Габдрахман Әпсәләмовның тууына 100 ел тулуга багышланган Тамчы-шоу уены

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Тамчы-шоу"

(интеллектуаль уен)

Рәзилә Хәбибуллина,

Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Алинә: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунакаклар! Сезне яңа 2012нче ел- Аҗдаһа елы белән тәбрик итәбез. Яңа ел сезгә яңа уңышлар, саулык - сәламәтлек, бәхетләр алып килсен.

Бүгенге бәйрәмебез язучы Габдрахман Әпсәләмовның тууына 100 ел тулуга багышлана. Шул уңайдан 8 нче Б, 8 нче В сыйныф укучылары белән әзерләнгән "Тамчы-шоу" уенын курсәтәбез. Әлеге чарада Г.Әпсәләмовның тормышы һәм иҗаты турында алган белемнәребезне искә төшерербез. Әлеге бәйгедә, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, ак күңелле табибларыбызга багышланган "Ак чәчәкләр "әсәренә дә тукталып китәрбез.

Иң элек уеныбызның барышына һәм укучыларыбызның чыгышларына бәя бирүче жюри составы белән таныштырам.

Ә хәзер уенчыларыбыз белән якынрак таныштырыр өчен, мин сүзне 8 нче Б , 8 нче В сыйныф укучыларына бирәм. Билгеле булганча, һәр команда үзенә өй эше итеп, исем һәм девиз уйлап килергә тиеш иде. Һәм исемнәрне әсәрнең җисеменә туры китерергә дигән максат куелган иде.Ә хәзер көчле алкышлар белән сүзне аларга бирәбез!

(Укучылар, командирлар, бер-берсен сәламлиләр, девизлар әйтәләр.)

Командир: Гөлчәчәк

Безнең девиз: "Без Булдырабыз!"

Командабыз бердәм безнең

Тапкырлар һәм булганнар.

Киләчәккә җиңү яулау

Алга куйган планнар.

№1. Гөлчәчәк

Исемнәрем минем җисемемдә

Гөл, чәчәкләр яратам.

Чәчәкләрнең дуслык тәкыясен

Бар дөньяда таратам.

№2. Вәлиева

Җырлыйсым килсә, җыр сузам

Биисем килсә, биим.

Йөгерүдә, сикерүдә

Алдынгылыкны бирмим.

№3 Гүзәл

Гүзәлләрнең гүзәле мин

һич мактана димәгез.

Әти-Әни кушкан исем

Сөбһаналла, диегез.

№4. Ә мин - Ришат, куңелем шат

Укыймын "4 кә" "5 кә".

Сынатмыймын беркайчан да

Остамын мин һәр эшкә.

№5. Альфред.

Спортта мин иң алдынгы

Йөгерергә яратам.

Мәктәбебезнең данын

Еракларга таратам

№6. Таңсылу

Иртәнге таң турында

Мин дөньяга туганмын.

Таныш булыйк - Таңсылу мин

Бар яктан да уңган, булганмын!

№7. Илшат

Таныш булыйк, Илшат мин

Белемнең мин ачкычы.

Киләчәккә ач юлыңны

Яңа үрләр бачкычы.

№8. Альмир

"Туры сүзле, бик акыллы

Егет син Альмир",- диләр.

Дусларым да бик куп минем

"Яхшы егет син", - диләр.

№9. Илюзә

Исемемне кем дисезме

Җырлыйм да мин биим дә мин,

Хәтта шигырь дә язам.

Дусларымны таң калдырып

Һәрвакыт алда барам.

2нче команда: Сезне "Ландышлар"командасы сәламли.

Безнең девиз: "Ал таң булып атарбыз;

Йолдыз булып янарбыз!"

№1. Ландыш

Ә мин - Ландыш,таныш булыйк

Команданың башлыгы.

Максатыбыз-җиңәргә

Барыбызның шатлыгы.

№2.Мин -Ризидә таныш булыйк

Сирәк чәчкә исемем.

Чәчкәләрдәй матур булсып диеп,

Исем кушкан әнием.

№3. Һәр көн саен гөлләремә иртән

Сулар сибәм, назлап иркәлим.

Исемем дә минем Гөлназ диеп

Чәчкәләргә шулай әйткәлим.

№4. Гөлшат

Ә мин Гөлшат, шулай ук

Чәчәк исемен йөртәм.

Биюләргә бик остамын

Беренчелекне көтәм.

№5. Адилә

Исемемне кем дисезме,

Минем исемем-Адилә

Мин елмайсам, бар дөньяга

Йөземнән нур беркелә.

№6. Диләрә

Таныш булыйк, Диләрә мин

Әти-Әнием кушкан.

Табигатьне ярат диеп

Әбием сөеп кочкан.

№7. Алмаз

Исемемне кем дисезме,

Алмаз атлы булам мин.

Җиңү яулап шушы уенда

Җиңеп кайтмак булам мин.

№8. Айсылу

Сыйныфта мин иң сылуы

Исемем җисемемдә.

Җыр-биюгә дә остамын

Үрнәк мин һәр кемгә.

№9. Альмира

Шат куңелле диләр мине

Чынлап та мин сөйкемле.

Юк-барга да борчылмыйча

Күтәрәмен куңелне.

Алинә: Танышуыбызга бик шатбыз. Димәк, 1нче команда-Гөлчәчәкләр,2нче команданың исеме-Ландышлар командасы булды.Шулай итеп, уеныбызның 1нче турын башлыйбыз.1 нче турыбызда Г.Әпсәләмовның тормышы һәм иҗатына карата сораулар булачак.

1 Тур. (Тормыш юлы).

Сораулар:

  1. Г. Әпсәләмов ничәнче елда һәм кайчан туа? (1911ел Иске Аллагол авылында)

  2. Ул беренче шигырен ничә яшьләрдә, яки ничәнче сыйныфта укыганда яза? (4 яшендә)

  3. Г. Әпсәләмовның язучы булып китүенә кемнең йогынтысы зур була? (Муса Җәлил)

  4. Сугыш темасына нинди әсәрләр иҗат итә? ("Алтын Йолдыз", "Газинур", "Мәңгелек кеше").

  5. Бүгенге көн тормышны чагылдырган тагын нинди әсәрлән беләсез? ("Яшел яр", "Сүнмәс утлар").

  6. Табиблар тормышын чагылдырган нинди әсәрен беләсез? ("Ак чәчәкләр").

Алинә:

(Ак Чәчәкләр романы буенча)

  1. Әбүзәр Таһиров кем ул? (Табиб…)

  2. Ул авыруларны ничек дәвалый? (...)

  3. Әсәрдә төп образлар? (Гөлшаһидә, Мансур, Әбүзәр Таһиров).

  4. Гөлшәһидә авырулар турында ничек кайгырта? Ул ниләр эшли? (...)

  5. Гөлшаһидә үз һөнәрен яратамы? (Эйе)

  6. Гөлшаһидә Мортаза бабай белән кайда һәм ничек таныша? (Чәчәк сатканда...)

  7. Мортаза бабайның яраткан хезмәте нинди? (Кешеләргә булышу...)

  8. Кем ул Мансур? Әсәрдә аның турында ни эйтелгән? (...)

  9. Табиблар кеше гомерен саклап калу өчен ничек тырышалар? (...)

  10. Әсәрдә коры артист ни өчен елый?

  11. Әсәр ни өчен "Ак чәчәкләр" дип атала?

  12. Табиблар нинди сыйныфларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз?

Алинә: Шулай итеп, безнең беренче турыбыз тәмам. Кайсы команданың баллары югары, жюри әгъзалары соңыннан эйтерләр. Алар әзерләнгән арада музыкаль тәнәфес. Сезнең игътибарыгызга 7 нче Б сыйныфы укучысы Миннекәева Адилә башкаруында җыр тыңлап китәрбез. (Адилә җырлый)

2 Тур. Капитаннар бәйгесе.

Алинә: Рәхмәт, Адилә! Ә без уенны дәвам итәбез. Киләсе уеныбыз бары тик командирларыбыз өчен, "Капитаннар" бәйгесе дип игълан итәбез. Командирларыбызның сорауларга җавабы "Эйе", яки "Юк" дип кенә эйтелергә тиеш була. (Иң беренче Ландышлар командасына сораулар бирелә).

Ландыш (Сораулар)

  1. Г. Әпсәләмов Аллагол авылында туа. (эйе)

  2. Г. Әпсәләмов Абдулла Алиш түгәрәгенә йөри. (юк)

  3. "Ак чәчәкләр" әсәре укытучылар тормышына багышлана. (юк)

  4. "Ак чәчәкләр" әсәрендә төп образ - Асия. (юк)

  5. Гөлшәһидә Акъяр шифаханәсенә эшкә урнаша. (эйе)

  6. Мансур "Гөлшәһидә" җырын ишетә. (эйе)

Гөлчәчәк (сораулар)

  1. Г. Әпсәләмов 1911 елда туа. (эйе)

  2. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. (эйе)

  3. Г. Әпсәләмов "Алмачуар" әсәрен яза. (юк)

  4. Г. Әпсәләмов "Алтын Йолдыз" әсәрен яза. (эйе)

  5. Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре сугыш темасына багышлана. (юк)

  6. Әсәрдәге төп образ Әбүзәр абзыйның әтисе Гәрәй исемле була. (эйе)

Алинә: Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Ә хәзер өченче турга күчәбез. Мин сезгә төрле рәсемнәр күрсәтәчәкмен. Игътибар белән карагыз, сораулар шул рәсемнәр буенче булачак. (экранда рәсемнәр күрсәтелә)

Ландышлар командасына сорау:

  1. Беренче рәсемдәге балаларның киемнәре нинди төстә иде? (Яшел)

  2. Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә, яки һәрберсендә нинди уртак як бар? (Һәрбер рәсемдә икешәр персонаж)

Гөлчәчәк командасына сорау:

  1. Әлеге рәсемнәрдә таныш кешеләр бар идеме? Алар кемнэр? Ак халатлы табиб ролен башкаручыларның исемнәрен атагыз.

  2. Икенче рәсемдәге ашыгыч ярдәм машинасының номерын атагыз.

4 нче Тур! Хәрефләр бәйгесе.

Алинә: Мин сезгә хәрефләр тәгъдим итәчәкмен. Әлеге хәрефләр артында бер сүз яшеренгән, кушма сүз. Ә сез ул сүзне эйтергә тиеш буласыз. (Алинә хәрефләр күрсәтә) "Х,Ш,Ф,А,Н,Ә,И,А". Э хәзер килеп чыккан сүздән нинди сүзләр уйлап язарсыз. Алдыгызда кагәзь, ручкалар, рәхим итегез. (Алинә чиратлап сүзләрне сорый)

Йомгаклау.

Шулай итеп, безнең "Тамчы-Шоу" бәйгесе ахырына якынлашты. Ә хәзер җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне жюрига бирәбез. (Йомгак ясала)

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, җиңүчеләрне котлыйбыз.

© 2010-2022