Күп иярченле кушма җөмлә

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күп иярченле кушма җөмләКүп иярченле кушма җөмләКүп иярченле кушма җөмләКүп иярченле кушма җөмләДәрес барышы



I. Актуальләштерү этабы:

Укытучы: Исәнмесез укучылар!!!

Укучы: Исәнмесез!

Укытучы: Бүген кем дежур? Дәрестә барысы да бармы?

Укучы: Бүген мин дежур. Дәрестә Марат юк, ул авырый.

Укытучы: Ә хәзер укучылар, үткән дәрестә бирелгән өй эшләрен тикшереп үтик. Өй эше нәрсә иде?

Укучы: 143нче күнегүне тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне аналитик һәм синтетикка аерып язарга. Бәйләүче чараларның асларына сызарга.

Укытучы: Өй эшен барыгызда эшли алдыгызмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, парта буенча җөмләләрне укып, тикшереп чыгыйк әле.

I I. Яңа материалны аңлату:

Укытучы: Бүген без сезнең белән кызыклы һәм шул ук вакытта берникадәр дәрәҗәдә авыр да булган темага керәчәкбез, шуңар күрә игътибарлырак булыгыз. Сезгә тактада "Катлаулы төзелмәләр" дигән схема бирелгән. Әйдәгез, хәзер аны карап үтик әле. Нәрсә соң ул катлаулы төзелмәләр? Катлаулы төзелмәләр дип, икедән артык җөмләдән торган кушма җөмләләрне атыйлар. Мәсәлән, Ә исенә төште: ул бит яралы, андый чакта иреннәр кибә, су эчәсе килә. дигән җөмләне алыйк. Монда безнең ничә җөмлә бар?

Укучы: 4 җөмлә бар?

Укытучы: Дөрес Айрат. Аерып укып та күрсәт әле.

Укучы: 1) Ә исенә төште , 2) ул бит яралы, 3) андый чакта иреннәр кибә, 4)су эчәсе килә.

Укытучы: Димәк, бу нинди җөмлә була инде?

Укучы: Бу катлаулы төзелмә була.

Укытучы: Әйе, икенче төрле аны катлаулы кушма җөмлә дип тә атыйлар. Катлаулы төзелмәләр үз эчендә икегә бүленә: 1) Күп иярченле кушма җөмлә 2) Катнаш кушма җөмлә. Бүген без күп иярченле кушма җөмлә һәм аның төрләрен үтәчәкбез. Гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән катлаулы төзелмә күп иярченле кушма җөмлә дип атала. Башта караган җөмләгә кире кайтыйк. Мондагы җөмләләр арасында нинди бәйләнеш күзәтелә?

Укучы: Җөмләләр бер-берсенә ияреп килгәннәр, ияртү юлы белән бәйләнгән.

Укытучы: Дөрес. Күп иярченле кушма җөмләләр үз эчендә яңадан 3 төркемгә бүленәләр. Әйдә Айзат, схеманы укып күрсәт әле, нинди төрләргә бүленә икән ул?

Укучы: 1)тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә, 2)тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә, 3) бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Укытучы: Шулай. Ә хәзер һәрберсенә мисаллар карап үтик. 1. (1) Карлар эрегәч һәм (2) сулар кипкәч, (3) иңкүлекне яшел үлән каплап ала. Бу мисалда кайсы җөмләләр кайсысына ияреп килә?

Укучы: Ике җөмлә (беренчесе һәм икенчесе) бер баш җөмләгә (өченчесенә) ияреп килә.

Укытучы: Дөрес, һәм алар икеседә нинди җөмләләр?

Укучы: Иярчен вакыт җөмләләр.

3Укытучы: Әйе. Димәк, алар үзара тиңдәш булалар. Мондый җөмләләрне тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә диләр. Ә хәзер җөмләнең схемасын төзибез.

1

2Укучы:

Укытучы: 2. (1) Игеннәр бик уңган булса да, (2) көннәр коры булу сәбәпле, (3) быел ялан эше үз вакытында тәмам булды. Бу мисалда кайсы җөмләләр кайсысына ияреп килә?

Укучы: Ике җөмлә (беренчесе һәм икенчесе) бер үк баш җөмләгә (өченчесенә) ияреп килә.

Укытучы: Әйе, алар нинди җөмләләр?

Укучы: Беренчесе -иярчен кире, икенчесе -иярчен сәбәп җөмлә.

3Укытучы: Дөрес, димәк, алар үзара тиңдәш түгел. Мондый җөмләләрне тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә диләр. Схемасы:

2

1

Укытучы: 3. (1) Билгеле ки (2) без җиңәрбез: (3) халык безнең якта. Монда кайсы җөмләләр кайсысына ияреп килә?

Укучы: Беренче җөмлә икенчесенә, икенче җөмләгә өченче җөмлә иярә.

Укытучы: Алар нинди җөмләләр?

Укучы: Беренчесе -баш, икенчесе -ия, өченчесе -сәбәп.

3

2

1Укытучы: Әйе, мондый бер-бер артлы ияреп килгән җөмләләрне бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атыйлар. Аның схемасы түбәндәгечә:

Укытучы: Ә хәзер 108 нче биттәге кагыйдәләрне укыйк.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

Укытучы: Ә хәзер белемнәрегезне ныгыту нигезеннән, мин сезгә җөмләләр өләшәм, без аларны бергәләп тактада һәм дәфтәрләребездә эшләрбез. Димәк, хәзер дәфтәрләрне ачабыз, тактадан күчереп, бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.

Укучы: 1. (1) Эшең кире китсә,(2) эше алга барганга (3) киңәш ит.

3. баш, 2. Ияр тәмамалык җөмлә, 1. Иярчен шарт җөмлә. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

2. (1) Ни күзем белән күрим: (2) камыш арасында, (3) бер канаты белән генә талпынып, (2) бер кыр казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый. 1)Б.җ. 3) анал. ияр тәмам җ. (көттерү паузасы) 2) синт. ияр. рәвеш җ. ( -ып). Бу -бер-бер атрлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

3. (1) Табигатьне мәсхәрә итсәк, (2) киләчәк буын безне беркайчан да кичермәс, (3) чөнки киләчәк буынның да табигатьтән файдаланырга хакы бар.

2.баш җ. 1 синт. Ияр. Шарт. (сә), 3. Анал ияр сәбәп (чөнки)

IV.Йомгаклау:

Укытучы: Шулай итеп, катлаулы төзелмәләр нинди төрләргә бүленәләр инде?

Укучы: Күп иярченле кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә.

Укытучы: Ә күп иярченле кушма җөмлә үз эчендә нинди төркемләргә бүленде?

Укучы: Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

V. Өй эше: Өй эше итеп сезгә, хәзер мин карточкалар таратам, сез андагы җөмләләрне дәфтәргә күчереп язарга, тикшереп, схемасын сызарга тиеш буласыз.

Укытучы: Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

Укучы: Сау булыгыз!

Укытучы: Исән булыгыз!

5


© 2010-2022