Беркөн Илнур йокысыннан торуга бүлмәдә матур бизәлгән чыршыны күрде.

  • Ура! Яңа ел килгән! - дип, кычкырып җибәрде ул. Чыршы төбендә яткан бүләкләрне дә күреп алды ул.

  • Әни, миңа Кыш бабай бүләкләр китергән! - дип, сөенеченнән ни эшләргә белмәде ул.

3) - Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;

Моннан ары үзеңә, углыңа, нәселеңә тимәм.

Башкалардан да тидертмәм, ул минем дустым, диеп;

Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар, сиңа ни бар? ("Шүрәле" әкияте)

4) Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман,

"Шык" та "шык!" - кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да, кузгалмыйм әле;

Бу тавышка сискәнеп торган йокысыннан әни.

- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергере!

- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың карк! ("Су анасы" әкияте)

III. Рефлексия, бәяләү.

1. - Уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Дәрестә нәрсәне аңладыз, нәрсәне аңламадыгыз?

- Нинди яңалык белдегез?

- Максатка ирешелдеме?

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

2. Иптәшләренең сөйләвенә балалардан билге куйдыру, аңлатма бирдерү.

3. Өй эше: бирелгән темаларның берсен сайлап, 10 репликадан торган диалог төзеп килергә (слайдта күрсәтелә).

Темалар:

- Ял көне

- Безнең сыйныфта

- Шугалакта

- Акча югалткач

- Кошларга җим кирәк

- Телефоннан сөйләшү


© 2010-2022