- Преподавателю
- Другое
- Внеклассное мероприятие на татарском языке Мы любим спорт
Внеклассное мероприятие на татарском языке Мы любим спорт
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гильмутдинова Э.Ф. |
Дата | 27.08.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
"Без спорт яратабыз" циклын кабатлау дәресе.
5 нче сыйныф
19.03.2015
6 нчы мәктәпнең
II кв. категория укытучысы
Гыйльметдинова Э.Ф.
"Без спорт яратабыз" циклын кабатлау дәресе.
Дәреснең тибы: ЛГКК, диалогик сөйләмгә чыгу.
Дәреснең максаты:
Белем бирү максаты: алдагы дәресләрдә өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен диалогик сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.
Үстереш максаты: балаларда иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү, логик фикер йөртә белергә өйрәтү.
Тәрбияви максат; үз сәламәтлегеңә уңай караш тәрбияләү, спорт белән шөгыльләнергә омтылыш уяту.
Җиһазлау: кроссворд, сюжетлы рәсемнәр, дәрес лексикасына туры килә торган рәсемнәр, Ирина Роднина фотографиясе.
Дәрес барышы:
-
Оештыру өлеше.
-
Хәерле көн, балалар. Исәнмесез.
-
Кунаклар белән дә исәнләшик.
-
Бүген ничәнче число?
-
Атнаның нинди көне?
-
Сыйныфта кем юк?
-
Урамда кән нинди?
-
Теманы билгеләү.
Без бүген сәламәтлек турында сөйләшербез. Ә нәрсә ул сәламәтлек? Әйдәгез кроссворд чишәбез. Ул безгә сәламәтлек нидән тора икәнлеген аңларга булышыр.
Кроссворд - тактада, сораулары - дәреслектә (150нче бит)
-
Авазлар өстендә эш.
-
Прослушайте и укажите слова со звуком [р]:
-
Авырта, бил, колак, дару, кул, йөрәк, күз, керфек, арка, тез.
-
-
-
Прослушайте и укажите слова с мягкими звуками:
-
-
Бармак, чәч, каш, бит, эч, тамак, ирен, баш, аяк, теш.
-
Сүзләр өстендә эш.
-
-
-
"Нәрсә юк" уенын уйнау.
-
-
Балаларга рәсемнәр күрсәтелә "Нәрсә юк" (җитми) табырга.
-
-
-
"Рәсемне ясап бетер" уенын уйнау.
-
-
Нәрсә кирәк? Шул рәвешчә уен дәвам итә.
-
-
-
Сүзлек диктанты.
-
-
Карточкалар таратыла:
-
Фамилиягезне языгыз;
-
Тиешле хәрефне куеп чыгыгыз.
К...рф...к, арк..., к...л...к, ...пкә, к...ш, й...р...к, б...рм...к, т...з, б...р...н, б...л.
-
-
-
Мин русча әйтәм, ә сез минем, синең, аның алмашлыклары белән кабатлагыз.
-
-
Кул, борын, чәч, арка, бил, керфек, тез, каш, йөрәк, тамак, ирен, аяк.
-
-
-
Мин татарча әйтәм, сез русча әйтегез.
-
-
Минем күзем зәңгәр. Маратның тамагы кызыл.
Аның чәче озын. Катяның бармагы сызлый.
Минем эчем авырта. Аның тешләре ап-ак.
Синең кулың чистамы? Минем билем нечкә.
-
-
-
Мин русча әйтәм, сез татарча әйтегез.
-
-
У тебя болит голова. У меня 10 пальцев.
У меня короткие волосы. У Серёжи болят зубы.
У Алсу болит горло. У меня длинные ресницы.
У него 2 руки, 2 ноги. У него болит колено.
-
Ситуатив күнегү.
149нчы бит күнегү 3
Скажем, твои друзья пришли на приём к врачу. Костя кашляет, у Коли болит зуб, у Саши болит горло, а у Антона опух палец. Кто к какому врачу пойдёт на приём?
-
Сюжетлы-рольле уен.
150нче бит күнегү 9
"Табибта" темасына диалог төзе (3 диалог тыңлау).
-
Аудирование.
Тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирегез: (сораулар тактага алдан языла).
Бу - Ирина Роднина. Ул кечкенә вакытта еш авырый. Аны әнисе фигуралы шуу түгәрәгенә яздыра һәм Ирина тимераякта шуа башлый. Аннары Ирина ярышларда катнаша. Призлы урыннар ала. Ирина Роднина - 12 тапкыр дөнья чемпионы, 4 тапкыр Олимпия уеннары чемпионы.
Сораулар:
-
Ирина Роднина кем?
-
Ул нәрсәдә шуа?
-
Ни өчен әнисе аны спорт түгәрәгенә яздыра?
-
Ул кайда катнаша?
-
Ирина Роднина нинди исемнәр ала?
-
Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Чылбырлы уен. Башта мин сорау бирәм, укучы җавап бирә. Аннары җавап биргән укучы шул ук сорауны икенче укучыдан сорый. Шул рәвешчә уен дәвам итә.
-
Ә син еш авырыйсыңмы?
-
Әйе, мин еш авырыйм.
-
Юк, мин еш авырмыйм.
-
Авырмас өчен нишләргә кирәк?
-
Зарядка ясарга кирәк.
-
Бассейнда йөзәргә кирәк
-
Йөгерергә кирәк.
-
Урамда уйнарга кирәк.
Тактада:
АВЫРМАС ӨЧЕН...
ЧТОБЫ НЕ БОЛЕТЬ...
спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
-
Нинди спорт төрләре бар?
-
Кышкы спорт төрләрен әйтегез:
-
Җәйге спорт төрләрен әйтегез:
-
Син спорт түгәрәгенә йөрисеңме?
-
Син нинди спорт түгәрәгенә йөрисең?
-
Син анда нишлисең?
-
Атнага ничә тапкыр йөрисең?
-
Рефлексия.
Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-
Тән әгъзаларын кабатладык;
-
Ирина Роднина белән таныштык;
-
Спорт түгәрәкләре турында сөйләштек;
Димәк, авырмас өчен нишләргә кирәк?
Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (хор белән кабатлау)
-
Өй эше.
-
"4" - 149нчы бит 4нче күнегү (диалогны язып бетер)
-
"5" - 149нчы бит 6нчы күнегү (спорт төре турында хикәя төзе)
-
Дәресне йомгаклау.
Билгеләр кую.