Сценарий Бүген бездә Сабантуй

Бу сценарий якташ язучыбыз Резеда Шәрипованың "Бүген бездә Сабантуй!" дип исемләнгән китабыннан алынган шигырьләр ярдәмендә төзелде.Бу җыентыктагы шигырьләрне , елның теләсә кайсы вакытында укып , үзеңне Сабан туенда йөргән кебек хис итеп була . Мәктәптә бу эшкәртмәне "Пионер сабантуе"н үткәргәндә файдаланырга мөмкин.Сабантуй узачак мәйдан матур итеп бизәлә, уен мәйданчыклары, утыргычлар әзерләнә. Күңелле җыр яңгырый:Шаймарданов Динар башкаруында –“ Сабантуй” 1 а.б.:Бүген бездә сабантуй, Эшлә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Азнакай районы Чуар - Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фәтхетдинова Альбина Фирдәвес кызы әзерләде.



Бүген бездә Сабантуй.

Сабантуй узачак мәйдан матур итеп бизәлә, уен мәйданчыклары, утыргычлар әзерләнә. Күңелле җыр яңгырый: Шаймарданов Динар башкаруында -" Сабантуй"

1 а.б.:Бүген бездә сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башлана анда.

2 а.б.: Кемдә нинди һөнәр бар?

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны

Урагыз мәйданнарны.

1 а.б.:Ә көрәшә кайсыгыз?

Көч сынашып кайтыгыз.

Курыкмагыз егылудан,

Йөгереп артта калудан.

2 а.б.:Ансыз булмый сабантуй,

Колагыңа киртләп куй.

Булмаса һөнәрегез,

Читтән карап йөрегез.

1 а.б.:Хәерле көн! Исәнмесез! Бүген бездә сабантуй! Сабантуй - ул язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Игенче һәм укытучы хезмәтендә уртак яклар байтак. "Басуда иген чәчәләр, мәктәптә - урак өсте" - дип язган шагыйрә Клара Булатова. Чыннан да, мәктәпләрдә бер яктан язгы эшләрне төгәлләү чоры булса, икенче яктан урак өсте башланды дияргә була. Шушындый, берәүләр өчен үтә җаваплы, икенчеләребез җиңел сулап куйган чорда без шушы мәйданга Пионер сабантуена җыелдык.Бүгенге Сабантуебызның тагын бер үзенчәлекле ягы бар.Бәйрәмгә әзерләнгәндә без үзебезнең Мәндәй авылында туып үскән,хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә иҗат итүче якташ язучыбыз- Резеда Шәрипова шигырьләреннән файдаландык. Резеда апаның быел "Бүген бездә Сабантуй!" дип исемләнгән китабы дөнья күрде.Бу җыентыктагы шигырьләрне, елның теләсә нинди вакытында укып,үзеңне Сабантуенда йөргән кебек хис итеп була.

Миннеханова Гөлчәчәк "Бәйрәм таңы" шигырен сөйли.

Хәзер бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәп директоры Илдус Җәүдәтовичка бирәбез. Рәхим итегез.

Илдус Җәүдәтович сөйли.

1 а.б.:Синдә җыр бар,

Миндә җыр бар -

Матур җырлар бик күп җирдә.

Синең җырың миңа күчсен,

Минем җырым сиңа күчсен -

Җырлыйк әле бергә-бергә.

Җыр :Укытучылар коллективы башкаруында "Чубар Абдул" җыры

2 а.б.:Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүгенге көн - безнеке! Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк, халкыбыз элек-электән яратып уйнаган уеннарда катнашыйк, бәйрәм итик, ял итик!

Шигырь:Гайсина Чулпан "Ә әрәмәдә..."

Җыр:Ямалиева Ляйсән "Җәйге кунакта"

1 алып баручы :

  • Быел безнең мәктәптә ... 62...........укучы белем алды.

  • Шуларга быел............14... укытучы белем бирде.

  • Ел әйләнә ............4...... техперсонал хезмәт күрсәтте.

  • Быелгы уку елын .........5......... укучы гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлады.

  • .......Барлык.... сыйныфлар уку елында 100% өлгереш бирде.

  • Мәктәбебезнең ..............15.......... укучысы район олимпиадаларында катнаштылар.

  • ...Көрәш түгәрәгенә йөрүче укучылар... спорт ярышларында катнашып зур уңышларга ирештеләр.

  • Мәктәбебез укучылары районда үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.


2 а.б.:Берничә минуттан зур көрәш мәйданында татарча көрәш башланачак.

Көрәш башланды.

Көрәшкә чыкты Азат,

Аның көч - гайрәт харап!

Шыбыр тиргә батканбыз

Ул тырышканга карап.

Көндәше дә тиң икән,

Әйтерсең,төпле бүкән,

Күтәреп алам димә,

Бил бөгеп салам димә!

-Әйдүк! - диеп көч биреп

Кычкырып тавыш бетте,

Ниһаять,көчле көндәш

Җиргә шапылдап төште.

Хәле бетсә дә ,Азат

Елмайды безгә карап.

Шундый дуслар булганда

Җиңүне була яулап1

Җыр :Зиннур репертуарыннан "Без авыл егетләре" башкара Наил Гильфанов

2 а.б.: Үзе егылган - еламый

Капчык киеп йөгерергә

Теләүчеләр күп булдык.

Сыбызгы сызгыруга ук

Дәррәү алга атылдык.

Чү, ни хәл бу, кинәт кенә

Әллә җир әйләндеме,

Капчык эчендә адашып

Аяклар бәйләндеме -

Яшел чирәмгә сузылып

Ятканны сизмәдем дә,

Башкалар узып киткәнен

Күрдем дә, күрмәдем дә!

Сикереп торып, ачудан

Томрылдым алга табан.

Үҗәтлек бушка китмәде,

Беренче килдем - арттан!

Уен: капчык киеп йөгерү

1 а.б.:Кемдә нинди һөнәр бар,

Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны,

Урагыз мәйданнарны.

( әле мәктәпкә дәрескә дә бу кадәр ашыкмагансыздыр)

Уен: зур галош киеп йөгерү

Шигырь:Мубаракшина Рузинә "Кашык кабып йөгерү"

Авызга кашып каптык,

Җыйнаулап торып чаптык.

Йомыркалар бииләр,

Гел тик торам димиләр.

Шулчак кызу алдырып,

Барыбызны калдырып,

Менә сиңа әкәмәт,

Алга чыкты Сәгадәт!

Килеп җиттем дигәндә,

Инде генә җиңгәндә,

Әллә артык ашыккан,

Йомыркасы кашыктан

Сикереп төште-китте,

Барча халык аһ итте.

Сәгадәт елап калды,

Бүләкне башка алды.

Тик нигә соң күңелсез?

Әһә, аңладык сүзсез!

Сәгадәтне юаттык,

Аңа да бүләк таптык,

Сөенде тагын үзе,

Айдай балкыды йөзе.

Безгә дә рәхәт булды,

Күңелгә шатлык тулды.

Уен :кашыкка йомырка салып йөгерү.

2 а.б.:Чүлмәк ватыш уены -

Бигрәк тә кызык инде.

Әйдә, уйнап карагыз әле

Бу кызыклы уенны.

Шигырь:"Чүлмәк вату" сөйли Миннегалиева Карина

Уртада тора - чүлмәк,

Кулга бирделәр - күсәк,

Бәйләп куйдылар күзне,

Чуалдырдылар эзне.

Бер, ике, өч... ун адым,

Менә тагын буталдым!

Күпме генә сукмадым,

Чүлмәкне һич тотмадым.

Мөгаен, эшем уңмас,

Хәйлә кормыйча булмас!

Яулыкны чак күтәрдем,

Күсәкне алып бәрдем,

Ватылды китте чүлмәк -

Яулыкта булган хикмәт!

Уен :чүлмәк вату

1 а.б.:Булсын, әйдә, булсын, әйдә,

Шаулап-гөрләп торсын, әйдә,

Һаман бәйрәм, һаман туй,

Күңелле туй, шаян туй -

Ул бит безнең сабантуй!

Уен :саласкага утыртып йөгерү.

Уен :күз бәйләп әйбер кисү

Җыр:Тимирбаев Илнур "Туган авыл"(Рамил Рахматуллин репертуарыннан)

Уен :күз бәйләп кыңгырау эзләү

2 а.б.: Резеда Шәрипова "Катыктан акча эзләү"

Коштабак тулы катык,

Торам тораташ катып,

Ничек кенә башлыйсы,

Куркуны алып ташлыйсы?

-Бер, ике, өч!-диюгә,

Катыкка авыз тиюгә,

Эшләрем китте хутка,

Курыкканмын ич юкка!

Битләрем ап-ак булды,

Борынга кадәр тулды,

Тик кайда соң акчасы,

Әллә ташлап качасы?

Авыз шәбрәк сөздеме,

Әллә уйны сиздеме,

Эләкте бит, эләкте,

Мин дә булдым бүләкле!

Уен :катыктан акча эзләү

Уен :таяк көрәштерү

2 а.б.: Резеда Шәрипова "Аркан тартышу"

Бигрәк юан арканы!

Бармы икән тартканың?

Тезелдек ике сафка,

Бүлендек ике якка.

Уртада торак - таяк,

Билгегә дигән маяк.

И, арканны тартабыз,

Тирләп чыкты аркабыз.

Бер маякка җитәбез,

Аннан артка китәбез...

Тырыша торгач шулай,

Ахры, җиңәбез бугай!

Уйлап та өлгермәдем,

Чирәмгә тәгәрәдем!

Уен: Аркан тартышу

1 а.б.: Һәр тарафта уен-моң!

Бүген бездә Сабантуй,

Бар эшеңне читкә куй!

Өздереп уйный гармун,

Һәр тарафта уен-моң.

Килешеп тора көе,

Уртага чыгып бие!

Ялындырып тормачы,

Чакырганны бормачы!

Бие-бие җилкенеп,

Мәйдан торсын селкенеп!

Осталыгың күрсеннәр:

-Их, шәп баса!-дисеннәр

Татарча бию

2 а.б.:Сабантуйлар берләштерә,

Сабантуйлар көрәштерә:

Җиңүләр безгә ят түгел,

Җиңелсәң дә оят түгел -

Шуңа да ул Сабантуй!

1 а.б.:Сөлгеләрен җилфердәтә,

Батырларны җилтерәтә,

Биетә дә, җырлата да,

Көлдерә дә, елата да -

Шуңа да ул Сабантуй!

2 а.б.:Колгаларга да мендертә,

Капчык белән дә йөгертә,

Таныштыра, дуслаштыра,

Тик барыбыр хушлаштыра -

Шуңа да ул Сабантуй! (Р.Миңнуллин)

Җыр:Ансамбль башкаруында "Бәйрәм бүген" ("Айфара" төркеме репертуарыннан)җыры белән бүгенге бәйрәмебезне тәмамлыйбыз.Киләсе очрашуларга кадәр!


© 2010-2022