Эссе Сугыш эзләре буйлап

Бу материал сугыш темасына. Аны 8-11 сыйныфларда кулланырга мөмкин .Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән, башка халыкларның илләрен, җирләрен биләп хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган.Бу эссе Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан язылды. Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы –хәсрәтләрне, күз яшләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне,...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе

Сугыш әзләре буйлап....


Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бер нинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.

Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән, башка халыкларның илләрен, җирләрен биләп хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннан-буынга күчеп йөрәкләрдә кара кан булып укмашкан. Моны тарих белә...боларны без башыбызны борып, үткән юлыбызга әйләнеп карасак күрәбез...

Җир йөзенә килгән адәм балалары шундыйлар инде. Үз илләрендә, үз җирләрендә матур гына, булганына шөкер итеп яши белмиләр, ә еш кына тыныч яшәргә теләмиләр. Чит җирләр, чит байлыклар күзне кызыктыра, күңелне кузгата. Ләкин бер генә халык та үз илен, үз җирен башкалар белән бүлешәсе килми. Бу табигый халәт. Тереклек сугышларда кемнәрнеңдер явызлыгы аркасында вакытсыз корбан булыр өчен дөньяга килмәгән. Ул яшәр өчен туган. Ләкин явызлык моны аңламый һәм аңларга да теләми. Явызлыкның үз законнары, үз кануннары. Нәфес дигән яман нәрсә күзләрне томанландыра, акылны какшата.Явызлыкның чиге юк...Бигрәк тә бу сугышка килгәндә. Сугышның үз лидерлары була. Әшәкелек менә шулардан башлана. Гадәттә алар, ялган идеяләр белән үз халкын алдап, икенче бер халыкка каршы котыртып, аларга матур киләчәк, бәхетле көннәр вәгъдә итәләр. Нәтиҗәдә бу ялганнар сугыш, һәр ике халыкка - аны башлаучыларга һәм үз илен яклаучыларга, зур югалтулар, исәпсез-хисапсыз корбаннар калдыру, күз яшләре, ятимнәр, үкенүләр, сугышны оештыручыларны каһәрләү белән тәмамлана... Әйе, каршы яктан зур тантана белән башланган сугышлар еш кына шулай тәмамлана. Кешелек моны белә, моны аңлый, ләкин сугышлар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән әле анда, әле монда кабынып торалар...

Илебез мондый сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сугыш юлларын күп урадылар. Алар безнең бәхет, безнең киләчәк өчен көрәштеләр, бу юлда үз исәнлекләрен, үз гомерләрен кызганмадылар. Ләкин сугыш яралары бүген дә, ил тарихында соңгысы - Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70ел булса да, ул үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлә торган яралар калдырмый ул.


© 2010-2022