Стихотворение, посвящённое 70 летию Великой ПобедыҖиңү килде

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җиңү килде

Бөек Җиңү килде!

Күрегезче!Нинди гүзәл аның аһәңе!!

70ел бит минем туган халкым

70ел бит тыныч яшәде.

Ләкин бу тынычлык күпме гомер,

күпме күз яшьләре бәясе...

Җиңү яулап алды бөек халкым...

Тик сугыштан күпләр кайтмый калды,

Ятып калды -кайта алмады...

Әле япь-яшь иде бит күбесе,

Нишлисең бит-язмыш күрәмсең...

Ут эченә кергән яшь кызлар да,

Егетләр дә салган башларын,

Апалар да ,абыйлар да -бар да

Якынайткан Җиңү таңнарын.

...Җиңү алып килгән май айлары

Күңелләрдә мәңге сакланыр.

70 ел бит узган-

Батырларның сирәгәя бара сафлары ,

Ләкин бөек халкым һич онытмас

Каһармандай үз батырларын.

Мин баш иям исән батырларга!!!

Күңелләрдә сезнең барчагыз!!!

Озын гомер бирсен сезгә Ходай,

Горур басып җирдән атлагыз!!!

Һәлак булганнарга хәер -дога...

Тынычлансын иде җаннары...

Кабат кабынмасын иде сугыш уты,

Җир шарында барлык халыклар да

Тик яшәсен иде яратып!!!

Тынычлыкны,

Гүзәл бу Тормышны,

Матурлыкны гына яратып!!!

2015ел,9май,Әлмәт

Кадрия Рәхимова



© 2010-2022